Литература
21 Июня 2024, 12:00

Бәхеткә юл кайдан

Автор: Зифа Кадырова. 2 бүлек. Дилә башы чатнап авыртып уянды. Селкенергә дә куркып ятты. Төнге хәлләрне исенә төшерергә тырыштты. Бөтен тәне сызлый. «Тагын эт итеп кыйнаган, бар жирем күм-күгәректер инде... Ничек торып эшкә барыйм...» Aякларын селкетеп карады, аларның авыртуы йөрәгенә төште. Түзә алмый ыңгырашып куйды. Авызы да кипкән, эх, торып су эчәргә иде...

Бәхеткә юл кайданБәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Дилә башы чатнап авыртып уянды. Селкенергә дә куркып ятты. Төнге хәлләрне исенә төшерергә тырыштты. Бөтен тәне сызлый. «Тагын эт итеп кыйнаган, бар жирем күм-күгәректер инде... Ничек торып эшкә барыйм...» Aякларын селкетеп карады, аларның авыртуы йөрәгенә төште. Түзә алмый ыңгырашып куйды. Авызы да кипкән, эх, торып су эчәргә иде... Ул тормакчы булып селкенде, тик башын күтәрә алмыйча ыңгырашты гына. Кемдер аның өстен рәтләп япты, яртылаш битен каплаган шарфын рәтләп куйды. Ул көч-хәл белән күзләрен ачып карады, кайда икәнен аңларга тырышып бик озак карап ятты: әллә кайда... караңгы да түгел, якты да түгел. Янында утырган сакаллы кешене күреп, саташамдыр, дип, уянырга тырышты. Нинди ямьсез төш. Кемнәрдер, «без киттек» дип, яннарыннан сумкалар күтәреп үттеләр. Ул кешеләр ямьсез һәм куркыныч... Бер исерек хатын чайкалып килеп сакаллы кеше янына чүгәләде:
– Уф-ф, башым, юкмы берәр нәрсәң?
– Юк. Үзең беләсең, миңа аның кирәге юк.
— Беләм, Серый туган, син ичмаса шул яктан бәхет ле, эчмисең. Бу түтәңне кая куясың инде?
– Белмим. Уянса, өенә кайтып китәр, аның түбәсе бар.
- Белмәм, туган, китәр микән? Нәрсә ул түбә, син ирекле булмасан. Минем дә бар иде түбә, балаларым бар иде. Ирем үлгәч, кызым кияү алып кайтты, алар янында мин артык кешегә әйләндем. Кияү юктан да тавыш чыгара, кызым да мине гаепли башлады, имеш, мин булганга алар әйбәт яшәмиләр икән. Ә беләсеңме, минем кияү кайда эшли? Психлар бүлнисәсендә! Кызым өйдә юк чагында бу миңа әллә нинди дарулар көчләп эчерә башлады. Кызым ышанмый, уйлап чыга расың, ди. Мин аңлап алдым: кияү мине үзе эшләгән җиргә япмакчы. Шуңа күрә мин өйдән чыгып киттем. Мин үз ирегемдә: үләм икән, эчеп-катып үләрмен, тик алар теләгәнчә булмас, мин үземне жүләрләр йортына тыктырмам. Кызык иттем мин аларны: фатир кәгазьларен үзем белән алып киттем. Бервакыт кирәге бетса минем кызымны да жүләрләр янына илтеп тапшырырга теләр ул. Менә шулай, Серый, хәлләр.– Ачы аракы исе бөркеп, җилпенгәләп алды. – Исәнме икән соң сине бу түтәң, төртеп кара әле.
– Йоклый ул. Teгe спирттан тиз генә айный алмас. Салкын тимәсә инде...
— Болай, карап торуга, бик яшь кешегә охшамаган. Алар икәүләшеп иелеп Диләнең йөзенә текәлделәр.
Дилә, күзен ачарга куркып, тын гына аларны тыңлап ятты.
— Кара, Серый, нинди зур «фингал» куйган ире, ярты бите шешеп чыккан, моңа бодяга даруы кирәк, болай озакка барачак.
— Акча булса, алыр идең дә бит, юк. Көннәр әзрәк сындырса, чыгып бераз акча эшләп керергә булыр иде бәлки, салкыннар бигрәк озакка китте, ашарга да бетте.
– Серый, син дә бу юлы озак чирләдең, аракы белән генә терелеп булмый шул, дарулар да кирәк. Без инде эчкәнлек белән йөрибездер, син соң нәрсә дип монда...Миңа менә, ашамасам ашамыйм, түлке эчәргә һәрвакыт кирәк.
Дилә кичәге хәлне бәйнә-бәйнә хәтеренә төшерә башлады. Уйлаган саен башы чатнап авыртты. «Кая килеп эләктем соң мин?»
Теге хатын үзенекен тукыды:
– Кая, уятып карыйк әле.
— Юк-юк, тимә, йокласын. Ни ашатырга, ни эчертергә юк. Өенә кайтам дисә, аягында да юк.
– Серый, бигрәк йомшак күңелле инде үзең. Әллә күзең төштеме? – дип, кете-кете көлә башлады.
Дилә күзен ачты. Чынлап та, кемнәр болар, нинди кешеләр?
– Әнә, кара-кара, күзен ачты. Хәлең ничек, чибәр түтәй? – диде теге хатын.
Серый дигән сакаллы, аның ягына борыла төшеп, йомшак кына күкрәк тавышы белән:
– Xəлең ничек? – дип сорады.
– Эчәсем килә, — дип, көч-хәл белән генә бер-берсенә ябышкан иреннәрен кыймылдатты Дилә.
– Менә монда әзрәк кар эреткән идем. – Серый каблана-кабалана кружка белән су бирде.
Дилә терсәкләренә таянып көчкә генә торып утырды, суны йотлыгып эчеп бетерде, кабаланып сорап куйды:
– Хәзер вакыт күпме инде? Өйгә кайтып киенергә дә эшкә барырга кирәк.
– Уникеләр булыр. Сез инде эшкә соңга калдыгыз.
– Ничек унике? Көндезгеме? Минем беркайчан эш
калдырганым юк.
– Кара инде, бу «фингал»ың белән кая бармакчы буласың, син үзеңне көзгедән күрдеңме соң әле? — дип хихылдады карт түтәй.
– Кара күзлек киясе була инде, эш калдырырга ярамый.
– Ярый алайса, мин хәзер сезгә киемнәр табыйм, өйгә чаклы булса да киеп кайтырсыз, – диде дә сакаллы, урыныннан кузгалып, рәт буйлап китте. Исерек түтәй
дә аңа иярде:
– Серый, син теге кылый Машадан сора, анда юк нәрсә юк.
..Бераздан алар җыйнаулашып кире килделәр. Алар арасында, шул Маша дигәнедер, бер кылый күзле хатын да бар иде. Бер кочак әйберне Дилә алдына китереп салдылар. Сакаллы аның өстен ача башлагач, ул, әллә куркып, әллә читенсенеп, тунны үзенә тартты. Хатыннар моны аңлап:
– Кая, Серый, син бер кырыйга китеп тор әле, ул бит безнең кебек əрсезлеккә өйрәнмәгән, җибәрделәр дә Дилә янында үзләре кайнаша башладылар.
— Мә, менә моны да ки. –Диләнең исе китеп аягындагы бияләйләргә карап торганын күреп: – Син салма инде аларны, боларын шулар өстеннән генә ки, — дип, үзләре үк кигертеп тә куйдылар.
Алар аны, ничек туры килсә, шулай киендерделәр, торып басарга булыштылар. Тәне авыртудан Дилә кычкырып җибәрде, кире егылды. Аны тагын уратып алдылар, яңадан күтәреп торгыздылар. Тавышка аның ятагы янына тагын әллә нинди кешеләр килеп кушылды. Аларның һәркайсыннан əче төтен, кичтән эчелгән аракы сасысы, тагын әллә нинди тәмсез исләр килә, күбесе көчкә кыймылдый, шулай да һәркайсы бу авыруга үзләренчә ярдәм итәргә тырыштылар.
Җир өстенә чыга торган кое авызына Диләне өстерәп диярлек алып килделәр. Берсе менеп коеның авызын ачты, берәүләр астан этеп, икенчеләр өстән тартты. Яктыга чыккач, Дилә күзен ача алмый торды, күз кабакларын угалаштырып, бер — өстендәге сәләмә киемнәргә, бер — аста калган кешеләргә карап гаҗәпләнде. Астан берсе аваз салды:
— Ябыгыз тизрәк, күреп калмасыннар, бөтенебезне дә урамга чыгарып бастырырлар.
..Сакаллы адәм, Серый, аңа карап торды да:
– Үзең атлый аласыңмы, озатыйммы? — дип сорады.
Дилә:
— Юк, рәхмәт, – дип, башын аска иде.
Сакаллы ашыгып аска төшеп китте, зыңлап чуен капкач ябылды.
Диләнең яшәгән йорты шәһәр читендә иде. Ул башын күтәреп тирә-ягына карады, кайда икәнлеген чамаларга тырышты. «Әллә ни ерак та түгел икән, җәяү дә кайтып була, юксан, бу кыяфәттә автобуска ничек
кермәк кирәк...». Ул кузгалып китте. Аякны күчереп баскан саен күзеннән яшьләр атылып чыкты. Читтән карап торганда, ул жир асты коесы кешеләреннән бер җире белән дә аерылмый иде. Бөгәрләнеп каткан кием, кара янган күз төбе... Чайкалып атлавы да эчеп юкка чыккан урам хатыннарын хәтерләтә иде.
Авыртуларын көчкә җиңеп, икенче катка күтәрелде. Звонокка басуга йөрәге калтырый башлады. Ишекне йокысыннан айнымаган улы килеп ачты, танымаслык киенгән анасына күз төшереп кенә алды да борылып кереп китте, залдагы диванына кереп ятты. Дилә җиңел сулап куйды. Өстендәге бар нәрсәсен салып бер почмакка урап өйде дә, бет-мазар эләктереп кайтмагаем дип, тизрәк юыну бүлмәсенә ашыкты.
Авыртуына чыдый алмый, аякларындагы бияләйләрне салып карады һәм куркып китте: аяклар икесе дә күмәчтәй кабарып шешкән, табан астының тиресе дә урыны-урыны белән кубып чиләнеп тора. «Аяк йөзлеге булса әле бер хәл дияр идең, табан асты бит. Ничек эшкә чыгар соң ул? Ә аяксыз калса? Аны караучы булмаячак». Ул юынып чыкты да киенеп шифаханәгә китте.
Хәлләрен электән дә яхшы белгәнгә, табибы аңа ар тык сорау биреп тормады:
— Тагын кыйнадымы, әй җаным, тагын нәрсә дип языйк инде ул больничныйга?
Дилә дәшмәде. Ул берсүзсез аяк киемнәрен салып күрсәтте. Бу юлы табибы да гаҗәпләнүеннән «аһ» итеп куйды.
– Xəлең шәптән түгел, аяксыз каласың килмәсә, бүгеннән үк хастаханәгә ят. Аңламыйм мин сине. Күптән утыртып кына куясы бар шул иреңне. Ник аерылмыйсың? Ни рәхәт күрсәтә ул сиңа, ни дип ябышып ятасың шуңа? Кыйналып, хайван хәленә калып беттең бит инде.
Бу сүзләрне Дилә яттан белә, ничәмә еллар шушы табибка йөри. Кыйналып, бөтенләй эшкә чыгарлык кыяфәте калмаса, больничный сорап шунда килә.
— Ят дим дәваланырга. Әзрәк ял да итәрсең, яраларың да төзәләр. Кара аны, аяксыз калсан, чыгып кача да алмассың, ятарсың урында изелеп. Хәзер «скорый» чакыртам да озатам, юксаң сиңа ышаныч юк, йөрерсең шул канэчкечеңә ашарга әзерләп, олтырак булып.
Дилә башын аска иеп утыра бирде. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны хастаханәгә илтеп салдылар. Кабул итү бүлмәсенә кергәч, аяк киемен сала алмый җәфаланды, аяклар гөбедәй шешкән иде.
..Кабул итүче табиб аптырап сорады:
— Кайда болай өшеттегез аягыгызны? Күз төбегез дә күгәргән. Әллә аракы эчеп өшеттегезме?
Дилә баш кына селкеде, чөнки ул белә, " өйдән урам куып чыгардылар" дисә, хәзер полиция килеп җитә, бәласе тагын да күбрәк була. Әйдә, эчкече икән – эчкече, аларныкыча булсын, эндәшмәвең хәерлерәк. Шулай да дәваларга алып калдылар.
Аякның тиресе пешкән кебек бер кат кабарып менеп , суланып агып торды, аягына баса алмый урында гына ятты. Өйгә шалтыратып кайда икәнлеген әйткәч, беркөнне кызы әйберләрен китереп китте, тик ул аның күзендә җәлләү дә, кызгану да күрмәде. Кызы бик салкын гына сөйләште. Ике бөртек баласының берсеннән дә игелек күрмәячәген көн кебек ачык аңлады ана. Балалары, ире кебек, әниләренә өстән аска гына карыйлар иде, әйтерсең, алар күршенекеләр. Юксаң, аларга ул беркайчан кычкырмады, сукмады, ни генә булмасын, йомшак кына эндәшеп, иркәләп үстерде. Икесе дә әтиләренә охшап, озын буйлы, йөзгә бик чибәр булып үстеләр.
Палатада ятканда ял итәргә дә, уйланырга да вакыт җитәрлек икән. Дилә төннәрен йоклый алмый интекте. Авыртуга түзәргә өйрәнгән инде анысы... Әллә инде чыннан да эчкече дип кабул иттеләр, табиблар яхшылап
карарга бик ашкынып тормадылар, даруларның күбесен үзенә алырга куштылар. Өенә шалтыратып дарулар сорады. Кызы даруларны тумбочка өстенә куйды да:
– Нигә миннән китертәсең, кем өшеткән, шул алып килсен дару, — дип турсайды.
– И кызым, син дә миңа ачуланма инде ичмасам. Синнән сорамый кемнән сорыйм? Әтиеңә ашарга әзерлисеңме? Өс киемнәрен карап тор, пычрак йөрмәсен.
– Бигрәк инде... ни сөйлисең син, әни? Әтинең кайтып та кергәне юк бит. Инде күптәннән аны икенче хатын киендерә, ашата. Үләм мин сиңа карап. Шыр җүләр син, әни. Аз гына булса да горурлык дигән нәрсә булырга тиештер бит кешедә, — дип бер сулыштан әйтеп ташлады кызы һәм саубуллашмый да чыгып китте.
Күрше караваттагы авыру: «Бигрәк дорфа кызыгыз, гел дә үзегезгә охшамаган», — дип куйды. Дилә стенага таба борылып ятты, шым гына күз яшьләрен сөртте. Бу – ул теләгән тормыш түгел, шулай да, төптән уйлап тарасаң, үзе эзләп тапкан язмыш...
Диләнең унынчы сыйныфта укыган чагы. Аларның инде, быел унны бетерәбез дә укырга китәбез, шәһәр кызлары булабыз, дип хыялланып йөргән чаклары. Күрше егете Миргаян да: «Дилә, мин синнән калмыйм», дигән була. Алар инде гомер буена бергә: шушы авылда туган, бергә уйнап үскән. Үсә-үсә Миргаян үзенең күршесенә гашыйк булуын борынына ис керә башлауга аңлады. Дилә дә каршы килмәде: яхшы егет, иптәшләре арасында абруе да, матурлыгы да бар. Алар ачыктан-ачык аңлашмасалар да, йөрәкләре белән сизеп, бер-берсенә тартылдылар. Дилә бик матур кыз булып үсеп җитте. Аның үзенә генә хас сөйкемле сөяге бар, бигрәк тә елмайганда ул искитмәле матур була. Миргаян андый чакта аннан күзен ала алмый. Читтән карап торган кеше бу егетнең үлеп гашыйк икәнен шундук сизеп кала. Күршеләр булын яшәгәч, кая барсалар да бергә кайталар, капка төбендә бергә утыралар, ни турындадыр сөйләшәләр, хәтта икесе бер институтка укырга керү турында хыялланалар.
Maй азагында, имтиханнар башланыр алдыннан, Миргаяннарга шәhәрдән кунак егете кайтты: озын буйлы, су сөлеге кебек чибәр, десантчылар киеменнән. Солдатны күргән авыл кызлары башларын югалттылар. Миргаяннар капка төбенә кичен бик күп яшьләр җыелды, кызлар чыр-чу килделәр. Анда җыелган егетләр белән кунак солдат кул биреп күрешеп чыкты, үзен Роман дип таныштырды, Дилә яныннан үткән чакта күз кысып үтте, кыз телсез калды, болай да шомырт исе башны әйләндергән вакыт.. Яз хакимлек иткән бу кичтә яшьләр төн уртасына чаклы шау-гөр килделәр, ә инде тарала башлaгач, кунак егете Диләнең беләгеннән эләктереп алды:
– Әйдәгез, бераз йөреп киләбез, – дип, аны читкә тартты.
Кайтырга җыенган яшьләр, туктап, аларга әйләнеп карадылар. Миргаян каккан казыктай бер урында басып алды. Ә Дилә «Юк» дия алмады, үзен тарткан кулларга ияреп китте. Шаккатып карап калган дусларының карашы да туктата алмады аны. Утка очкан күбәләктәй, чибәр солдат егет белән караңгы тыкрыкка кереп югалды. Миргаянның: «Дилә, тукта!» — дигән йөрәк тавышын ул ишетмәде. Чын-чынлап, әллә шайтан коткысы булды, ул ияреп китте.
Иртән таң сызылганда җитәкләшеп кайтып, капка төбендә туктадылар. Эскәмиядә башын асылындырып утырган Миргаянны Дилә күрде, әмма үзендә аңа карата бернинди хис сизмәде, бәләкәй капканы шыпырт кына ачып, өйләренә кереп китте.
Бу көнне ул шундый бәхетле иде! Юньләп аның күзләрен дә күрмәде, тик үзен кочкан көчле куллар, кайнар сулышы, колакка пышылдаган матур сүзләр – барысы - барысы аның башын әйләндерде, дөнъяның асты - өскә килде.

Дәвамы бар.

Автор: Зифа Кадырова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас