Литература
13 Июня 2024, 11:00

Язмышлар языла күкләрдә

Автор: Гөлчирә Галимова.  Унберенче бүлек. Сөмбеләне ашыгыч ярдәм машинасына алып чыгып яткырдылар, килгән табиб бик акыллы кеше булып чыкты. Иң беренче эш итеп кызны карап үз карарын чыгарып, Фируза апага да уколны кадап китеп тә барды. Әлбәттә инде Нурия Фируза апага нәрсә булганын хәбәр бирермен дип килүчеләргә иярде. Фируза апага гына бу мизгелдә булышырга кеше юк иде.

Язмышлар языла күкләрдәЯзмышлар языла күкләрдә
Язмышлар языла күкләрдә

Сөмбеләне ашыгыч ярдәм машинасына алып чыгып яткырдылар, килгән табиб бик акыллы кеше булып чыкты. Иң беренче эш итеп кызны карап үз карарын чыгарып, Фируза апага да уколны кадап китеп тә барды. Әлбәттә инде Нурия Фируза апага нәрсә булганын хәбәр бирермен дип килүчеләргә иярде. Фируза апага гына бу мизгелдә булышырга кеше юк иде. Кемгә әйтсен ул бу халәткә ни өчен төшкәнен? Кем белән үз кайгысын уртаклашсын. Җитмәсә ире дә вахта ысулы белән эшкә йөри. Нигә, нигә кирәк чакта ул өйдә юк дип елады ана. Ул нишләргә белмәде, йөрәгенең әрнүенә түзерлек түгел , кызының бу ятсызлыкка барып җитүенә ышанасы килмәде ананың, ышанасы килмәде. Кая? Ничек карап бетерә алмый калды ул кызының бозык юлдан китүен. Белмәде ана, белмәде бу бәхетсезлеккә кем гаепле икәнен, әлегә белмәде. Үз кайгысы эчендә дөрләп янган вакытта Нурия аңа берничә тапкыр шалтыратуын да ана ишетмәде. Бераз тынычлангач кына ул телефонны алып үзе Нуриягә шалтыратты.
— Нурия сеңлем , анда хәлләр ничек?
— Фируза апа Сөмбеләгә әлегә система куйдылар, ул йоклый. ......Фируза апа аның баласы төште, канны бик күп югалтты, ашыгыч ярдәм машинасында барганда кровотечениесе ачылды, хәле бик авыр иде, хәзер Аллага шөкер яхшырак. Син борчылма, мин иртә беләнгә хәтле үзем аның янында булырмын.
— Нәрсә була инде хәзер сеңлем? Ул бит яшь, полиция хезмәткәрләре чакырырлар инде, нишләргә? Гаепле кешене ничек табарга? Сөмбелә әйтер микән кем икәнен? Үзебезнең авыл кешесе булса үз кулларым белән буып үтерәм мин аны. Йә Раббым түземлек бир үземә....
Фируза апа елый ук башлап телефонын сүндерде. Әйе бу чын мәгънәсендә бик четерекле мәсьәлә һәм моны чишү бик җиңелләрдән булмас.
Төн тыныч үтте, Нуриянең бу төндә уйлаган уйлары аны әллә кайларга илтте. Үзенең Сәйдәш исән булса нинди бәхетле булуы, бер бер артлы берничә бала табуы, матур, бәхетле гомер кичерүе. Ләкин Алланың рәхмәте нигәдер ул уйларны гына безнеңчә туры китерми. Әнә ничек бит, яшь кыз үлем белән көрәште, шушы яшеннән әни була алу мөмкинлеген югалтты. Кем белә кайчан булса да ул янә ана булырмы? Вакытыннан алда баласын югалтуы зыян салмасмы? Аны алда нәрсә көтә?
Иртә таң атып хастаханә дә җанланды, коридор буйлап кешеләр агыла башлады. Нурия дә әкренләп өйгә кайтырга җыенды гына, Сөмбелә яткан палата ишегеннән полиция хезмәткәре күренде. Үзенең кем икәнлеген әйтеп:
— Сез кеме буласыз?- диде ул Нуриягә карап, аннары янә сорауларын яудыра башлады— Безгә шалтыратып 18 яше дә тулмаган кызның бала югалтуы һәм аның көчләнгән булуы бик ихтимал дип хәбәр иттеләр. Сез нәрсә әйтерсез бу хакта?
Бу сүзләрне ишеткәч , әле яңа гына күз ачкан Сөмбеләнең битеннән күз яшьләре тәгәри башлады. Аңлады кыз, бу хәлдән җиңел генә котылып булмый. Тик нигәдер авызын ачып берсүз әйтә алмады. Нурия үзенә бирелгән сорауларга ничек җавап бирергә белмәде, Сөмбеләнең дә сорауларга җавап бирергә әзер түгел икәнен дә аңлап:
— Бәлки иртәгә килерсез? Аңлагыз , яшь кыз үзе дә чак үлемнән калды, ә сез сораулар яудырасыз. Сез ничек уйлыйсыз аңа җиңелме?
— Аңлыйм әлбәттә, тик сездә мине аңлагыз, безгә хәбәр килгән икән без аны ихтибарсыз калдыра алмыйбыз. Һичьюгы кыскача нәрсә булганын әйтә алмыйсызмы?
Нурия бер полиция хезмәткәренә, бер Сөмбеләгә карап, үзе нәрсәләр ишеткәнен сөйләп:
— Мин үзем дә ишеткәч ышанмый утырдым, ышанырлык хәл түгел бит, ничек шулай эшләп була? Ул бит яраткан хатын кызының кызы, башка сыймаслык хәл.
— Гафу итегез Сөмбелә, берничә сорауга җавап бирергә туры килә сезгә. Әйтегез әле, мөмкин булса дөресен, чөнки сезнең сүзләрдә кеше гомере , аның гаеплеме, әллә юкмы икәнен исбатларга кирәк. Шулай итеп дөресе нидә?. Бәлки сез әниегез башка иргә кияүгә чыкканын теләмәгәнсездер, шуңа ачу итеп аны, үги әтиегезне гаеплисездер дип тә уйлап була. Ышаныгыз, мондый очраклар да бар, шуңа күрә бу хәлне төрле яктан тикшерәчәкләр һәм иң беренче чиратта сезгә гаепне тагарга мөмкинлек туа, яла ягу дип атала.
Сөмбеләнең йөзен ачу катыш нәфрәт хисләре биләп алды, ул бөтен көчен җыеп:
— Нәрсә телисез сез миннән? Яңа баштан шул мәшхәр аша үтүемнеме? Миңа рәхәт иде дип уйлыйсызмы? Аның тирдән сасыган гәүдәсен, авызыннан килгән сыра исен иснәп яту рәхәт дип уйлыйсызмы? Кешеләр белсә нәрсә сөйләрләр дип төн йокысын йокламый елап ятырга рәхәт дип беләсезме? Ә әни, әни белсә нишләр? Әни кемгә ышаныр? Нәрсә булыр дип көтеп яту рәхәт дип беләсезме? Әйтегез, әйт , миңа хәзер рәхәт дип беләсезме? Нәрсә көтә мине, нәрсә көтә?
Сөмбелә түзмәде ачыргаланып кычкырып җибәрде :
— Ааааааа, нигә мин үлмәдем икән? Нигә?
Нурия полиция хезмәткәренә китәргә ымлады, тегесе исә аңлагандай саубуллашып палатадан чыгып китте. Нурия үзенә нишләргә белмәде, кызны саклап утырса өйдә эше бар, җитмәсә бүген медпунктка, аларның авылга бәйле табиб килергә тиеш. Чыннан да нишләргә? Кемгә әйтергә? Мондый четерекле мәсьәләгә аның әле юлыкканы булмады. Шулайда ул Фируза апага шалтыратырга булды. Сөмбелә аны аңлагандай:
— Нурия апа үтенәм әнигә әйтмәгез... әлегә әйтмәгез. Мин үзем генә дә ята алам, мине сакларга кирәкми.
— Тик...
— Юк, кирәкми, әни хәзер үк белсә.... мин күз алдына да китерә алмыйм нәрсә буласын. Нурия апа кайтыгыз, рәхмәт сезгә, чыннан да миңа бүтән ярдәм кирәкми, кирәк булса шәфкать туташлары бар, аларга әйтермен.
Нурия бераз уйланып торды да, ярар, мин кич килеп әйләнермен.
Бу кызның тормышы асты өскә килде, киләчәге , хыяллары чәлпәрәмә килде. Кем, кем гаепле соң? Кызын аңлый алмаган, кызының мәшәкатьләре, борчуларын күрә алмаган анамы? Яисә үзенең ятсыз уйларын башкарырга өметләнеп йөргән ирме? Бәлки нәрсә булырга мөмкин икәнен әнисенә туры әйтә алмаган кызмы? Әллә курку хисләреме? Яки әнисенең күңелен төшермәс өчен дөреслекне яшереп калумы? Сораулар бирә башласаң, алар бик күп һәм бу сорауларга җавапны да тиз генә табып булмый.
Нурия өйгә кайтты, әнисенә берничә сүз әйтеп ашыгып эшкә китте. Ул вакытлы кайткан булып чыкты, медпункт ишеген ачып керде генә, табиб та килеп җитте. Көн бик авыр үтте, табиб килүен белгәч әби, бабайлар күп җыелды. Кайсы кан басымы күтәрелә дип зарланды, кайсының йокысы югалган, кемнеңдер аягы авырта, кемнеңдер биле тураймый, бары табиб белән сөйләшеп алыр өчен генә дә килүче табылды. Менә ниһаять табибның китәргә вакыты да җитте. Табиб өстәл өстенә куйган кәгазь язмаларын чемоданына тыкты гына, өстәл өстендә торган телефон шалтырады. Нурия телефонны алып:
— Тыңлыйм сезне.
Телефонның теге ягыннан әйткән сүзләр Нурияне телсез калдырды. Бу Фируза апаның күршесендә торган Гәүхәр апа иде.
— Нурия сеңлем табиб киттеме әле? Фируза апаңның хәле авыр, ул аңсыз ята. Хәлен белергә дип кергән идем, ул, ул селкенмичә идәндә ята, ә янында нишләргә белмичә полиция хезмәткәре басып тора. Үтенәм тизрәк килегез.
Нурия табибка аңлатып, аның белән Фируза апаларга китте. Тик соң иде инде, алар бары Фируза апаның үле гәүдәсен генә күрде.
Фируза апа тәмле ашларын әзерләп кызы янына хастаханәгә барырга җыена иде. Кызы яраткан тәмлүшкәләрне дә кибеттән барып алган иде, бары җыенып өйдән чыгып китәргә генә калды. Эх бары берничә минут алдан чыгып китсә ул полиция хезмәткәре белән очрашмас иде, кем белә , бәлки башка вакыт һәм башка урында сөйләшкән булса исән дә калыр иде. Әйе, төрлечә уйлап була, булыр иде ,булыр иде дигән сүзләр дә бик күп, Ләкин Аллахы Тәгалә язганнан уза алмыйсың икән. Ул әйберен җыеп ишектән чыгарга әзерләнгән вакытта, ишекне шакып полиция хезмәткәре килеп керде. Үзенең кем икәнен аңлатып, берничә сорауга җавап табарга теләвен әйтте. Сүз иренә килеп җитте.
— Әйтегез әле , ирегез Ислам, сез аның хакта нәрсә әйтә аласыз?--
— Нәрсә әйтим, яхшы, эшчән кеше.
— Сез күптән бергәме?
— Ничек әйтим, без бер авылныкы, тик ирем үлгәч берничә елдан кавышып яшәргә булдык. Ул буйдак, хатыны күптән үлде аның, балалары юк, менә кушылдык.
— Ә сезнең кызыгызга ул ничек, ярдәм иттеме?, Алар арасында нинди мөнәсәбәт иде.?
— Ничек инде нинди? Яхшы, ул минем кызымны үз кызы кебек яратты, иркәләде.
— Ничек? Ничек иркәләде?
— Ничек дип, яратты инде, әтисе кебек кочаклады, һәр сүзен тыңлады, булышты.
— Димәк әтисе кебек яратты дисез, ә сез бернидә сизмәдегезме? Ул бит аны башкачарак яраткан дип уйламыйсызмы? Кызыгыз сезгә бернидә әйткәне булмадымы? Мәсьәлән үги әти артык каты кочаклый, кирәкмәгән җирләрне тота дип.
— Соң кыз кешегә ошап бетмәгәндер инде, үз әтисе түгел бит, аннары ул минем кияүгә чыгуымны да теләмәде, бәлки шуңада бик өнәп бетерми иде иремне.
— Ә сезнең кызыгыз нәкъ менә сезнең ирегез Ислам мине берничә тапкыр көчләде, әниеңә әйтсәң икегезне дә үтерәм дип әйтте диде. Сез бу хакта ни диярсез? Миңа калса бу дөрес сүзләр, сез дөрес әйтәсез , кызыгыз ирегезне күрергә дә теләмәгән. Без ирегезне кулга алырга тиеш булабыз һәм минемчә сезнең ирегез гаепле һәм ул, нәкъ менә ул сезнең кызыгызны көчләгән.
Фируза апа бу сүзләрдән соң артка таба берничә адым ясады да, күкрәгенә кулы белән тотынып идәнгә егылды. Полиция хезмәткәре кулындагы сумкасын идәнгә бәреп Фируза апаның сулышын тикшерде. Нәкъ менә шул вакыт күрше хатыны килеп керде дә, нәрсә булганын аңлап Нуриягә шалтыратты.
Менә язмыш дәфтәренә ниләр язылган, кызы күз яшьләрен түгеп хастаханәдә ята, ә әнисе йөрәк ярасына түзә алмый үлеп китә. Язмыш сынаулары һәркемне үзенчә сыный, үзенчә ярата, көчләгән үзенчә биекләргә менгерә, шулай ук өстән аска тиз арада бәреп тә төшерә. Ә менә яңадан өскә менергә генә бик авыр.
Соңгы вакытта булган мәшәкатьләр белән Нуриянең күңеле төште, Сөмбеләнең ачыргаланып кычкырганнары һаман күз алдыннан китмәде. Ул сеңлесен уйлады, ничек, ничек сеңлесе Нурания бу авыр хәсрәткә түзгән һәм ничек яңадан яши башларга көч тапкан икән. Бу сорауларына җавапны гына озак көтәргә туры килмәде, кич белән Нурания аңа шалтыратып яңа хәбәрем бар диде.
Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас