Литература
23 Июня 2024, 07:00

Бәхеткә юл кайдан

Автор: Зифа Кадырова. 3 бүлек. Иртүк Саймә килеп керде, тарткалый-йолыккалыйуятып торгызып утыртты:– Йә? Сөйлә, ни булды кичә кунак егете белән?Дилә, йокылы күзләрен көчкә ачып, бик канәгать елмаеп дустына карады:– Без үбештек. Ох-х, мин аңа үлеп гашыйк, ул да миңа...

Бәхеткә юл кайданБәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан
Иртүк Саймә килеп керде, тарткалый-йолыккалый
уятып торгызып утыртты:
– Йә? Сөйлә, ни булды кичә кунак егете белән?
Дилә, йокылы күзләрен көчкә ачып, бик канәгать елмаеп дустына карады:
– Без үбештек. Ох-х, мин аңа үлеп гашыйк, ул да миңа...
– Син ни сөйлисең, беренче көнне үк? Ә Миргаян? Син уйлыйсыңмы аның белән ни буласын? Алар бит бертуган балалары.
– Үзеңә булсын Миргаян... Мин хәзер генә анладым мәхәббәтнең ни икәнен, — диде дә рәхәт киерелеп яңадан мендәренә ауды.
Шул көннән башлап уку турында да, имтиханнар турында да уйлый алмады. Имтиханнарга әзерләнәбез дигән булып әрәмәлеккә чыгып качалар, дөньяларын онытып, сәгатьләр буена үбешәләр. Яңа гына армиядән кайткан егет анда күргән хәлләрен кызык итеп сөйли. Ул аңа әкият батыры кебек тоелды. Пәһлевандай чибәр егетнең кичке уеннан соң тик аны сайлап алуына горурланып бетә алмады. Мәктәптә укый башлаганнан бирле янында утырган Миргаянның, урынын буш калдырып, арткы партага күчеп утырганына да, үзенә карата сыйныфташларының чәнечкеле, сынаулы карашларын тойганда да исе китмәде. Алар аңа беркем түгел, аның Романы бар!
Әниләре белгәч, ике як та пошаманга калды, инде кода-кодагый булабыз диеп йөргән күршеләр бер-берсеннән читенсенделәр. Диләнең әнисе зар елады: «Миргаян яхшы егет, балтасы суга төшкән кебек йөри, кеше баласын харап итә күрмә. Шәһәр егетләре бик эрсез булалар, балам, башыңны югалта күрмә. Әтиең бәреп кенә үтерер үзеңне, күршеләр белән дә дошманлаштырырсың...»
Анасының ялваруын Дилә колагына да элмәде. Чираттагы очрашуларының берсендә алар тагын әрәмәгә төпкәрәк, кеше күзеннән ераграк киттеләр. Солдат егет өстендәге гимнастеркасын салып әрәмәлекнең сусыл үләннәре өстенә җәйде. Кайнап торган яшь каны купне теләде... Ымсындырып торган кыска итәк, таза бот... Кызның матур, төз аякларын сыйпаган саен сыйпыйсы килде. Акылы томаланды. Көчле куллары югарырак үрелде... Сөйгәненең кайнар сулышыннан Диләнең тəне рәхәт кызышты, моның ише олы тойгылар кичермәгән яшь кыз татлы ыңгырашты...
Иртән аерылыштылар, кич тагын кавыштылар. Дилә сөю диңгезендә йөзә, ярамаганны акылы белән аңласа да, кире кагарга көче җитмәде. Бу татлы мизгелләрне мәңгегә икесенеке итеп хис итте, сөю илләрендә генә була торган ширбәтле суның тәмен ахыр тамчысына чаклы татып карыйсы килде. Ох-х, бүген ул нинди бәхетле, иртәгә һәм мәңгегә шулай булачак...
Кыз инде күкнең җиденче катында, аннан аның һич төшәсе юк, ул яңадан егетенең көчле кочагына, кайнар иреннәренә үрелде.
– Без хәзер мәңге бергә бит, иеме? – диде ул сөеклесенә сыенып.
Ə сөеклесе җавап бирергә ашыкмый иде, борын астыннан нидер мыгырдады, ахырдан:
– Конечно! – дигән булды. – Әйе, нәкъ шулай, нәкъ шулай...
Икенче көнне, Дилә белән Миргаян мәктәпкә китүгә, кунак та шәһәргә җыена башлады. Миргаянның әнисе «кал» дип кыстамады, икетуган апасының малае булса да, бер-берсен яратышкан балаларның арасына керүен өнәмәде. Озатканда артыннан: «Кайтмавың хәерлерәк булган булыр иде», дип калды.
Тыкрык почмагыннан борылып азрак атлауга, Романның каршысына Миргаян очрады. Анысы кирәкле дәфтәрен онытып калдырган, өйгә кайтып килергә, шул ук вакытта абыйсы белән дә сөйләшеп карарга уйлаган иде . Юл сумкалары күтәргән, тукталышка ашыккан солдат киемендәге абыйсын күреп алып, адымнарын акрынайтты, килеп җиткәнен көтеп торды.
— Кая ашыгасың болай, хушлашмый да?
— Җитте, кайтырга кирәк, озак кунак булырга яратмыйм.
– Ә Дилә?
Бик сәер генә елмаеп куйды абыйсы:
– Миңа авыл кызлары бик ошап бетми. Үзеңә булсын, браток, юл ачык, кулланып кал! — дип, автобуска кызулады.
Миргаян аның китүенә бердән сөенсә, икенчедән, ул әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп бетә алмый азапланды. «Дилә ни дияр икән?»
Дилә кич капка алдына чыгып көтте, кире керде, тагын чыкты. Күзен күршеләре тәрәзәсеннән алмады. Пәрдә артына качып үзен күзәтеп торган егетне ул күрмәде. Шулчак Миргаянның уен бернәрсә кисеп үтте: Рамис Дилә белән дә хушлашмыйча качкан булып чыга түгелме соң? Шушы туганы килгәч, биш көн эчендә Миргаянның тормышы асты-өскә килгәндәй булды. Үз гомерендә беренче мәртәбә көнчелекнең ни икәнен аңлады. Теге көнне, тик аныкы гына дип йөргән Диләсенең артына да әйләнеп карамыйча, башка егеткә ияреп китүе аның егетлегенә, тез астына бик каты сукты, җир тишеге булса, кереп китәрдәй булган иде.
Бигрәк тә иптәшләре арасында хурланды. Укырга бармаска уйлаган иде, аннан тагын, бар көчен җыеп, куркак димәсеннәр дип, берни булмагандай, класска кереп утырды. «Аңлыйбыз, дус», дип жәлләп карауларын тою үлем белән бер булды.
Йокысыз төннәр... Уйларының чиге юк. «Ул — Ал ла урынына күреп саклаган илаһи зат, яңа атып килгән чәчкә генә бит әле. Аңа кагылырга да курыкты бит ул. Велосипед алдына утыртып йөрткәндә, аның җилдә тузгып җилфердәгән чәчләреннән килгән хуш ис исертә, иләс-миләс итә, башны әйләндерә, андый чакта ул аны җир читенә чаклы алып барырга да риза, үзенең тойгыларыннан үзе оялып кызарып чыга иде. Көтмәгәндә килеп чыккан бу кунак абыйга бик ышанып та булмый: үзен артык иркен тота, читенсенү дигән нәрсәне белми. Саклап кына үстергән аның чәчкәсен саксыз өзеп ташласа?..» Миргаян ут булып янды. Караватын шыңгырдатып әйләнде дә тулганды. «Ник соң ул аңа кайту белән үк, ул минем кыз, якын барма, димәде? Хәер, болай килеп чыгары каян башына килсен ди. Ә Диләсе? Ник соң ул кире какмады, этеп җибәрмәде? Ул аның хуш исле чәчләренә кагылса, ул кагылмаган чия иреннәргә үрелсә...» Миргаян жаны сызлаудан ыңгырашып куйды. Авыртуны басарга теләп, йөзтүбән капланып ятты, сытылып чыккан күз яшьләрен мендәр үзенә сеңдерде. «Йә Ходай, ник китте ул аның белән? Элеккеге дуслыкны хәзер ничек ялгап җибәрергә?»
Төнен йокысыз үткәргән Миргаян, үз-үзен кая куярга белмичә, бакча артына, әрәмә буена чыкты. Басмадан гына суда уйнаган вак балыкларны күзәтте. Кемдер килгәнне тоеп, артына борылды. Көянтә-чиләк күтәреп басып торган кызны күргәч, эсселе-суыклы булып китте. Диләнең күзләре тулы сорау:
— Исәнме, Миргаян. Роман кая?
– Беренчедән, исәнмесез, икенчедән, Роман түгел — Рамис, өченчедән, ул кайтып китте, – дип тезде егет.
– Ничек? – диде Дилә елый язып. – Ул бит китәргә жыенмый иде.
– Китте. «Авыл кызлары кызык түгел!» диде. – Миргаян, тагын нидер әйтәсе килеп, аңа бераз карап торды, тик әйтә алмады, тeшeн кысып үтеп китте.
Һушын җыя алмый су буенда бик озак утырды Дилә.
Кызларның «алданды» дип пышылдашуларының мәгънәсенә менә хәзер генә төшенде кебек: «алданды, ышан ды, алданды...» Аның моңа ышанасы килмәде: «Булмас! Ул аны шундый яратып үпте, иркәләде... Ничек шулай була алсын ди инде? Юк, булмас. Бу — Миргаянның эше, шул гына көнләшеп куып кайтарып җибәргәндер әле». Диләнең миенә бу фикер ныклап кереп урнашты. Шулай! Башкача булу мөмкин дә түгел. Кич җиткәнне көчкә көтеп алды, капка төбендә утырып, аның чыкканын көтә башлады, тик ул бу көнне чыкмады. Үзе кереп чыгарга теләп бер адым атлауга, тыелып калды. Элек аларга бернинди читенсенүләрсез керә иде бит, ә хәзер.... «һичшиксез белергә кирәк: ник ул шулай аңа әйтмичә дә китеп барган? Миргаян алдаша. Иртәгә мәктәпкә бергә баралар, шунда барыбер әйттерәчәк».
Дилә таң атканны көтте. Иртән, күпме генә көт мәсен, ул күренмәде, Дилә дәрескә соңга калды. Ә ул килгәндә Миргаян, берни булмагандай, арткы партасында утыра. Элеккечә назлап елмаю түгел, бөтенләй дә аңа карамый. Дәрестән соң торды да малайлар белән чыгып китте, әйтерсең, янына Дилә килүдән курыкты. Шулай булгач, уйлаганы хак: «Ул гына куып кайтарып җибәргән Романны». Диләнең торган саен ачуы кабарды.
– Нәрсә боргаланасың? – диде аның янына килеп утырган Саймə. — Мәхәббәт фронтында ничек, нигә кәефең юк?
– Ул... ул кайтып киткән, — дип кысып чыгарды Дилә, аскы иренен тешләп.
– Ничек инде ул кайтып киткән, Романмы? Ә син белмәдеңмени? – Миргаянның гына эше бу. Ул куып кайтарып җибәргән аны.
– Мин дә шулай эшләр идем, аның урынында булсам, – дип, урынында кыбырдап алды дусты.
— Ни хакы бар аның безнең арага керергә? Безнең мәхәббәттән көнләшеп шулай эшләгән ул.
— he, анысын инде арттырасың, дустым. Ике көн күргән... Нинди мәхәббәт ди ул? Фи-и, ул мина бөтенләй дә ошамады. Үзеңне әйтер идем, жүләр, сөлектәй егетеңне шундый бер кылтыкка алыштырдың.
– Син нәрсә? Син минем дусмы, әллә... Мине яклар урында аны яклап утырасың. Беләсең килсә, мәхәббәт йә бар ул, йә юк! — Алар сөйләшеп бетермәделәр, дәрескә кыңгырау яңгырады. – Кирәксә, үзеңә булсын Миргаян, – диде Дилә акрын гына.
Саймә аның колагына ук иелеп: — Мин каршы түгел, әгәр ул миңа караса. Тик ул сине ярата шул, – дип пышылдады.
«Яратмасын, кирәге бер тиен аның яратуының». Романнан башка күзенә беркем күренми, берни турында да уйлый алмады: аның каты итеп кысып кочаклаган куллары, баллы иреннәре... Шул берничә көн эчендә кичергән татлы хисләрдән аерыла алмыйча, үз уйларына бирелеп, онытылып йөрде. Ә бит имтиханнарга әзерләнергә кирәк иде, юк, булмый. Укытучылар да сизенә башлады, еш кына кисәтү ясыйлар:
– Дилә, жиргә төш, ни булды сиңа, тыңламыйсың бит, кызый, — диләр.
Беркөн мәктәптән кайтканда, капка төбенә җитәрәк, Миргаянның беләгеннән эләктереп алды:
– Тукта. Дөресен әйт, нигә Роман хушлашмыйча китте? Син куып кайтарып җибәрдеңме?
Миргаян, аны беренче күргәндәй, күзләренә текәлеп карап торган уңайга:
— Миннән сорап килмәде, миннән сорап китмәде. Әнә, иренең күгәргән, — диде дə əрнүле карашын аның иреннәренә күчерде.
Дилә кул аркасы белән генә иренен сыпырып куйды, тик барыбер бирешәсе килмәде:
– Син сүзне икенчегә борма. Ник соң ул мина берни дә әйтмәде? Син барыбер безнең мәхәббәтне җимерә алмассың, без аның белән бергә булырга сүз куештык.
Миргаян ачулы итеп каш астыннан сөзде:
–Ә беләсеңме нәрсә диде ул, беләсеңме? – диде кычкыруга күчеп. — Бик беләсең килсә, ишет: «Куллан, юл ачык, үзеңә булсын», диде. Мин сине яраттым, билеңә дә кул салганым булмады, ә ул әнә иреннәреңне күгәртеп киткән. Эх син, җилбәзәк... Бер үкенерсең әле. — Күзләренә тыгылган яшен күрсәтергә теләмәгән Миргаян тизрәк китәргә ашыкты.
Дилә аннан ишеткәннәрне башында кайнатты. «Ничек инде «куллан», нәрсә дигән сүз? Ул аңа икесе арасында булган якынлык турында да сөйләгән булып чыга түгелме соң? Алай булуы мөмкин түгел. Үзе уйлап чыгаргандыр».
Дилә үз эченә бикләнде. Дус кызы белән дә хәсрәтен бүлешмәде. «Укулар беткәч, үзем эзләп табармын әле», — дип, үз-үзен тынычландыргандай булды, ә күңеле белән хат көтте. Иптәшләре имтиханнар бирделәр, җылы якка очарга җыенган кошларны хәтерләтеп, дәррәү килеп киләчәккә планнар кора башладылар: кем кая китә – бөтенесе яңа тормышка аяк басарга әзерләнәләр. Дилә, моңа кадәр нинди яхшы укыган укучы, имтиханнарны көчкә биреп чыкты. Сабантуйлар узгач, үзен начар хис итә башлады. Башта аңламады. Җылы бер кичтә капка төбендә көнбагыш чиртеп утыралар иде, Дилә кинәт укшып җибәрде, Саймә корт чаккандай сикереп торды:
– Син нәрсә, корсаклы хатыннардай... – дип, пычранган итәк чабуын сөртергә кирәклеген дә онытып, дусты каршында тораташтай басып калды.
Диләнең башыннан кайнар йөгерде.
Мәктәп бетергәннәр бөтенесе бергә шәһәргә документлар илтергә җыендылар. Үз хәлен аңлаган Дилә бар кешедән читтәрәк булырга тырышты. Кичен, юкны бар итеп, елга буена кер чайкарга төште, озак кына талгын аккан суга карап утырды. Башында гел бер уй: «Нишләргә?» Үзенә эндәшкәндә ул сискәнен китте.
– Дилә, кая, су алыйм әле. — Миргаян чалбардан гына, билдән шәрә, чәчләре юеш, әле генә мунча кереп чыкканга охшаган.
.Дилә, басмадан чыгып, аңа юл бирде. Бер читкә басып, акрын гына:
– Миргаян, миңа Романның адресын бир эле, дип сорады.
— Мин белмим аның адресын,
аларга беркайчан бар ганым юк.
Дилә, кискен борылып, күзләрен Миргаяннан яшермичә, аның алдына ук килеп басты:
– Миргаян, мин... мин авырлы, – дип әйтеп салды һәм, баядан бирле ишеләм-ишеләм дип торган күз яшьләрен үз иркенә җибәреп, сулкылдап елап җибәрде.
Яныннан сүзсез генә үтеп китәсе иткән Миргаян шып туктап калды, кулындагы чиләкләре шап итеп җиргә төшеп утырды. «Беркайчан әйләнеп карамам дип үз-үзенә сүз биргән иде, тик... мондый хәбәр?! Ул бит аны ятларга үптергәне, күгәргән иреннәре өчен генә дә кичерә алмый йөри иде, ә монда...» Йөрәк турысын да нәрсәдер шартлап өзелгәндәй булды, әле аның бер кыйпылчыгында, үзеннән дә яшеренеп, киләчәккә бик бәләкәй генә өмет кисәге яши иде. Миргаян нәкъ шушы урында, нәкъ шушы минутта, туганнан бирле бергә үскән күрше кызын, яраткан Диләсен бөтенләйгә югалтуын аңлады. Ул авырлык белән генә кызга таба борылып басты, соңгы мәртәбә күргәндәй, озак кына аның яшь тулы күзләренә, сылу йөзенә карап торды. Аннары, бер сүз әйтмичә, башына сугып исәңгерәткән кеше төсле, чайкала-чайкала чиләкләрен җирдән күтәреп алды да әкрен атлап үз бакчаларына кереп китте.
 
Дәвамы бар
 

Автор: Зифа Кадырова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас