Тугызынчы сыйныфта ук мәктәпкә йөрмәгәне ачыкланды. Кызы да абыйсының мәктәпне ташлавы хакында әнисенә әйтми йөргән. Малаеның тик торганда кызып китеп кычкыра башлавын һич кенә дә башына сыйдыра алмады ана. Ни булды бу балага? Үсмер чакта шулай була диләр, бәлки шул чоры җиткәндер, бәлки бу вакытлыча гынадыр?
Участковый килеп, малайлары турында бик каты кисәтү ясап китте. Рамиснең ул көнне болай да кәефе юк иде, малаен тотып кисте. Аларны араларга дип кергән Диләгә дә эләкте. Мондый мәхшәр еш кабатлана башлады. Малай башта әтисеннән шүрли иде, соңыннан курыкмаска әйләнде, каршы эндәшә, телләшә дә башлады. Рамис үзенә каршы әйткәнне беркайчан да гафу итми. Дилә буйсынган кебек, барысы да аңа буйсынырга, ул кушканны эшләргә тиешләр иде, ә монда... малаен җиңә алмый. Ачуы чыга да тагын бәргәләп ата. Улларының тәртипсезлегендә хатынын гаепләде. Гаилә кешеләре бер-берсен аңлаудан туктасалар, харап икән, ачыдан ачы сүзе, гаепләр өчен дәлиле табылып кына тора, һәм, кайсысын тыңласаң, шуныкы дөрес, шунысы хаклы кебек. Әтисе өйдә «тәртип урнаштыра» да чыгып югала, «Командировкага китәм», ди. Берәр атна йөреп кайта. Ул юкта Дилә тагын ут йотып яши, улының кыланышы кырга сыймаган чаклар була. Ичмасам, армиягә алсалар, акылга утыртырлар иде дип өметләнүе дә барып чыкмады: «яраксыз» тамгасы сугып, хәрби комиссариат кире кайтарды.
Ире сирәк кайтты өйгә, Дилә ничек кенә алдында биеп тормасын, ярый алмады, барыбер нидән дә булса гаеп тапты. Иркәләүләр, наз турында сүз дә юк, андый нәрсәләрдән Дилә инде күптән мәхрүм иде. Ничек кенә җаны-тəне бер җылы сүз, бер җылы кагылу өмет итмәсен, юк, тәтемəде. Барлык җылы, матур сүзләр, назлар читләргә — кеше хатыннарына таратыла.
Рамис өс киемнәрен генә алыштырырга кайта иде бугай. Бер кичтә йокларга яткач, Дилә сүз башлады:
– Әтисе, тыңла әле мине, ешрак кайтыр идең өйгә. Мин куркам, Рөстәм әллә ниндигә әйләнде, күзен акайта да миңа кычкыра, əйтерсең, каршысында җен тора.
– Соң, син җен бит инде. Кайтып кермисең — зарлана башлыйсың. Бер күрмәс өчен, билләһи, әллә ниләр бирер идем, — диде дә артына әйләнеп ятты.
Дилә күз яшен сөртте дә, тын гына торып, аш бүлмәсе ягына чыгып утырды. «Минем дә бит әллә кайларга чыгып китәсе килгән чаклар күп, кая барыйм соң? Кем киендерер, кем ашатыр, кем җыештырыр?» Нинди арыган булса да йокларга ятмады. Улы һаман юк, кайдан, ни кыяфәттә кайтып керер инде, дип, коты алынып утыра бирде. «Тышта көз. Яфраклар коела, әллә чыгып шуларны җыештырып керергә инде?» Дилә акрын гына киенде дә тышкы ишекне ачты. Ишеккә терәлеп йоклап утырган улы лап итеп тупсага аркылы ауды. Дилә куркудан кычкырып җибәрде. Йә Хода, ярый әле исән, дип, өй эченәрәк өстерәп кертте. Өс-башлары лычма су, бите сыдырылып канаган, үзе иссез булып йоклый. Дилә көч хәл аның өс-башын салдырып, зал ягына сөйрәп кертеп салды. Пычрак киемнәрен, әтисе күргәнче дип, таска җебетергә тутырды. Буе инде әтисенеке чаклы улын сөйри-сөйри, кəтүк хәтле генә Диләнең җелекләре суырыла язды. Сулы чүпрәк белән улының канлы битен акрын гына сөртеп алды. «И балам, күз карасыдай саклап үстергән балам! Сугышып егылып кыйгач кашларың ярылып бетте, кызларныкы кебек сылу иреннәрең яргаланып ямьсезләнде, ни булды сиңа, балам? Әтиең рәнҗетә, син дә мине ана итеп санамый башладың, ниләр кылыйм, балам..» Дилә авыр сулап улына карап торды да өстенә жылы юрган китереп япты. Ашыкмыйча гына торып киенде дә төнге урамга чыкты. Салкынча караңгы көз. Дилә калтыранып, шушы караңгы шәһәр урамыннан
улы бервакыт кайтып кермәс, йә булмаса кыйналып гарип калыр, дип куркынып куйды. Ул инде узе турында уйламый да. Шул ишек алдында ничәмә еллар эшли-эшли куркуны ни дип тә белми. Кеше аягы басканчы дип подъездларны себереп чыгарды. " Әзрәк яктыра башласа, яфракларны җыеп бер чокыр казып тутырырмын. Таң атар, яңа көн туар, бәлки ни дә булса яхшыга үзгәрер....
Эх, өмет... Нәрсәгә өметләнә, ни көтә бу дөньядан, ни рәхәт күрде инде ул? Авылына да кайтканы юк, шул тәртипсез баласын калдырып китәргә куркып ята". Дилә үз уйларына чумып, таң атканны көтеп утыра бирде. Сызылып кына таң атты. Кешеләр татлы йокыдан торганда Диләнең эше беткән иде инде. Өйгә курка-курка гына керде: «Тагын тавыш чыга күрмесен, улының эчеп кайтканын белсә, кара тавыш чыгачак. Эти кеше хаклы да бит, тик, сукса, аямый суга, балага сукканда ананың тəне авырта. Йә Аллам, нинди тормыш бу?»
Хастаханәдә көннәрен -төннәрен Дилә шушы үткән нәрен уйлап ятты. Болай да аз йокларга өйрәнгән Диләнең йокысы да туйды. Аның болай озак ятканы юк иде әле. Ул үзенең өйгә кайтасы килмәвен тоя башлады, дөресен әйткәндә, курка иде. Соңгы көннәрдә булып узган, монда кертеп җиткерерлек хәлләр аны ушсыз калдырды. Якты киләчәккә өмет көннән-көн кимеде.
Моннан ике ай элек исереп кайткан улы белән әтисе арасында гауга купты. Искитәрлек хәл — малае әтисенә пычак күтәрде. Коты алынган Дилә, йөгереп килеп, пычакның башына ябышуы булды, тарткан уңайга пычак уч төбен урталай ярып та чыгарды. Кан күрүгә малай, пычакны ыргытып бәреп, өйдән чыгып качты. Шуның белән тавыш тынды, тик йөрәктә курку, сөягенә чаклы урталай киселгән учта бик озакка төзәлмәс яра калды. Дилә башта авыртуны да тоймады. Тик, көрәк-себерке тоткан саен ярасы ачылып, әрнеп канавы үзәкләрне өзә иде. Кая барсын, авыру килеш эшкә йөрде. Кемгә барып зарлансын да кем аны җәлләсен? Тавыш чыкса, ире дә кайтмый, әллә әнисендә, әллә сөяркәсендә ята. Җәлләүче юк: яраң төзәлгәнче булышыйк дип берәү дә себеркегә чыгып тотынмады.
Менә хәзер инде аяксыз да ята. Ни ире, ни балалары килеп тә карамыйлар. Дилә, уйларына чумып, караңгы түшәмгә текәлеп тын гына ята бирде. Очсыз-кырыйсыз уйлар. «Ни өчен болай бу тормыш? Ул гына шулай яшиме, әллә башка хатыннар да шулай яшиме икән? Алай дисәң, ул үз әти-әнисенең ачуланышып яшәгәннәрен хәтерләми. Рамиснең дә әти-әниләре бик тату яшәделәр. Әллә чынлап та бөтен гаеп миндәме? Мин шулай кеше яратырлык түгелменме? Юксаң, Миргаян бит ярата иде. Мин генә әллә ни эзләдем. Ә бәлки ул да яратмагандыр, тик шулай тоелган гынадыр. Миргаян хәзер зур кеше, хатыны да елдан-ел тазара, матурая, бик бәхетле яшиләр. Бер Диләнең генә тормышы тормыш түгел. Кайда ялгыштым?» Диләнең олы кара күзләренә яшь тулды. Әгәр ире шунда килеп бер җылы сүз әйтсә, аннан бәхетле кеше булмас иде. Гомере үтте хуҗасына тугры эттәй, бер җылы сүз, җылы караш көтеп.
Дилә хастаханәдән өенә кайтты. Балалар әниләрен бик салкын каршыладылар, һәркайсы үз бүлмәләренә кереп китәргә ашыкты. Ишектән кергәндә дә «исәнме, әни» диюче булмады. Өй шыксыз, бер дә җылы аш пешергәнгә охшап тормый. Юкса, үзе өйдә чакта һәрвакыт кыздырылган пәрәмәч, хуш исле ит шулпасы исе килеп тора иде. Суыткычның эче буш, ни ашарга, ни пешерергә берни юк. Ул аптырап бер ноктага текәлеп утыра бирде. Ире өйдә яшәми бугай. Бүтән вакыт булса, Дилә йөгерә-йөгерә җыештырыр, ашарга әзерләр иде дә бит, тик никтер бүген берни дә эшлисе килмәде. «Аны бер кем дә көтми, аның аларга кирәге юк».
Тышта салкын буран, өшегән аяклар бер янды, бер туңды. Диләнең кинәт теге төн исенә төште, куркып калтыранып куйды. Ул кичтә алар, кызы белән икесе, йокларга ятканнар иле иде. Дилә бик сак йоклый, ишектә ачкыч белән ача алмаганны ишеткәч, үзе торып ачты. Күзе калайланган улы шундук бәйләнә башлады. Ничек кенә юмалап яткызырга тырышмасын, улының ишетәсе дә, тыңлыйсы да килмәде. «Синең кебек хатын буламыни, синең кебек әни буламыни, син шундый булганга әти өйдә яшәми...» дип, әтисе сүзләрен кабатлап кычкыруында булды. «Бар, күземнән югал», дип сугып җибәргәнен сизми дә калган Дилә почмакка очып барып төште. Кызы чыгып араларга тырышты, тик күзенә ак кара күренмәгән Рөстәм котырган эт шикелле, торырга да ирек бирмичә, әнисен типкәли башлады. Урындык аркасыннан тотып бәрә инде дигәндә, Диләрә аны этеп жибәрде. Улы алпан-тилпән килгәләгәнче, чыгып качарга теләде. Кызы әнисенең ишеккә таба шуышканын күрде һәм тиз йөгереп килеп ишек ачкычын борды... Шулчак Диләнең болан җитезлеге белән ишектән чыгып кача алуы, бер кат халаттан килеш салкын читлектәге чүп савытлары арасында төн үткәрүе, коега, җир астында көн күрүче кешеләр – бомжлар арасына барып төшүе дә әллә өн, әллә төш булды. Нишләптер ул алар турында хастаханәдә ай буена бер генә дә исенә төшермәде. Ә бүген, урамдагы буранга карап, эче куырылып куйды. «Әле дә ул көнне чүплек ишеген ачып калдырган иде. Йә Ходай, нинди хәлгә төштем мин? Авылда әниләр, йә авыл халкы ишетеп алса, ояты ни тора. Кыйнаучысының үзе тудырган улы икәнен дә белсәләр? Уф-ф, моннан да зур гарьлек бар микән? Әйтергә оят. Ир белән сугышырсың да, кавышырсың да, ә балаң белән... Балаң белән нишләргә соң? Ата белән бер сүздә торганда бәлки җиңәр идең дә. Үз балаң өстеннән полициягә дә барып яклау сорап булмый, ничек инде үз балаңны төрмәгә тыгып куймак кирәк? Аннан да кеше булып чыкканы сирәк».
Дилә, ут та кабызмый, тәрәз каршысында басып тора бирде. Уйласаң, уйлар җитәрлек. «Әнә тышта кар бураны өереп-өереп ишек алларына кар катламы сала. Бу - аның эш урыны, аның биләмәсе. Ул эшкә чыкканчы ятачак ул кар. Барыбер аннан башка керәүче булмаячак. Яңа яуган җепшек кар тапталып, калынайганнан калыная, аннан бозга әйләнәчәк, аннан... чабасың инде авыр балта, ломнар белән - бар көчеңә, беләксез калганчы. Күңел түрендә кечкенә генә бер өмет кисәге ята. Янына балалары керерләр, хәлен сорашырлар, бәлки әле улы гафу үтенер. Бәләкәй чактагы кебек килеп муенына асылынырлар да: «Әни, берәр тәмле нәрсә пешер эле», диярләр, икесе ике яктан битеннән чупы-чупы үбәрләр. Тәмле әйбер пешкәч, көлешә-көлешә бик тәмләп ашар лар»... Дилә коридордагы һәр кыштырдаган тавышка колак салды. Хискә бирелеп, башта елмайды, аннан керфекләре кайнар яшькә чыландылар. Күкрәген буып, йөрәк турыннан кысып алды, кычкырып елыйсы килде. Әрнешеп тапкан балаларың чит кеше кебек читләшсеннәр әле. Ул урынын да җәймичә олы караватның бер почмагына йомарланып менеп ятты. Үз-үзен жəллəп, туйганчы елады.
Икенче көнне иртән иртүк звонок шалтырады, ишекне Диләрә ачты:
– Әбекәй, нишләп йөрисең болай иртә таңнан?
– Анагыз кайттымы, хәле ничек, кичә янына барган идем — кайтып киткән, әллә эшкә дә чыгып киттеме? – Диләнең бианасы сөйләнә-сөйләнә өстен чишенде.
– Белмим, кайтты да бүлмәсеннән чыкмый ята шунда, – диде кызы теләр-теләмәс кенә.
– Нигә, эллә янына кереп хәлен дә белмәдеңме? Бар,чәй куй, ашарга әзерлә, Әй балалар.. Кайдан килеп шулай каты бәгырьле сез? – Бианасы Дилә янына кереп, караватның кырыена гына утырды.
– Исәнме, килен, хәлең ничек? Йоклыйсыңмы, әллә болай гына ятасыңмы? – Җәлләп, килененен иңбашыннан сыйпап куйды. – Мин сиңа яңа оекбашлар бәйләп алып килдем менә. Аякларыңны җылыда тотарга, бик сакларга кирәк сиңа. Кая әле, үзем кидерим әле, таман микән... Менә ничек әйбәт утыра. И-и, аякларың да бик бәләкәй инде, бер олырак баланыкы хәтле генә. Бик тәмле шулпа алып килдем, хәзер шуны җылытып ашатырмын, тагын берәр нәрсә әзерләп, утырып чәй эчәрбез. Син торып юына тор, мин хәзер, — дип, Диләнең аякларыннан сөйде. Бер минуттан бианай аш бүлмәсендә кайнаша иде инде, табак-савыт шалтыраган, сөйләнгән тавышы ишетелде:
– Торыгыз, ялкаулар, нишләп ятасыз? Эшкә йөрергә кирәк. — Йокыдан айный алмый яткан оныкларына да өлеш эләкте. – Рөстәм, син егерме яшьлек егет, ике метрлы гәүдәң белән бер кечкенә анаң алып кайтканны көтеп ятасың. Әзрәк оят кирәк, улым. Кара инде... тычкан ачтан асылынырлык бит бу суыткычта.
Үзе белән алып килгән ашны кайнарлады, коймак пешерде. Өстәл әзер булгач, барысын да өстәл янына чакырды:
— Балалар, чыгыгыз ашарга. Әйдә, килен. Алар инде үзләре дә әзерләп ашарлык булганнар, эшләсеннәр дә ашасыннар. – Бианасы бик тә ачулы иде балаларга. Гаиләсе белән юньләп тормаган улына да җаны әрнеде аның. — Өйдә каты куллы ата булмагач, шулай инде ул. Бабагыз иртәрәк үлеп китте шул, күрмәгәнегезне күрсәтер иде. Həселдә булмаганны... ана кыйнап ят инде өйдә. Шуның тапканын аша да, җитмәсә кыйнап чыгарып, суыкта катыр. Менә бер ай әнисез яшәдегез, өегездә ашарга-эчәргә бер ризык тапмассың, ачка катып ятасыз бит. – Каты тузынды әби, диванда яткан оныкның колак төбенә килә биреп сүкте. — Анасын рәнҗеткән бала үлгәнче рәхәт күрмәячәк. Тиз акылга утырмасаң, эчеп урамда катып үләрсең беркөн.
Дилә сузгә катышмады, олы кешене тын гына тынлады. «Мондый яклаучы булганда яшәргә була әле». Аңа җиңелрәк булып китте, ул әйтергә теләгән нәрсәләрне әйтеп бирде бианасы. Ул, төшке ашны өлгертеп, ашатып,
кичкә табан соң гына кайтып китте.
Һәрберсе яңадан үз бүлмәсенә кереп бикләнде, гаиләдә әле моңынчы булмаган тынлык урнашты.
Буран басылып, тагын каты суытып җибәрде. Диләнең аяклары сызлады. Участок табибы: «Әзрәк өйдә утыр, аяк табаннарына ныклап ит үссен, чиләнә башласа-мазар»... – дип, больничныйны япмады.
Кичке якта көтмәгәндә ире кайтып керде. Берни булмагандай:
– Сәлам! – диде. Өстәлгә пакет-пакет ризыклар бушатты.
Кызы әтисе янында сырпаланды:
– Әтием, юлга да акча калмады... Әтисе кесәсеннән акча чыгарып бирде.
Улы да торып чыкты:
– Миңа да бир әле, әти, сигаретка булса да бир инде.
Аңа да бирде.
– Син кайчан эшкә урнашасың, ә? Картаеп беткәнче мине имеп утырырсыңмыни, оят кирәк.
– Да ладно, әти, кыш көне нинди эш ди инде ул. Җәйгә урнашырмын.
Кулларына акча эләгү белән икесе дә өйдән чыгып ычкындылар. Диләнең йөрәге кысылып куйды: «Тагын эчеп кайтса?»
Дилә генә эндәшмичә утыра бирде. Әйтерсең, ул бу өйдә юк яисә чит бер зат. Бүгенге көндә аның да акчасы юк, бөтен булган акчаларын даруларга тотып бетерде. Иренең бүген кайтып керүе, күрәсең, бианасының эше иде. Инәй кеше каты итеп әйтсә, әйтә белә иде шул. Ире юынды, кырынды, есләрен алышты. Өйдә кунар кебек иде, ә ул чыгып китәргә җыенды. Дилә бар кыюлыгын җыеп:
— Китмә чыгып, – диде акрын гына.
— Дилә, яшереп торуның файдасы юк, мин китәм, мин күптәннән башка хатын белән яшим. Сина аңларга вакыт.
– Китмә, мин куркам. Син аңа акча биреп чыгардың, ул тагын эчеп кайтачак. Син акча бирәсең дә котыласың, миңа нишләргә? Аңа минеке генә түгел, синең дә көчең җитми.
– Курыкма, мин аңа алай эчәрлек күп акча тоттырмадым. Син бер нәрсәне аңламыйсың: минем синең белән яшисем килми. Гомер буена әти сүзен тыңлап кына яшәдем, ул миңа аерылырга рөхсәт бирмәде. Яратмадым мин сине. Балалар инде буй җиткәннәр, үзләрен-үзләре
карарлык дип беләм. Алар үскәнчегә кадәр түздем бит инде болай да. Ризык, башка кирәк-яраклар белән ярдәм итәрмен, тик яныңда кал димә.
Рамис чыгып китте, артыннан затлы одеколон исе генә калды. Дилә калтыранып куйды. «Төн җитә, ни китерер, исән калырмы бу төндә, юкмы? Күпме шулай куркып яшәр соң ул?» Кайттылар да тавыш-тынсыз гына һәркайсы үз бүлмәсенә кереп ятты, әтиләре бүген өйдә куна дип белделәр, ахры.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.