Литература
7 Июня 2024, 09:00

Язмышлар языла күкләрдә

Автор: Гөлчирә Галимова. Җиденче бүлек. Берничә минут егет белән кыз тын алырга да куркып, алга, караңгылыкка таба атлады. Нуриянең йөрәге хәзер, менә хәзер мин сине ташлап, күкрәгеңнән чыгып төшәм дигән кебек, кабыргасына бәрелгән кебек типте, бер мизгелдә борып, кадалды һәм кыз кисәктән туктап :— Ай...Сәйдәш янында барган кызга сынаулы карашын ташлап:— Нәрсә булды?

Язмышлар языла күкләрдәЯзмышлар языла күкләрдә
Язмышлар языла күкләрдә

Берничә минут егет белән кыз тын алырга да куркып, алга, караңгылыкка таба атлады. Нуриянең йөрәге хәзер, менә хәзер мин сине ташлап, күкрәгеңнән чыгып төшәм дигән кебек, кабыргасына бәрелгән кебек типте, бер мизгелдә борып, кадалды һәм кыз кисәктән туктап :
— Ай...
Сәйдәш янында барган кызга сынаулы карашын ташлап:
— Нәрсә булды?
Нуриянең сер бирәсе килмәде, шуңа да ул бары:
— Аягыма таш керде ахыры. - дип туфлиен салып каккан булды.
— Алай гына булса ярар.
— Сәйдәш...үпкәләмә генә, тик син үзеңне сәер тотасың, сиңа нәрсә булды?
Сәйдәш кызның күзләренә тутырып карады. Ул карашлар, әйе, ул карашлар әйтерсең лә аның белән саубуллаша иде, хәттә Нурия куркып калды. Сәйдәш гаепле кеше сыман күзләрен аска төшереп:
— Дөресен әйткәндә минем сөйләшер сүзем бар Нурия.
— Тыңлыйм Сәйдәш.
Кыз бөтен җаны белән егет мәхәббәтен аңлатыр дип көтте, тик бу алай түгел иде. Сәйдәш берничә адым алга атлады да, кире Нуриягә таба борылып:
— Нурия син мине бүлдермичә генә тыңла әле ярыймы?
— Нәрсә булды соң?
— Миңа бу сүзләрне әйтүе бик авыр, бүген төне буе йоклый алмадым, сиңа нәрсә һәм ничек әйтим дип уйлап яттым.
— Аңламыйм мин сине Сәйдәш, нәрсә булды соң дим? Нинди сүз ул төне буе уйлап ятырлык?
— Үтенәм, бүлдермә, кыен миңа, ничек әйтергә белмим, фикерләрем чуала дидем бит.
— Алайса буталма, туры әйт.
— Кичә синең белән очрашканнан соң бөтен күңелем белән .......
Сәйдәш бите буйлап, күзләреннән кинәт ургылып чыккан күз яшьләрен сөртеп алды, күзләрен кыздан яшерә төшеп читкәрәк карады. Нурия сүзнең бик җитди икәнен аңлады, димәк, димәк ул аны яратмый, без бергә булмыйбыз дип әйтергә чакырган дигән уй башыннан яшен тизлегендә үтеп китте. Аның йөрәге янә талпына башлады, ул түзмәде:
— Үтенәм, әйт инде тизрәк, нәрсә булды соң?
— Нурия, сөеклем минем, бу сүзләр сиңа ошар дип уйламыйм, тик әйтмичә дә булдыра алмыйм. Дөресен әйткәндә мин сиңа өмет бирергә хакым юк дип уйлыйм үземне...... Беләм, син мине яратасың һәм күптән яратуыңны да беләм, мин, мин үзем дә сине үлем яратам, һәм бу дөрес, тик, тик.....
Сәйдәш тагын күз яшьләрен сөртеп алды, бугазына утырган төерне көчкә йотып:
— Мин үзем дә болай булыр дип уйламадым, уйлааамадыыыым. Мин дә өметләндем, нинди булса да фәрештә килер дә- "" Син бәхеткә лаек, алга бар, яраткан кешең белән бәхетле бул"- дияр кебек тоелды. Ләкин фәрештәм килмәде, өметем өзелде минем.....
Сәйдәш үзенә таба, күзләрен зур итеп ачып, карап торган Нуриягә карап күзләрен йомды да:
— Нурия без бергә була алмыйбыз, син өметләнмә, мин.... мин....миңа яшәргә күп калмады, мин тиздән үләм.
Нуриянең башлары әйләнеп китте, болай да мамыкка әйләнгән аяклары йомшады, ул егылам дигәндә генә аны Сәйдәш тотып кочагына алды да :
— Гафу ит, гафу ит мине үтенәм турыдан әйткәнем өчен. Белмим, белмим, бәлки берсүз әйтмичә кая булса да качып китәргә булгандыр. Үтенәм гафу ит мине Нуриям, миңа бары - " Син миңа өметләнмә, башка егет белән очраш, бәхетеңне тап" - дияргә булгандыр.
Сәйдәш Нурияне каты итеп кочаклады, хәттә кыз сулыш ала алмый башлады, ул егетнең кочагыннан көчкә ычкынып:
— Нинди өмет турында әйтәсең син? Син каядыр яшәгәнне белә торып мин ничек башканы ярата алам, әйт?
— Тик мин үләм, мин тиздән үләм Нурия. Табиблар бары ике ай вакыт бирделәр, анда да әле бәлки сүзе белән.
— Аңламадым?
— Нәрсә аңларга монда, бәлки берәр могҗиза килеп чыкса гына диделәр.
— Ә син, син күптән беләсеңме авыруың хакында?
— Бер ел элек медосмотр үткәндә килеп чыкты. Мин үземне начар хис итә башлаган идем, әни белән әти, туганнарым анализлар бирергә, хәлем начар булуның сәбәбен белергә кирәк диделәр. Мин үттем, анализлар барын да күрсәтте, мин авыру икәне ачыкланды. Кызганычка каршы авыруым тиз арада тамыр җәйде, мине ничек тә коткарып булмый, хәттә химиотерапия ярдәме булышмады.
— Син шуңа югала идеңме? Ничек беркем дә белми калды соң? Вакыты белән авыл халкы гөр килә бит яңалыклар белән.
— Әти, ул шәфкать туташына әйтеп куйган, синнән башка беркем белми, әгәр авылда хәбәр таралса судка бирәм, эшсез калдырам дигән. Аннары бөтен язмалар шәһәрдә бит минем, үзем шәһәрдә яшәгәч.
— Син шулай җиңел генә мине борып җибәрергә теләдең инде, шулаймы? Ничек? Ничек телең әйләнде синең бу сүзләрне әйтергә? Яратуымны белдем дисең, ничек итеп яраткан кешемнән баш тартырга икәнен генә әйтергә оныттың. Нинди йөз белән мин синнән баш тарта алам соң? Әйе авырыйсың, әйе, син тиздән үләсең, тик....тик әле вакытың бар бит. Син нигә шул вакыттыңнан файдаланып бәхетле булырга, соңгы көннәреңне матур итеп үткәрергә теләмисең? Сәйдәш, әйдә өйләнешәбез.
— Нәрсәәәәә...
— Ә ник юк, син бәхетле булырга, соңгы минутыңны яраткан кешең кочагында үткәрергә тиеш.
— Гафу ит, мин алай эшли алмыйм.
— Ярар, өйләнмә, ләкин мин синнән баш тартмыйм, соңгы минутыңа хәтле яныңда, соңгы айларыңны бизәп, булышып торачакмын. Син кайчан кире шәһәргә барасың?
— Иртәгә, минем тагын хастаханәгә барасым бар, тагын яткырып куялар инде, атна ун көнем анда үтә.
— Димәк сөйләштек.
Нурия көчкә үзен җиңеп, авыз тутырып елмайды да:
— Ә син оныттыңмы? Мин бит булачак табиб, димәк синең үз шәфкать туташың була. Ә хәзер әйдә урам әйләнәбез, күңелеңне төшерсәң сөйләшмим дә.
Нурия Сәйдәшнең кулыннан җитәкләп алды да:
— Ә хәтерлисеңме без сезнең күрше Хәмидә апаларның бакчасына төшкән идек. Габбас абый ау мылтыгы белән чыгып безне куркытты. Регина белән мин ялгыш сезнең бакчага сикердек.
Нурия шаркылдап көлеп җибәреп:
— Ә син, син бәдрәфтән чыгып бара идең.
Кыз көлде дә көлде, Сәйдәш ирексездән, тәмле итеп көлгән Нуриягә кушылып көлә башлады. Нурия сиздерми генә күзеннән чыккан яшь бөртекләрен сөртеп:
— Йә, нәрсә диярсең, без сине куркыттык бит?
— Юк Нурия, мин курыкмадым, бәдрәфтән чыкканны күрдегез бит, миңа ничектер оят иде.
— Габбас абый синнән сорады бит, берничәсе сезнең бакчада, тотарга булышасыңмы диде, ә син алдадың, безне күрмәдем дидең.
— Ничек итеп үзем яратып йөргән кызны якламыйм ди инде Нуриям.
— Тик нигә яратуыңны әйтмәдең, күпме вакытны әрәм иттек бит.
— Синең арттан егетләр күп йөрде, ә мин нәрсә, мин сыер савучы малае гына, анда председатель малае гына ни тора.
— Ә минем йөрәк сине уйлады. Менә күрәсеңме, синең күңелең күтәрелде, син елмаясың, Сәйдәш, бәгърем минем, соңгы минутларыңны бизәргә мөмкинлек бир миңа.
Нурия туктап калды, күзләрен Сәйдәш күзләренә төбәп, иреннәре белән егет иреннәренә үрелде. Менә ул татлы мизгелләр, күпме көтеп алган мәхәббәт кичереше.
Шул көннән Нурия һәр буш вакытын Сәйдәш белән үткәрде, алар бергә театрга, циркка барды, хәттә боз сараена барып тимераякта шуды. Сәйдәшнең әти, әнисе каршы килмәде, киресенчә алар могҗиза көтте, мәхәббәт хисләре авыруын артка кичерер дип уйлады. Күптән, бик күптән алар улларының болай шатланганын, тормыш җебенә каты итеп тотынганын күргәннәре юк иде. Ата, ана улларын качып фотосүрәткә төшерде, аның елмаюлы, бәхет нуры балкып торган йөзен исләрендә калдырасы килде аларның . Нуриягә, аның улларының күңелен күреп йөргәне өчен, нинди генә рәхмәт әйтсәң дә әз кебек иде. Ләкин, ләкин вакыт дигән әйбер генә аларга бирешмәде, яңа ел бәйрәмнәре үтеп, берничә көннән Сәйдәш якты дөнья белән хушлашып китеп барды. Нурия өчен дә якты кояш нурлары сүрелде, яшәүнең мәгънәсе югалды. Авыр югалтуларсыз яшәп булмый, тик өзелеп сөйгән ярың, пар канатың сынгач яшәүләре генә кыен. Нурия дә башы белән укуга кереп китте, ләкин укуда да йөрәк яраларын төзәтеп бетерә алмады. Күпме дус кызлары кино- театрларга чакырмады, күпме бәйрәм итүләргә баш тартты ул. Аны бернәрсә дә кызыксындырмады. Бары авылга, әнисе, сеңлесе янына кайткач ул бераз җиңел сулыш алды. Күпме егет йөрде аның артыннан, күпме мәхәббәт сүзләре әйттеләр, бары Нурия генә аларны йөрәге түренә кертә алмады. Сәйдәшкә булган мәхәббәтен оныта алмады кыз, оныта алмады.
Менә шул мәхәббәтен саклап вакыт әкренләп үтте. Хәзер инде Нурия укуын тәмамләп авылга кайтып, шәфкать туташы булып эшли башлады, ә Нурания киресенчә шәһәргә укырга китте. Нурзидә апа кызының йөрәгенә юл ачарга теләп карады, егетләр димләде, барып чыкмады. Нурия һәрвакыт " минем ирем булырлык егет дөньяга тумаган әле" диеп сүзне шаяртуга борды. Авылда шәфкать туташы булып эшләү дә бик җиңел түгел икән. Җылы, якты бүлмәдә кәгазьләр барлап кына утыру түгел. Көненә ничә тапкыр авыл әйләнергә туры килде Нуриягә. Йә берәр әбинең кан басымы күтәрелгән, яисә берәр бабайның йөрәге авырта, хәттә берәр исерек егылып башын тишкән дип тә шалтыраттылар иде аңа. Ләкин Нурия зарланмады, эшен яратып башкарды, төрле киңәшләрен дә бирде, бәлки шуңадыр да аны авыл халкы яратты, яратып безнең фәрештәбез дип эндәште, мактады. Менә шулай әкренләп тормыш алга барды. Бары елдан ел Нурзидә апаның гына еш авырганы гына кызларны борчылырга мәҗбүр итте. Нурания дә Казан каласыннан тиз туйды, өйгә кайтырга ашкынып торды. Ә өйгә кайтуга апасы итәгенә ятып, аңа авыл хәлләрен сөйләргә куша иде. Апасы белән үзенең хисләре, кичерешләре мәшәкатьләре белән бүлеште.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас