Литература
24 Июня 2024, 04:00

Бәхеткә юл кайдан

Автор: Зифа Кадырова.5 бүлек. – Син инде, абый, үз хатының белән бие, монысы — минеке!Рамис Миргаянга бераз сөзеп кенә карап торды, аннан ирен кыры белән генә елмайды да борылып чыгып китте. Балаларын йоклатып кире туйга кергән Дилә ирен халык арасында тапмагач, эзләп чыкты.– Рамис, Рамис, син кайда?

Бәхеткә юл кайданБәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

– Син инде, абый, үз хатының белән бие, монысы — минеке!
Рамис Миргаянга бераз сөзеп кенә карап торды, аннан ирен кыры белән генә елмайды да борылып чыгып китте. Балаларын йоклатып кире туйга кергән Дилә ирен халык арасында тапмагач, эзләп чыкты.
– Рамис, Рамис, син кайда?
Берәр җирдә тәмәке тартып утырадыр әле, дип, капка алларыннан да карады, тапмады. Дилә күршеләргә савыт-сабалар ташып, юышып йөрде. Сызылып атып килгән таңга сокланып карап торды. Аннан, су алып менәргә дип, елга буена төште. Җәйге таң тиз ата, чут чут кошлар сайрый, искиткеч җылы төн. Басмадан ерак түгел генә, агачлар арасыннан таныш тавыш ишетеп, Дилә шунда таба атлады. Аны күрүче булмады. Иренең яңа алган костюмы өстендә икәү ауныйлар... Дилә үзе дә сизми калды:
— Рамис! Нишләвең бу?–Диләнең тавышы иртәнге тынлыкны ярып килеп керде. Тегеләр җирдән сикереп торып бастылар.
Диләнең аптырау катыш гарьләнүе йөзенә чыккан иде. Үзләреннән ике йорт аша гына яшәгән Мәмдүдә апасын таныгач, күзләре бөтенләй маңгаена менде. Изүләре ачылган, итәге биленә менгән, чәче тузгыган, күзенә буяган буяулары битенә сыланып каткан. Ире дә, кинәт тотылудан башы эшләми, төшкән ыштанын да күтәрергә онытып тора. Аңы чуалыр халәттә калган Диләнең тез буыннары йомшарды, күзләреннән яшь атылып чыкты, авызы кипте. Көчкә телен әйләндереп:
– Нишлисез сез монда? –дип кенә кабатлый алды ул.
Ире кинәт кычкырып җибәрде:
– Ә син нәрсә каранып йөрисең? – Ул ашыкмый гына чалбарын төймәләде, аннан соң яшьләренә тоелеп торган хатынының каршысына ук килеп басты да аны каты итеп этеп җибәрде. – Бар, юлыңда бул!
Моны көтмәгән Дилә аягында басып кала алмады, көянтә-чиләкләре белән бергә шалтыр-шолтыр килеп куаклар арасына барып төште. Агач башында йокымсырап утырган кошлар куркып китеп пырылдашып очарга тотындылар.
Аның каравы, Мәмдүдә тиз аңлады, агачлар арасына торып чапты. Дилә егылган җиреннән ни тора, ни тын алалмый газапланды, аркасына нидер кадалгандай булды. Көч-хәл белән торып аягына басты да егылган төшенә әйләнеп карады: әллә җил аударган, әллә кисеп алганнар, ул юан агач төбенә егылган иде. Торып баскач та тын алалмыйча катып торды. Арка үзәгенең көчле авыртуыннан ыңгырашып куйды. Билен тотып, кайту сукмагына чыкты, көянтә-чиләкләре җирдә ятып калды. Сукмак өстендә басып торган иренә дәшми кала алмады:
– Сиңа шәһәр хатыннары беткәнмени, монда кайтып та мине хур итеп йөрмәсәң?
— Нигә, оныттыңмыни? Сиңа да ошый иде бит әрәмәдә качып йөрүләр. Мин бит сине көчләп алмадым, син үзең бирелдең. Әнә бу түтәң дә үзе чакырды, сезнең
җыеныгыз бeртөсле.
– Хайван син, син...
— Минме? Мин нәкъ синең кебек хайван. Үзе теләмәгән хатын-кызга бер ир дә кагыла алмый.
«Әйе, ул хаклы: үзе теләп барды беренче тапкыр әрәмәгә дә, аннан – кияүгә дә». - Дилә телен тешләп торды-торды да өйгә таба атлады. Йөрәген әрнү, үз-үзенә рәнҗү хисе биләп алды. Сарай почмагына посып кына үз үзен жәлләп елап аргач, балалары янына кереп ятты. Бераздан алар янына ире дә кереп ауды, мышнап йоклап та китте. Дилә гамьсез йоклаган иренә сызылып аткан таң яктысында әле бик озак карап ятты: кушылып торган куе кашлар, сызып ясалгандай шоп-шома яңаклар, матур итеп калдырылган мыек, мыек астында матур кызыл иреннәр... Еллар Диләне генә вакытыннан алда картайтты, ә ирен еллар куәтле ир затына әйләндереп бизәде генә. Ярата идеме соң аны Дилә? — Яратмаса сокланмас иде, ә ул ире йоклап киткәч тә әле төннәр буена, тын да алырга куркып, аңа карап ята. Төннәрен, ире каты йокыга талгач, куенына кереп сыена да аның йөрәк тибешен тыңлап ята. Шулай йоклаганда гына ире аныкы иде бугай, ә калган көннәр-төннәрдә аның ире башка хатын-кызныкы.
Иртән кояш күтәрелгәч кенә тордылар. Диләнең әнисе дә уятмаган, әйдә, туйганчы йокласыннар дигәндер инде. Шулай да балалар әтиләрен дә, әниләрен дә иртә уяттылар: бәләкәе ими сорый, олысы да имине ялап бул са да карый. Ире бераз Диләгә карап торды да:

– Нишләгән ул күз кабагың? – диде кашын җыерып.
Дилә күзен тотып карады, чынлап та, шешкән түгелме соң? Аркасы да бик каты авырта. Көчкә торып көзге каршысына килеп карады һәм куркып китте: күз төбе кичә төнлә егылганда сыдырылган булса кирәк, ә хәзер шешеп күгәреп чыккан. Әниләренә ни дияр? Ире торып суыткычтан ниндидер туң әйбер алып китереп тоттырды:
— Мә, куеп тор шушыны күзеңә, кеше күрсә, кыйнаган диярләр.
Дилә берсузсез алды, иренең матур зәңгәр күзләренә карап торды, аның шул жәлләве дә йөрәгенә май булып ятты.
– Ярар-ярар, карама миңа алай итеп, берәр сөртә торган нәрсә табып сылап куй, салкын тотсаң, хәзер бетәр.
Аңа әби-бабай алдында унайсыз иде бугай, аннан болай, үз әтисе дә хәзер моны күрсә, арт чүмеченә бирәчәк. Әтисе киленне бик ярата иде шул, кичәге хәлне белсә, бетте баш, Чаллыга җиткәнче җәяү чаптырачак. Дилә, җәлләгәндә җәлләтеп калыйм дипме, иренә:
— Аркамны кара әле, бик авырта, – дип, арты белән борылып басты.
Ире аның күлмәген күтәреп карады да башын кашып куйды, арка сөяге хәйран сыдырылып, кан оешып каткан иде.
– Куркырлык берни юк, крем ише әйбер сөртеп, нәрсә беләндер ябыштырып куярга гына кирәк, — дип, юаткандай итте. Үзе тын гына уйлап куйды: «Әле дә сынмаган, Алла саклаган. Ничек тә моннан тавыш-тынсыз китәргә кирәк». Ул хатыны белән йомшаграк булырга тырышты.
Диләнең күз төбендәге «фонарен һәркем үзенчә аңлады. Үзе: «Кичтән суга барганда караңгы иде, чыбыкка төртелдем», — дип алдашырга мәҗбүр булды. Ә биатасы улына күзен акайтып бер карады да астан гына йодрык төйнәп күрсәтте. Рамис авыр сулап куйды. Туй əле икенче көнне дә дәвам итте. Диләнең " фингал"ы Миргаянга да барып ишетелде. Миргаян абыйсына: «Әйдә әле, бер тәмәке борып, сөйләшеп керик», — дигән булып, капка алдына алып чыкты, аулаграк жир табып утырганнан соң, кызып китүеннән тыелып, әкрен генә сүз башлады:
– Шуннан, абый, тормышлар ничек соң?
– Ярыйсы шунда, түзәргә була... – дип сузды Рамис.
– Кызык. Анысы ни дигән сүз инде?
– Белерсең әле. Мин белмим тагын, яратып өйләнгән кешеләрнеке ничектер, минеке – ярыйсы шунда...
– Әллә яратмыйм дияргә итәсеңме?
– Ә син аны нигә миннән теге чакта, мине куркытып
өйләндергән көндә сорамадың?
– Үзең соң нигә аннан ике бала таптырдың, яратмагач?
— Бала таба торган җирләре үзләрендә бит, бездән сорап тормыйлар, тоталар да табалар. Әйләнеп тә карарга өлгермисең, аяк-кулың бәйләнгән булып чыга. – Балаларыңны да яратмыйм дияргә әйтәсеңме әллә?
— Ю-у-к, балаларны яратам, алар минем үземә охшаганнар. Беләсеңме, әгәр аңа охшаган булсалар, аларны мин ярата алмас идем шикелле. Без синең белән туган ар, шуңа да карамастан, мин сине гомерем буена кичермәячәкмен. Беләсеңме ни өчен?
– Әйтеп кара, ни өчен икән? — диде Миргаян аның күзләренә текәлеп.
– Яратмаган кызга өйләндергәнең өчен. Аның белән без икебез дә бәхетсез. Безне балалар гына бәйләп тора. Әнә үзең нинди чибәр хатын алдың, ә миңа нәрсә тоттырып киттең... Ни урамга ияртеп чыгарлык, ни кеше арасында утырырлык түгел. Тотсаң – тотар, суксаң – сугар җире юк...
Миргаянга авыр иде боларны ишетү, ул башын кысып тотты, тавышы калтыранып чыкты:
– Ә беләсеңме, мин бит аны кечкенәдән үк ярата идем, син аны миннән йолкып алып киттең, мин дә сине күралмыйм. Алма кебек кыз калдырып киттем мин сиңа, ә син аны бер карчыкка әйләндергәнсең.
Ике арада урнашкан авыр тынлык озакка сузылды бугай, энесеннән ишеткәннәрне аңларга тырышып азапланган Рамис, теш арасыннан сөзеп, бик усал итеп:
– Идиот, — диде. – Яраткач, ник туктатмадың? Миннән йолкып алырга идең аны. Бозау син, тинтәк!
Башларын куллары белән кысып тоткан ике ир эле
тагын бераз тын утырдылар. Икесенә дә авыр, чыгу юлы да куренми, иксе дә моны аңлыйлар. Миргаян абыйсына ялваргандай итеп сөйли:
– Абый, бу очракта без ечебез дә гаепле. Үтенеп сорыйм, рәнҗетмә аны, балаларың хакына булса да. – Əллә һаман да?..
– Кирәкми, тимә ярага. – Миргаян ашыкмый гына урыныннан торып әрәмәгә таба юнәлде.
Сөйләшү авыр тәэсир итте ана. Хисләренең һаман исәнлегеннән тетрәнде, әллә аны, аллә үзен җəллəп, җаны әрнеде: «Беренче мәхәббәт онытылмый диләр, хак икән. Биш ел күрми торганда инде онытылган кебек иде. Юк икән. Күргәч, йөрәге никтер чабыш атыдай ярсыды, аның кара күзләренең төбенә төшеп чумды. Ул аңа шундый якын, шундый кадерле. Сүгәрмен дип алып чыккан иде бит абыйсын аулакка, булмады, бар гаепне аның үзенә өеп куйды, бәлки ул хаклыдыр да. Шул чакта юл ларына аркылы тәшсә, бәлки...». Миргаян су буена ук төшеп җитте. Аяк киемнәрен салып, балакларын тезенә чаклы сызганып куйды да, малай чактагы кебек, челтерәп аккан сай елганы ера-ера, алга, су эченә атлады. Кояш баеп бара, суда йөзеn йөргән казлар да кичкелеккә йортларына кайтырга җыеналар. Миргаян каңгылдашкан ата каз белән ана казга исе китеп карап торды: «Бәбкәләрен барлыйлар». Чынлап та, каз бәбкәләре бер-бер артлы тезелешеп бастылар да, алдан баручы ана каз артыннан киттеләр, ә ата каз, озын муенын әле бер бәбкәсе, әле икенче бәбкәсе ягына боргалап, ысылдый-ысылдый яннарыннан саклап барды. Күңеле купкан Миргаян: «Минекеләр дә булыр, барысы да онытылыр... Гөлдәр яхшы әни булачак, барысы да үтәр», дип, үз-үзен юатырга тырышып, кайтыр сукмакка борылды.

дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас