Сәйдәш кызларга карап бераз елмайды да:
— Юк, дөрес түгел, кигән киемнәрне акчага сатып алмыйлар.
Регина шатланган бала сыман кулларын чәбәкләп:
— Димәк мин хаклы булганмын, рәхмәт. Әәә, тукта, Сәйдәш, кыен булмаса син Нурия белән басып, дөресрәге сөйләшеп тор әле, ә мин Нурания белән тиз генә өйгә, аларга кереп чыгам.
— Аңламадым, соң Нурия дә керсен, үз өе бит.
— Әйе, анысы шулай....
Регина сүзсез калды, аның ничек булса да Сәйдәш белән Нуриянең икесен генә калдырасы килде. Шунда кыз янә сүз уйлап тапты:
— Әгәр Нурия хәзер керсә мине озата да бармый, кич кунарга бару турында уйларга да юк, өйгә кергән бит. Ә мин, мин тиз чыгам, үтенәм тыңла инде сүземне, син булмасаң башка кешегә әйтә идем, тик, тик әлегә башка кеше күренми бит.
— Ярар, бар, озак торма.
Регина Нураниянең кулыннан эләктереп алды да, ашыгып капканы ачып ишегалдына керә башлады, үзе капкадан керә, керә Нураниягә :
— Нәрсә агач кебек басып торасың? Мин ничектә апаңны яраткан кешесе белән калдырырга телим, ә син..
— Кычкырма, ишетә бит, тссссс.
Кызлар әкрен генә капка ишеген ябып, үзләре әкрен генә, эчке яктан капка янына килеп, капканың теге ягында нәрсә булганнын тыңлый башлады.
— Әгәр вакытың булмаса син китә аласың Сәйдәш.- диде Нурия нәрсә әйтергә белми.
— Ә син минем китүемне телисеңме?
Нурия беренче тапкыр, үзе Сәйдәшнең күзенә карап:
— Юк Сәйдәш теләмим.
— Бәлки урам әйләнербез, әгәр инде Регина үпкәләмәсә?
Сәйдәш Нуриянең кулын кулына гына алды, капканың теге ягында тыңлап торган Регина түзмәде:
— Регина үпкәләми, үпкәләми, барыгыз кошчыкларым, очыгыз - дип әйтте дә көлеп җибәрде. Нурия белән Сәйдәш тә рәхәтләнеп көлде. Хәзер инде кыз белән егеткә бары алга барырга гына калды.
Дөнья, авыл хәлләрен белешеп, яшьлек, балачак елларының кызык мизгелләрен искә алып вакыт үткәне сизелмәде дә дисәң була. Нуриянең бер генә минутка да Сәйдәш белән аерыласы килмәде. Нәрсә әйтсәң дә ул бит аны җиденче сыйныфта укыгыннан бирле ошатып йөри, дөресрәге ярата, әйе, ул Сәйдәшне күптән ярата. Кыз аңлаганча Сәйдәш тә аңа карата битараф түгел . Әнә бит, нинди күзләр белән карый ул аңа. Ләкин, нигә соң аның матур күзләре бүген, мәхәббәт уты белән янасы урынга моңсуланып торалар түгелме? Нуриянең бу сорауга бик, бик җавап аласы килде, тик ничек итеп сорарга гына сәбәп таба алмады. Менә шулай сорауларына җавап алмыйча ул бүген өйгә кайтты. Нурия өйгә кергәндә Нурзидә апа йокларга ятмаган иде әле. Нурия аптырап :
— Әниии, син нигә йокламыйча мине көтеп утырасың инде ә .
— Нигәдер йоклап булмый.
— Әнием тагын йөрәген авыртамы? Нигә миңа шалтыратмадың инде, мин иртәрәк керер идем.
— Гел мине саклап өйдә утыра алмыйсыз бит, аннары...
Нурзидә апа туктап калды, Нурия тагын да борчыла төшеп:
— Нәрсә аннары әнием?
— Сине күреп каласым килде, син бит тагын укырга китеп барасың.
— Әнием, әнием минем.
Нурия әнисен кочаклап сүзен дәвам итте:
— Әнием..мин әле ике көннән генә китәм, әйттем бит инде, ниндидер конференция узачак , ә без комачаулыйбыз ахыры, шуңа яллар бирделәр. Әнием иртәгә дәү әни дә киләм диде, син дә ял ала алмыйсыңмы? Бергәләшеп күптән утырган юк, ә мин гел озакка кайта алмыйм.
— Мин үзем дә шулай эшләргә булыр дип уйлаган идем, син беренчерәк әйттең. Әәәәә, онытып торам, Әнвәр абыең үпкәләгән сиңа, бер генә тапкыр кереп чыга ала бит, туганлыкны оныткан сеңлекәш ди. Кызым, Әнвәр абыең сезнең өчен чын йөрәктән борчыла бит, биш минутка кереп чыксаң берни дә булмый .
— Әни, әйттем бит инде мин сиңа...
— Авыз сузып йөрүдән ни мәгънә, әйт? Кызым аңла, Әнвәр абыең әтиең урынына калган кеше, хәленнән килгәнчә булыша, ул әтиеңне бик ярата иде, шуңа да сезнең өчен борчыла.
— Мин аңлыйм әни, тик бер генә дә аның хатынын күрәсем килми.
— Ә син Әнвәр абыең белән телефоннан сөйләш һәм очрашу урыны билгелә.
— Свидание....
Нурия ирексездән көлеп җибәреп:
— Ярый әнием, мин сөйләшермен, ә әлегә әйдә йокларга вакыт.
Дөресен әйткәндә бу бары тик әнисе тынычланыр өчен генә әйтелгән сүзләр иде. Әнвәр абыйсы белән очрашырга аның вакыты юк, иң беренче уку, ә дәресләр беткәч Нурия күп вакытын шәһәр библиотекасында үткәрде. Кызның медицинага карата булган төрле мәгълүмат кызыксындыра иде, хәтта иптәш кызлары син шәфкать туташы гына түгел, табиб булырга әзерләнәсең ахыры дип шаяртып сөйләнделәр. Әйе, аның чыннан да табиб буласы килде, тик укыр өчен акча ягы такыр, ә түләүсез укырга зур чират. Нәрсә генә булмасын авыл җирендәге шәфкать туташлары табибтан ким белергә тиеш түгел дия иде ул. Менә бүген дә ул ярты төн үз уйларына бирелеп йоклый алмыйча ятты. Күзләре кысылып йоклап китәм дигәндә генә нигәдер Сәйдәш турында уйлый башлады. Аның карашлары, кулын кулларына тоткач тойган хисләрен ул нәрсә белән дә чагыштыра алмады. Ул кулларның җылысы Нуриянең бөтен тәне аша үтте. Әйе, кулындагы җылысы аша Сәйдәшнең үзенә карата сөю хисе белән янганын аңлады ул. Ә менә күзләрендәге моңсу караш янә уйланырга мәҗбүр итте.
—- Менә бит, үзең мине сүгәсең, йокламыйча ятасың дип, үзең төне буе йокламыйча ятып төшке ашка хәтле йоклыйсың, кызым уян, дәү әниең килеп җитте.
Иртән кызын уятырга кергән Нурзидә апа, Нуриянең башыннан сыйпап алды, янына килеп басырга өлгергән Нураниягә ымлап апасының юрганын ачырга кушты. Нурания юрган читен генә тотты, Нурия күзен дә ачмый:
— Әгәр юрганымны ачасың икән мин мунчада сине сөберкенең ботаклы ягы белән чабам .
— Апаааам, син каян белдең, мин тычкан кебек әкрен генә атлап килдем бит, ну инде, кызык та булмады.
Нурания апасы янына ятып аны кочаклап:
— Элек син мине кочагыңа алып иркәләп ята идең, ә мин, мин күземне ачмыйча ята бирдем, күземне ачсам син минем янымнан китәсең, ә мин, мин теләми идем, шул хәтле рәхәт иде синең кочагыңда яту.. Әниии, нигә без тиз үсәбез икән?
Нурия елмая төшеп сеңлесен кочагына алып:
— Мин дә сагынам ул көннәрне сеңлем.
— Сагынасыздыр, сагынасыздыр кызчыкларым, ярый, әйдә торыгыз, дәү әниегез көтеп утыра.
— Әни ә нәрсә пешерәбез? Бүген бит безнең бәйрәм.
— Белмим, әйдәгез бергә уйларбыз.
Әйе, бүген чыннан да зур бәйрәм, кызлар шатланышып әни, дәү әни янында бөтерелде. Көн бик тиз үтте, оныкларының сүзен тыңлап дәү әни кич кунырга да ризалашты. Ә дәү әниләре яшьлек елларын искә алган вакытта өйдә чебен очкан тавыш та ишетелми иде. Чыннан да аның сөйләрлек әйберләре күп иде. Ачлык, күп балалы гаилә, авыр чир аркасында югалткан туганнары, беренче мәхәббәт, тормыштан көнләшүчеләр , гайбәт, боларның барысын да үткән иде ул. Дәү әниләре мәхәббәт тарихын сөйли башлаган гына иде, һәрвакыттагыча ,ишекне шакып та тормыйча өйгә, бусагадан ук нидер сөйләнеп Регина килеп керде. Үзенә берсүз дәшми карап торганны күреп ул янә телгә килеп:
— Исәнмесез, нәрсә булды? Җен күргән кебек катып калдыгыз?
Хуҗалар һаман дәшми утыра бирделәр, Регинаның башына әллә нинди уйлар кереп чыкты, күңеле төшеп:
— Нәрсә булды сооооң?
Хәзер инде кызның кыяфәтен күреп өйдәгеләр шаркылдап көлеп җибәрде, Нурия исә дустына карап:
— Менә бит, синең дә күңелеңне төшереп була икән, алайса торнада кебек килеп кердең бит, менә без куркып карап утырдык.
— Вәт бит нишлиләр , ә мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем.
— Кер, утыр, без сөйләшеп утыра идек, кичке чәйне бергә эчәрбез, утыр яныбызга, хәзер чәй кайнап чыга.
Нурзидә апа Регинага карап алды да, аш бүлмәсенә чыгып китте. Тик Регина урыныннан да кузгалмыйча:
— Дуслар җыелган иде, сыйныфташлар.... мин инде Нурияне чакырырга кергән идем.— диде дә, өйдәгеләрне күзен йөртеп карап чыкты да:
— Нурия син чыгасыңмы?
Нурия аптырап китте, бер дәү әнисенә, бер сеңлесенә карады. Аның бик чыгасы, сөеклесе Сәйдәшне күрәсе килде, тик дәү әнисеннән яхшысынмады. Оныгының нишләргә белми утыруын күреп:
— Аңламыйм мин хәзерге яшьләрне, мин килде дип син дуслардан баш тартма кызым, бар, чык, сезнең яшь чак.
— Дәү әни...
— Телеңә салынма, мин бит китмим, син кайткач та минем белән сөйләшә аласың.
Нуриянең нәрсәдер сизгән кебек йөрәге сикерә башлады, шуңа да ул дәү әнисенә карап:
— Дөресен әйткәндә бүген нигәдер чыгасым да килми иде.
— Бар кызым, чык, син күрәсен беркем дә күрми, син ишетәсеңне дә башка кешегә ишетергә язмаган....Бүген чыгарга насыйп икән, димәк чыгасың, үз теләгәнеңне эшлә.
Регина әкрен генә килеп Нуриянең беләгеннән чеметеп алды, күзе белән йөртеп нидер әйтергә теләде. Нурания Регинаның күзләре белән уйнаганын күреп башта көлде, аннары апасына карап:
— Апам, син бәби кебек, бернидә аңламадыңмы? Апам анда сине Сәйдәш көтә.--дип ычкындырганын сизми дә калды.
Нуриянең күзләре зур итеп ачылды, үзе дә сизмәстән утырган җиреннән сикереп торып :
— Нурания...
— Ә нәрсә Нурания?
Дәү әнисенең үзенә караганын күреп Нурия югалып калды, тик әнисе елмая төшеп:
— Яшьлектән оялырга кирәкми балам, бар, сине егетең көтә.
Нурия яхшысынмаса да Регинага ияреп урамга чыкты. Йортларыннан ерак та китмәделәр, читтә басып торган Сәйдәшне күрделәр. Регина дустының аркасына әкрен генә төртеп:
— Ул сине көтә, сөйләшәсе сүзем бар ди, бар дустым, бәхетеңә каршы килмә.
Нурия берсүз дәшми Сәйдәшкә таба атлады, ләкин аяклары нигәдер аны тоңламады, әйтерсең лә " барма, син бүген аны күрергә тиеш түгел " дип әйтәләр сыман. Нурия мамыкка әйләнгән аякларын сөйрәп көчкә Сәйдәш янына барып җитте. Аны күрүгә егет тә аңа каршы атлады. Менә нинди очрашу көтә аларны? Берсен берсе күрүгә алар исәнләшмичә, бер берсенең күзенә карап озак басып тордылар. Иң беренче тыңлыкны Сәйдәш бозып:
— Хәлләрең ничек Нурия?
— Рәхмәт, яхшы, үзең ничек?
Бу сорау егетне тетрәндереп җибәрде, ул башта нәрсә әйтергә белми басып торды, аннары әкрен генә:
— Бәлки читкәрәк китәрбез Нурия, минем синең белән сөйләшәсе сүзем бар иде.
— Әйдә соң, минем дә басып торасым килми иде.
Яшьләр урам буйлап атлап китте.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.