Литература
3 Июня 2024, 07:00

Язмышлар күкләрдә языла

Автор: Гөлчирә Галимова. Өченче бүлек. Нурания белән Нурия бүген мәктәптә тоткарланды. Озакламый 8 март бәйрәме. Һәрбер кызның әнисен шатландырасы килде. Элек һәрбер класс аерым бәйрәм үткәрсә, быел нигәдер күмәк бәйрәм оештырырга булдылар. Спортзалда әниләргә утырырга урыннар әзерләнде, ә түргә сәхнә оештырылды. Һәр класстан кемнедер чыгыш ясарга чакырдылар. Нурия бик теләп катнашырга булды.

Язмышлар күкләрдә язылаЯзмышлар күкләрдә языла
Язмышлар күкләрдә языла
Нурания белән Нурия бүген мәктәптә тоткарланды. Озакламый 8 март бәйрәме. Һәрбер кызның әнисен шатландырасы килде. Элек һәрбер класс аерым бәйрәм үткәрсә, быел нигәдер күмәк бәйрәм оештырырга булдылар. Спортзалда әниләргә утырырга урыннар әзерләнде, ә түргә сәхнә оештырылды. Һәр класстан кемнедер чыгыш ясарга чакырдылар. Нурия бик теләп катнашырга булды. Нурания киресенчә карап утырырга гына теләвен әйтте. Арып, талып балалар мәктәптән өйләренә кайтырга чыкты. Язгы кояш нурлары шул хәтле җылыткан, аяк астында күлләвекләр барлыкка килгән. Кызлар, егетләр көлешә, көлешә өйләренә ашыкты. Менә үзләренең йортлары янына килеп җитүгә Нурания апасының пальто итәген тартып:
— Апааам, апам дим, оныттың мәллә? Апам, әни бит бүген өйдә, ә син шапкаңны да кимәгән, әни күрсә сүгә үзеңне.
Сеңлесенең сүзе вакытлы булды. Чыннан да соңгы арада Нурия дус кызларыннан калышырга теләмичә шапкасын салып, сумкасында йөртә башлаган иде. Нурия тиз генә шапкасын киеп бетергән генә иде, капкадан әнисе килеп чыкты да:
— Кайттыгызмы? Мин сезне югалткан идем, нигә соңладыгыз?
— Әни бәйрәм җитә бит, мәктәптә әзерлек бара. Әнии, ә әти кайттымы?
— Юк шул әле, эше бетмәгәндер, ярый бар кереп өстегезне алыштыра торыгыз, мин хәзер елга ерып җибәрәм дә керәм.
Нурия өйгә керүгә сеңлесенең битеннән үбеп:
— Рәхмәт сиңа сеңлем, әле дә син бар, син искә төшермәсәң баш бетте иде.
— Син дә мине яклыйсың бит, димәк мин дә сине якларга тиеш апам.
Әйе, бу чыннан да шулай иде, ике кыз бер берсе өчен җан атып яшәде, бер берсенә булышты.
Әнисе өйгә кереп , тәмле итеп чәй эчеп утырганда Казаннан әтиләре кайтып төште. Ул өс киемен салуга:
— Килегез әле яныма җимешләрем минем, карагыз әле әтиегез сезгә нинди күчтәнәчләр алып кайтты.
Кызлар урыннарыннан торып әтиләре янына ашыкты. Икесе әтиләренең ике бит уртасыннан үбеп, әтиләре биргән күчтәнәчләрне өстәл өстенә куйдылар.
— Әти ә син миңа аю алып кайтам дидең бит.
Үпкәләгән кыяфәтен чыгарып Нурания әтисенә карады.
— Кызым аюлар куркыныч иде, менә Әнвәр абыең май бәйрәменә кунакка чакырды һәм, һәәәәм....һәм без чын аюлар карарга циркка барырбыз дип сөйләштек.
Нәби күзен кыса төшеп Нурзидәгә карап:
— Әниегезне дә алып барырбыз.
— Уррраааааа, мин циркка барам.
Нурания шатлыгыннан нишләргә белмәде. Нурзидә апа гына:
— Кызым зур үсәсең, ә акылың һаман кечкенә балаларныкы кебек, шатланасың нәкъ менә биш яшьлек сабый бала.
— Мин үскәч тә шулай шатланачакмын, чөнки әтием мине үскәч тә циркка алып бара, шулай бит әтием?
— Шулай җимешем минем, шулай.
— Менә, менә, мин җимешем дип әйткәч яратмыйлар, ә әтиләренә ник бер сүз дәшсеннәр.
Хәзер инде Нурзидә апа кызларына үпкәләп карады.
— Әни үпкәләмә инде, тик әти чыннан да тәмле итеп, ничектер матур әйтә ул сүзне.
Нурия әнисен килеп кочаклады да:
— Әйт әнием, син дә әйт, без сезнең икегезне дә яратабыз.
— Юка еланнар....ярар, әйдә әтиегезнең ашыйсы киләдер, әйдәгез өстәл артына утырабыз.
Бәхетле мизгелләр тиз үтә шул, һәрбер көн үзенчәлекле булып уза. Әти әниең яныңда булу, аларның бер берсен хөрмәт итеп яшәүләре дә яшәргә көч өсти. Алай гына да түгел, нәкъ менә алар тормышын кабатлыйсы, гаиләң белән бер береңне аңлап бәхетле булып яшисе килә.
Тормыш тәгәрмәче шулай әкрен генә атлый бирде. Май бәйрәмнәре дә якынлашты. Авыл клубында бүген зур бәйрәм, алай гына да түгел, концерт беткәч яшьләр өчен дискатека да булачак. Нурия бик теләмәсә дә дуслары белән барырга булды. Нишләсәң дә тугызынчы класс артта калып бара. Нурия нишләргә белмәгән арада Нурзидә апа кызының чәченә матур итеп причёска да ясарга өлгерде. Бары Нурания авызын турсайтып:
— Бар, бар, әни миңа үскәч тагында матур причёска ясый, шулай бит әнием.
— Шулай булмыйча ничек булсын инде кызым, әлбәттә ясыйм. Нурия киенеп клубка китте. Авыл эчендә әлегә йөрерлек тә түгел, киченнән явып киткән яңгырдан соң бары бутый киеп барырлык. Нурия анда да җаен тапты. Клубка хәтле бутый киеп барды да, клуб читендәрәк, көчеткәннәр арасынарак бутыен яшереп куеп, аягына туфлиен киде. Янәсе туфли белән дә батмыйча килгән. Кич бик матур үтте, дискатекада да яшьләр арганчы биеделәр. Шамил генә төрле яктан Нуриягә килеп караса да, кыз аңа ихтибар итмәде. Әлбәттә инде егетнең ачуы чыкты һәм әллә ачудан, әллә Нурия артыннан йөреп туйдымы, башка кыз белән бии башлады. Шуны гына көткән кебек Нурия тизрәк кайтыр якны карый башлады. Аның бит кеше күрмәгәндә бутыен да алып киясе бар. Нуриянең киткәнен күреп аңа классташы, дусты Регина иярде. Клубтан чыгуга Нурия бутыен алды да аягына киеп куйды. Бер бутыена бернәрсәдә булмаган, тик менә икенчесе клуб стенасына таба китеп, аңа каяндыр су җыелган булып чыкты. Әй Нуриянең җен ачуы чыкты шунда. Юл буе аның бутые чыпыр чапыр килеп тавыш чыгарып кайтты. Регина белән Нурия Нуриянең бутыеннан юл буе көлеп кайттылар. Әле өйгә кайткачта әнисе белгән кебек:
— Бәйрәмдә кызык булга ахыры, ачык тәрәзә аша көлгән тавышларыгыз өйгә хәтле ишетелде.- дип куйды.
— Көлерсең монда әнием- дип Нурия нәрсә булганны сөйләп:
— Менә шулай музыкальный шкатулка урынына мин бүген музыкальный бутый тыңлап кайттым әнием.
Нурзидә апа түзеп тора алмады көлеп җибәрде, әнисенең көлүе Нуриядә дә кызык тудырдымы, ул да әнисенә кушылып рәхәтләнеп көлде.
Ниһаять алар көткән көн килеп җитте. Нурзидә апа белән Нәби абый ике кызын ияртеп Казан каласына кунакка китте. Иң беренче эш итеп алар Нурания сүзен тыңлап трамвайга утырып шәһәр карап йөрделәр. Ә кич Әнвәр абыйның гаиләсе белән бергә циркка бардылар. Андагы күренеш, кеше күплеге кызларны хәйран калдырды. Ә инде кечкенә артистлар арена эчендә уйный башлагач бөтереп тә исләре китте. Кечкенә буйлы, лилипуд артислар күз ачып йомганчы күккә күтәрелде, нәзек баудан йөрде, ә клоуннар чыккач кызлар эчләре авыртканчы көлде. Төрле төсле матур кием кигән акробатлар цирк түбәсе янында ук очып йөргәнне караганда, кызлар шаккатты, хәттә Нурания әнисенә:
— Әни алар ничек оча,, канатлары да юк, курыкмыйлар да" - дип аптыраганын яшермәде. Менә ниһаять Нурания аю күрде. Үзеннән зур аюны җитәкләп чыккан лилипуд бик оста итеп аюга әмерләрен бирде, ә ул, шул кечкенә кешедән куркып, ул нәрсә әйтсә шуны эшләде. Цирк бетеп өйгә юл алгач та, Нурания юл буе андагы хайваннарны сөйләде. Аеруча маймыллар биюе ышаган булып чыкты аңа. Тик бәйрәм көннәре генә башка көнгә караганда никтер тизрәк үтә шул. Ләкин бу бәйрәм көннәре кызларның күңелләрендә бик матур тәэсир калдырды .
Менә яңадан укырга барырга, бары шунысы шатландыра, озакламый җәйге каникуллар җитә. Ә бүгенге көнне кызлар беркайчанда онытмый.
Бүген иртән үк ишеп ишеп яңгыр ява. Нурания яңгырны бик яратса да, бүген аның мәктәпкә барасы килмәде.
— Әни тиздән каникул, бернәрсә дә үзгәрми бит, әни бармыйм инде мәктәпкә ә.
— Кызым соңгы көннәр түз.
— Әни анда яңгыр, мәктәпкә барып җиткәнче чиләнеп бетәм бит.
— Син үзең яңгыр яратам дисең, үзеңнең яңгыр астында барасың килми. Ә син яраткан салават күпере чыкса, син күрми дә каласын бит.
— Мин аны өйдән карыйм, әни бармыйк инде ә...
— Аннары мин җибәрмәде дип әйтәсең бит. Оныттыңмы? Бәйрәм алдыннан көчле яңгыр яугач җибәрмәдем иде.
— Анда башка ул, анда, анда директор абый үзе безнең класс балаларын өйгә кайтарган.....әниииии.
— Үзеңә кара, ә син нишлисең кызым?— диде
Нурзидә апа Нуриягә таба борылып.
— Мин барам, бүген Хәниф фотоаппарат алып киләм диде, без фотографиягә төшәбез дип сөйләштек.
— Мин дә барам, апам белән төшәсем килә, апам мине дә фотога төшерер микән?
— Ник төшермәсен инде, син бит минем сеңлем.
Фотографиягә төшерәбез дигәч Нурания теләр теләмәс кенә мәктәпкә укырга китте. Көн чыннан да кызык үтте, фотографиягә төшүдә кызга бик ошады. Балалар мәктәптән кайтырга чыкканда урамда яңгыр туктап, ялтырап кояш чыккан иде инде. Ләкин никтер кешеләрнең алар яши торган урамга баруы бераз шикләндерде аларны. Шунда малайларның берсе:
— Тагын кемдер үлгән ахыры, сезнең якка баралар кешеләр Нурия— дип ычкындырды.
— Күрше әби авырый дип әйткән иде дәү әни, бәлки үлгәндер дә, әнә бит шул тирәдәрәк кешеләр.— Нурия сүзен әйтеп тә бетерде, үзләренең капка төбенә ашыгыч ярдәм машинасы килүен күреп, балчыклы юлда таеп егыласын да аңламыйча өйгә таба чапты. Нурания бернидә аңламый апасы артыннан йөгерде. Капка төбенә килеп җитәм дигәндә, капкадан чыккан дәү әнисен күреп:
— Дәү әни, дәү әни нәрсә булды?
Бибинур апа күз яшьләрен сөртеп , ике кызны да кочагына алып:
— Әтиегез балакайларым, әтиегез үлде.
— Ничек? Кайчан?
— Әйдәгез кызым,әйдә, әниегез көтә, без инде мәктәпкә дә шалтыраткан идек,, сезне кайтып китте диделәр.
Нуриянең кулыннан сумкасы төшеп китте, ул бер капка төбенә җыела башлаган кешеләргә , бер дәү әнисенә карап ачыргаланып кычкырып җибәрде :
— Әтииииии.
Аның кычкыруы бөтен авылны яңгыратты, ул кабат:
— Әтиии- дип кычкырып өйгә чабып кереп китте.
Ишек кырыендагы кешеләр арасыннан ул эчкә таба үтте. Зур бүлмәдә диванда шәфкать туташы утыра, әнисе диванга яткан, тик әтисе юк, димәк дәү әнисе ялгышкан. Нурия әнисен күрүгә:
— Әни, әнием, нәрсә булды?
Нурзидә көч хәл белән диванга торып утырды да:
— Кызым, балам әәәә......— диде дә аңын югалтты. Нурия артыннан кереп җиткән Бибинур апа:
— Кызым әтиең үлде бит, юлда.... юлда аның каршысына камаз килгән, машина йөртүче исерек булган диләр, әтиең, әтиең машинадан качырга урын таба алмаган балам, ул камаз белән бәрелмим дип машинасын читкә борган, ләкин тайгак юл үзенекен эшләгән, үзенекен эшләгәәәән.
— Юююююююк, әти үлмәгәәәәән.
Бу юлы тыныч кына басып торган Нураниянең тавышы колак барабаннарын ярырлык итеп яңгырады. Ул янә, янә бер сүз кабатлады:
— Ююююююк, ююююк, ююююк......
Бибинур апа кайсы оныгын тынычландырырга белмәде. Икесен ике кулы белән кысып алды да аларга кушылып елый башлады.
 
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова. 
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас