Литература
5 Июня 2024, 07:00

Язмышлар языла күкләрдә

Автор: Гөлчирә Галимова. Бишенче бүлек. Әй бу яшьлек, сихри мизгелләр. Дөрестән дә яшь чакта вакыт дигән нәрсә сизелми дә үтеп китә. Ул яшь чактагы уеннар, егетләр белән көрәш,беренче мәхәббәт, төн йокыларын калдырып кояш чыкканны күзәтүләр әкренләп арткы планда кала. Үрелеп алырга, яңадан яшьлекне кире кайтарырга теләк зур, якында гына кебек, тик үреләсең ә буй җитми.

Язмышлар языла күкләрдәЯзмышлар языла күкләрдә
Язмышлар языла күкләрдә

Әй бу яшьлек, сихри мизгелләр. Дөрестән дә яшь чакта вакыт дигән нәрсә сизелми дә үтеп китә. Ул яшь чактагы уеннар, егетләр белән көрәш,
беренче мәхәббәт, төн йокыларын калдырып кояш чыкканны күзәтүләр әкренләп арткы планда кала. Үрелеп алырга, яңадан яшьлекне кире кайтарырга теләк зур, якында гына кебек, тик үреләсең ә буй җитми. Менә Нурия дә мәктәпне тәмамлап шәфкать туташы булып эшләр өчен, үз теләгенә ирешер өчен, Казан каласына укырга китте. Беренче айларда тулай торакта яшәсә, ахырдан үзе белән бергә укучы Света белән, аның апаларының фатирына күчте.
— Апалар вакытында киттеләр әле, бу тулай торакта ничек яшәп бетергән булыр идек.
Света диванда утырган килеш киерелде дә, диванга сузылып ятты.
— Мин аңламадым, алар кая киттеләр соң?
— Чит илгә дидем бит, җизнине эш буенча җибәргәннәр, әлбәттә инде апа җизнидән калмый. Ә без, без фатир өчен акча түләмичә рәхәтләнеп яшибез, безгә бары ут, су , газ, мусор өчен түләргә генә кала. Үземә генә кыен, күңелсез булыр иде, ә син, син яхшы кыз, шуңа да сиңа тәкъдим иттем. Аннары ....аннары синең дә нәкъ менә минем кебек....безнең әтиләр юк.....ә әтисез кыен, акча ягы да санаулы, менә шулай дустым.
-— Рәхмәт сиңа, әлегә чыннан да акча ягы бераз тыгызрак иде.
Кызлар бик тиз уртак тел табып бергә яши башлады. Света да яхшы, акыллы кыз булып чыкты, беренче карашка Нурия башкачарак уйлаган булсада .
Эх бу яшьлек еллары, матур мизгелләр, берсеннән берсе матур кичерешләр. Әйе, кемнең онытылмаслык, йөрәк түрендә мәңгегә уелып калырлык минутлары булмады икән. Уку вакытында сизелми генә көннәр түгел атналар үтә.
Менә матур, алтын көз дә үз урынын ала.Төрле төскә кергән яфраклар җир өстен бизи. Ниһаять Нурия сеңлесен, әнисен сагынып авылга кайта. Нурания кечкенә кызлардай апасы артыннан калмыйча ияреп йөри. Барысы бергә сөйләшкән кебек сыйныфташ кызлары, егетләре дә авылга кайткан була. Алар киченнән бергә клубка чыгарга да сөйләшеп куйдылар. Бу юлы инде үсә төшкән Нурания дә апасына иярә. Кызлар клубка килгәндә, клуб эчендә матур көй яңгырый иде инде. Эчтәге караңгылык, бары тик төрле төстә янган лампалар утлары күзне чагылдыра, шуңа күрә яшьләр арасыннан дус кызларын табу да кыенрак. Ниһаять Регина кызларны күреп, үзе алар каршысына килеп:
— Ай, яй, озак көттерәсез дә инде, әйдә, әнә анда безнекеләр.
Дуслар бер чатка җыелган яшьләр төркеме янына килеп җитте генә, биюләр алып баручы егет:
— Ә хәзер ак бию игълан итәбез, кызлар, кыюырак булыгыз, сезне егетләр көтә, әйдәгез, үз парыгызны үзегез чакырыгыз.- дип моңлы көй куйды. Кызлар берәм, берәм егетләрне биергә чакыра башлады. Нурия әле күптән түгел генә, армия сафларында хезмәт итеп кайткан Сәйдәшкә күз салды. Бөтен кыюлыгын җыеп аны биергә чакырырга гына теләгән иде, түбән очта торучы Суфья, очып диярлек килеп, егетне биергә дә чакырды. Шул вакыт Нуриянең йөрәген нәрсәдер тырнап үткән кебек булды, хәттә ул кулы белән йөрәгенә ябышты. Нурания апасының чырае сытылганын күреп:
— Апам нәрсә булды?
— Куркырлык бернәрсә дә юк, бераз йөрәгем генә чәнчеп куйды.
— Апам әйдә өйгә кайтабыз.
— Курыкма дидем бит инде, син биергә килер өчен ай буе мине көттең, борчылма, бар да яхшы дидем бит.
Нурания апасын кочаклап ук алды да:
— Апам куркытма мине ярыймы, мин сине бик яратам апам, әгәр кыен булса ике дә уйламый кайтабыз, ярыймы? Әйтәм диген, кыен булса диюем.
Нурия елмаеп сеңлесенең битеннән үбеп алды. Салмак көй бетеп, яшьләргә, рәхәтләнеп сикереп биергә көй яңгырый башлады. Нурания апасын да көтми уртага чыгып бии башлады. Ә Нурия әкрен генә Сәйдәшне күзәтте. Бары егет кенә бүген нигәдер үзен сәер тотты. Башка вакыттагы кебек ачык, биергә яратучы, һәрвакыт күңеле күтәренке кешегә ошамаган иде. Менә кисәк бию көе туктады һәм яшьләр аптырап калды. Клуб мөдире сүзе буенча музыка уйнаучы аппарат җимерелгән иде. Яшьләр ду килде, берсенең дә иртә өйгә кайтасы килмәде. Клуб мөдире Зифа апа яшьләрне күзәтеп торгач:
— Аптырадыгыз инде, бигрәк тә башларыгыз эшләми кирәк якка. Без яшь чакта такмак әйтеп тә бии идек. Әниләрегез нинди биюләр биегәнне беләсезме?
Зал жу килде, һәрберсе нәрсәдер искә төшерергә теләде. Зифа апа өстәл өстендә торган баянны алып уйный башлады, яшьләр тынып калды.
— Сигезле, иң матур бию сигезле иде.— дип, сигезле биюнең асылын сөйләп, яшьләргә биергә кушты. Яшьләр дә ялындырмады, әллә каян килеп , искә төшкән биюне бик теләп биеделәр. Шактый яшьләрне биеткәч Зифа апа яшьләрне зал уртасына бастырып:
— Үткәннәрне искә алгач әйдәгез уен да уйнап алыйк, ризамы?
Әлбәттә инде яшьләр каршы килмәде, киресенчә аларга бик кызык булды. Хәзер инде түгәрәк ясап баскан яшьләр идән уртасында әйләнгән бутылканы күзәтте. Бутылка авызы кемгә каравы һәм кемне җәзага тартырга кирәк икәнен күзәтә башладылар. Уен кызганнан кыза барды. Бу уенда Регина сүзе белән Нурия дә катнашты. Ниһаять аңа да чират җитте. Бары җәзаның ниндие эләгүен белгәч ул таш кебек катып калды. Нуриягә үзеннән уң якта басып торган унынчы кеше белән вальс әйләнергә кирәк иде. Нурияне көчләп диярлек Сәйдәш каршысына китереп бастырдылар. Зифа апа яшьләргә кушылып көлә, көлә баянында көй сузды. Нурия белән Сәйдәш әкрен генә бии башлады. Ләкин озак бии алмадылар, Сәйдәш ялгыш Нуриянең аягына басты. ә Нурия кисәктән Сәйдәшнең күзенә тутырып карады. Сәйдәшнең озын, куе кара керфекләре аша күренгән зәңгәр күзләре тирән диңгез кебек тоелды аңа. Ә ул күзләрдә, әйе, әйе, ул күзләрдә ниндидер сагыш, йөзләре моңсу иде. Нәрсә булган аңа? Бәлки ул мәхәббәт утында янадыр? Кемнедер яшертен яратадыр? Белмим, Нурия тагын ниләр уйлар иде, әгәр клубта, аларның биегәнен көткән яшьләр телгә килмәсә.
— Үбешә генә башламагыз, сезгә бит биергә генә диделәр.
Нурия әллә нишләп китте, ике кулы белән битен томалап урамга чыгып чапты. Аның артыннан Регина белән Нурания дә чыкты.
— Син нәрсә инде дустым, аягыңа баскан өчен егеттән уч алырдай булып карап тордың.
Регина дустын кочаклап алды да, битләренә төшкән чәчләрен колак артына таба җибәреп:
— Ярый, әйдә кайтабыз, биюләр барыбер бетә иде. Шунысы кызык булды, Зифа апа бию бетте дигәч яшьләр бер авыздан иртәгә дә элекке биюләрне биербез әле диделәр. Дөресен әйткәндә минем үземә дә бик ошады.
— Мин дә ул биюләрне яратам. Әти, ...әти әнине өйдә дә биетә иде. Әйдә яшь чакны искә алыйк дия иде. Бөтен бәйрәмнәр шул бию белән үтә бит. Тик ничектер онытыла, яшьләр башкача бии башлады шул.
Нурия сеңлесенең башыннан сыйпап:
— Ә син нәрсә моңсуланып барасың?
— Син әтине искә алгач моңсу булып китте. Белсәң иде ничек әтине сагынганымны. Вакыты белән ул нәрсәләр әйткәнне искә алам. Әтинең фотосүрәтләрен озак кына карап утырам.
— Сеңлем әтине онытмау яхшы ул, тик алга таба барырга, безгә әтисез яшәргә өйрәнергә кирәк. Мин дә гел искә алам әтине.
— Кызлаааар, әйтүем өчен үпкәләмәгез, тик сезнең янда мин дә бар, әйдә башка нәрсәләр турында сөйләшик әле, мәсьәлән мәхәббәт турында. Кара әле Нурия, ә син Сәйдәшкә гашыйк бит.
— Шуннан ни, ул егет миңа ошый, ми.....
Регина пырхылдап көлеп җибәрде дә:
— Юююююк, ошый имеш, син яратасың аны, бу синең маңгаеңа язылган....яяяяраааатааам дигән.
— Шулай булса нишлисең? Тик ул гына миңа карамый. Регина ә син, син белмисеңме, ул кем белән очраша икән?
— Белмим шул, күрмәдеңмени, Суфья аның артыннан калмый, Сәйдәш кая ул шунда.
— Дөресен әйткәндә Сәйдәш яратмаслык егет түгел, кызлар аның артыннан чаба икән, димәк ул яхшы.
— Тик.....тик сиңа түгел дустым. Үпкәләмә генә.... Нурия минемчә ул сине ярата, нигәдер үз хисләреннән кача кебек, нәкъ менә синең кебек.
— Ә нишләргә тиеш мин? Синеңчә мин дә Суфья сыман аңа тагылып йөримме?
Апаларының сүзләрен тыңлап басып торган Нурания түзмәде:
— Ә нигә йөрмәскә ди? Апам, син җебегән кыз, нигә, нигә син үзеңнең яраткан кешеңне кешегә бирергә тиеш соң? Мәхәббәт ул көрәш, мәхәббәт ул ут, шул ут сине җылыта да, шул ук вакытта яндырып, көйдереп тә ала.
Нурия белән Регина бер берсенә карадылар да, бергә сөйләшкән кебек бер үк вакытта көлеп тә җибәрделәр. Нурания үпкәли төшеп:
— Мин кызык әйбер әйтмәдем кебек.
Нурия сеңлесен кочаклап:
— Мин сине нәни кыз дип торам, ә син миннән уздырып мәхәббәт турында сөйлисең, каян,каян килә сиңа бу сүзләр?
— Мәхәббәт турында дисеңме? Мәхәббәт турында сөйләр өчен гашыйк булырга кирәк дип уйламыйм, мәхәббәт турында төрле җырлар җырлана һәм бары тик яхшылар гына димәс идем. Вакыты белән йөрәк әрни җыр тыңлаганда. Әле китапларда да, киноларда да күп күрсәтелә. Менә шулай, йөрәк яндырып йөрү түгел, мәхәббәтнең дә төрлесе була, хәтта әни белән бала арасындагы ярату, апа белән сеңел арасы да шунда кертелә.
— Менә сиңа мә, болай булса син мине калдырып, миннән алда кияүгә дә чыгып куярсың әле.
— Апам Амин дияргәме?
Хәзер инде Нурания шаркылдап көлеп җибәрде. Шулчак Регина алар урамыннан узып баручы Сәйдәшне күреп:
— Нурия бу синең өметең дисәм дә була.
— Җүләр, тавышланма, ишетә бит.
Сәйдәш кызларга якынлашуга Регина сүзгә килеп:
— Сәйдәш сәләм тагын бер кат, гафу ит сәгать дигән нәрсә калган, вакыт күпме икәнен әйтә алмассыңмы?
Сәйдәш вакытның ничә икәнен әйтеп китеп бармакчы иде, Регина тагын телгә килеп:
— Сәйдәш вакытың булса берничә сорауга җавап бирә алмассыңмы?
— Сорап кара.
— Армия сафларында хезмәт иттең, әйт әле, киемне, әйе, әйе, мин ишеткән идем, өйгә кайтырга чыкканда матур киемнәрне сезгә үзегезгә сатып алырга туры килә икән, бу дөресме?
Дәвамы бар.

 

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас