Литература
26 Июня 2024, 08:20

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.17 бүлек. Бер айдан алып кайтырга куштылар. Рамис тагын да югалып калдыы: өйдә нишләр соң ул, әле монда карашадар, әйләндерергә булышалар, астын чистарталар. Доктор тагын янына чакырып алды.

Бәхеткә юл кайданБәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Бер айдан алып кайтырга куштылар. Рамис тагын да югалып калдыы: өйдә нишләр соң ул, әле монда карашадар, әйләндерергә булышалар, астын чистарталар. Доктор тагын янына чакырып алды.
– Берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, яшәгән чаклы яшәр. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. – Тагын кәгазъләрне тегеләй - болай күчерде, күтәрелеп карарга көче җитмәде.
– Миңа нишләргә соң?– диде Рамис, аның тавышы калтырап чыккандай булды.
– Яшәргә.Тик ничек белмим. Миңа сезнең хәлләр бераз таныш, хатын-кызсыз авыр булачак, шуңа ни дип әйтергә дә белмим.
Рамис бик авырлык белән урыннан торды. Табиб сиздерми генә карап алды. Бу бер ай элек килгән таза матур адәм түгел иде инде. Ябыккан һәм йончыган иде. «Әгәр дә берәрсе ярдәм итмәсә, бу адәм белән ни булып бетәсен бер Алла гына белә»,– дип уйлап куйды күпне күргән доктор.
Рамис өйгә кайтып урын-җир әзерләде, больницадан алып кайтырга машина бирделәр. Өйгә кереп урнаштырырга ярдәм иттеләр чыгып киттеләр.Алар өйдә икәүдән икәү генә калдылар. Рамис кенә түгел, улы аптырашта иде бугай. Өй эчендә бик озак авыр тынлык асылынып торды. Беренче булып улы телгә килде. Yзалдына сөйләшкәндәй итеп әйтеп куйды.
– Син тагын чыгып китәрсең инде, мин шунда ятып, йә ачка, йә пычракка батып үләрмен. Син һәрвакыт чыгып киттең. Сиңа әни дә, без дә кирәк булмадык. Әнине сөймәгән кебек, безне дә сөймәдең. Әни шундый җүләр иде, син чыгып китсәң, атагыз командировкага китте, күп итеп акча алып кайта дип, әллә безне, әллә үзен алдый иде. Әнинең синең алда тугры эт кебек күзеңә карап торганына ачуым килә иде. Мин аны бәлки шуның өчен күралмаганмындыр. Син әнине дә, безне дә мыскыл итеп, башкалар янына китә идең. Хәтта машина алгач, «мин машина алдым, эйдә, улым, йөртеп күрсәтәм ", димәдең.– Рөстәм беразга тынып калды. Рамис тә улына каршы бер сүз дә әйтмәде, шым гына тыңлап утыра бирде. Күкрәктән нәрсәдер чәнчеп -чәнчеп алды. Улы бик озак эндәшмәгән кебек тоелды. «Йоклап китте ахрысы», дип уйлап куйды. Юк, йокламаган икән, улы кабат телгә килде. – Мин шундый хурландым, син матур киенеп, яңа машинага утырып чыгып киттең, без малайлар белән басып карап калдык. Бабай исән чакта ни алса да, «карагыз, балалар, ни алдым сезгә», дип, сөенә-сөендерә иде. Ул үлгәч, барысы да бетте. Мин бит сине күзәттем, белдем кайда йөргәнеңне. Ул яңа машинага кеше хатыны, кеше малае хуҗа булып чыгып утырдылар. Син алар алдында бишкә бөкләндең, синең өйдә беркайчан да алай елмайганың булмады, ә монда син авызың колагыңа җитеп, май кояшы булып ялтырадың. Ниндидер чит малай миңа караганда кадерле булды сиңа, ул хуҗа булып яныңа кереп утырып китте, ә мин агач артында көнләшеп елап басып калдым. Мәктәпкә килсәң, әтиең машинасында йөрергә өйрәтәме дип, малайлар тинтерәтәләр. Ух, күпме гарьләнеп еладым мин, ишетәсеңме? Малайларның әтиләре машина алу белән үз улларын рульгә утыртып, йөртергә өйрәттеләр, ә син яныңа да утыртмадың. — Рөстәм өзгәләнеп кычкырып җибәрде.— Минем дә бит этиле буласым килде, ишетәсеңме, әллә инде ташлап чыгып та киттеңме?
Улы өзгәләнеп елый иде. Ни башын борып карый алмый, ни кулын күтәреп күз яшен сөртә алмый. Әтисе аш бүлмәсендә стенага сөялеп каткан килеш утыра бирде, аның да елаганын улы күрмәде. Рамис беренче тапкыр үзе турында дөреслекне улы авызыннан ишетте. Хак сүзгә җавап юк иде. Ул соңгы биш елда бар булганын Нелли белән аның улына багышлады. Неллига ярарга тырышып, аның улына да ярарга тырышты, яңа машина алгач, аларга килеп мактанды, аның улын йөрергә дә өйрәтте. Менә инде улы белән бер ай больницада ятып, аның әзрәк күзе ачыла башлады. Ни ашарга китерүче, ни килеп хәл белуче юк. Исән-сау чакта гына кирәк булган икән. Өйдәге дөньяны Дилә сөйрәгәндә арт як нык булган. Кайтып, берничә әмер биреп, азрак акча бирсә, шуның белән вазыйфа үтәлә иде. Кайчан гына кайтып керсә дә, җылы аш, чиста кием булды. Ул Дилә өчен күктәге буй җитмәс йолдыз иде. Дилә шул йолдызга табынып яшәде. Башкалар да аңа шулай табындылар, ничәмә-ничә хатын алыштырды. Башкалар да, Дилә кебек күзенә карап, Аллага табынган кебек табына башласалар, алар аңа кызык түгел, ташлый да башканы эзли һәм таба. Кайсы хатын-кызның сөеләсе килмәсен, бар кешегә дә наз-җылы кирәк. Аны менә Нелли гына үзенә буйсындыра алды. Шундый авыр чакта ярдәм итмәвенә бик рәнҗесә дә, әле нәрсәгәдер өметләнә, ничектер аны акларга тырыша. Тик бер ай буена улы белән больницада ятып шундый арыды, кайтып, ни назларга, ни сөяргә вакыты да, рәте дә калмады. Арада салкынлык йөгергәне шундук сизелде. Шул кыска гына вакытка кайткан арада ашатса ашатты, ашатмаса юк. Кайбер көнне «ашыйсың киләме?» дип тә сорамады, ә аның бик тә ашыйсы килә иде, чөнки аны больницада ашатучы юк. Улыннан калганны кеше алдында ашап утырырга хурланды. Ичмасам, әнисе терелсен иде тизрәк, ул булсамы, ачта, ялангач та итмәс. Берүзе нишләр соң? Дилә табылсамы? Дилә... Ул табылса, кире Нелли янына китәр дә элекке кебек балда-майда йөзеп яшәр иде... Бәлки..
Рамис бик авырлык белән урыныннан кузгалды, ашарга хәстәрләргә, бу дөньяны ничек тә бер җайга салып яшәп карарга кирәк. Суыткычны ачты — анда бернәр сә дә юк. Элек һәрчак тулы суыткыч хәзер буш. Акрын гына киенде дә кибеткә чыкты. Тик элекке өйрәнгән гадәт белән машинасына утырды да Нелли яшәгән урамга таба җилдерде. Монда аңа ярдәм итәргә, һичьюгы чыгу юлын табарга булышырга тиешләр иде. Ул өмет тулы йөрәге белән Неллиның фатир ишек төбенә килеп басуга, эчтән күңелле музыка, көлешкән тавышларны ишетеп, шып туктап калды. Элек тә еш кына Неллиның иптәш хатыннары җыелып, күңел ачып утыра торганнар иде. Алар белән бик күңелле була, чөнки Рамис һәрвакыт игътибарның үзәгендә. Назга сусаган хатыннар Неллига көнләшеп карыйлар. Шул ук вакытта Рамиска дә серле караш ташларга онытмыйлар. Андый чакта Нелли бик сиздерергә тырышмаса да, көнләшкәне сизелеп тора. Рамис, шундый кичәләрнең берсе дип, әллә ниләргә өметләнде. Ишектән керүгә, өстәл артында моныңчы таныш булмаган ике яшь ир, бер хатын утыралар. Неллиның күңеле күтәренке, бит очлары алсуланган, күзләре ут яна. Ахрысы, монда аны беркем дә көтми иде. Өйдә кинәт тынлык урнашты. Неллины кочагына сыендырган озын буйлы чибәр генә ир заты акрын гына кулларын аның иңсәсеннән алды, гәүдәсе пружина кебек тартылды. Нелли да берсузсез аңа текәлде. Йөзенә канәгатьсезлек чыкты. Рамис һаман берсүзсез каккан казык кебек тора бирде. Нелли теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды да аның каршысына килеп басты, аннан аш бүлмәсенең ишеген япты. Өстенә кигән килешле атлас халатының изүе ачыла төшкән; муендагы калын алтын чылбыр, матур эчке киемнәр барысы да ир-атны ымсындырыр, башын җуяр өчен эшләнгәнен Рамис яхшы аңлый. Ул беренче тапкыр аның янына килгәндә дә шулай булды. Теге юлы ул серле елмаю белән килеп терәлгәч, аннан килгән яхшы хушбуй исе Рамиснең башын гына түгел, бар дөньясын оныттырды. Ул чакта Неллины куенына бөтереп алды да хатын башын югалтып ыңгырашканчы ишек төбендә суырып-суырып упте. Анда да шушындый шома халат, ә эчтә ир-атның башын югалттыра торган матур эчке киемнәр иде. Нелли ул чакта аның муенына уралып, «кал, кал», дип пышылдаган иде. Һәм ул калды. Моңа биш ел вакыт үтте. Менә хәзер дә муенына сарылыр кебек иде, тик тавышы елан ысылдаган кебек ишетелде.
– Мин әйберләреңне әзерләп куйдым, алып кит. Кызыңны да. Миңа синең проблемаларың кирәкми.
– Ә сиңа ни кирәк соң? диде Рамис калтыранып.
– Миңа сау-сәламәт, проблемасыз ир кирәк. Мин сине җәлләп, күз яшеңне сөртеп утырырга җыенмыйм.
Матур яшел күзләрнең ут чәчкән ялтыравыгы Рамисне яндырыр төсле тоелды, хәтта тәне чымырдап куйды. Хәзер инде аның да бите ут яна, эйтерсең, аны каты итеп яңакладылар. Шушы яшенә җитеп, бу чаклы кимсеткәннәре юк иде әле. Нелли аның алдына ике сумка чыгарып куйды, аннан һәр бармагында икешәр алтын мәрҗәнле кулын сузды:
— Ачкычларны калдыр.
Рамиснең башы әйләнеп китте. Әллә сугып кына егыйммы, дип тә уйлап куйды. Нелли үзе аның кулындагы ачкычны тартып алды. Рамис нәрсәдер әйткәнче аны ишеккә этә-этә:
– Сау бул һәм юлны оныт, — дип этеп чыгарды да борын төбендә ишекне шап итеп ябып, бикләп тә куйды. Рамис ишек төбендә ушын җыя алмыйча күпме торгандыр, арттан кемдер эндәшкәнгә сискәнеп китте.
– Нәрсә, сине дә списать иттеләрме? Аңлыйм, кайчандыр ул мине сиңа алыштырды, күрәсең, сиңа да алмаш табылган. Анда калган бәхетле дип уйлама, аны да шул хәл көтә. Кемгә үпкәлисең, үзебез башны югалтып, күбәләк кебек, утка барып керәбез.
Бу – олы яшьтәге күрше фатир хуҗасы иде. Күпме исәнләшеп йөреп, моны белмәгән иде Рамис. Күрше абзый берүзе яши иде, аралашканы булмады, әмма күрше яшәп, исәнләшми дә булмый бит. Менә ничек икән хәлләр... Абзый кеше нидер уйланып торды да җилкәсен җыерып алды, аннан фатирына кереп китте. Рамис тагын шаккатып калды. Нелли, аның фәрештәсе — андый кешеләрне ничек дип атыйлар сон әле?.. Бүген башта барысы да буталды. Ике сумкасын күтәреп ишеккә юнәлде. Кызы үзе кайтыр әле, аның да монда кирәге юк. Ни хикмәт, кызының бар яклап шул Неллига охшарга теләве куркытып та куйды. Машинасына чыгып утыргач та зиһенен җыя алмады. Бу чаклы аны бер хатын-кызның да салып таптаганы юк иде әле. Ул һәрвакыт үзенең сөйкемле сөяк икәнен тоеп яшәде. Менә хатыннан гына уңмады. Ул гына, карачкы, тормышын бозды... Тагын әллә ниләр уйлады. Аның бу бәласендә тик Дилә генә гаепле иде. Ул өйдә булсамы, ул булса, мондый мыскыллыкта калмас иде. Кибетләргә керде, ашарга ризыклар җыйды, тик бүгенге вакыйга уеннан чыкмады. Өенә кайтып кергәндә караңгы, бер җирдә ут юк. Шул караңгыда улы ята. Рамис бар жирдә утларны кабызып куйды, барыбер фатир караңгы һәм шыксыз булып калды. Хәзер инде аның бу шыксыз йорттан чыгып качар җире дә, сагынып көтеп торган кешесе дә юк. Ул улы янына килде, бүген көн буе диярлек больницадан алып кайтканнан бирле бер рәвешле ята. Әйләндерергә, астын чистартырга, ашатырга кирәк. Бу хәзер аның көндәлек эше һәм тормышы булачак.

Ишек ачылган тавышка сискәнеп уянып китте. Ишектән, олы сумкасын күтәреп, кызы килеп керде. Күренеп тора, елап шешенеп беткән. Әтисенә бераз карап торды да сумкасын шап итеп идәнгә ташлады. Аяк киемнәрен аннан-моннан салып атты да бүлмәсенә кереп китте. Җәелгән урынны күреп:
– Әллә син монда күчтеңме? – диде коры гына. Рамис бераз сүзсез генә кызын күзәтте. Чибәр иде кызы. Бар яклап үзенә охшаган, буй-сын, холкы да үзенеке иде шул.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас