Ничек кенә әнисе, апасы янында озаграк торырга теләсә дә, бу мөмкин түгел иде , Нураниягә укырга барырга кирәк.
Төрле мәшәкатьләр белән бер ел үтеп китте, икенче уку елы башланып та, шактый вакыт үтте. Озакламый Нурания ярата торган, иң көтеп алган бәйрәм, яңа ел да килеп җитә. Ә әлегә аңа сессия ябарга әзерләнергә кирәк. Өстәл өстенә китап, дәфтәрләрен куеп кыз әзерләнә башлады. Җитмәсә бүген тыныч, гел төрле сораулары белән аптыратып торучы , бергә фатирда яшәгән дусты каяндыр ашыгып чыгып китте. Шактый вакыт үтте, Нураниянең авызы кипте, ул электр чәйнеген кабызып тәрәзә янына килеп басты. Урамда караңгы төшкән, анда, монда гына куелган багана утлары кабынган, шулай да алар яшәгән подъезд төбе караңгырак. Менә подъезд янына ниндидер машина килеп туктады, аның янына җиңел машина туктап, аннан ике кеше төште дә нәкъ менә алдан килгән машина янына килделәр. Кемгәдер әйбер алып килделәр, безнең дә вак төяк әйбер куя торган тумбочка җимерелде, безгә дә алып килеп, фатирга алып кереп куйсыннар иде дип уйланып, Нурания янә өстәл артына утырды гына, кемдер ишек кыңгыравына басты. Дусты Ләлә кайткандыр дип Нурания ишекне барып ачты да аптырап калды. Ишек төбендә теге ике егет тумбочка күтәреп басып тора иде. Кызның үзләренә карап, аларга юл бирергә теләмәгәнне аңлап егетләрнең берсе:
— Син нәрсә иркәм безне авыр әйбер күтәрттереп ишек төбендә басып торуыбызны телисеңме? Бәлки юл бирерсең?
Нурания теләр теләмәс кенә читкә китте, аның аптырап басып торганын күреп егетләрнең икенчесе:
— Нурания танымадың мәллә? Безгә Ләлә тумбочканы китерергә кушты, ишек ачкычы да биргән иде, тик, беренчедән син өйдә, аннары куллар да буш түгел, шуңа шалтырата гына алдык.
Әйе, егетләрнең берсе Ләләнең егете иде, башына зур бүрек киеп куйганга кыз аны танымаган иде. Нурания кайнап чыккан чәйнекне сүндереп, кире өстәл янына барып утырды да, дәфтәрен ачып укый башлады. Ә егетләр тумбочканы урнаштырсаларда, китергә җыенмый иде, Рөстәмнең сөеклесе Ләлә кайтканын көтүе аңлашыла, тик дусты чыгып та китә ала иде дип уйлап куйды Нурания.
Дәрес әзерләгән кызга шактый вакыт карап утыргач, таныш булмаган егет кабат сүз башлады:
— Иркәм, тумбочка күтәреп менеп тамак кипте, бәлки чәй ясап бирерсең?
Нурания егеткә аптырап карады, аның бу сүзләре нигәдер колагын ярып үткән кебек булды, шуңа да ул аңа усал гына карап:
— Беренчедән иркәм түгел, минем исемем башка, аннары....сезгә китәргә вакыт түгелме, сез миңа әзерләнергә комачаулыйсыз.
-— Ай, яй, бигрәктә тупас кыз булдың әле син иркәм, менә минем исемем Марат була, ә син кем?
— Иркәм түгел һәм сезгә минем исемем кирәк дип уйламыйм.
Нурания ачу тулы йөзе белән Рөстәмгә карады да, йөрәгеннән, каяндыр килеп чыккан нәфрәтен яшермичә:
— Рөстәм сез Ләлә кайтканны көтәсезме? Ул бит бүген соң кайтам дигән иде, сиңа әйтмәдеме? Гафу ит әлбәттә, тик синең күп сүзле дустың миңа чыннан да комачаулый, минем сессиягә әзерләнәсем бар.
— Дөресен әйткәндә мин онытканмын, син ул безне гафу ит Нурания.
Рөстәм көлемсерәп дустына:
— Әйдә киттек Ромео.
Ләкин егетнең китәсе килмәде, бер күрүдә гашыйк булган кызны югалтасы килмәде аның, шуңа да ул дустына күз кысып:
— Ләлә бер сәгать эчендә кайтып җитәм димәдеме?
— Юк, соң кайтам, Нурания өйдә булмаса утларны сүндереп чыгарга онытмагыз дип тә өстәде әле.
Марат бүлмәдәге утны сүндереп:
— Чыннан да шулай бит, күрәсеңме син өйдә кеше? Юк. Шулай булгач әйдә киттек.
Нураниянең җен ачуы чыкты, урыныннан торып , ишек янына килеп, утны кабызып:
— Кеше бар икәнен күрмәсәң күзлек кияргә кирәк- диде дә, янә урынына барып утырды. Марат та югалып калмады , кире утны сүндереп:
— Рөстәм бу йортта җеннәр бар ахыры, әгәр кеше өйдә булса, аргансыздыр, рәхмәт тумбочканы бишенче катка алып мендегез, чәй кайнады бит дип безне чәй белән сыйлар иде. Чыннан да әйдә тизрәк китик әле без моннан яхшы чакта.
Бу юлы ачуы чыкса да Нурания берсүзсез утыра бирде. Ишек ябылган тавыш ишетелде. Шунда гына Нурания дәфтәрләрен куеп чәй эчәргә дип аш бүлмәсенә чыкты. Чәен ясап, тәмле итеп эчә генә башлады, күз алдына теге, күп сөйләүче егет килеп тә басты. Нурания хәтта аптырап калды. Ничек? Нигә әле ул Маратны искә алды? Марат, Марат, апам артыннан да Марат исемле егет чабып йөргән иде, нәрсә соң бу? Әллә безнең гаилә кызларына Марат исемле егетләр генә насыйп булганмы? Юк, юк, тагын бер кат юк, насыйп булмый, әнә апасы Сәйдәш дип янып , көеп йөрде.
Нурания кулы белән башына сугып алды да, үз үзенә сөйләнеп: -Юк кызый, юк, уйлама ул хакта" - дип янә дәфтәренә күзен салды.
Ләлә кайткач та әлләни күп сөйләшмичә дәресен әзерләде кыз, күзләре арып йокларга ятканда, сәгать телләре инде күптән төнге өчне узган иде. Иртән Ләлә аны йокыдан уятты, ләкин Нураниянең бер генә дә караваттан торасы килмәде. Ул бер генә минут дип күзләрен йомып ятуын дәвам итте . Менә шул бер минут аның тормышын төбе тамыры белән үзгәртәсен ул әлбәттә инде белми иде.
Күзләрен ачып сәгать ничә икәнен күргәч, Нурания яшен тизлегендә урыныннан торып , тиз генә киенеп урамга чыкты. Урамда күз ачып булмаслык буран, җитмәсә җиле дә каршы, аяк астында тездән кар. Нурания кар ерып көчкә автобус тукталышына барып җитте. Автобус күренми, тукталышта да кеше артканнан арта бара. Кызның йөрәге сикерә башлады, юк, ул соңга калырга тиеш түгел, булачак укытучы болай эшли алмый бит инде. Шактый вакыт үтте, тик автобус күренмәде. Юллар начар, бәлки автобуслар да йөри алмыйдыр дип тынычландырды ул үз үзен. Менә ниндидер бер машина туктады , үзенә карап торган егет аңа елмайгач кыз башта аптырап калды, ләкин егет:
— Иркәм укырга соңга каласын, әйдә утыр, илтеп киләм. - дигәч, машинада кем утырганынын аңлады. Башта утырырга теләмәсә дә, ахырдан кире уйлады, ул чыннан да соңга калырга теләмәде. Нурания машинага утыруга егет сүз башлап:
— Иркәм әллә танымадың да инде үземне?
— Тиеш идемме?
— Иркәм алай тупас булып кыланып утырма инде, йөрәгең бит синең йомшак, мин яхшы кеше дип тибә.
— Ә сез бөтен кызларга да иркәм дип эндәшәсезме?
— Юк, сиңа гына. Мин сине бер күрүдә ошаттым, үз сүзле, тупас, шул ук вакытта күзләреңнең балкышы, әйе, әйе, күзләрең киресен сөйли.
— Нәрсә сөйли инде минем күзләрем? Син нәрсә, багучы мәллә?
— Юк, тик күзләр алдый белми дия минем әни, ә син, бигрәк күп сорау яудырасын, син укытучымы?
— Нәкъ үзе, ә менә үз үзегезне тота белмәвегез өчен мин сезгә икеле куям.
— Бу нәрсә өчен инде? Булачак укытучы соңга калмасын дип тырышуым өченме?
— Юк, ул яктан сез чын ирләрчә тоттыгыз үзегезне, рәхмәт. Ә менә сөйләшүегез никтер ачуымны китерә, туры әйткән өчен гафу итегез, тик без син дип сөйләшерлек танышмы?
— Ничек таныш түгел инде? Озакламый бер сутка була.Аннары.....аннары син бит булачак укытучы, бәлки өйрәтерсең ничек сөйләшергә?
Нурания дәшмәде, бу егет аның нервасында уйнады , бик, бик теләде кыз катырак сүз әйтергә, булмый, ничек тә барып җитәргә кирәк.
Ниһаять машина Нурания укый торган уку йорты янына килеп туктады. Нурания тиз генә рәхмәтен әйтеп машинадан төшү ягын карады. Машина ишеген ачып кар өстенә баскан гына иде, аздан гына таеп егылмады. Аны, кызны озатырга теләп, машинасыннан тизрәк төшәргә өлгергән Марат тотып калды. Егыла башлаган кызның җылысы , егетнең кулыннан бөтен тәненә үтеп керде, Марат үзе дә сизмәстән:
— Бигрәк кайнар кулларын, хәттә кулымны пешерде.
Нурания дәшми генә китеп бармакчы иде, егет кызның кулын ычкындырмады.
— Иркәм бәлки сине каршы алыргадыр, әнә нинди буран, ә син адашсаң миңа нишләргә?
— Чаялыгың бар бит, бәлки уйлап табарсың.
Нурания егет кулыннан кулын тартып алды да, ашыгып уку йортына кереп китте.
Шул көннән егет белән кызны аерып булмады, бөтен буш вакытларын алар бергә үткәрде. Чая егет тә бик акыллы булып чыкты, бер ел очрашып йөрүгә гөрләтеп туй ясадылар. Марат компьютер техникасы белән дус иде, шуңа да Нураниягә укуын дәвам итеп , укытучы булып чыгу авырга туры килмәде. Әкренләп Марат үз эшен, үз офисын барлыкка китерде. Беркөнне Нурания үзен начар хис итте, шуңа күрә хастаханәгә барды. Анда ишеткән яңалык бөтенесе өчен дә яхшы яңалык иде. Ә Марат Нураниянең бала көтүен белгәч шатлыгыннан нишләргә белмичә йөрде. Көндә аңа тәмле ризыклар ташыды, һава суларга кирәк дип паркта йөрде, күңелен күтәрде.
Бүген Нурания әнисен кунакка көтә, Марат аларга театрга барырга билетлар алган. Нурзидә апа кызының бала көтүен белгәч бик шатланган иде, шуңа да үзе белән күчтәнәчкә бала әйберләре дә алып килгән иде.
— Әни әле иртәрәк бит, өлгергән булыр идең- диде Нурания, матур киемнәр күреп.
— Матур булгач түзмәдем кызым, алдым.
— Ярар әни, син бераз ял ит, ә кич без синең белән театрга барабыз, Марат билетлар күптән алып куйган.
— Рәхмәт яугыры, минем күптән театрга барганым юк иде.
Нурания әнисенә сынап карады да:
— Әни син үзеңне ничек хис итәсең? Синең йөзең бер дә ошамый әле миңа.
— Ике көннән бирле нәрсәдер башым әйләнә, тагын кан басымым уйныйдыр инде.
— Әни, син нәрсә инде, шул килеш шәһәргә ничек чыгып киттең? Апам нәрсә уйлап йөри, сине карамыйча?
— Апаңның бу арада эше күп әле, ә мин аңа зарланмадым да. Бернинди дә куркыныч әйбер юк бит.
Кич җитеп театрдан кайтканда Нурзидә апаның хәле авырайды, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастахәнәгә озатырга туры килде. Нурзидә апаны реанимация бүлегенә керттеләр. Нурания куркып апасына шалтыраты һәм аның тиз килеп җитүен теләвен әйтте. Берничә сәгать эчендә Нурания үзен тәмуг утында янган кебек хис итте. Маратның янында булуы да аңа булышмады. Әтисе үлде, хәзер инде әнисез дә калуын теләмәде ул. Нурия килеп җитсә дә аның борчылуы кимемәде, җитмәсә табиблар да бары тик өметләнегез генә диделәр.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.