Литература
29 Июля 2024, 07:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова. 29 бүлек. Pамис барлык газеталарны җыеп алып керде дә актарырга тотынды. Фатир сатам, алыштырам дигән белдерүләргә күз йөртеп чыкты. Сатучы да, алыштыручы да җитәрлек. Тик бу бит тиз генә эшләнә торган эш түгел. Ә Дилә чирли, үпкәсенә салкын тимәсә ярый ла. Ул соңгы вакытта гел Диләне уйлый, кайвакыт үз-үзенә аптырап та куя. Көндәлеген дә көнгә бер ачып укый.

Бәхеткә юл кайданБәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Pамис барлык газеталарны җыеп алып керде дә актарырга тотынды. Фатир сатам, алыштырам дигән белдерүләргә күз йөртеп чыкты. Сатучы да, алыштыручы да җитәрлек. Тик бу бит тиз генә эшләнә торган эш түгел. Ә Дилә чирли, үпкәсенә салкын тимәсә ярый ла. Ул соңгы вакытта гел Диләне уйлый, кайвакыт үз-үзенә аптырап та куя. Көндәлеген дә көнгә бер ачып укый. Кайчандыр язылган җылы сүзләрне укып юана. Кем уйлаган шул җылы сүзләр җанны хәзер генә җылытыр дип? Дилә бик күп еллар элек мәхәббәтенең көчен шул сүзләргә сыйдырып бетейрергә теләгән. Сүз белән әйтеп аңлата алмагач, кәгазь битләренә сыенган. Бәлки әйткәндер дә, тик ире ул чак та ишетмәгәндер, әллә кирәге шул чаклы гына булган... Ерактагы кояш ныграк җылыта диләр, бүген менә ул да шул сүзләргә сыена. Диләнең ялгызлыктан җан ачысын, күз яшен түгеп язган сузләр буген генә утеп керә алды аның зиһененә. Ул буген генә килеп анлый: икәү булсалар — алар көч, икәү әллә нәрсәләр эшләргә була. Иң мөһиме – бер-береңә терәк була аласың. Берең батканда икенчең кул суза, яшәргә көч бирә. Ялгызлык куркыта икән шул... Тик бер нәрсә бар: бу җылы сүзләр еллар элек язылган бит, исән микән соң әле ул хисләр? Тормыш җилләре, язмыш сынаулары пыран-заран китереп бетермәде микән соң? Азмыни бу тормышта җылый- җылый җавапсыз мәхәббәтләрен күмүчеләр...
Рамис иске шәһәрдән, кайчандыр үзләре яшәгән урамнан фатир алыштыручы тапты. Тик анда фатирлар иске. Аш бүлмәсе дә кечкенә. Булсын, тизрәк моннан китәргә кирәк. Яңа фатирда яна тормыш башларга кирәк. Бакчаларына да якын булыр, аны да торгызыр, бар да яхшы булыр, Алла бирсә. Дилә генә кайтсын. Аңлый: иске фатирда бар да аңа улын искә төшереп тора, шуңа анда кайтасы килми.
Рамис бу эшләрне кыш азагына гына ерып чыга алды. Иске фатирга өстәп, азрак акча да бирделәр. Иске фатирдан әнисенең сандыгыннан башка берни дә алмады, хәтта киемнәрне дә чыгарып яндырды. Иске тормыш белән мәңгегә хушлашасы килде. Яңа фатирга, арзанлы гына булса да, җиһазлар да алып куйды.
Иртәнге якта чүп машинасы янына чыкты, аларга утырып, Диләне алып кайтырга иде исәбе. Әллә нинди ашкыну белән бу көннәрдә очып кына йөрде, бар да жайлы гына килеп чыгып торды. Чүплеккә килеп җиткәч, машинадан сикереп төште дә халык арасыннан хатынын эзли башлады. Тапмагач, яши торган җирләренә китте. Тик анда ишектән таныш булмаган хатын чыкты.
– Дилә кая? – диде башын эчкә тыга биреп. Күрәсең теге хатын кичә каты гына салган, шуңа бүген эшкә чыга алмаган. Тонык күзләре белән Рамискә текәлде.
– Дилә? Ә-ә, Дилә.. Белмим, зур машинага утыртып алып киттеләр дә бүтән кайтмады. Әйе, кайтмады, кайтмасын да. Конурасы миңа калыр.
Рамиснең йөрәге жу итеп китте: ничек алып киткән, кая алып киткән? Бер минутта бөтен хыяллары челпәрәмә килде. Хәтта аягында хәлсезлек тойды.
Ул берүзе бенә кайтып керде. Әнисе хәзер бик еш торып йөрми, тик Диләне бер дә онытмый. Рамис әле монда күчү белән генә эшкә чыга алмады. Дилә кайтса, кабат машинага утырмакчы иде дә бит, кире шул сантехник эшенә керергә туры килер, ахрысы. Ул бөтенләй күңел төшенкелегенә бирелде. Берни кирәкмәскә әйләнде. Икенче кабат Диләнең югалуын никтер авыр кичерде. Теге яшь директорга шалтыра тып та ни файда? Дилә аны ташлап, Рамиска кайта буламы соң? Ул яшь, ул бай, ул аны ярата... Ух, нинди тормыш соң бу?
Нишләргә белмичә утырды -утырды да кызына барып кайтырга булды. Ачкыч үзендә дә бар, шулай да ишекнең кыңгырау төймәсенә басты. Ишек ачылуга, олы корсаклы кызын күреп, телсез калды. Баштанаяк күздән
кичерде. Ашыкмый гына эчкә узды.
— Котлы булсын, бабай да буласы бар икән әле.
Кызы берни эндәшми генә эчке бүлмәгә кереп китте дә караватына менеп ятты. Рамис аның каршысына килеп утырды. – Әтисе кем була инде?
— Беркем дә булмый, сорама. Миңа беркем ярдәм итми, кешеләрнең әти-әниләре ярдәм итә, ә минем ярдәм итәр кешем юк, берүзем ятам шунда ачка катып.
– Мин сине көз көне эзләдем, Рөстәм абыең үлгәч. Ишегеңдә записка да калдырып киттем, тик син бер дә килеп ярдәм кулы сузмадың. Белмәмеш булып качып калдың.
– Мин ул чакта чит илгә ял итәргә киткән идем.
– Мин ялгыз чиләнгәндә, син кояшта арт саныңны кыздырып яттың. Менә кем алып барып кыздырган - шул ярдәм итсен.
Рамис торды да чыгып китте. Гел шулай очрашалар да әйткәләшеп аерылышалар. Болай да әрнеп йөргән ярага тоз сибү белән бер иде бу. Дилә кайтмады, улы гарип булса да, әле иптәш булган. Сөйләшер кеше дә калмады.
Телефон шалтыраганга сискәнеп китте.
– Ник шалтыратмыйсың? — диде тавыш таныш.
– Нәрсә дип? Хатынны эзләп барган идем, алып киткәнсең...
— Мин дә сиңа кергән идем, фатирыңны алыштырып качкансың.
— Мин фатирны Дилә хакына алыштырдым, авыр истәлекләр аңа тынычлап яшәргә бирмәс, дип уйладым. Тик, күрәсең, моның кирәге дә булмаган.
— Алайса, бер атна-ун көннән очрашырбыз, сөйләшербез, — диде дә трубканы куйды.
Атна-ун көн бик озак үтте. Ни турында сөйләшәсе килә, өйләнергә җыенмыйдыр бит аның хатынына? Развод сорап кайтырлар микән? Эх сине, Дилә. Элек кирәкмәдең, хәзер ник кирәк соң син миңа? Менә шуны мин үземә дә аңлата алмыйм...
Тәрәзә каршысына килеп басты. Тышта тамчылар тама, озакламый яз да килер. 8 нче март бәйрәме җитә. Тукта, Дилә көндәлегенә ул бәйрәм турында нәрсә дип язган иде әле? Рамис тиз-тиз көндәлек битләрен актара башлады. Менә-менә, монда.
«Биатай исән чакта 8 нче март бәйрәменә чәчкәләр күтәреп кайта иде, «монысы сиңа, Рамистән», дия иде. Беләм, үзе алган. Шулай да ул чәчәкләр өйне бизи. Рамис чәчкәләрне башкаларга өләште, миңа сабагы да эләкмәде. Әти үлгәч, чәчкә алып кайтучы булмады. Эх, мескен биатай, улыңны шулчаклы яраттың, бар гөнаһларын капларга тырыштың. Мин моны аңламый дип уйладың. Рамис кырда үскән бер кыңгырау чәчкәсе генә өзеп бирсә дә, миннән бәхетле хатын булмас иде, юк шул. Бер чәчкә бәясе дә тормыйм шул».
Торгансыңдыр, Дилә, торгансыңдыр. Ник мин шулчаклы миһербансыз булдым икән? Неллига нинди кыйммәтле алтыннар, розалар алып бирде, башкаларга да чәчкәсез йөрмәде. Ни эзләде соң ул читтән?.. Эх, әти, Ник бу дөньядан шулай иртә киттең? Кырыктан узсам да, син миңа кирәк бит. Ярый, мин дә чәчкәләр алып кайтырмын...
.8 нче март иртәсендә ул да чәчкәләр сатыла торган урынга килде. Үзенчә сайланды -сайланды да лаләләр алырга булды. Ни әйтсәң дә, беренче язгы чәчкәләр, алар табигый да, үзебездә дә үсә. Розалар белән лаләләр арасында аерма зур: алар матур, бөек, горур, кыйммәтле, шулай да лаләләр никтер күңеленә якын тоелды. Сатучы ашыга-ашыга газетага төрә башлагач, төрдермәде, шул килеш тотып кайтырга булды. Үз-үзен алдыймы? Ул да тулы гаиләсе бар кебек, әйтерсең, өйдә хатыны, кызы көтеп тора. Янәсе, күрсеннәр, ул да ялгыз түгел. Кайчандыр алар йортында бер ялгыз ир-ат яши иде. Әтисе шуны гел: «Йөри шунда мескен ялгыз ата каз кебек», — дия иде. Һәм ул, чынлап та, кызганыч бер мескен булып исендә калган.
Яңа күршеләренең күз алдында үз дәрәҗәсен төшерәсе килмәде, аны да мескен ялгыз ата каз диюләреннән курыкты. Шуңа матур чәчкәләрен, тортын, тәмле әйберләрен күрсәтеп алып кайтты. Йөрәгендәге моңсулыкны ун йозак астына яшерергә тырышты. Ишек төбендә торган кешене урап узмакчы иде дә, теге кеше аның җиңеннән үзе туктатты. Алар бер-берсенә бик озак кына карап тордылар.
– Чәчкәләр кемгә? – диде Сергей Иванович Рамиснең күзләренә текәлеп.
– Үземә, – диде ни әйтергә белмичә.
– Мин аңа башка тормыш тәкъдим иттем, тик ул сине сайлады.
Подъезд ишеге ачылып китте дә аннан бер хатын чыкты, ашыкмый гына баскычтан төшеп, алар янына килеп басты. Рамискә таныш та, таныш түгел дә иде бу хатын. Өстендә матур кара пальто, муенында кызыл чия шарф, чәчләре кыска итеп кистерелгән, иреннәре дә шул шарф төсендә кызыл чия иннеккә буялган. Рамис үз күзләренә ышанмыйча, баштанаяк карап-карап алды да кулындагы чәчкәләрне аңа сузды. Дилә чәчкәләрне алып битенә тидерде.
— Рәхмәт! Каян белдең минем лаләләр яратканны? – диде елмаеп. Рамис ни әйтергә сүз тапмады, бу аның хатынымы соң? Ничек үзгәргән, киеме дә, үзе дә, әле яшь кызлар кебек. Чәчен дә карага буяткан, могҗиза.
Беренче булып Сергей Иванович телгә килде.
— Ярый, дуслар, миңа китәргә кирәк, өйдә дә хатын кызлар көтә, үземнекеләргә дә бәйрәм ясыйсы бар бит әле. Диля, кадерлем минем, бәхет телим сиңа. — Ул аны шундый итеп кочаклады, хәтта Рамис тынсыз калды. Аларның икесенең дә күзләрендә яшь ялтырады. Ан нан Сергей Рамискә кул бирде. — Калганы бар да синең кулда.
Рамис нидер аңлаганчы, машинадан ике олы сумка чыгарып куйды да кузгалып китеп тә барды.
Башта карашлары белән зур машинаны озаттылар, аннан бер-берсенә борылдылар. Мин анда менгән идем дә, ишек ачучы булмады, – диде Дилә.
Рамис кулындагы әйберләрне хатынына тоттырды да үзе аның олы сумкаларын кулына алды. Йөрәге түрен дә сөенеч уты кабынды. Өйгә кергәч, әллә шатлыктан, әллә каушаудан, нигә тотынырга белмәде, бары тик Ди ләгә карыйсы килде. Аның пальтосын салдырып элде. Ябык гәүдәсенә килешле генә, тез өстеннән торган итәк,
килешле генә кара кофта. Бар да урынында, бар да килешле, бар да матур. Хәтта әйтep сүзе юк. Ничек кеше шулай үзгәрә ала? Әйe, белми әйтмиләр: су сипсәң генә гөлләр чәчкә ата, су сипмәсәң, алар корый.
Дилә иренең карашын үзендә тоеп торды, аның шаккатуы чыраена чыккан иде, тик ул моны күрмәмеш булды. Тизрәк бианасының ишеген ачты, ике арадагы киеренкeлeкнe ул гына сүтә алыр иде. Кечерәеп калган бианасы йомарланып кына үз караватында йоклый иде.
– Әнкәй, әнкәй, – диде карт ананың иңнәреннән сыйпап, кулын үз кулларына алып.
– Әнкәй, кичер безне, сине дә сындырдык, әткәй безгә моны мәңге кичермәс инде. Бакыйның яраткан Сәриясе. «Сәриякәем», дия иде гел. Алар шундый бәхетлеләр иде бит, ә безнең яшьлек заяга узды, Рамис. Мин синең, син минем бәхет сезлегем.
Рамис аның артында тыңлап тора иде. Ул берсүзсез Диләнең кулыннан тотып, икенче бүлмәгә алып чыкты, хатынының күзләренә карады, бармак очы белән генә күз яшьләрен сөртеп алды.
– Керфекләреңне буягансың, сиңа бик тә килешә. Син бүген искитмәле матур. Мин синең көндәлегеңне укып, сине янымда тоеп яшәдем. Чын әйтәм, миңа үткәннәр өчен бик тә оят. Мөмкин булса, онытыйк та яңа баштан башлыйк бу тормышны.
Рамис хатынын кысып кочаклады, күзләреннән никтер кайнар яшь бəреп чыкты да Диләнең куе чәчләре арасына тамып югалды.
– Ә мин сине шундый сагындым бит, Дилә!
Дилә, ялгыш ишетәмме әллә дип, иренең йөзенә күтәрелеп карады. Яңак буйлап агып төшкән күз яшьләре нә, соңгы биш ел салган сырларга карап башын селкеп куйды.
– Бик тә ышанасы килә, - дип пышылдады.
– Ышан, ышан, Дилә, тормыш мине аз кыйнамады моны аңлатыр өчен. Улыбызның да, соңгы сулышына чаклы сине кайтарып, бәхетле итеп күрәсе килде. Диләкәем, белсәң минем ниләр кичергәнне! Мин синнән башка беркемгә дә кирәкмим, миңа да синнән башка беркем
кирәкми, ишетәсеңме, беркем кирәкми!
– Ә чәчкәләрне кемгә алып кайтып килә идең?
– Сиңа, Дилә, сиңа, никтер кайтырсың кебек тоелды. Чәчкәләрнең башкалары зур да, затлы да, тик лаләләр сиңа ныграк килешә, алар синең кебек гади һәм табигый. Әйдә, без бүген генә очраштык дип карыйк, бүген генә бер-беребезне тапканбыз икән ди.
Рамис хатынының иреннәренә үрелде. Бу иреннәр дә сагыш та, сагыну да – бар да бар иде. Дилә дә, башы әйләнеп, беренче тапкыр иренен хис-тойгыларына кушылып китте. Юк, бәлки икенчедер, тик ул бик еракта, әрәмәдә әрнү булып калды.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас