Литература
4 Июня 2024, 07:00

Язмышлар языла күкләрдә

Автор: Гөлчирә Галимова. Дүртенче бүлек. Берничә көн ни Нурания, ни Нурия үзләренә урын таба алмыйча йөрделәр. Аеруча Нәбине алып кайтып күмгән көнне авыр булды. Нурия ничек булса да түзсә, Нураниянең кайгысын, аның йөрәгендәге югалту хисен туктатып булмый кебек иде. Көннәр буе әтисенең кабере янында утырырга риза иде кыз.

Язмышлар языла күкләрдәЯзмышлар языла күкләрдә
Язмышлар языла күкләрдә

Берничә көн ни Нурания, ни Нурия үзләренә урын таба алмыйча йөрделәр. Аеруча Нәбине алып кайтып күмгән көнне авыр булды. Нурия ничек булса да түзсә, Нураниянең кайгысын, аның йөрәгендәге югалту хисен туктатып булмый кебек иде. Көннәр буе әтисенең кабере янында утырырга риза иде кыз. Олы яшьтәге Бибинур апа балаларның кайсысын күреп, алар янына барып сүз башларга белми аптырады. Нурзидәсе дә күзгә карап сүнде. Бәхеткә каршы мәктәптә каникуллар башланды. Әтиләре үлгәч кызлар мәктәпкә укырга да теләр теләмәс йөргән иде. Бу авыр кайгы барысы өчен дә бик озакка сузылды. Кайгы үзе генә йөрми дип юкка әйтмиләр икән, улының үлеме Нәбинең әнисен дә аяктан бәреп екты. Ике тапкыр инсульт кичергән ана, баласының үлемен күтәрә алмыйча, улының кырыгын үткәргән көнне үлеп китте. Авылда тагын бер йорт бушап калды. Әти, әни үлү котычкыч авыр яра сала шул. Әти өйдә юклыгы адым саен сизелде, күренде. Авыл йорты һәрвакыт ир кеше эшен таләп итә , менә шул вакытларда Нурзидә ирен искә алып, кызларына күрсәтмичә генә еларга өйрәнде. Ә кызлар әниләренә күрсәтми күз яше түкте. Ләкин тормыш алга таба бара һәм Нурзидә кызлары белән әкренләп Нәбисез яшәргә өйрәнә башлады.
Беркөнне Нәбинең энесе кайтып кызларны Казанга алып китте. Абыйсы исән чакта алар бергәләшеп зоопаркка барырга сөйләшкән иде. Тик бу юлы хайваннар янына сәясәт бик кызык булмады. Кызларның әтиләреннән башка барулары йөрәкләрендәге яраны ачып җибәрде. Күпме теләгән иде бит алар бу сәяхәткә барырга, күпме хыялланган иделәр. Ә хәзер бары тик хайваннар карап кайту булды. Әнвәр, абыйсының кызлары өчен үзенчә борчылды, аларны авыр кайгы коесыннан тартып чыгара алмавына үзен сүкте. Качельләргә бару да әлләни үзгәреш кертмәде. Арып, талып кичкә алар квартирага кайттылар. Ашагач, бераз телевизор карагач, иртәгә суда йөрергә барабыз дип сөйләшеп балалар йокларга ятты. Нурания ятуга йоклап китте, ә менә Нурия йоклый алмый интекте. Нигәдер авызы кибә башлады аның, ул башкаларны уятмыйм дип, әкрен генә атлап аш бүлмәсенә китте. Ләкин аш бүлмәсендә Әнвәр абый белән аның хатыны сөйләшкәнне ишетеп туктап калды.
— Әнвәр бу кызлар кайчан китә инде? Ардым мин бер көтү кешегә ашарга әзерләп, мин үземне служанка итеп хис итәм.
— Берничә көнгә үлмәссең. Аннары алар бит минем абыйның балалары. Без күптән сөйләшеп куйган идек бергә җәй көне балалар белән йөрербез дип.
— Син нәрсә уйладың тагын?Синең абыең үлде, ә болар хәзер беркемдә түгел безгә.
— Нәрсәәә?
— Нәрсә, нәрсә? Нәрсә булсын,абыең үлде, ә бу балалар бары килен балалары.
— Син нишлисең хатын ә? Әгәр синең апаң үлсә нишлисең? Аның балалары нишли ә? Син аларны да кунакка чакырмыйсыңмы?
— Ничек инде чакырмыйм, алар бит апам балалары.
— Менә бит ничек икән, синең апаң балалары безгә якын, ә минем абыйның балалары ят. Кит моннан сугып җибәргәнче ятсыз.
— Ә нәрсә? Миңа алардаааааа.....
Әнвәр түзмәде хатынының яңагына сугып җибәрде дә:
— Шушы көнгә хәтле минем сиңа бармак белән дә тигәнем булмады. Тик бүген син үзеңнең нинди икәнеңне күрсәттең. Ничек, ничек түзеп тора алдың син начар ягыңны яшереп? Син кем?
— Әнвәр....
— Дәшмә миңа ятсыз. Сиңа нәрсә кирәк әйт әле? Акчага тилмертмәдем мин сине, нәрсә телисең шуны аласың, дәшмим, тик бер сынык икмәк санап утыруың мине чыгырымнан чыгарды. Син нишлисең әйт әле?..... Алар әле күптән түгел генә әтиләрен югалтты, аларга әле дә кыен аны аңлау. Бүген зоопарк буйлап йөргәндә Нурания аюлар янына килеп җитте дә:
— Минем аюларны күрәсем дә килми, әти, ул, ул миңа аю бүләк итәм дигән иде, матурны, зурны..."- дип елап җибәрде. Син аңлыйсыңмы шуны?...... Дөресен әйткәндә аңлыйсың дип уйламыйм хәзер. Көтмәгән идем мин синнән бу сүзләреңне, көтмәгән идем.. Син бары үз туганнарыңны гына үз итәсең икән.
Әнвәр абыйсының ишеккә таба атлавын аңлап, Нурия йокы бүлмәсенә ашыкты. Үз урынына ятып, эчәсе килүен онытып, шактый елап ятты. Инде урамдагы трамвай тавышлары да әллә нигә бер генә ишетелә башлады. Бары шунда гына ул чыгып су эчеп керде. Ләкин йокысы инде качкан иде. Нурия йоклый алмыйча Әнвәр абысы белән аның хатынынын сүзләрен башыннан әйләндереп ятты. Ул йокыга киткәндә инде урамга яктылык төшә башлаган иде. Иртән аш бүлмәсендә ашап утырган вакытта Әнвәр абый бүгенге планнар белән таныштыра башлагач Нурия:
— Әнвәр абый без суда йөреп кайтуга безне өйгә кайтара аласызмы?
— Ә нигә төнгә каршы, кич кунгач иртән илтермен.
— Әни үзе генә бит, аңа да бездән башка кыен.
— Ул белә бит, без сөйләшкән идек аның белән.
— Юк, рәхмәт сезгә, чыннан бик яхшы булды, тик без кайтабыз.
Әнвәр сагаеп куйды, бәлки кыз алар сөйләшкәнне ишеткәндер дип тә уйлады, шуңа да:
— Нәрсә булды Нурия сеңлем? Бәлки начар сүз әйттекме?
Нурия күзен аска төшереп:
— Юк, рәхмәт, бар да яхшы.
Аңлады Әнвәр, тик авыздан чыккан сүзне кире кайтарып булмый шул, кыз бала гына җәл, ул бу сүзләрне ишетергә тиеш түгел иде . Хәзер инде бернәрсә дә үзгәртеп булмый, бары кызларны өйләренә озатырга кала.
Әнвәр сүзендә торды, балаларны хәтта өйләренә алып кайтып та тормады, Нуриянең янә борчылуын теләмәде ул. Шуңа да ашханәгә кереп ашадылар да юлга чыктылар. Авыллары шәһәрдән ерак булмагач , алар тиз кайтып та җиттеләр. Нурзидә апа капка төбенә каршы алырга чыкты.
— Мин иртәгә генә кайталар дип торам, көтмәгән идем. Телефоннан да бер сүз әйтмәделәр бит.
Әнвәр матур апасының күзенә карый алмады, тик җавапсыз калырга да ярамый.
— Сине сагындылар ахыры, аеруча Нурия.
— Ярый, яхшы булган, дөресен әйткәндә үзем дә бик сагындым. Әйдә чәй эчәрсез, чәем кайнаган.
— Юк, китәргә кирәк, эшләрем бар иде. Әәә, әйтергә онытып торам, икенче ялларга кайтам матур апа, кич кунача, ....мин утын сөйләшкән идем, газ керсә дә мунчага утын кирәк бит. Менә утын ташырга кайтабыз улым белән.
— Кирәк түгел иде инде Әнвәр, борчылып торасың рәхмәт инде.
— Матур апа, абый үлде дип сине онытып булмый бит. Без бер гаилә , ничек итеп үз гаиләңнән баш тартып була? Абый белән мунчалар кереп, рәхәтләнеп чабына идек ел саен утын әзерләгәндә. Беләсеңме, ул җитми миңа. Нәрсә эшли башласам да абый нәрсә дияр иде дип уйлап куям.....мииин, мин дә бик сагынам аны.
— Әнвәр ....безгә түзәргә кала....
— Ә син нигә борчыласың дип әйтәсең. Гаиләм булганга матур апа, гаиләм булганга...
— Рәхмәт.
Әнвәр күзләренә бәреп чыккан яшь бөртекләрен сөртеп алды да:
— Безгә чыннан да бүген китәргә кирәк, ә киләсе ялга көт, без кайтабыз. — дип, ашыгып машинасына утырып китеп барды.
Кызлар әниләрен бик сагынганнар иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп, чәй эчеп утырган вакытта , аларның кайтканнарын карап торган кебек, аларга ишек та шакып тормыйча, Нуриянең дус кызы килеп керде дә, керүгә: Исәнмесез, менә мактап та йөрим икән әле үзем.
Нурия түзмәде, пырхылдап көлеп җибәрде һәм :
— Син чыннан да карап торгансыңдыр ә? Ә без өйгә кайткач тәмлеләр буласын беләсең син, мәктәптән кайтканда да гел ияреп керә идең бит.
— Ә нәрсә, синең әниең тәмле пешергәнгә мин гаеплеме?
Регина түзмәде дустына кушылып көлә, көлә :
— Дөресен әйткәндә карап тормадым, әни сез кайттыгыз дип әйтте, ул күргән.
— Соң иртә белән керер идең, син сәгать ничә икәнен күрәсеңме?
— Ииии, нәрсә булган? Әле тугыз гына тулган, аннары...
Регина бер Нуриягә, бер Нурзидә апага карап:
— Бүген клубта дискотека, җитмәсә ниндидер крутой дисжокей була имеш. Нурия барыйк инде әәәәә.
Нурия әллә нишләп китте, аның әтисе үлгәннән соң бер тапкыр да клубка чыкканы булмады бит. Ничек итеп ул күңел ачып йөри алсын ди? Нурзидә апа кызының нәрсә уйлаганын аңлагандай:
— Кызым сиңа Регинаны тыңларга кирәк, бар җыен, дусларыңны бераз күрерсең.
— Әниии...
— Кызым, син хәтерлисеңме әтиең сүзләрен? Яз көне алмагачның кипкән ботакларын кискән вакытта нәрсә диде? " Гомер бер генә килә, авыр булса да кеше үзен югалтырга тиеш түгел. Менә кара, алмагачның ботаклары корыган, без аны кисеп алабыз, тик, тик агач ботагын кисте дип елап утырмый, ә офыкка таба үрелә, яшәвен дәвам итә. Ә аннары, аннары үзенең җимешләре белән кешеләрне сөендерә. Менә кеше дә нәкъ менә шулай, кеше дә бирешергә тиеш түгел, алга омтылырга, үзе янында калганнарны сөендерергә тиеш"".
Кызым ничек уйлыйсың, әтиең хаклымы? Әтиең синең елап йөрүеңне тели дип уйламыйм, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Син, Нурания сез әтиең өчен дә бәхетле булырга тиеш. Тора бара кияүгә чыгып мине оныклар белән шатландырырга тиеш. Ә әтиең, ул безне күзәтә, безнең белән бергә шатлана дип уйлыйм.
Нурия бик теләмәсә дә бүлмәсенә кереп киенә башлады. Регина һәрвакыттагыча аңа иярде. Нурия киенгән арада дустының кремнарын, иңлекләрен, торнак буягычларын актарып утырды.
— Әй Аллам нишләргә инде? Колготки тишелгән, ә яңасы юк.
Нурия аптырап дустына карап:
— Менә нәрсә булды ашыгып киенгәч.
— Вәт, таптың борчылырга сәбәп.
Регина кулында әле генә карап утырган лакны алып, Нурия янына килеп, колготкиеның тишек турына лак тидерде дә:
— Иң тиз ремонт шундый була, ай момент, кибә дә, тишеге дә зураймый.
— Мин уйлап таба алмас идем, ә син молодец, рәхмәт.
Кызларның сөйләшеп, клубка җыенганнарын Нурзидә апа күзәтеп, ишек кырыеннан карап алды. Әйе, үстеләр аның җимешләре, озакламый өйдән чыгып китәргә дә вакытлары җитәр.
Ниһаять кызлар җыенып клубка китте.
Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас