– Kилен, килен дим, бигрәк каты йоклыйсың! Дилә кинәт куркып уянып китте, хастаханә палатасын да, каршысында утырган бианасын да тиз генә таный алмый торды. Дилә төн буе уйланып ятып, яңа гына йоклап киткән иде шул.
– Әнкәй?! Нишләп йөрисең? — диде аптырап, әйтер сен, бу була торган хәл түгел.
Баланың гаебен дә, гөнаһын да ата-ана гына акларга да, кичерергә дә тырыша. Килененең аягын өшетеп хастаханәдә ятканын ишеткәч, коты алынып килеп җитте.
– Килен, ни булды тагын, безгә генә киләсең булган аны шунда... И бала-бала, — дип уфтанды ана. – Диләрә сөйләгәннәр хак булса, эшләр харап, балам. Аны берәр жирдә дәвалап булмыймы икән соң? Ни булды бу балаларга, йә Хода?! Балам, менә мин сиңа шулпа алып килдем. Монда эләккәч үк шалтыратыр идең ичмасам, ач ятасыңдыр.
Дилә инде егерме елдан артык бергә гомер иткән бианасына бераз карап ятты да акрын гына терсәгенә таянды.
– Нишләргә инде, әнкәй? Мин аннан куркам. Рамис тә кунарга кайтмый башлады. Башта ирем үзе, инде хәзер - тудырган улым... Ниләр кылырга соң, әнкәй? - Дилә елый иде.
– Чү, балам, кеше ишетмәсен, – дип пышылдады бианасы. Үзе дә күз яшьләрен сөртеп алды. – Бала бит инде ул сиңа, ни кылмак кирәк, түзәргә кирәк, дисәм дә... - – И әнкәй, тагын күпме түзәргә, беренче көннән алып, түзәргә дисең, тагын күпме түзим?
Дилә, кеше ишетмәсен дип, авызын каплап, күзләрен йомды, башы акрын гына мендәргә төште. Күзләреннән аккан яшьләре мендәрен чылатып, тиз генә сеңеп бетә алмыйча торды. Бианасы да, юатыр суз таба алмыйча, күз яшьләренә буылып утырды. Гомер буе авыр эштә эшләп каткан куллары белән битен сөртеп алды. Аннан үрелеп киленен сойгәндәй итте.
– Ярый, балам, ярый, тынычлан. Нишләмәк кирәк, беребез дә бит баланы начар булсын дип тәрбияләмибез. Мин дә «матур булсын, акыллы булсын» дип теләгән идем. Син дә алдыңнан төшермәдең, үзең ашамаганны аңа ашаттың, эшнең авырын үзең эшләдең... Син бит, килен, үзең белән бергәләп шунда кар да көрәтмәдең. Кара таңнан торып, жаның чыгардай булып боз чаптың, шунда да өрлектәй улың җылыда йоклап ятты, уятып алып чыгарга кызгандың. Җигеп эшләтәсе иде ул хөрәсәнне, аңлар иде, бәлки, кеше кадерен. Бигрәкләр дә сансыз булып үсте шул. Әй балалар... Син ник соң безгә килмәдең ул төнне?
– Әнкәй, кая барыйм соң бу суыкта, яланаяк? Чыгып китеп өлгермәсәм, үтергән булыр иде инде. – Дилә тагын битен каплап елап җибәрде. — Кешедән оят бит, әнкәй.
– Әйтмә дә инде, килен, әйтмә дә. Мин кичә барган идем, барысы да өйдә иде. Әтисе аны бик каты орышты, бүген эштән соң үзе дә килеп китәр әле.
– Кайткан идемени?
— Нигә, кая китсен соң ул кайтмыйча, мал да ашаган җиренә кайта. Эх, атагыз исән булсамы, барысын бер йодрыкта тотар иде дә бит, иртәрәк китеп харап булды шул. Чын ир иде шул, җаныкаем. Ул исән булса, бу дөнья болай бармый иде.
Бианасы килеп киткәч, Дилә тынычланып калгандай булды. Стена якка борылып ятты да кабат үз уйларына чумды.
...Эле дә бианасы бар, гомер буена аңлашып яшәделәр. Өйдә тавыш-тын булмады. Өйләнешкәннәренә ун ел дигәндә, иренә эшеннән өч бүлмәле фатир бирделәр. Тик аралар гына бик ерак булып чыкты, икенче башта, шәһәр читеннән булды. Кулында дипломы, укыган һөнәре булмагач, әллә ни сайланып торырлыгы юк – балалар да күз алдында булыр дип, Дилә эшкә урам себерүче булып урнашты. Хәлләреннән килгәнчә фатирларында җиһазладылар, пөхтә, аш - суга да оста Диләнең бар җирендә тәртип, тазалык булды. Ире дә артык чисталыкны ярата иде. Дилә ярарга тырышып өйрәнгән иде. Үз өйләре булгач, хәзер башкачарак яшәрләр, ире күбрәк аның янындарак булыр, алайса, тегендә торганда, кич җитсә, гел әтисе белән шахмат яисә кәрт yйныйлар иде. Андый уеннарны әтисе, бабасы белән бергә малайлары да бик яхшы үзләштерде.
Диләнең яшьлеrе назга туймый үтеп бара. Аерым яши башлагач, барысы да үзгә булыр, үзләре өчен гена яшәрләр кебек тоела нде. Эх, бу тормыш син уйлаганча гына барса икән...
Рамис тагын еш кына йә соңлап кайта, йә бөтенләй кайтмый кала башлады. Дилә, аны югалтып, тагын биатасына шалтыратты. Әти кеше ни дисен, «әйтергә онытканмын, Казанга җибәргәннәр иде шул», дип алдашырга мәжбүр. Ышанмаса да ышанырга өйрәнгән Дилә тагын ут йотып яшәде. Күпме еллар бер түбә астында яшәп, бер юрган астында йокласалар да, бербөтен булып китә алмадылар. Бу уртак тормышның ничаклы авырлыгын алар үзләре генә аңлый, һәркайсысы үз уйлары белән яши бирә иде. Алар, ир белән хатын, икесе дә ниндидер могҗизага өметләнәләр кебек иде. Берсе һаман бер җылы сүзгә сусап яшәсә, икенчесе аны читтән эзләп гомерен үткәрде. Дилә ирнең иң яхшысын үзендә дип яшәсә, ире иң яхшы хатыннар башкаларда, тик аңа гына бер Ходай каргаган хатын эләкте дип яшәде. Йөргән хатыннары арасында ялгызлар да, ирлеләре дә бар иде. Рамис чит хатыннар өчен киң күңелле юмарт сөяркә иде. Ул үз үзен бик сылап-сыйпап кына йөртте, киемнәрнең дә
бик ыспаен, яхшысын гына алды.
Рамисе бер атна өйгә кайтмагач, бер кичтә Дилә аны
эзләп китте. Эштән соң бəлки әтиләренә кайтадыр дип, кичкә чаклы аларда көтеп утырды. Аннан кинәт тыела алмыйча елап җибәрде.
– Килен, ни булды, ник елыйсың? – дип сикерен торды биатасы.
– Бер атна бит инде өйгә кайтмаганына... Әллә сезгә кайтамы дигән идем. Кайда йөри, әллә бер-бер хәл булдымы, Ходаем?
Биатасы тын гына тыңлап торды да:
– Өзгәләнмә әле, килен. Кайтыр. Беркая да китмәс, кайтыр. Кайт та, тынычлап ятып йокла, – диде. Чынлап та, Рамис икенче көнне эштән туры үз өйләренә кайтты. Ишектән кергәндә үк күзен акайтып туп туры Диләнең өстенә ябырылды һәм эһ дигәнче аның
күлмәк изүеннән эләктереп алып сүгенә башлады:
– Нәрсә син анда әтиләргә барып әләкләшеп йөрисең, ә? Тагын бер генә ишетим мине эзләп йөргәнеңне...
– Рамис, җикеренмә син миңа. Мин эзләми сине кем эзләсен? Хатының бит мин синең. Ник болай кыланасың? Балалар алдында оялыр идең, алар бит «әти кая?» диләр. Ни әйтә алам, ни дияргә тиеш мин аларга?
Рамиснең жавабы юк иде, әтисе дә бик каты пошкыртып кайтарган иде бугай. Хатыны хаклы икәнен дә аңлады, ләкин җавап эзләп тормады, бар көченә сугып җибәрде. Кичке ашка әзерләп куйган савыт-сабалар идәнгә кырылды, Дилә өстәл аратасына дөпелдәп барып
төште, авыз кырыеннан кан агып чыкты.
Чыгырыннан чыккан әти кеше, тавышка йөгерешеп чыккан куркынган балаларны бер якка гына сыпырып җибәрде дә, тавышын тагын да көчәйтте:
– Күралмыйм мин сине, аңлыйсыңмы син шуны, юкмы? – дип, идәннән торырга азапланган хатынына китереп типте.
Балалар, чырылдап елап, кая бәрелергә белмичә, икенче бүлмәдә анда-монда йөгергәләп йөрделәр.
Дилә канга буялган кулларын өскә күтәреп ялвара башлады:
— Рамискәем, сукма, зинһар, тукта, балаларны куркытасың.
Рамисне тыяр хәлдә түгел, тиле кеше шикелле хәтәр ачулы:
– Йә, кара инде үзеңә... Шундый да хатын була димени? Кешегә охшаган җирең дә юк бит синең. — Ул Диләне өстерәп торгызды да көзге каршысына китереп бастырды. — Менә кара үзеңә, кара! Тотсаң, тотар жирең юк бит, синең кай төшеңне яратмак кирәк? Ничек яшәмәк кирәк синең белән, корыган таяк бит син. – Әллә Диләнең битенә буялган кан җенен кузгатты, ул туктарга да, тыелырга да уйламады. — Кара үзеңне, кара, — дип кычкыра-кычкыра чәчләреннән учлап алып хатынының башын көзгегә төйде. Көзге урта бер жиреннән чатнап ярылды. Балалар куркып йә бер, йә икенче почмакка атылдылар. Дилә куллары белән битен каплап иренең алдына тезләнде:
— Рамискәем, жаныкаем, нишләвең бу? Тукта, тимә миңа, балаларны куркытасын.
– Әйт, эзләмәм, эзләп чыкмам бүтән, диген. Әйт, әләкләшмәм, диген. Әтигә тагын бер барып әләкләшкәнеңне ишетсәмме? Аякларыңны сугып сындырам, Убырлы карчык, жен пәрие! Бар, юын, бар дим, нәрсә ятасың...
Идәндә канга батып яткан җиреннән, үзенә торырга да ирек бирмичә, юыну бүлмәсенә сөйрәде. Буе ике метрлы ир чеби чаклы хатынны песи баласы урынына болгап йөртте. Дилә елый-елый юынды, раковинага шалтырап теше килеп төште. Шундагы көзгегә карап алган иде, куркуыннан читкә тайпылды: алгы теше урынында зур чокыр кагаеп калган. Башы әйләнеп китеп, беравык үзен базга төшеп киткәндәй хис итте, дөньядан югалган кебек булды, тешсез авызыннан «а-а-а...» дигән аваз
гына чыкты. Кычкырса, тагын ире сөйрәп чыгарачак. Башында уйлар яшен тизлеге белән бетерелде: «Сабыр, сабыр...» дип үстерде үз әнисе, «Түзәргә кирәк...» диде бианасы. Менә ул шуларның читендә, иреннән кыйналып кан елый. Ул түзә, түзде, әле дә түзəр: улын, кызын кеше итәсе бар. Әтиләрен алар яраталар, кайтмый калган көннәрендә дә «әти кая?» дип көтәләр. Юк, балаларны ятим итәргә ярамый».
Дилә ауган җиреннән аягына басарга тырышты. Рамис арлы-бирле йөренде дә киенеп чыгып китте, кунарга кайтмады.
Шушы көннән башлап балалар үзгәрделәр, әллә ниндигә әйләнделәр. Кызы әллә тотлыга башлады шунда. Малае маңгаен җыерып бер ноктага текәлә дә шуннан озак күзен алмый карап тора. Дилә аларны: «Әтиегез бүтән алай итмәячәк, курыкмагыз», — дип юатырга тырышты. Ничек тә түзеп яшәр өчен үзенә дә юллар эзләде: «Биатайга да бүтән әләкләшмәс, ирен дә ачуландырмаска тырышыр. Йөрер-йөрер дә кайтыр, кая китсен, мин бит аның законлы хатыны, калганнар нибары сөяркә генә». Иртә таңнан торып эшкә чыгып китте. Кар көрәде, кешеләр йокыдан торуга, янып-пешеп, эшен бетереп керде. Балаларны мәктәпкә озатты, тагын эшкә чыкты. Ул эшләгән подъездлар чип-чиста, ишек аллары себерелгән. Бозлавыклары гына үзәккә үтә, көнозын авыр лом күтәреп йөреп, кулбашлары калмый, шулай да зарланмый эшли бирә.
Бүген дә Дилә боз чапты. Әнә ире дә кайтты, яңа машинасын ишек төбендә калдырып, Диләгә эндәшми нитми (гүя танымый!) өйгә кереп бара. Аның янында эшләүче иптәш хатынның да исе китте:
– Кара, синең ир курчак кебек. Хәзер кайтып, син боз чабып эшләп тапкан ризыкны ашый инде ул, ә үзе туктап, синең өчен боз чабыйм, әз булса да булышыйм, димəде. Шулай... безнең ише урам себерүче тиң түгел шул мондый чибәр мужикларга. Хурланалар алар. Балаларың да читләшә башламасалар ярый инде. Әнә Лизаның ире булмагач, балалары көн -төн булышалар, бер дә кимсенмиләр анысы.
Дилә аны ишетсә ишетте, ишетмәсә юк, көрәк-себерке ише әйберләрен тиз генә жыйгалап куйды да, "ашатып чыгыйм" дип өенә керергә ашыкты.
– Әбәткә генә кайткансыңдыр, хәзер ашка токмач кына салам да... Ите пешкән аның, – дип, каударланып өстәл әзерли башлады.
Аның ипләп кенә ире белән сөйләшәсе килгән иде. Кичә улы эчеп кайтты, әшәке исе борынны ярып керде. Чит хатыннар белән чуалырга яратса да, әтиләренең эчкечелеккә бик исе китми иде, ә бит малаеның әле ундүрте дә тулмаган... Әйтсә, малае үпкәләр микән, әйтмичә дә ярамас.
– Әтисе, — дип сүз башлады ул, — Рөстәм белән сөйләшер идең. Кичә пиво эчеп кайткан иде бугай, юлдан язмагае...
Ире Диләне беренче күргәндәй дәшми генә карап торганнан соң кинәт кычкырып җибәрде:
– Анысы ни дигән сүз тагын, ә син нәрсә карыйсың?
– Әтисе, ул бит ир бала, зинһар өчен син сөйләш инде аның белән. Мине тыңламый башлады ул. Укуы да бик начарайды.
Бүтән сүз ялганып китмәде, Дилә ирен ашатты да кире боз чабарга чыгып китте. Малайлар белән кайтып килгән улы да әнисе яныннан, әтисе кебек, аңа бер генә сүз дә катмый үтеп китте. Дилә эшен бетереп кергәндә ире киенеп-ясанып чыгып бара иде инде. Олы сумкага әллә нинди әйберләр тутырган. Дилә һәрвакыт, ире бөтенләйгә чыгып китәр дип, коты алынып яшәде. Элегрәк үзе өчен булса, хәзер улы өчен. Көчем җитмәс, юлдан язар дип курыкты.
Әтисе чыгып китүгә улы тәрәзәгә ташланды, әтисенең яңа машинага утырганын күреп, ямьсез кычкырып җибәрде:
– Х-ха! Батя яңа тачка алган, безгә бер сүз әйтми, ул борылып әнисенә ябырылды. – Ә син нигә әтигә әләкләштең? Әйттеме сиңа әти бер тапкыр, әләкләшмә, дип? Әйттеме?
Диләнең бер мизгелдә күзаллары караңгыланып китте. Менә нәрсәне булдырмаска тырышып яши иде ул, бигрәк тә соңгы вакытларда. Курыкканы куш килде: улы әнисенә кычкырына! Теге көндәге кебек, нәкъ әтисе кыланышларын кабатлый түгелме?... Куркып та, аптырап та калды ана. Һушы-акылы китеп карап торды ул улына.
– Тукта, балам, син ни дип әле миңа болай кычкырасың, мин бит синең әниең, – дип, улының күзләренә тутырып карады.
Улы аннан да усалрак үкерә:
– Да, әни, да! Син минем әни... Ә син күч әле эшкә бүтән дворга, миңа уңайсыз малайлар алдында. Минем другларның әти-әниләре зур начальниклар, ә син йөрисең монда, себерке сөйрәп.
– Әллә, улым, син дә хурланам дияргә әйтәсеңме? Акча сораганда бер дә хурланмыйсың бит.
– Да ладно, мам, не ной. Бүтәннәрнең кесәсендә акча меңәрләп йөри, ә син миңа бер йөз сум бирәсең дә шуны күпкә саныйсың.
— Ә нигә алайса әтиеңнән күп итеп сорамыйсың?
– Әти тоже жмот, любовницаларыннан артмый аның.
– Куй, әтиең турында андый әшәке сүз сөйләмә!
– Әйе шул, әти бит святой... Аңа хәзер син генә түгел, мин дә, Диләрә дә кирәкмибез. Дурочка син, әни. Бер хатын да болай яшәмәс иде, син генә мескенләнеп, үзеңнән көлдереп яшисең...
...Улы тагын-тагын тузынды, әллә ниләр әйтеп бетер е. Шул минутта Дилә күп өметләр баглап үстергән улының элеккеге яраткан Рөстәм түгел - тиран Рөстәм булып барганын аңлады. Ул авыр көрсенде. Хәер, әтисез үскән таркау гаиләләрдән шундый башсызлар чыкканын белә иде ул, ә бит аның улы әтисез дә түгел... Диләнең башы авыртты, ул күп уйлады.
Олылар белән бергә яшәгәндә генә Дилә канат астында булган икән шул. Кырыс, әмма гадел дә була белгән биатай барысын кулында тоткан. Дилә аларга барса, кайтып китәсе килми. Ник соң Рамис тә Рөстәм белән шулай уртак тел тапмый? Рамис үз баласы белән әтисе кебек итеп яши белми иде. Ул Диләгә кычкырган кебек аңа да кимсетүле сүзләр кычкыра, әтисе өйдә юкта улы да әнисенә шуны кабатлый. Дилә улының кыланышына «әтисе шундый булгач, баласы да шулай инде» дип карады. Улының кимсетүләрен дә иреннән кабул иткән кебек кабул итте, каты итеп каршы тора алмады. Бәланең зураеп барганын сизми дә калды. Улы еш кына полициягә дә эләккәләде, баштарак андый хәлләрне иреннән яшереп килде, акчалар бирә-бирә ябылудан алып калды.
Көтмәгәндә Рамиснең әтисе чирли башлады. Бер ел алмаш-тилмәш аны карадылар. Балалар үзалларына, караучысыз калды. Дилә тизрәк эшен бетерде дә иске шәһәргә бианасына чапты, Рамис тә шунда кайтты. Ур так кайгы аларны берләштергәндәй булды. Кычкырыш - талаш онытылып торды, чирле кеше янында кычкырып сөйләшмәскә, аны борчымаска тырыштылар. Тик саклап ала алмадылар, авырып киткәненә бер ел дигәндә биатай үлеп китте. Шундый кешене югалту барысын да ятим калдыргандай булды. Бигрәк тә Дилә яклаучысыз калды. Әтисенең кырыгын үткәргәнче дип Рамис әнисе янында торып калды.
Дилә улының танымаслык булып үзгәргәнен бик соңлап аңлады.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова