Апалы, сеңелле ике туган янә йөрәк ярасына түзә алмый елый. Инде төшке аш вакыты җитеп килә, ә әнисе турында яхшы хәбәр юк. Нурия икеләтә борчыла, сеңлесенең күкрәк астында бала йөртүе, аның хәлен авырайта.
— Сеңлем, алтыным минем, иртән дә чәй эчмәдең, син кайтып ял итеп кил, берәр хәбәр булса мин сиңа хәбәр итәрмен.
— Син ничек күз алдыңа китерәсең моны апам? Әни үлем белән көрәшә, ә мин, мин ятып ял итәргә тиешме? Апааааам, әни үлсә нишлибез? Юк, ююююк, моны күз алдына да китерәсе авыр.
— Синедә аңлыйм сеңлем, тик хәзер син үзең турында гына түгел, булачак бала турында да уйларга тиешсең. Син ял итмәгән, ашамаган, ничек уйлыйсың, балага зыяны тимәсме? Үтенәм бар кайт.
Нурия читтәрәк басып торган Маратка күз салып:
— Ә син нәрсә басып торасың? Хатыныңны тынычландыр, өйгә кайтырга кирәк диген.
— Ә мин нәрсә? Мин нәрсә әйтә алам соң? Аның үз башы бар, теләмәгәч мин аны көчләп алып кайта алмыйм бит инде. Аннары ...
Марат сүзендә әйтеп бетерә алмады, алар янына, реанимация бүлегеннән чыккан табиб килеп басты. Табиб авызын ачырга да өлгермәде, аңа сораулар яудыра башладылар. Табиб аларга карап торды да, түзмәде:
— Туктагыз, тукта...мин бит сезгә җавап бирергә дә өлгерә алмыйм. Монда бу сораулардан табиблар реанимация бүлегенә ятырга мөмкин... Ә әниегезгә килгәндә аның хәле яхшыра башлады, шулай дәвам итсә реанимация бүлегеннән чыгарырга да булачак. Тик.....кызлар, әниегезне саклагыз, аңа операция ясарга кирәк, күпме әйттек бит инде аңа, ә ул һаман баш тарта.
Нурия чыннан да аптырап калды, бер нәрсәдә аңламаганын ул яшереп тә тормады:
— Сез нәрсә турында әйтәсез? Әйе, әни хастаханәгә йөрде, тикшерүләр үтте, тик, тик операция кирәк дип әйтмәде.
— Мин белмим ул сезгә нәрсәләр әйткәнен, ләкин бу дөрес һәм бу очракта никадәр тиз операция ясыйбыз, шулкадәр әниегезгә озын гомер бүләк итәбез.
-— Ә сез хәзер операция ясый аласызмы? Үтенәм, ясагыз, ул бит барыбер хастаханәдә ята.
— Кызганычка каршы юк, бу бик катлаулы операция була, безгә нейрохирург ярдәме кирәк булачак.
— Соң сездә нейрохирургия бүлеге бар бит, мин үзем шәфкать туташы , кирәк булса миндә ярдәм итә алам, медперсонал җитмәсә диюем.
— Нейрохирургия бар, ләкин безгә зуррак белгеч кирәк дияр идем, әгәр сез риза булсагыз мин Мәскәүдән чакырта алам........әлбәттә инде бу чыгымнар сорый. Гафу итегез мин ничек бар шулай әйтәм.
Кызлар икесе бер авыздан әйткән кебек:
— Ярар.... без риза — диделәр.
Табиб кызларга карады,, аннары Маратка сынаулы карашын ташлап:
— Сез дә ризамы?
Марат бу сорауны көтмәгән иде, шуңа да югалып калды, бераз дәшми торгач:
— Әлбәттә инде риза.
— Ярый, сез әлегә өйгә кайта аласыз, регистратурада үзегезнең телефон номерыгызны калдырыгыз, сезнең белән элемтәгә керер өчен.
Кызлар рәхмәт әйтеп өйгә кайтты. Марат мин ардым , бераз йоклап алам дип йокы бүлмәсенә кереп китте. Нурия сеңлесен кочаклады да:
— Сеңлем синдә бераз ятып ал, ә мин син уянганчы берәр тәмлүшкә пешереп куярмын.
— Рәхмәт апам, ....беләсеңме.... әти үлгәч мин йөрәгемнең бер өлешен югалттым дип уйлаган идем. Йөрәгем шул хәтле авыртты, мин нишләргә дә белмәдем. Ә әни үлсә? Апам...мин бик куркам.
— Сеңлем борчылма, Алла теләсә барда яхшы була. Ә син ул хакта уйлама, булачак бала турында уйла, ә аңа әлегә ял кирәк, әнә " әнииии, минем йокым килә" дип елый.
Нурания ирексездән көлеп җибәрде дә:
— Апааам, син һәрвакыт минем күңелемне күрә белдең. Ярар, мин чыннан да ятыйм әле, нәрсәдер башым авырта.- дип әйтеп тә бетерде, эчен тотып кисәктән кычкырып җибәрде :
— Ой...
Нурия куркып :
— Нәрсә булды?
— Эчем, апам эчем кисә,, үләәәәм, эчем...апааа...
Нурания сүзен әйтеп бетерә алмады аңын югалтты. Нурия ачыргаланып кычкыра башлады:
— Сеңлем син нәрсә? Сеңлем дим? Нәрсә соң бу? Йә Раббым, үтенәм сакла сеңлемне. Марат, Марат дим.....
Нурия үзе кычкырды,, үзе телефоннан ашыгыч ярдәм чакырды.
Нурия ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче нишләргә дә белмәде, җитмәсә Марат та тәрәзәдән ишеккә, ишектән тәрәзәгә йөрде. Ниһаять ярдәм килеп җитеп, Нуранияне дә хастаханәгә алып киттеләр. Менә инде икенче көн алар хастаханә коридорының идәнен таптый. Табиблар күпме тырышсаларда Нураниянең баласын алып кала алмадылар. Менә тагын зур сынаулар үткән гаиләгә кайгы килде. Нурия үз үзен кая куярга,, үз үзен ничек тотарга белми, аптырап басып торган Марат янына килеп:
— Марат ...
Тик Марат кына Нуриягә сүз әйтергә мөмкинлек бирмәде, кулын күтәреп:
— Дәшмә, дәшмә, ......мин нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм Нурия.....монда сүзләр белән генә йөрәк ярасын төзәтеп булмый.
— Марат...шулайда...
— Юк дидем бииит, ничек аңламыйсың миңа авыр икәнен? Мин, мин баламны күрә дә алмадым бит. Ә беләсеңме ....мин бит Нураниягә күрсәтми генә кием дә алган идем, ....Беләм , бәлки мин җүләрдер дә, тик мин баланың малай булуына тулысынча ышана идем. Мин үзенчә хыяллана да башлаган идем инде, ә хәзер нәрсә? Әйт, хәзер нәрсә? Хыялларымны нишләтим икән?.....
Марат күзеннән ирексездән бәреп чыккан яшь бөртекләре н сөртеп алды да янә сүз башлап:
— Нәрсә карап торасың? Ир кешенең елаганын күргәнең юк идеме? Кызыкмы? ....Ә мин оялмыйм, чөнки миңа чыннан да бик авыр Нурия, ышанасыңмы?
— Монда ышанмый буламы? Марат бәлки урыны да, вакыты да ул түгелдер, тик әйтим әле....Марат аңлыйм бик авыр, тик нишлисең бит инде, үтенәм үзеңне кулга алырга тырыш. Мин ышанам сезнең әле балаларыгыз булыр, Алланың рәхмәте бер урынына икене бирер.
— Амин Нурия, авызыңа бал да май дияләрме әле? Ә мин бит болайда күп балалы гаилә турында хыялландым....Нурия белсәң иде ничек йөрәгем телгәләнгәнен....Ә Нурания,, ул нишли икән? Ул бит миннән дә күп борчладыр, ә мин янына да керә алмыйм. Нигә? Әйт нигә шулай булды соң?
— Борчу мәшәкатьләр дә өстәлде бит, болай да аңа сакланырга кушканнар иде бит. Нишлисең бит, өстән әмер булгач без нишли алабыз? Ярар Марат, әйдә кайтабыз, безне хәзер әни янына да, Нурания янына да кертмиләр.
Марат теләр теләмәс кенә Нурия артыннан атлады. Аларның икесе өчен дә бүгенге төн озын иде. Марат үзенә, Нурия үзенә йоклый алмыйча ятты.
Иртән иртүк Нурия иң беренче эш итеп авылда яшәүче дусты, Рәмзиягә шалтыратып нәрсә булганын аңлатып, өйләренә барып күз колак булып торырга кушты. Үзеннән берничә яшькә зуррак кыз берсүзсез риза булды. Рәмзия нәкъ менә Нурвния кебек укытучыга укып, авыл мәктәбендә башлангыч класс балаларын укыта иде. Нурия әледә ул бар дип шатланып та куйды. Ә менә Маратка эшкә китәргә туры килде. Ул эшенә Мәскәүдән компьютерлар китертү буенча эшләгән булган, кирәк бит, нәкъ менә бүген шул компьютерлар килә икән. Әйе, бер яктан авыр уйлардан арына, аннары эшенә килгәндә, анда да үзгәрешләр яхшы якка таба. Әле күптән түгел генә ачып җибәргән эш гөрләтеп файда китерә башлады, шуңа да ул штат берәмлеген дә арттырып, яңа кешеләрне эшкә алды. Чәй эчкәннән соң Марат эшкә, ә Нурия хастаханәгә китте. Бәхеткә әнисенең дә хәле яхшыра башлаган иде, ә менә Нураниягә килгәндә алай дип әйтеп булмый. Елый, елый шешенеп беткән, ә күзләре, күзләре, Нурия нәрсә белән дә чагыштырырга сүз тапмады. Ул бары тик сеңлесен кочаклап:
— Сеңлем хәлең ничек? - дип кенә әйтә алды. Тик Нурания генә җавап бирә алмады. Күкрәгендә типкән йөрәгенең әрнүен баса алмады ул, баса алмады. Нурия янә сүз башлап:
— Әнинең хәле яхшыра башлаган диделәр, Алла теләсә без икәү җитәкләшеп әни янына барырбыз.
Нурания стенадагы бер ноктага карап торды да:
— Әйттем бит мин....әйттеееееем, әйттеләр бит, әйттеләәәәәр....
Куркып калган Нурия сеңлесенә карап:
— Нәрсә диделәр? Нәрсә булды сеңлем?
— Әйттеләр бит миңа балага кием алдан алмагыз дип, менә, менә күрәсеңме нәрсә килеп чыкты?
— Нурания, сеңлем....син әллә ниләр уйлама әле...үзең уйлап кара, әгәр бала тапканны көтсәң кием алмыйча, нинди кием белән баланы хастаханәдән алып чыгасың? Күп кеше кием ала, тик....тик Алланың рәхмәте генә балаларны сайлап ала, бу юлы сезнең баланы сайлаган. Сеңлем ышан, Мараткада әйттем, бер түгел, ике бала бирәчәк ул сезгә. Иң мөһиме исән сау булыгыз.
— Дөрес микән апам?
— Җүләрем минем, минем сине кайчан алдаганым бар? Син терел генә.
— Ә Марат кая?
Нурия нәрсә булганнарны сөйләп:
— Күрәсеңме барысыда җайлана, .. минем авылга кайтасым бар сеңлем, әтидән калган машинаны сатасы иде, әнигә операциягә кирәк, аннары...
— Апам....апам, машина синең үзеңә кирәк бит.
— Башкача акча каян алабыз?
— Белмим, Марат булышса, бәлки кредит алырбыз.....
Нурания җөмләсен әйтеп бетерә алмады, палата ишеге ачылып бүлмәгә шәфкать туташы кереп:
— Анда бер ир кеше килгән, күреп сөйләшәсе бар диде.
Кызлар бер берсенә каранып алдылар, Нурия сеңлесенә:
— Карыйк әле нинди ир килде икән, мин коридорга чыгып керәм, белим кем икәнен, аннары сиңа сөйләрмен.- дип бүлмәдән чыгып гинекология бүлегеннән чыкты. Озын коридорның бер читендәрәк Әнвәр абый басып тора иде.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.