Литература
14 Июня 2024, 05:30

Язмышлар языла күкләрдә

Автор: Гөлчирә Галимова. Уникенче бүлек. Нурания апасы телефонны алуга:— Апам, апам сиңа әйтәсе сүзем бар, бу хәбәр сине дә әнине дә бик шатландырыр дип уйлыйм.Нурания апасына сүз әйтергә ирек бирмичә сөйләнде дә сөйләнде, тик әйтә торган хәбәрен генә һаман әйтмәде. Нурия түзмәде:— Син әллә ниләр әйттең, тик иң мөһимен әйтмәдең, яңа хәбәрем бар дидең бит.

Язмышлар языла күкләрдәЯзмышлар языла күкләрдә
Язмышлар языла күкләрдә

Нурания апасы телефонны алуга:
— Апам, апам сиңа әйтәсе сүзем бар, бу хәбәр сине дә әнине дә бик шатландырыр дип уйлыйм.
Нурания апасына сүз әйтергә ирек бирмичә сөйләнде дә сөйләнде, тик әйтә торган хәбәрен генә һаман әйтмәде. Нурия түзмәде:
— Син әллә ниләр әйттең, тик иң мөһимен әйтмәдең, яңа хәбәрем бар дидең бит.
— Хәзер, хәзер, апам, мин, мин яңадан бала көтәм, бүген хастаханәгә барган идем, хәзер инде дөрестән дә шулай икәнен әйттеләр, мин бала көтәм апам, бала көтәм, мине учётка бастырдылар. Әни, әнием нишли, аңа шалтыраткан идем телефонны алмады.
— Сеңлем котлыйм сине чын күңелдән, бик шатмын. Әни Аллага шөкер яхшы, телефонын өйдә калдыргандыр онытып, Фируза апаларга киткән иде , берничә әби белән җыенып.
— Аш уздыралар мәллә, нинди бәйрәм?
— Бәйрәм түгел, Фируза апа бүген үлде, иртәгә күмәләр дә инде, йөрәк өянәге булды.
— Бик кызганыч, кызы да кечкенә түгелме соң әле? Ул нишләр икән?
— Белмим сеңлем, авыл советы, туганнары бар, уйларлар. Ярый, ә синең хәлләрең ничек? Үзеңне ничек хис итәсең? Марат, ул беләме?
— Белә...- Нурания рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм :
— Ул күккә сикерде дип уйладым шатлыктан, әнә кибеткә витаминнар алырга чапты, иркәм мин сине кулымда гына күтәреп йөртәм ди.
— Амин, Амин сеңлем, мин шат кына булам.
Бу чыннан да шулай иде, Нурания янә йөрәк астында бала йөртүен әйткәч Марат бик шатланды. Нуранияне иркәләде, гел яшелчәләр ташыды, күңелен күтәрде, саф һавада күп йөртте. Ничектә төрле мәшәкатьләрдән, төрле күңелсезлекләрдән саклады. Әнисе белән апасы шатлыкларыннан нишләргә белмәде. Хәзер инде барда алга таба, бәхетле тормышка юл ачылды.
Тормыш тәгәрмәче генә без дигәнчә тәгәрәми шул, һәрвакыт күңелне төшерүче табыла. Бу инде язмышка язылгандыр дип тә уйлап була.
Менә бүгендә Нураниянең күңеле төшүен сизгән кебек ишеп, ишеп яңгыр ява, күк күкри, яшен яшни. Яңгырлы көн булуга карамастан авылдан апасы кунакка килгән иде. Апасын озатуга Нурания янә тәрәзә янына килеп басты, куллары белән эчен тотып үз үзенә:
— Син мине шатландырырга тиеш, ишетәсеңме? Сине әниең көткәнен сизәсеңме?
Әйе, бу сүзләр белән генә күңеле күтәрелмәде аның. Әнисе авырганда баласы төшкәнен беркайчанда онытмый ул, чөнки күпме күз яше түкте, күпме йөрәге әрнүенә түзә алмый кычкырып чыкты. Мондыйны бер хатын кызда оныта алмас кебек. Апасының да гаебе юк бит, ул үзенчә шатланып , сеңлесен шатландырырга теләп күчтәнәчләрен күтәреп килгән. Дөресен әйткәндә ул үзе дә хәзер төрле имеш, мимешләргә ышанырга теләми, ләкин, әйе, шул ләкин барыбер күңеленең бер читен торнап тора аның. Бер яктан апасы килүе дә яхшы булды, күпме сөйләшеп утырдылар алар, хәтта яшь чакларның кызыклы мизгелләрен искә алдылар. Ярар, җитәр сиңа Нурания, син тынычланырга тиеш, син булачак балаң хакына яшәргә, алга омтылырга тиеш, дип Нурания диванга барып утырды да телевизор кабызды. Шуны гына көткән кебек, яңгыр болытлары ничек тиз килеп чыкса, шулай тиз таралды һәм дөньяны яктыртып кояш чыкты. Нурания янә үз үзенә:
— Нәрсә утырасың инде син? Әнә нинди матур, урамда яңгырдан соң һава үзгәрде, озакламый сабан туйга авылга кайтырга, ә сиңа күлмәк кирәк, бар, һава сулап йөр, кибеткә барып, күз явын алырлык күлмәк сайла. - дип, урыныннан торып , җыенды да, урамга чыгып китте. Чыннан да урамда шул хәтле рәхәт иде, аның кебек уйлаучылар да булган, әнә алдан ике хатын нәрсәдер сөйләшеп көләләр. Нураниягә дә рәхәт булып китте. Эх Марат янында булса иде дә бит, тик кызганычка каршы , бүген эш тыгыз, бераз соңга калырга туры килә диде. Ярар, яңа күлмәк ире өчен дә сюрприз була дип, Нурания алга атлады. Трамвайлар белән йөрисе килмәде аның, шуңа күрә парк аша гына үтеп, ерак түгел генә урнашкан кибеткә юл тотты . Әнә, әнә, кешеләр генә түгел, яңгырдан соң кошлар да моңлырак сайрый түгелме? Нурания кошлар сайравын тоңлар өчен туктап калды. Нинди моңлы сайрый, әнә, әнә, аңа тагын берәү кушылды, тагын берәү, ничек өздереп сайрыйлар. Нурания кисәктән: - Әй Аллам- диде дә, үзе дә сизмәстән көлеп җибәрде дә, як ягына каранды. Юк күрмәгәннәр, чыннан да кызык булып китте бит, шул хәтле матур сайраган кошларга карга кушылды, җитмәсә шундый куркыныч кычкырып җибәрде, хәттә кошлар сайраудан туктаты. Нурания елмаеп куйды һәм кибеткә таба юл алды.
Ниһаять зур кибет бинасына керде. Шактый кечкенә кибет бүлекләре карап үткәч ул берсенә тукталды. Аның күзенә зәңгәрсу төстәге күлмәк чалынды, әйе, нәкъ менә шундый күлмәк алырга теләгән иде ул. Башка бернидә уйламый күлмәкне алды да, киеп карар өчен махсус әзерләнгән бүлмәгә керде. Өс киемен салып яңа күлмәкне кия генә башлады, ерак түгел генә таныш тавыш ишетте.
— Иркәм, күпме көтеп була инде сине ә, әйдә инде тизрәк, безнең әле ресторанга да барып җитәсе бар, Тәбрис соңга калмагыз диде бит.
— Җан кисәгем, бер генә минут, мин әзер булам, үзең бит син иң чибәре булырга тиеш дидең.
— Иркәм, син болайда иң чибәре, әйдә тиз бул инде.
Күрше киенү бүлмәсеннән, үкчәле туфлиләреннән шак, шак иткән тавыш калдырып берсе чыкты. Нурания иренең тавышына ошаган ирне күрергә теләп, күлмәген тиз генә киде дә бүлмәсеннән чыкты, ләкин якын тирәдә ул бары күлмәкләрне җайлап йөрүче кибетчедән гайри беркемне дә күрмәде. Кара инде нишлим? Марат килгән дип уйлап кибеттән иремне эзлим, вәт җүләрдә инде үзем дип уйлап кыз көзге тирәли бөтерелеп, кире махсус бүлмәгә керде. Кибеттән күлмәк, тагын берничә кирәкле әйберен алып ул өйгә кайтырга чыкты. Парк аша кайтканда, бу юлы кошлар моңын тыңламады ул, ә Марат әйткән сүзләрне исенә төшерде.
Нәкъ менә бүгенге кебек яңгырдан соң кояш чыккан иде ул көнне дә. Марат Нурания белән кинодан кайтып баралар. Паркның уртасына җиткәч Марат кисәктән генә Нуранияне күтәреп алды да, янында гына торган урындыкка бастырып:
— Иркәм минем, белсәң иде сине ничек яратуымны. Әнә тыңла, бу кошлар бүген синең өчен сайрыйлар, алар минем йөрәгемдәге хисләрне үз җырлары аша сиңа җиткерергә телиләр. Иркәм, шул кошларга кушылып миндә җырлар идем, тик бүген сиңа әйтер сүзем бар.
— Әйт, тыңлыйм, әллә кошлар әйткәнне көтәсеңме?
— Юк иркәм, минем сүзләрем җитди, без бер беребезне яратабыз, димәк без бергә булырга тиеш, иркәм син миңа кияүгә чыгасыңмы?
— Иркәм дисең, ә син миңа гел шулай әйтерсеңме?
— Әлбәттә иркәм.
— Марат, көлмә генә, син миңа сүз бирергә тиеш, әйт, син бүтән хатын кызга бу сүзне әйтмим дип сүз бир, бу сүз бары минем өчен генә булырга тиеш. Марат син сүз бирәсеңме?
— Иркәм, иркәм, иркәм минем, мин сине гел иркәләрмен, назлармын, бу сүз бары синең өчен генә иркәм, сүз бирәм.
Әйе, Марат аңа һаман гел иркәләп иркәм диде. Менә ничек кызык булды бит әле, кемдер нәкъ аның Мараты кебек сөеклесенә иркәм дип әйтә, җитмәсә тавышы да нәкъ менә Маратныкы. Нурания ирен искә төшереп, араларындагы матур кичерешләрне уйлап алга атлады. Марат кайткандыр, тизрәк кайтырга кирәк дип кыз адымын тизләтте, тик Марат әледә өйгә кайтмаган булып чыкты.
Дәвамы бар.

 

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас