Табигать уянып, бар тере җан язгы кoяшкa шатланганда, Диләләр йортында да иске гаилә яңа тормыш башлап җибәрде, Өйнең җылысы да, яме дә - өй түрендә карт әби белән яшь бәби. Рамис эштән ашыгып өйгә кайта, кич Диләсе белән коляска этеп, бала белән урамда йөрергә чыгалар. Рамис бара-бара да хатынын кысып кочаклап ала.
– Нишлисең?– дигән була хатыны иркәләнеп.
– Мин түгел, яз шулай итә, яз, анасы.
Агачлар арасында ике ата тургай пыр тузып сугышалар иде. Ана тургай исә берни булмагандай җирдә чүпләнә. Алар шуларны хәйран калып карап тордылар да көлеп җибәрделәр.
– Менә күрдеңме, яз мине генә түгел, аларны да нишләтә?!
Алар ике арада туган гармониягә эчтән генә шатлык кичерделәр. Дилә дә артта калган авыр хатирәләр белән эчен пошырмаска, ирен дә битәрләп, җанын кыйнамаска тырышты. Бу бәхеткә бик озак килделәр алар.
– Бу атнада авылга кайтабыз, машина сөйләштем, – диде Рамис.
Дилә куырылып куйды: ата-анасына ни дип җавап бирер? Рамис, аның уйларын сизгәндәй:
– Курыкма, мин телефоннан шалтыратып сөйләштем. Хәтерен югалткан да бер больницада яткан, дидем, дип куйды.
– Ә син минем чынлап та нигә югалганны беләсеңме соң? — диде Дилә. Бу авыр сөйләшүдән бик тә курка иде ул. Берни сорамавы да аптырата иде.
– Беләм, Дилә, мин бит судта булдым, үзем аларны тотып ботарлардай булдым. Рөстәмнең дә башына шулар җитте. Әгәр алар аны кыйнап гарип ясамасалар, ул үзе алардан гарип ясый иде. Ул хурлыктан үлгәнче елады. Бөтен үтегече – әни гаепле түгел, әнигә тимә, дип ялынды.
Рамис узе дә булган хәлләрне судта ишеткәч, үз гомерендә беренче тапкыр Диләгә карата кызгану хисе кичердe. Хатынын гына түгел, үзен дә мыскыл иткәндәй хис итте. Аның да ирлегенә, мин - минлегенә бик каты бәрде.
– Әйдә, онытыйкк, сиңа түгел, миңа да авыр искә алулары.
Дилә эндәшмәде, аяқ очына карап атлавын белде. Белә, йә Ходай... Диләнең йөрәге сикереп чыгардай булып типте. Ул төн кабат күзалдына килеп, калтыранып куйды. Рамис хатынының иягеннән күтәреп,күзләренә карады.
– Бу синең гаеп түгел, үз-үзеңне жафалама, мин җәфаланган да җиткән. Безгә боларың барысын да кичерергә Ходай язгандыр, шунсыз бер-беребезне аңламас идек. Бүгенгесе белән яшик, үткәннәрдә актарынмыйк.
Дилә ризалык белдереп, коляска тоткан иренең кулына кечкенә җылы кулын салды. Рамис тамак төбендәге төерне йотып:
– Бар да яхшы булыр, Дилә, без бит бергә, –дип куйды.
Алар коляска белән үзләренең ишек алдына килеп туктаганда, кызы бер урта яшьләрдәге адәм белән cөйләшеп тора иде. Әтисе белән әнисе килеп туктагач, шым булдылар. Әтисенең сораулы карашына кызы коляскага ымлап:
– Әтисе,— диде.
– Аңлашыла. Әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик,– диде Рамис.
Өйгә кергәч, Дилә баланы коляскадан караватка алып салды.
– Таныш булыгыз, бала үз атасын белергә тиеш,–диде . Аның тавышы тыныч һәм тигез иде. – Күрәм, сез яшь кеше түгел, үз гаиләгез, үз балаларыгыз да бардыр, шулай да бервакыт бу бәләкәй йомгакның зур кеше буласын онытмыйк. Бервакыт килеп, " минем әтием кем?" дип сораганда, оялмыйча" шул кеше" диярлек булсын.Үстерүен аны без дә үстерешербез, ашатып киендерү генә түгел бит, аның киләчәге дә бар. Ир бала үз токымын белергә тиеш.
– Әниең хаклы, атаң кем икәнне белмим дип, гарьләндермә улыңны, ул ир бала. Алайса, әтисе син, баланы ташлап киттең. Сез ничек тә дөрес юл табыгыз. Әйдә, анасы, үзләре аңлашсыннар.
Рамис гауга куптармады, кызының тормышка җиңел-җилпе каравын белә бит. Үз балаң тәртипсез булгач кемне гаеплисең? Элек «кызым гел үзем» дип горурлана иде, карасаң, икесенең дә бер дә горурланыр нәрсәләре юк икән шул. Дилә дә, оныгын минут саен күрәсе килсә дә, кызына иркен тормыш вәгъдә итмәде. Кем тапкан шул карарга тиеш, диде. «Койрык чәнчеп чыгып чабарга юл куймаячакмын!» дигән уйда нык торды.
Диләнең табылганын ишеткәч, әти-әнисе аның кайтканын көтеп тора алмадылар, тизрәк җыенып килеп тә життеләр. Ана йөрәге түзәмени? Ишетү белән ашыктыра башлады, көчкә төн чыктылар. Әтисе, әллә шатлыктан, нәрсәгә тотынырга белмәде. Диләнең югалуы аларны бик тә картайтты. Инде өметләре дә өзелә башлаган иде бит.
Иртән ишектә звонок шалтыраганда Дилә бианасын ашатып кына утыра иде. Ишекне ачуга, ишек төбендә йөрәгенә тотынып торган әнисен күреп, йөрәгенең суырылып чыгардай булып авыртуын тойды.Балачактагы кебек бастырып сүгәрме, кыйнармы?...Әнисе кечкенә әбигә әйләнгән. Дилә яшьле карашын артта басып торган әтисенә күчерде, аның да йөзендә газап, күзләрендә яшь.
– Балам, и балам! – диде әнисе. Бик озак башын селкеп карап торды. – Балакаем, бездән алда киткәнсеңдер дип, теге дөньяга китәргә әзерләнеп беттек бит инде.
Дилә әнисенә кулларын сузды. – Әни! – диде дә бала кебек үксеп елап җибәрде. Әнисе кызының җилкәсеннән сыйпады.
— И бала-бала! Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип, белми генә әйтмәгәннәр шул инде. Бигрәкләр дә бәхетсез бала булдың шул. Әтиең дә син югалгач инфаркт кичерде. Йөрмәгән күрәзәче калмады. Кайсысы «үлгән», ди, кайсысы «үзе кайтып керәчәк», ди. Кич ятабыз инде өметләр өзелеп, иртән тагын нәрсәгәдер өметләнеп торып утырабыз. Биш ел бит, ул йөрәк ничек чыдасын?
Әтисе башындагы кепкасы белән күз яшьләрен сөртте.
– Ярый, елашмыйк, бар да яхшы, табылдың, балам, тынычлап үлсәк тә була.
Алар тынычланып өстәл тирәли утырыштылар. Әни се тагын телгә килде.
– Теге күрәзәче Зәнфирә карчык, «сорамагыз, дөресен, кайда булганын ул сезгә әйтә алмаячак», дигән иде. Шулай булгач, син кирәк санасаң, үзең сөйләрсең. — Диләнең җилкәсеннән таш төшкәндәй булды. – Синең исән икәнеңне белгәч, барысы сиңа сәлам әйттеләр. Классташың Саймә, «быел классташлар җыелабыз, гаиләсе белән кайтсын», дип калды. Кияү тагын рәнҗеттеме? Ничек кабул итте соң?
– Юк, әни, бар да яхшы. Без барысын да аңлаштык, бар да яхшы.
— Шулай, кызым, ир белән хатын энә белән жеп кебек, бер-берегезне аңлаша алсагыз, бик тә яхшы булыр иде. Моңа чаклы тормышыгыз тормыш булмады инде, кызым.
Алар янына акрын гына бианасы да чыгып утырды. Ул үзалдына нидер сөйләнеп, бүлмәләр буйлап тик йөри. Шулай да, күпләрне танымаса да, киленен беркем белән дә бутамый. Әниләре килү дә яхшы булды. Яңа фатирга азан әйттереп, иман индерәселәре, оныкларыга исем куйдырасы, үлгәннәрне искә алып дога юллыйсы бар. Күпме эш көтеп тора икән бит!
Рамис тә әтисеннән калган түбәтәйне табып киде, өйнең бер почмагында әтисе хуплап елмаеп куйгандай булды. Рамис үзен бик җитди тойды. Бакый малае да чын гаилә башлыгы, дәү әти булды! Алар гаиләсендә күптән онытылган йолаларны искә алып, өстәл тутырып аш уздырдылар. Барысы да таралышып беткәч, өйдә тынлык урнашты. Шулчак әнисе Рамискә:
– Сез бүген бакчага барасызмы? – дип куйды.
Дилә белән Рамис бер-берсенә карашып алдыдар да:
– Әйе, әни, барабыз, – диде Рамис Чинлап та Дилә, бакчаны эш итеп алыйк, элекке кебек гөрләшеп яшик.
– Соңга да калганбыздыр инде, халык күптән бакчада.
– Без эле яңа тормыш башлыйбыз гына, киләсe eлгa
онык та шунда йөгереп йөрер.
Икенче көнне Диләрә белән оныкны әби белән калдырып, икесе генә бакчага киттеләр. Дилә өй юды, ире тырыша -тырыша ничә ел буена чистартылмаган бакчаны чистартты. Иртәгәсе ял да булган кунып кына калдылар.
Икенче көнне дә бик тырышып эшлилар иде, көтмәгәндә Дилә киселган агач кебек барып төште, Рамис жир казып йөргән җиреннән көрәген болгап атты да хатынына ташланды. Ул иссез ята иде. Куркуы шулчаклы көчле булды, аның кычкыруына куршеларе йөгерешеп килеп керделәр. «Һава суккандыр; тычкан чире булмасын»,
дип, утка утын өстәүчеләр табылды. Диләнең йөзе ап-ак иде. Рамиснең коты алынды. Күршесе:
– Әйдә, машинаны кабызам, больницага киттек, - дигәч, хатынын күтәреп күршесе артынан йөгерде. Үзе эченнән генә: «Ходаем, соңлап килгән бәхетемне ала күрмә!» дип ялварды. Дилә ярты юлда аңына килде.
— Ни булды миңа? Башым зыр итеп әйләнә.
– Хәзер, җанкисәгем, хәзер, врачлар карасын инде.
Килеп туктау белән хатынын күтәреп алып керде. Диләне каядыр бер ишектән алып кереп киттеләр. Әллә чынлап озак булды, әллә көткәнгә шулай тоелды, шартлар хәлгә житте. Бер сәгатьләп вакыт үтте, ниһаять, ишектә Дилә күренде.
– Ни булган, нәрсә диделәр, тычкан чире түгелме? Дилә Рамисне култыклады да:
— Кайтыйк тизрәк, күрмисеңме, мин халат белән генә, - диде.
Ярый әле күршесе кайтып китмәгән, килгән машинага утырып, кире бакчага киттеләр. Күршесе:
— Һава суккандыр, бигрәк кызу бит. Минеке дә керә дә сузыла да ята, кызуга чыдый алмый, дип куйды.
Тик Дилә әллә нинди уйчан иде, онытылып, үз эченә бикләнеп тик утыргач, иренең йөрәгенә тагын да шом керде. Дәртләнеп эшләгән җир эше дә бармады. Тирә ягына каранды, хатыны күренмәгәч, өйгә кереп китте.
Дилә яңагына таянган да каты уйга чумган. Рамис каршысына килеп утырды да сүзсез генә аңа текәлде. Алар шулай бер-берсенә карашып утырганнан соң Диләнең никтер күзенә яшь тулды, бит очларын чокырайтып, иреннәрен кысты. Аңа шундый килешә иде шушы бит чокырлары да, олы кара күзләре дә. Аның бар кичерешләрен шул күзләрдән күрергә була иде. Куе кара кашлар бергә кушылып -кушылып ала, сизеп тора – Диләнең нидер әйтәсе килә, тик никтер икеләнә.
– Әйтәсеңме, юкмы, күпме түзәргә була, нәрсә диделәр больницада?
– Корсаклы, диделәр.
Бу сүзне Рамис беренче тапкыр ишеткәндә тынсыз катып калган иде. Бүген дә башына сеңми торды, ә аңына барып җиткәч, булмас, дигән уй яшен урынына кисеп үтте. Ул өстәлне әйләнеп хатыны янына күчеп утырды.
– Шуннан? – диде пышылдап диярлек.
– Шул. «Срoгың зур, бер-ике атнадан җан керә бит инде, нишләп йөрдең», диләр. Тизрәк абортка барырга кирәк.
– Дилә, тукта, нинди аборт ди ул, бер җүләрлек аркасында бер баланы югалттык, тагын икенче юләрлек эшләргәме?
Дилә иренә карап аптырап калды.
— Безгә ничә яшь, син беләсеңме соң? Безнең онык бар, ояты ни тора. Кыз белән узышмактан бала табып утыра алмыйм бит.
Алар никтер пышылдашып сөйләшәләр иде, әйтерсең, кемдер ишетүдән куркалар. Аларны тын калып стеналар гына тыңлый, ә алар бит күп нәрсәләргә шаһит.
– Дилә, җанкисәгем, – дип Рамис Дилә алдына идәнгә тезләнде. – Дилә, сине элек беркайчан болай шашып яратканым булмады, хәзер моңа мин үзем дә аптырыйм һәм синсез бер көн дә яши алмыйм. Алып кайтыйк шул баланы, Ходай безгә тагын бер мөмкинчелек бирә. Монысын икәү бергә үстерербез, элеккеге хаталарымны төзәтергә мөмкинчелек бир, Дилә. Мин беләм, гөнаһларым да, хаталарым да хәттин ашкан, үткәннәр үкенечле, тик, Дилә, безнен бит киләчәгебез бар. Үтенеп сорыйм, үтермә туачак балабызны!
Диләнең күзеннән яшьләр бәреп чыкты. Ул бу сүзләрне гомере буена көтте, шушы матур зәңгәр күзләрнең бер җылы карашына тилмерде, ире башкалар янына ташлап чыгып киткәндә күпме төннәр көнләшеп, әрнешеп елады.
– Аңлыйм, Дилә, ни уйлаганыны. Мин синең алда тез чүгеп баш иям. Беркайчан сораганым булмады, хәзер чын йөрәктән сорыйм: кичер дә тагын бер шанс бир, мин сине бәхетле итәчәкмен. Ышан миңа, бу безнең мәхәббәт җимешебез, ул безне, без аны бәхетле итәчәкбез, харап итмә балабызны! – Рамис хатынын шашып-шашып бит чокырларыннан, күзләреннән үпте.– Җаным, ул бала сиңа, тик сиңа гына охшарга тиеш. Ул булсын. Бакый нәселен дәвам иттерүче ир заты булсын. Мин беренче улыма бирә алмаган бар йөрәк җылымны аңа бирер идем. Рөстәм улым бик рәнҗеп китте миңа, аның елаулары һаман колакта тора. Син кайтмасаң, мин дә әни белән бергә акылдан язган булыр идем. Дилә бәгърем, алдында тезләнеп сорыйм, алып кайтыйк шул баланы!.
Бу инде ир уртасының аңлы рәвештә бәреп чыккан йөрәк авазы иде. Улы алдында үтәмәгән бурычы, әтисе алдында Бакый нәселен корытуы белән гаепле. Рамиснең ни сораганын Дилә яхшы аңлады, тик әлегә эндәшмәде. Үзалдына шым гына йөрде.
Икенче көнне иртән Рамис эшкә китәр алдыннан бик озак хатынына карап торды, ә ул йоклаганга сабышып калды. Кич ире эштән кайтканда өйдә юк иде. Paмис еларга җитеште: киткән,тыңламаган!
Дилә соңлап кына кайтты.
Диләрәнең юньләп сөте юк, бала елапмы елый, һич туктатып булмый. Сыек манный суырткач, тамагы туеп йоклап китте.
– Син алайса больницага бармадың? Мин сине абортка киткәнсеңдер дип ут йотып утырам.
Дилә иренә карап елмайды.
– Минем бөтен бәхетсезлегем дә шунда — мин сиңа беркайчан да каршы торып, «юк» дия алмадым. Ярый, Аллага тапшырдык, соң булса да уң булсын.
– Рәхмәт, Дилә, мең рәхмәт кичергәнең өчен дә, утенечемне аяк астына салып таптамаганын өчен дә. Курыкма, без бергә бит, без аны горурланырлык итеп үстерәчәкбез.
Дилә иренең яңакларын учына алды.
– Мин бу сүзләрне гомерем буена көттем!
Ник бу бәхет дигәнең шулчаклы авыр урау юллар белән килә икән? Аны көтеп алырга күпме сабырлык кирәк. Күкләрдә күпләрнең йөрәк өзгеч ялварулары, күз яшьләре ак болыт булып йөзәдер. БӘХЕТКӘ ЮЛ КАЙДАН? ЮЛ КАЙДА-А-АН? Җиһанны ярып, күк күкри, яшен яшьни, «Бәхет үз кулыгызда, аяк астыгызда!» дип җиһан җавап бирәдер. Тик кешеләр аңламыйлар, һаман «бәхеткә юл кайдан, юл кайдан?» дип кычкыра бирәләр.
Pамиснең улы туды, ул үз гомерендә беренче тапкыр Диләсе өчен бүләк эзләп чыкты. Алтын кибетенә килеп, иң яхшы, иң матур алтын йөзек сайлады. Шулчак таныш тавыш ишетелде. – Бу бүләккә кем лаек икән? - дигәнгә Рамис әйләнеп карады.
– Минем хатын, ул миңа бүген малай бүләк итте! Ə син, Нелли ханым, һаман алтын җыясың. Бәхет алтында түгел, син һаман шуны аңламыйсың. — Рамис аның янын да басып торган яшь кенә ир затына карады. – Хатының белән балаларыңны чибәр хатыннарга алыштырма, дустым, үкенерсең, тик соң булыр, диде дә ашыгып китеп барды.
Кызык, кайчандыр башын, акылын жуйдырган шушы хатын алдында бер кылы да селкенмәде. Әйе, Нелли ханым үзгәрмәгән, кеше гаиләсе бозып, һаман Алтын-мәрҗән җыя. Әйе, дөньясы да шулай корылган бит аның, алучысы да, соңгысын чыгарып бирүчесе дә табылып кына тора. Уйлап карасаң, нинди җүләрлек кылабыз, шул акчаларны үз хатынына, үз балаларыңа тотсаң, өйгә күпме шатлык кайтыр иде бит.
Тик буген Рамис кебек бәхетле кеше юк иде, борчулы уйларны үзеннән куды. Өйгә кайтса, ишек алдында Сергей көтеп утыра. Ул аңа каршы торып басты да ку лын сузды.
– Исәнмесез! Менә килдем әле шатлыгыңны уртаклашырга. Аннан, бәбине каршыларга машина да кирәк булыр бит. Менә, кабул итеп ал, бу минем әтинең машинасы, барыбер йөрми, гаражда тора, яңасын алганчы ярап торыр.
– Юк, кирәкми, рәхмәт, мин үзем дә эшләп алам аны. Сиңа түгел, улыңа бүләк, безнең гаиләдән. Бүләкне кире кайтармыйлар. Улыңның исеме ничек булды соң инде?
– Бакый дигән идем дә, Дилә әйтә, әти исеме кушарга ярамый, ди, Әмирхан кушабыз. Кем булса да ярый, Сергей дус. Мин бәхетле бүген. Эх, син яшьсең шул әле... Кайчандыр «бәхеткә юл кайдан?» дип күкләрдән ялварып сорадым, ә ул бит күкләрдә түгел, үземдә, үз кулларымда булган. Беренче никах күкләрдә корыла, диләр, Ходай белми эшләмәс. Рәхмәт, Ходаем, сабырлыгың өчен!
Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам — шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел.
Эх, тормыш матур бит, дустым!.. Рамис шулай дип бәхетле елмайды...
Тәмам.
Зифа Кадырова.