Нурания өйгә кайтты, кызганычка каршы ашыгулары юкка булып чыкты. Ничек шулай була ала? Марат соңга калам дип әйтсә дә, ул аны шулай көттерер дип уйламады. Өс киемен алыштырып аш бүлмәсенә кереп, Нурания бүген иренә бәйрәм өстәле әзерләргә булды. Нигәдер аңа бүген әллә ничек кенә , күңеле әллә кайларга илтте, үткәннәрне искә төшерергә мөмкинлек бирде. Ләкин Нурания үкенмәде, үткәннәрнең дә үз кызыгы бар, дөресрәге матур хатирәләр үзенчә җанга рәхәтлек өстәде. Нәрсә булды соң? Әллә көзгегә карагач үземнем шәүләм чыгып, минем өчен яшиме? - дип тә уйлап куйды кыз. Бүген ул үзен чыннан да бик сәер тотты.
Үз уйларына бирелеп күп эш тә эшләп атты, ашарга пешерде, иренең юган күлмәкләрен үтүкләп куйды, балконда да күптән әйберләрне җайга салырга теләгән иде, бүген ул эш тә эшләнде, тик ире генә һаман күренми. Урамда күптән караңгылык төшкән. Нурания борчыла ук башлап иренә шалтыратты, тик телефонның теге ягыннан гына "обонент временно не доступен"- дип әйттеләр. Хәзер инде кыз тагын да күбрәк борчыла башлады. Әкрен генә караватына барып утырып ул кулындагы телефонын боргалый ук башлады. Кемгә, кемгә шалтыратып җанымны тынычландырыйм дип уйлап, ул апасының телефон номерын җыйды.
— Хәерле кичләр апам, хәлләрегез ничек ?
— Яхшы сеңлем, үзеңнең хәлең ничек?
— Ярый инде, ә әнинең хәле ничек?
— Яхшы сеңлем, синең тавышың нишләде? Берәр нәрсә борчый мәллә? Нәрсә булды?
— Апам син гел минем тавыштан белә идең күңелем төшкәнне , син ничек шулай сизәсең соң?
-— Сеңлем, нәрсә булды?
— Марат, ул соңга калам бераз диде, ә хәзер төн җитә, ә ул һаман юк, телефоны да эшләми.
— Бәлки зарядкасы беткәндер, аннары эшендә мәшәкатьләр килеп чыккандыр. Компьютер техникасы серле бит ул, бер җимерелсә тиз генә ремонт та ясап булмый. Сеңлем борчылма, кайтсын әле өйгә, ул сиңа барын да аңлатыр.
— Беләсеңме апам, нигәдер бүген мин аның белән булган көннәремне искә алдым.
— Мәхәббәт шундый була инде ул, яхшы, күңелле хатирәләр күбрәк булсын инде, искә алырлык диюем.
— Шунысы кызык, ул хатирәләр нәкъ менә мин күлмәк алгач башланды.
— Матур күлмәк булгангадыр— диде Нурия шаяртырга маташып.
— Юк, күлмәкнең моңа катышы юк апам, мин күлмәк кигәндә...— дип Нурания кибеттә булган хәлне сөйләп биреп— Ничек шулай була ала апам, тавышы да нәкъ менә Маратныкы иде бит. Бәлки шулай туры килү башымдагы уйларны бутап җибәрдеме?
— Кирәкмәгән нәрсәләр уйлама әле ярыймы, миии.......
Нурия сүзен дә әйтеп бетермәде, аның сүзен бүлдереп Нурания:
— Апам сүндерәм телефонны , кайтты, Аллага шөкер кайтты.
Нурания урыныннан торып , ишектән кергән Марат каршысына чыкты да:
— Марат , кайттыңмы җан кисәгем.
Бу сүзләрдән соң Маратны ток суккан кебек булды, ул югалып калды. Аның нишләргә, нәрсә әйтергә белми торуын күргән Нурания:
— Марат нәрсә булды? Әллә нишләдең, йөзен агарып киткән кебек булды.
— Минме?
Марат үз үзен кулга алырга тырышып:
— Мин нишли алам инде Нурания. Син кисәктән килеп чыктың, җитмәсә җан кисәгем дип торасың, синең ул сүзне әйткәнең юк иде, шуңа аптырап калдым, син бит сөеклем дия идең.
— Бүген көне буе мин шундый, яшь чакларны искә төшердем, бөтен җаным, тәнем белән сине яратуымны, сине гел сагынуымны, синсез яши алмаганымны аңладым, шул гына. Бөтен җаным белән яратканга җан кисәгем дидем, ә син каршымы?
— Юк әлбәттә, син нәрсә инде иркәм.
Хәзер Нурания үзен сәер хис итте. Ләкин юк белән иренең башын катырасы килмәде аның, шуңа күрә иренә көндез булган хәлне әйтмәскә булды. Ул бары:
— Син озак тормыйм дигән идең, соңладың, әйдә , ашарга җылытам.
— Рәхмәт, эш күп булгач без эшкә ризыклар заказ белән китерткән идек, ә менә чәй эчеп алсак яхшы булыр иде— диде ир, хатынын үпкәләтмәс өчен.
Нурания ашыгып аш бүлмәсенә кереп чәй әзерләде, кулларын юып, өстәл янына килеп утырган иренә сынаулы карашын ташлап:
— Марат, чыннан да бар да яхшымы? Син нәрсәдер булган тик әйтергә куркып утыра торган малайны хәтерләтәсең. Зыян кылган кеше сыман күзләреңне дә яшерәсең кебек.
Марат хатынынын күзләренә туры карарга тырышып:
— Иркәм, әйттем бит инде бар да яхшы дип, бары тик бик ардым мин, чәй эчәм дә ятам, күзләремне күтәрәсем дә килми, көне буе компьютер алдында утыргангадыр инде. Ә үзеңнең хәлләр ничек?
— Минем дә яхшы, бу атнаны Сабантуй бәйрәме авылда, кайтабыздыр бит?
— Дөресен әйткәндә белмим, әйттем бит инде, эш күп дип, яңа проект алдык, бик четерекле мәсьәлә буенча эш итәбез. Әле вакыт бар бит, хәзер үк башны авырттырмыйк әле.
— Мин иртәгә иртән синең белән барам, мәктәпкә кереп чыгарга кирәк. Белмим балалар укытырга өлгерерменме быел, юкмы? Бәлки декрет ялын иртә бирерләр?
— Ничек инде?
— Беренче баланы югалтканга миңа больничный бирәләр, аннары туры декрет ялына диделәр. Ярый, бар, син ята тор, мин чәшкәләрне чайкап куям да киләм.
Марат елмая төшеп йокы бүлмәсенә ашыкты. Ә Нурания өстәлдән чәшкәләрне ала башлады гына, кисәктән Марат чәй эчкән чәшкә кулыннан төшеп китте дә, берничә кисәккә ватылды. Чәшкә кисәкләрен карап торган Нурания башта куркып калды, аннары үз үзенә:- хәерлегә булсын"- дип, чәшкә кисәкләрен җыя башлады. Ул гына да түгел, бер кисәге аның бармагын кисеп алды, Нурания ай дип бармагын авызына кабып, канны суыра ук башлады. Үзе янә төрле уйларны күңеленнән үткәрде. Нишләде соң ул бүген, әллә ниләр уйга килә, әллә нәрсәләр искә төшә, хәерлегә булсын инде.
Иртән Нурания ире белән бергә китте. Нурания эшләгән мәктәп янына җиткәч Марат:
— Иркәм син озак буласыңмы? Тиз арада чыксаң мин сине кире өйгә илтеп киләм.
— Кирәкми, син эшем күп дисең бит, мин отпускада булсам да эшкә килеп китәргә куштылар. Эчем авырта башлагач куркудан болничный урынына отпуска алган идем бит. Мәктәптә җәйге лагерь дигән нәрсәләр бар, берәз килеп эшли алмассыңмы дигәннәр иде, өйдә утырганчы бәлки ризалашырмын дип уйлап торам.
— Әйбәт булыр, алайса әллә ниләр уйлый башладың. Ярый, мин китәм, бүген соңга калмаска тырышам, кич очрашканга кадәр иркәм.
Нурания ире белән саубуллашып мәктәпкә керде. Мәктәп директоры аны елмаеп каршы алды. Чыннан да кечкенә сыйныф балалары өчен быел тагын өстәмә бер ай лагерь оештырырга булганнар. Ата аналарга мәшәкатьләр әзрәк булсын, балалар нишләргә белмичә аптырап йөрмәсеннәр дип. Менә Нуранияне дә лагерь эшләрендә катнаштырырга теләк бар икән. Нурания уйлап та тормыйча ризалыгын әйтеп, үзенчә шатланып мәктәптән чыкты.
Нинди матур көн бүген, кичә кара болыт килеп яңгыр яуды, тик шулай да ялтырап кояш чыккан булса, бүген иртән зәңгәрсу күктә кояш балкый. Нурания ирексездән кулы белән корсагын сыйпап:
— Озакламый без өчәү, әтиең, мин, син, шундый кояшлы көндә бергәләшеп, җитәкләшеп ял итеп йөрербез. Белсәң иде мин сине ничек көткәнне.
Нурания үзенең ир баламы яисә кыз бала алып кайтасын белми. Узига күренгән вакытта да әйтмәгез, алдан беләсем килми диде. Әлбәттә инде моңа беренче баласы төшүе гаепле иде. Хәзер дә нәрсә булса да килеп чыкса, кем дип уйлап елавын теләмәде ул. Кем булса да исән сау гына тусын дип белгән догаларын укып йөрде.
Менә бүген дә ул белгәннәрен укып, әнисе белән апасына күчтәнәчләр алырга дип кибеткә керде. Кибет зур, әйберләр дә күп, күз явын ала. Нурания шактый вакыт кибеттә йөреп, кирәк әйберләрен алып автобус тукталышына таба атлады. Аның кибет буенда йөреп аяклары ардымы, яисә аяклары шул тукталышка баруын теләдеме? Кем белә инде, бәлки бу янә язмыш җибәргән очраклы очрашумы? Нурания тукталышка килеп җитте генә, тукталыш янына берничә чегән хатыны килеп басты. Кайберләре тукталыштагы хатыннарга " әйдә багабыз'' -дип бәйләнә башлады , ә берсе Нурания янына килеп, аның күзенә туп туры карап торды да:
— Синең язмышың апаң кулында, синең язмыш аңа язылган- дип, баккан өчен Нураниядән акча да сорамыйча китеп тә барды. Нурания бу нинди сүз икән дип аптырап калды. Әле өйгә кайткач та бу сүзләр аның колагында яңгырап торды. Әлбәттә инде ул бу очрашу турында Маратка әйтмәде. Ире да иртә белән әйткән сүзендә торды, сәгать биш тулып кына килә иде, Марат чәчәк бәйләме тотып кайтып та керде, аның бүген күңеле дә күтәренке иде.
Ниһаять ял көннәре җитте, Нурания белән Марат җыенып авылга кайтты. Иртәгә бәйрәм, авылда Сабантуй. Нинди шатлыклы мизгелләр, нинди матур очрашулар көтә аларны. Сабантуена бөтен дуслар, сыйныфташлары кайта, күпме бәхетле мизгелләр көтә аларны. Өйдә дә Нурания апасы белән сөйләште, серләрен сөйләде, шатлыклары белән уртаклашты. Тик бер мизгелдә генә нигәдер күңеле төшеп китте аның. Нурия сизеп алды да:
— Син бәхетле, аңлыйм, тик сине нидер борчый сеңлем, әйт әле, нәрсә булды?
— Апам белмим ничек әйтергә дә, син мине җүләр дип уйларсың инде, — дип, чегән хатыны әйткән сүзләрне әйтеп биреп- соң минем язмыш болай да синең белән бәйле бит инде, тик ничектер куркытты мине аның сүзләре.
Нурия сеңлесен тыңлап бетергәндә генә, күптән, әле яшь кыз булганда, ишегалдында аңа да чегән хатыны " Сеңлең язмышы сиңа язылган" — диде бит. Чыннан да , бу сүзләр нәрсәне аңлата? Нигә? Нигә ике чегән хатыны да шул ук сүзләрне, тик башкачарак әйткән? Нәрсә көтә аларны? Тик Нурия генә сеңлесен борчырга теләмәде, ул елмаеп аңа карады да:
— Сеңлем, ул сиңа " - Син бәби алып кайтасың, ә апаң сиңа булыша, шуңа да синең язмыш апаң кулында" дигәндер. "Ә кем булышсын соң сиңа мин булмыйча. Әлбәттә инде мин яраткан сеңлем яисә энемне карарга булышам. Шуңа әйткән дә дим бит, ул аларны артык иркәләр дә дияргә теләгәндер".
— Мин дә шулай уйлыйм апам, рәхмәт сиңа гел мине яклаган, саклаган өчен.
— Ә хәзер бар, ирең янына кереп ят, ял ит, сөйләнә, сөйләнә төн уртасы җиткән. - дип, Нурия сеңлесенең битен үбеп, йокларга озатты.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.
Кадерле дуслар, әсәрнең дәвамын бераз көтәргә туры килер. Автор калган бүлекләрен әлегә чыгармады. Җәй вакыты һәркемнең эше күп, ачуланмыйк, сабыр гына көтик, яме!
Гөлчирә Галимованың моңа кадәр куйган әсәрләре "Парлы ялгызлар" (450 сум), "Туганлык җепләре өзелгәндә" (510 сум) китап булып чыкты.
Почта аша бер китап җибәрү бәясе 131 сум, ике китапны җибәрү бәясе 219 сум.
Алырга теләүчеләр шушы телефон саннары буенча шалтыратып белешә аласыз: 89625529521