Литература
13 Июня 2024, 10:00

Язмышлар языла күкләрдә

Автор: Гөлчирә Галимова. Унынчы бүлек. Нурия Әнвәр абыйсын күреп аптырап калды . Ничек? Каян белгән ул булган хәлләрне? Нурания дә аңа әйтмәде бит. Уйлар, уйлар, бер мизгел эчендә мең төрлегә әйләнә торган уйлар.Нурия әкрен генә Әнвәр абый янына якынлашты. Үзен уңайсыз хәлдә калган чебешне хәтерләткән кызны күреп, Әнвәр абый үзе сүз башларга булды.— Нурия сеңлем хәлләрегез ничек?

Язмышлар языла күкләрдәЯзмышлар языла күкләрдә
Язмышлар языла күкләрдә

Нурия Әнвәр абыйсын күреп аптырап калды . Ничек? Каян белгән ул булган хәлләрне? Нурания дә аңа әйтмәде бит. Уйлар, уйлар, бер мизгел эчендә мең төрлегә әйләнә торган уйлар.
Нурия әкрен генә Әнвәр абый янына якынлашты. Үзен уңайсыз хәлдә калган чебешне хәтерләткән кызны күреп, Әнвәр абый үзе сүз башларга булды.
— Нурия сеңлем хәлләрегез ничек?
— Рәхмәт, мин яхшы. Ә син, син ничек монда?
— Мин авылга кайткан идем, сезгә керәм дип капканы гына ачтым, сездән Рәмзия чыгып бара, ул барын да сөйләде һәм мин монда.
— Рәхмәт Әнвәр абый хәлебезне белергә килгән өчен.
— Нурия мин....мин хәл белергә генә килмәдем, мин инде табиб белән дә сөйләшергә өлгергән идем.......мин....
Нурия Әнвәр абыйсының йөзе үзгәрүен күреп:
— Әнвәр абыыыый, син үзеңне начар хис итәсең ахры, табиб чакырыргамы?
— Юк, кирәкми...дөресен әйткәндә мин чыннан да бераз борчылып алдым. Матур апа, Нурания .....бу җиңел түгел. Менә нәрсә сеңлем, мә тот, мин табиб белән сөйләшүгә өйгә кайтып әйләндем.- дип, Әнвәр абый Нуриянең кулына кәгазь төргәк тоттырды.
— Бу нәрсә Әнвәр абый?
— Акча сеңлем, акча....монда әлбәттә җитәрлек түгел, тик без бергәләшеп табарбыз, ә әлегә операция ясатырга җитә, операциядән соң дәвалар өчен дә акча җыярбыз борчылма.
— Тиииик....Әнвәр абый ә хатының, ул беләме?
— Белә, борчылма, бар да яхшы булыр Алла теләсә. Әәәәә, менә тагын нәрсә, Бибинур апаны да күрдем, ул да бик борчыла, вакыты булуга Нурия кайтсын диде. Мин аңлавымча ул яшәр өчен сезгә күчәргә тели, олы бит инде аңлап була дип уйлаган идем. Тик ул сезгә күчеп үз йортын сатам диде, операциягә акча була ди.
— Дәү әни теләгенә ирешә торган кеше. Бер яктан ул яхшы уйлаган, ләкин мин аның йортын саттырасым килми, мин кредит алырга теләгән идем, аннары сиңа да бурычлы буласым килми.
— син нәрсә сөйлисең сеңлем, ант әгәре, әздән генә тукталып калдым авызыңа сукмас өчен. Нәрсә уйладың тагын син ә? Әгәр мин авырсам, әйт әле, мин авырсам син миңа ярдәм итмәс идеңме?
Нурия дәшмәде, гаебен танып бары башын аска иде. Әнвәр абый Нурияне кочагына алып:
— Сез бит минем яраткан абыемның кызлары, ә әниең аның бердәнбер мәхәббәте. Әйт, ничек булышмый читтән карап тора алам соң мин. Ә Нураниянең хәле ничек?
— Хәзер ярый инде, бик борчылды, үз үзен күралмый дәрәҗәгә җитте, бөтен кешедән гәеп эзләде, хәтта әнинең бәбигә кием алуы да зыян китергән дип санады.
— Тормыш дигән нәрсә бик катлаулы шул, ак белән кара төс берләшә, кая, нәрсә икәнен аңламый торган вакытлар күп була. Вакыты белән кайнар таба өстендә йөргәнеңне дә аңламыйсың икән. Юкка гына олылар язмышлар күкләрдә языла дип әйтмиләр икән. Нурания әле яши генә башлады, мин ышанам, ул көчле кыз һәм барысын да җиңеп чыгачак. Ярый мин китим әле, юк сүз, күп сүз сөйләп торудан мәгънә юк , ә син, син бердә тартынып торма, шалтырат, үлгән кешегә генә берни дә кирәкми, аңа мөрәҗәгать итеп булмый , әлегә без исән һәм бердәм булырга тиеш.
— Рәхмәт Әнвәр абый, ничектер әти белән сөйләшкән кебек булып китте, ул да шулай матур сүзләр сөйли иде.
— Ярый, исән булыгыз, онытма, шалтыратып тор.- дип Әнвәр абый китеп барды . Авыр булды аңа һәм моны Нурия дә күрде. Юк, Әнвәр абыйның китәсе килмәде, Нуриянең кайгы эчендә үзенең генә басып торуын теләмәде, тик, тик үзеннән үзе бәреп чыга башлаган күз яшьләрен сеңлесенә күрсәтәсе килмәде аның. Нурия күрде, үзенең дә яшь бөртекләре тышка чыкты , башкача булырга мөмкин дә түгел иде, әнә бит нинди кеше җанлы абыйсы бар.
Чыннан да яныңда сине аңлый, һәрвакытта да сиңа булышырга торучы якыннарың, туганнарың, дусларың булу ул зур бәхет.
Вакыт агымсудай ага бирә. Нурания дә ачы күз яшьләрен киптереп яши башлады, Нурзидә апаның да операциясе уңышлы үтеп ниһаять өйгә кайтты. Тормыш тәгәрмәче янә үз көенә тәгәри башлады. Беркөнне чәй эчеп утырган вакытта Нурзидә апа акрын гына сүз башлап:
— Нурия кызым әйтер сүзем бар , тик үпкәләми генә мине тыңласаң иде.
— Әни син шулай сүз башлаганда мин куркам хәзер.
— Мин начар сүз әйтергә җыенмыйм, кызым сүзем шул, алайса турыдан әйтәм......Үзең беләсең, мин еш авырыйм, дәү әниең дә бик биреште, сиңа үзең турында уйларга вакыт җитте дип уйлыйм мин. Кызым син кияүгә чыгу турында уйла дип әйтүем.
— Әнииии....
Нурзидә апа бераз тавышын күтәрә төшеп:
— Нәрсә әни? Әллә дөрес әйтмимме? Син мине саклап бетерә алмыйсың, мин бит борчылам гына, мин үлсәм иптәш тә калмый дип борчылам балам. Нурания шәһәрдә, ә син, син авылны яратасың, димәк авылда каласың. Аңлыйм, сеңлем бар диярсең, мин юк димим, сеңел ул яхшы, тик хатын кызга бит әле терәк дигән нәрсә дә кирәк. Синең үз балаларың булырга тиеш балам.
— Әни, уйлармын, сүз бирәм, ә әлегә сине ташлап китә алмыйм. Менә син яхшылап терелеп бетәрсең, ә мин шул арада кияү эзләрмен.
— Эзли имеш, әнә дустың Регина нишли, ул инде икенче тапкыр кияүгә чыгып бәби дә алып кайтты.
— Әни ул башка нәрсә, беренче тапкыр егетенә ачу итеп кияүгә чыкты һәм ике айдан аерылып кайтты да ярты елдан үз егетенә кияүгә чыкты. Нәрсә исбатларга теләде инде шулай эшләп? Әни мин алай эшли алмыйм, мин бер генә кияүгә чыгам һәм мине ничек бар шулай яратучыга.
Нурия әнисенең битеннән үбеп үз бүлмәсенә кереп китте.
Дөрестән дә вакыт үтә, ә ул һаман йөрәген башка егеткә ача алмый, аның йөрәгендә әледә Сәйдәшкә булган сөю хисе . Нурия егетне ничек кенә өйләнешергә үгетләсә дә, Сәйдәш риза булмады. Кем белә бит , бәлки кияүгә чыккан булса баласы да булыр иде. Нурия үз уйлары белән үткән мәхәббәт диңгезенә кереп китмәкче иде, аның тәрәзәсенә кемдер шакыды да:
— Нурия кызым син өйдәме? Үтенәм булыш, чык, чык әле.— дигән тавыш ишетелде.
Нурия тәрәзә форточкасын ачып:
— Хәзер чыгам- диде.
Ул ашыгып урамга чыкты. Түбән очта яшәүче Фируза апа елый, елый кызарынып беткән, үзе сүз башлап әйтә дә алмый, авыз эченнән нидер мыгырдый кебек. Нурия аны тынычландырырга тырышып аркасыннан сыйпап:
— Тынычлан Фируза апа, нәрсә булды соң? Әле генә яхшы сөйләшә идең бит. Йә нәрсә булды, сөйлә..
— Кызым, ул авырый, кыса, башым әйләнә ди, хәлем юк әни үләм ди.
— Соң телефоннан гына шалтыратып чакыра ала идең бит, авылда һәрбер кешегә телефон номерымны бирдем, өйгә чабып килмәсеннәр дидем.
— Соң инде мин ул хакта уйладым дип уйлыйсыңмы? Кызым, аңлыйсыңмы? Кызым авырый.
— Фируза апа син кайта тор, кызыңны тынычландыра башла, ә мин кирәк дип тапкан әйберләремне алып килеп җитәрмен.
Фируза апа тиз, тиз атлап китеп тә барды. Нурия өйгә кереп әнисенә кая барасын әйтеп, кирәк әйберләрен алып, велосипедка утырды да түбән очка китте. Фируза апа белән нәкъ менә капка төбендә очраштылар да алар. Өйгә кергәндә үк Фируза апаның кызы кычкырганы ишетелә иде инде, хәтта Нурия бераз куркып та калды. Кыз елап утырган бүлмәгә керүгә Нурия аптыраудан күзләрен зур итеп ачты.
Бүлмә эчендә, идәндә, ярым шәрә кыз эчен тотып утыра, үзе авызы белән карават башын тешләп ала да авыртуына түзә алмый ачыргаланып кычкыра. Нурия Фируза апага карап:
— Ашыгыч ярдәм чакырмыйча булмас, мин хәзер үк шалтыратам һәм үзем карый башлармын. - дип телефонын алып ашыгыч ярдәм чакырып, кыз янына килеп:
— Сөмбелә сеңлем әйдә караватка утыр әле.- дип, кызга караватка утырырга булышып:
— Нәрсә булды сеңлем сөйлә, кайсы җирең катырак авырта? Ничек һәм күптәннән авыртамы?
Сөмбелә әнисенә карап алды , аның йөзенә авырту катыш курку хисе бәрелеп чыкты. Нурия аңлап алды һәм Фируза апага чыгып торырга кушып:
— Аңлыйм син кызың өчен борчыласың тик ул хәзер авыр хәлдә, аңа кыендыр, миңа да тынычрак карарга, болай сиңа да бер бер хәл булмасын дип уйлап кызны карый алмам. Фируза апа аннары су китер әле ярыймы, дару эчеп җибәрергә кирәк булыр.
Фируза апа чыгып китүгә Нурия кызга карап:
— Нәрсә булды Сөмбелә? Нигә әниеңнән куркасың син? Ул бит синең өчен борчыла, шулай булырга тиеш тә.
— Нурия апа минем эчем бик авырта, вакыты белән каным, каным да чыга, бик авыртып чыга, җитмәсә ул бик куе.
Нурия аптыравын яшермичә:
— Ничек инде? Бу хәл болай гына була алмый сеңлем, син, — Нурия соравын бирим микән дип уйлап торды да— син корсаклы мәллә? Бу мөмкин түгел, сиңа бит әле 16 тулды гына, мәктәпне дә тәмамламаган, юк, булуы мөмкин түгел.
— Нурия апа үтенәм кычкырып әйтмә, тик бу шулай, мин бик куркам, инде хастаханәгә дә барырмын дип сәбәп табырга уйлаган идем.
— Сиииин, башка сыймый, сиңа мин ярдәм итә алмыйм, хәзер ашыгыч ярдәм килеп җитә. Нишләрсең бала , әниең барыбер беләчәк бит? Ничек килеп чыкты соң бу хәл?
— Мин әнигә әйткәләдем, аңлар, сизәр дип уйладым, үги әти, ул барысына да гаепле. Өч ел безнең белән яши башлаганына, шунда ук мине күзләре белән чишендерә иде. Күрәсез бит мин төшеп калганнардан түгел, ааааа, үләм бит Нурия апа, үләәәәәм, — Кыз күз яшьләрен сөртеп сүзен дәвам итте-— Гел аның яныннан үткәндә аркамнан сыйпап кала, күз кыса, ә мин, мин әнигә әйттем" нигә миңа тия ул, вакыты белән битемнән үпкәндә битемне теле белән ялап ала" - дип. .... Тик әни ул сине ярата гына кызым, аның үз балалары булмаган дия иде. Ниһаять ул үз теләгенә иреште, әнине дусты ниндидер ашка чакырды, без үги зти белән икәү генә калдык. Ул....ул....ул ач кеше сыман ябышты....мин бернишләргә дә өлгермәдем. Аааааа, үләм, кайчан киләләр соң, нишләргә Нурия апам, аааааа..
— Түз бәбкәм, хәзер килеп җитәләр, мин сиңа авыртуны киметә торган укол ясадым бит, хәзер бераз җайланыр.
— Нигә, нигәәәә ул мине көчләде әәә, нигәәәә?
— Нигә полиция хезмәткәре чакырмадың, һичьюгы әниеңә әйтергә иде.
— Юк, ул миңа"- Әниеңә әйтсәң үтерәм, төрмәгә утыртсалар да мин чыгам һәм икегезне дә үтерәм, минем югалтыр әйберем юк. Ә син тыныч кына минем сөяркәм буласың, тавышыңны чыгарсаң үзеңә үпкәлә''' - диде. Мин курыктым, курыктым Нурия апа. Бер генә дә үземә кагылдырасым килмәде, гел сәбәп табып өйдән чыгып китә идем ааааа, әни, ул, әни генә гаепле, аааа, ...
Сөмбелә эченә тотынып сыгылып төште, үзенең елый, елый хәле беткән.
— Нишләргә миңа үләм бит, Нурия апа ничек яшәргә? Ничек кеше күзенә хәзер карарга миңа? Мине бит хәзер сөйрәлчек кыз дип атымны чыгарачаклар, бала төшкәнен дә ишетсәләр....
Бу сүзләрне, бүлмәгә су алып кергән Фируза апа ишетеп , кулындагы стаканын төшереа җибәрде, ул бары:
— Нәрсәәә...- дип әйтә алды. Ә Сөмбелә сүзләрен әйтеп бетерә алмый туктап калды. Менә хәзер инде ул тагын да каты курыкты, кисәктән караваттан сикереп торды да, идәнгә гөрселдәп ауды. Бәхеткә шул минутта ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас