Ә Дилә, әрәмәлеккә йөгереп кереп, бер агач төбенә утырды да үкси укси бик озак елады.
Икенче көнне иртәнге якта Миргаян үзе аларга кереп дәште: — Дилә, иртәгә иртән китәбез. Мин барып билетлар алып кайтам, әзерләнеп тор.
Диләгә жан өрделәрмени! Әйтерсең, машина хәзер үк килә, ашыга-ашыга җыена башлады.
Автобус тукталышына иртүк чыгып бастылар. Аларны бергә күргән сыйныфташлары бик гаҗәпсенеп күзәттеләр. Миргаян Диләгә күз сирпеп алды. Диләнең дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Юл буена бер сүз сөйләшмәделәр. Чаллыга төштән соң гына килеп җиттеләр. Сораша-сораша алар бер зур гына йорт янына килеп бастылар. Тиешле подъезд төбендә туктап, тәрәзәләргә карап тордылар да эчкә үттеләр. Кирәкле ишекне эзләп тапкач, төймәсенә бастылар. Ишекне Миргаянның әнисе белән бертуган апасы ачты, башта танымыйчарак карап торды:
– Бәй, улым Миргаян, син түгелме соң?! Әйдә, узыгыз, уз. Ярый әле эшкә китеп өлгермәгәнмен, икенче сменага җыена идем. Ә монысы кем була? – диде, Миргаянның артына яшеренгән кызны баштанаяк күздән кичереп.
Миргаян, Диләне алгарак этәреп, хужа апаның каршысына ук китереп бастырды:
– Бу, Сәрия апа, безнең күрше Дәүләт абзый кызы, синен булачак киленең.
Булачак бианай, чирәмдә таптанган ана каздай атынгалады да, кызның баш өстеннән үрелеп, ярым пышылдауга күчеп, туганыннан сорап куйды:
– Нәрсә диден, улым?
Җавабы әзер иде Миргаянның:
— Теге чакта, безгә кунакка килгәндә, Рамис абый аңа: «Өйләнәм, укуыңны бетер дә кил», дигән. Менә шул, алып килдем. Бала әтисез тумас бит инде! — дип ярып салды.
Абыйсының өйләнергә ашкынып тормавын ул белеп
торды, шуңа күрә үгезне мөгезеннән эләктерде. Сәрия
апага яңалыкны чәйнәми йотасы гына калды.
— И-и Аллакайгынам, Ромка әле әтисе белән эштә, икесе бергә эшлиләр, шофер булып... Сез утырып торыгыз, кая, хәзер, чәй эчерим, юлдан талчыккансыздыр... Әйберләрегезне шушында куегыз да урнашыгыз...
Әни кешенең югалып калуы сизелә иде, ни әйтергә, нәрсәгә тотынырга белмәде. Миргаянны читкәрәк чакырып алып:
— Син соң чынлап әйтәсеңме, улым, әллә шаяртуың гынамы? – дип сорап куйды.
– Сәрия апа, андый әйберләр белән шаярмыйлар. Без күршедә генә яшибез, әниләре белсә... Күршеләр белән гомерлеккә дошманлашасы килми. Өйләнсен, үз кылганына үзе җавап бирсен.
Бөтен җегәрлеген изге эшкә багышладым дип уйлаган үсмер егетнең сүзләре чып-чын авыл картларыныкы сыман чыга иде. Сәрия апасы ышанырга да, ышанмаска да белми аптырап торды, тыны кысылып, йөрәген учына йомарлады. Чәйләп алгач, ул җыенып эшкә китте, әтисе белән Рамис кичкырын гына кайттылар. Җизни тиешле кеше, кунакларны күреп, сызгырып җибәрде:
– Ох-хо-хо, кара, нинди шәп егет булып үскәнсең! Ни эш бетереп йөрисең?
– Мин укырга керергә дип килдем. Кунак кызы да алып килдем, әнә теге бүлмәдә.
Рамис, бөтен барлыгы белән нидер сизенеп, төпке бүлмәгә кереп китте. Елмаеп торып баскан Диләне күргәч, йөзе әллә нишләп китте, тотлыгып калды:
– Сәлам, син дә укырга керергә дип килдеңме? – диде коры гына.
Дилә ни әйтергә белмичә җилкәсен җыерды.
Ирләр өчесе бергә утырып ашап алдылар, Дилә алар янына чыкмады.
Миргаян:
– Ярар, без чыгып керик әле, — дип, абыйсын урамга чакырды.
Кояш офыкка таба тәгәри, ут капкан диярсен, шәһәрнең биек йортлары тәрәзәсендә кызыл шәфәкъ нурлары уйный.
– Син ник аны монда алып килдең? – дип, сүзне кыска тотасы булган абыйсына энекәше тагы да кискенрәк итеп җавап бирде:
– Син десант төшкән урында ясап калдырган бәбинең әтисе дә булырга тиештер дип уйладым.
– Нәрсә-ә-ә? – дип сузды күзе шардай булган Рамис. — Мин өйләнергә җыенмыйм әле.
Миргаян тыныч калырга тырышты:
– Ә син беләсеңме соң әле ул кызга унҗиде дә тулмаганны?
– Син нәрсә, мин аны көчләмәдем, ул үзе бирелде.
— Анысын син үзең беләсеңдер, мин яныгызда басып тормадым. Безнең авылда берәүне шулай утыртып куйдылар... Бөтен авыл күрде, син кочаклап алып киттең.
Рамис башын тотып уйга калды, көтмәгәндә килеп туган бәладән ничек котылырга белмәде. Ә Миргаянның Диләгә ярдәм итәсе килде. Ул, канаты көйгән күбәләк кебек, ике ут арасында бәргәләнде. «Аны хәзер ни укырга кертеп, ни авылда калдырып булмый. Яман даны тиз таралачак. Ни генә булмасын, ул аны шушында урнаштырып калдырырга тиеш... Эх, ник теге чакта аларның юлларына аркылы төшмәде? Ачу, үпкә, көнчелек күзен капладымы? Ул үзе юл куйган түгелме соң хыялларны җимерергә? Анда, авылда, читтән карап торды, ә хәзер менә шул хатаны ничек төзәтергә белми. Ул гынамы, үзенең сөеклесен икенче берәүгә, көчләп-куркытып булса да, кияүгә бирә алмый утыра. Уф-ф, әгәр Дилә аны яратсамы! Дилә аны яратса, ул аның бөтен гөнаһларын үз өстенә алыр иде, тик ул аны яратмый шул. Әнә бит, үзен монда тансыклап көтеп торганнар диярсең, айлар буена боегып елап арган күзләре ничек бәхетле ялтырыйлар. Бүген ул бәхетле, ул тик сөеклесен — Романын гына күрә».
Иртән тагын утырып сөйләштеләр. Рамис өйләнергә булды, аны күндерделәр.
– Озакламый никах укытырбыз, гөрләтеп туй ясарбыз, – диде булачак биатай. — Авыл кызлары акыллы, эшчән булалар, калсын. Нәрсә, улым, башыңны асылындырып утырасың, бүген булмаса иртәгә барыбер өйләнергә кирәк.
Дилә чит шәһәрдә, чит гаиләдә ялгызы торып калды.
Миргаянның йөрәге чеметеп-чеметеп авыртты. Ничек яшәр ул бер белмәгән кешеләр арасында? Әнә бит киткәндә, болай да янган йөрәккә яра ясап, күзләрен мөлдерәтеп:
— Миңа монда ияләшү читен булыр, син бит үз кеше, килеп йөр, – дип, Миргаянның җиңенә ябышты.
Миргаян баскычтан йөгерә-атлый төшеп китте, жан ачытуына түзә алмыйча, күзләреннән яшь бәреп чыкты.
Кала алмады ул Дилә яшәгән шәһәрдә. «Килеп йөр! Килеп йөр...» Тәүге мәхәббәтеннән колагында чынлап калган шушы соңгы коры сүзләргә алдануыннан куркып, авылга да кайтып тормыйча, туры Казанга юл тотты. Үзенең авылдашларын табып, юристлыкка укырга керде.
Кызны, олылар сөйләшкәнчә, бар йоласын китереп, туйлап алып киттеләр. Туйда Дилә шундый чибәр егеткә кияүгә чыгуына горурланып бетә алмады. Яшь кызлар аның иренә күзләрен тутырып, сокланып карыйлар. Ул белә аңа ничаклы кызыгып та, көнләшеп тә караганнарын. Туйга классташлары да килде. Кемнәр кайда кер гән, хәйран мактандылар. «Ул да керер, читтән торып укыр».
Моңынчы бер белмәгән кешеләргә ияләшүнең ничаклы авыр икәнен аңлады, хәтта Романның үзен дә юньләп белми иде бит әле ул. Бу Роман теге вакытта әрәмәдә кочаклашып үбешеп туя алмаган Роман түгел иде. Ул бик коры сөйләште Дилә белән, кинәт тик торганда да кызып киткәләде. Дилә һич аңлый алмады. «Ник кычкыра, ярамаган ни эшләдем соң?» дип елаган чаклары ешайды. Андый чакларда аның әтисе, әнисе бик тиз ярдәмгә килә ләр, аны бала кебек юаталар. Әнисе һәрвакыт:
– Көйсезрәк инде ул шулай. Елама, балам, ирләр шулай дорфа инде алар, ә син түз, нәрсәне ярата, нәрсәне яратмаганын белергә тырыш, шул чакта тавыш чыкмас, — дип юатырга тырыша.
Рамис исә бу өйләнүне бер вакытлыча очрак итеп карады, ул кызлар белән ничек йөрсә – шулай, үз иркендә йөри бирде. Дилә бер әйтеп караган иде:
– Ник болай йөрисең, Роман, кунарга да кайтмыйсың? – дип.
Җавабы кыска булды:
– Сиңа ошамыймы? Ошамаса, бар, авылыңа кайтып кит, мин сине чакырып китермәдем, үзең килдең.
Роман куган саен Дилә аңа ныграк ябышты, бианасы өйрәткәнчә көйләде, сылады-сыйпады, бер алдына, биш артына чыкты — бар көчен биреп ярарга тырышты. Иптәшләре югары уку йортларына укырга керделәр. «Ә ул иреннән аерылып авылга кайтып утырсынмы? Хурлыгы ни тора. Бала тугач үзгәрер әле. Аның ире бар, дөньяда иң матур ир-егет! Сокланып туя алмаслык, караган саен тагын-тагын ныграк гашыйк булырлык».
Яңа ел башында Диләнең улы туды, искитмәле, гел әтисенә охшаган. Яшь эти бала тудыру йортыннан яңа гына алып кайткан бәләкәчкә бераз карап торды:
«Ярый, әзрәк үсә төшсен, кешегә охшасын, бигрәк ямьсез», — диде дә икенче бүлмәгә чыгып ятты. Аның каравы, бианасы белән биатасы бәбине кулларыннан да төшермәделәр, яшь бала тансыклаганнар, яратып туя алмадылар. Әле балалыктан чыгып бетмәгән, авыл тәрбиясендә үскән Дилә ничек бөксәләр, шулай бөгелде, Ул һәркайсына бертигез хезмәт итте: бианасына, биатасына, бигрәк тә Рамискә, үзенең Романына. Дилә бөтен өй эчендәгеләрнең өс киемнәрен юды, баласын иңенә асып, ашарга пешерде, көн чапты, төн йокламады, өйдә чисталык сакларга тырышты. Бианасы да «килен кеше шулай булырга тиеш» дип карады. Барысына ярарга тырышып дөнья көтә торгач, яшь ана ябыкты, ир бала имезеп тә суырылды. Кулга тотарлык булгач, Роман баласын яратты, тик Диләне генә ярата алмады. Кайбер көннәрдә жәлләгән чаклары булды булуын. Анысы да сөяркәләрен алыштырган чакта гына. Диләгә дә бәхетле төннәр эләккәләде, андый чакларда Диләнең йөрәге «ул да мине ярата» дип шатланды. Әтисенең улына әйткән үгет-нәсихәтләрен дә ишеткәне булды:
– Улым, урамда хатыннар күп, үз хатының берәү була. Ул синең балаңның анасы, шуны беркайчан онытма. Алдыңда «ләббәйкә!» дип биеп торган хатынны бүтән таба алмаячаксың, шәһәр кызлары үзләре сине биетәчәк. Авыл баласы гына шулай беркатлы була.
Рамис өчен атасы авторитет иде. Аның әтисе – эшләгән иптәшләре арасында абруйлы бригадир. Рамис азмы-күпме атасының сүзләренә колак салды. «Шофер халкы тик торган багананы да күндерә ала», ди. Бу шулай, гаиләсе барны онытмаска кирәкне әтисе һәрвакыт тукып кына торды. Тик Рамис Диләгә муенына тагылган богау итеп карады. Артык ярарга тырышканы өчен дә яратмады. Тавыш чыгарыр урын да юк, шулай да ул аны вакыт-вакыт күралмады – ул ирекле түгел иде. Иркенгә бик тә чыгар иде дә, әтисеннән шүрли.
Дилә үз-үзен карарга вакыт тапмый, шуңа ул вакытыннан алда сулып барган чәчкәне хәтерләтә иде. Ябык булгач, өстендәге киеме дә килешми. Күз төпләре күгәреп торгангамы, ул үз яшеннән күпкә олырак күренә. Ире аны үзе барган җирләргә ияртеп йөрмәде, әллә хурланды, әллә тиң санамады. Еш кына эштән соңлап кайтты, андый чакта әтисе аның гаебен капларга тырышып, «еракка җибәргәннәр иде шул», дигән булды.
Тагын ике елдан Дилә кыз бала алып кайтты. Дөнья тулыланып, түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Әби-бабай, балалар белән өй эче шау-гөр килеп торды. Рамис кайтмый калган көннәрдә өйдәгеләр балалар белән шаулабрак уйнарга тырыштылар. Өйдә авыр тынлык урнашудан, аннан бервакыт бу яшь килен, түземлеге бетеп, яраткан оныкларын алып кайтып китмәгәe дип тә куркалар иде бугай. Тик Дилә тешен кысып түзә бирде.
Беркөнне кызын, оныкларын күрергә дип килгән Диләнең әнисе: – Әллә чирлисенме, нишләп болай ябыктың, авылга
кайтыйк, әзрәк ял да итеп китәрсең, – дип, аларны авылга алып кайтып китте.
Дәвамы бар.
Автор: Зифа Кадырова.