Яшьлек еллары һәр кеше өчен дә үзенчәлекле һәм онытылмаслык хәтирәләр калдыра. Нурания яныннан өйгә кайтуга Нурия дә яшьлек елларына кире әйләнеп кайтты.
Нәни сеңлесе тууга ул аны тере курчак дип белде. Аннары курчак әкренләп кенә сөйләшә башлады, ә инде Нурания нәни пәпиләре белән йөреп киткәч, Нуриянең шатлыгы эченә сыймады. Ә сеңлесе берәр җирен авырттырып еласа, аның белән бергә елады. Үсә башлагач та ул аның фәрештәсе урынына иде, яклады, саклады, бик, бик яратты сеңлесен . Алар аерылмаслык, бер җан булып яшәде. Тик менә үсә төшкәндә булган бер хәл аның йөрәгенә һаман тыңгылык бирмәде.
Нуриягә 12 яшьләр тирәсе. Нурания әнисе белән кибеткә киттеләр, ә Нурия каз бәбкәләре саклап ишегалдында утырып калды. Бер заман капка ачылып китте дә, ишегалдына чегән хатыны кереп нәрсәдер сөйләнә башлады. Кечкенәдән әбисе "чегәннәр балаларны да урлый, алар белән сөйләшмәгез" дип торгач, Нурия башта куркып калды. Ә теге чегән һаман сөйләнә дә сөйләнә иде. Нурия бераз тыңлап торгач:
— Мин әнине чакырам хәзер - дип өйгә кереп китте. Өйдә сөйләшкән тавыш чыгарып, тиз генә кире чыгып:
— Әни идән юа, ул безгә бернәрсә дә кирәкми дип әйтте— дип ишек читенәрәк басты. Ә чегән хатыны Нуриягә карап торды да:
— Ә син алдый белмисең, тик белеп тор, синең язмышыңа сеңлеңнең бәхете язылган, сиңа аның өчен яшәргә өйрәнергә кирәк,- дип капканы шап итеп ябып чыгып китте. Әлбәттә инде кыз бу сүзләр нәрсәне аңлатканны аңлый алмады. Ул бу сүзләрне башында мең мәртәбә әйләндерде, ләкин барыбер җавабын таба алмады. Шулай көн артыннан көн үтте, бу сүзләр дә әкренләп арткы планга күчте.
Вакыт үтә барды, җәй бетеп, яңадан балаларны мәктәп үз эченә бетереп алып кереп китте. Нурия кечкенәдән үк табиб булырга хыялланса, Нурания исә укытучы булырга хыялланды. Кечкенәдән курчакларына дәрес укытты, хәтта укучылары арасында апасы да урын ала иде. Ә менә Нурия дәвалый башласа, киресенчә иң беренче эш итеп сеңлесен дәвалады.
Беркөнне сеңлесенә укол кадаган вакытта әтисе кайтып керде. Нәрсәдер сөйләнеп әнисенә зарлана башлады. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч Нурия аптырап тормады;
— Әтием, дару булмаса тозлы су белән авызыңны чайкат- дип авызыннан ычкындырганын сизми дә калды.
— Ә син каян беләсең нишләргә икәнен? — Әти кеше кызына сынау белән карап:
— Әллә син табипмы?
— Ишеткәнем бар, синең генә теш сызламый бит.
— Рәхмәт кызым, син генә мине дәвалый аласың.- дип, әти кеше кызының битеннән үбеп аш бүлмәсенә ашыкты.
Тик тозлы су гына коткара алмады әтисен, ул төне буе йокламыйча өй буйлап йөреп чыкты. Кыз да брргаланды, коридор идәненең бер тактасы ачу чыгарып, әтисе атлаган саен шыгырдады. Икенче көнне Нурия мәктәптә дәрестә дә йоклап киткән иде хәттә. Өйгә кайтуга , ашап, чәй әчүгә йокларга ятты. Кич белән әнисе ашарга чакыргач, Нурия әтисе юк икәнен аңлап:
— Әни, ә әти кая?
— Ул шәһәрдә кич куна бүген, тешен дәваларга китте, бик сызлады бит, әтиең Әнвәр абыйларыңда кич куна.
Нурия әнисенә сынаулы карашын ташлап:
— Әнииии, ә әти белән сез ничек таныштыгыз? Сез ничек бергә яши башладыгыз?
Үзеннән кечерәк Нурания апасының соравына үзе җавап бирергә ашыгып:
— Җитәкләп алып кайткан да, всё син минеке дигән.
Нурзидә апа Нураниянең башыннан сыйпап көлеп җибәрде һәм :
— Бераз син хаклы бит кызым, ә син каян беләсең?
— Дәү әни әйтте, ә нигә, дөрес түгелме?
— Дөресен дөрес, ә нигә сорарга булдыгыз шуны аңламыйм.
— Әни сөйлә инде, чыннан да беләсе килә бит.
Нурия әнисенә шундый итеп карады, Нурзидә апа түзмәде, әкрен генә сүзен башлады.
— Мин сөйлим, ә сез ашагыз. Ничек әйтим сезгә? Әтиегез белән безнең мәхәббәт мәктәп бусагасыннан ук башланды дисәм дә була. Әтиең әти, әнисе белән безнең авылга каяндыр күчеп кайттылар. Мин бишенче класста укый идем. Парта артында мин үзем генә утырырга ярата идем, тик, тик балалар күп сәбәпле, бәлки шулай насыйп булгангамы, бәлки башка буш урын булмагангамы, әтиеңне нәкъ менә минем яныма утыртып та куйдылар. Әй ачуым чыкты да инде укытучы апага. Шулай әкрен генә бергә укый башладык без аның белән. Контроль эшме, диктант дисеңме, мин дәфтәремне яшерә идем, ә ул гел карап күчерергә ниятли . Минем ачуым килә иде, хәттә кыйнар дәрәҗәгә җитә идем. Ә беркөнне ул мине коткарды. Дәрес бара, мин контроль эшкә яхшы әзерләндем, шпаргалка язып кесәмә тыктым. Нәкъ менә укытучы яныбыздан үткән вакытта шпаргалкам идәнгә төшкән бит. Укытучы күреп ачулана башлады, кайсыгызныкы дип. Ә кемнең әйтәсе килсен ди. Менә шунда Нәби урыныннан торып "- шпаргалка минеке апа, гафу итегез мин бүтән язмам "- дип укытучының күзенә туп туры карады. Әлбәттә инде минем исем китте, хәзер укытучы аны сүгә дип көттем. Тик укытучы апа киресенчә аны мактады" Үз гаебен таныган кеше - чиста күңелле, акыллы кеше булып үсә" - диде. Менә шул көннән без дуслаштык. Нәби гел артымнан йөрде, минем дә аңа булган хисләрем артканнан арта барды, әлбәттә инде башта балаларча дуслар гына идек. Мәктәпне тәмамлап Нәби армия сафларында хезмәт итте, ә мин көттем, сагынып көттем. Аңлавыгызча без авылдан ерак китмәдек, өйләнешеп колхозда эшләргә калдык. Аннары, аннары сез дөньяга аваз салдыгыз. Калганын үзегез беләсез.
— Әни сез шундый матурлар инде, ә без нинди булырбыз икән?
Нурия бер сеңлесенә, бер әнисенә карап:
— Минем дә сезнең кебек буласым килә.
Шунда Нурания пырхылдап көлеп җибәрде дә:
— Әнә Шамил чаба бит артыңнан, мәктәптән кайтканда да эт кебек ияреп йөри үзеңә, нәкъ менә әти белән әни кебек.
Нурия сеңлесенә усал итеп карады да:
— Эт дисең бит, мин эткә кияүгә чыгарга тиешме?— дип, сеңлесенең беләгеннән чеметеп алды.
— Әнииии, әйт инде апама, нигә миңа тия ул? Мин бит дөресен генә әйттем.
Нурзидә көлде генә, ә нәрсә әйтсен ул. Кызлар бер берсен төрткәләп аргач Нурзидә апа:
— Бетләрегезне койдыгызмы? Хәзер ун минут китап укырга һәм йокларга.
— Әни нигә гел китап укыйбыз соооң ? Укымыйча гына йокларга ярамыймы?— диде авызын суза төшеп Нурания.
— Беренчедән сүз байлыгыгыз ныгый, икенчедән, күп укыган саен сүзләр күз алдында тора, истә кала, ә диктант яза башлагач сез ул сүзне истә калдырасыз бит, укыган буласыз , менә шул сүзләр исегезгә төшә, язырга да җиңел була. Аннары, аннары йоклап китү өчен дә файдалы диләр, син моны белергә тиеш булачак табиб.
Нурзидә апа кызларның башларыннан сыйпап:
— Тыныч төннәр сезгә җимешләрем.
— Әнииии, без бит инде зурлар, нигә алай әйтәсең?
Нурания кабат үпкәләгән кыяфәтен чыгарып:
— Кызларым дип әйт.
— Шулаймы? Әтиегез җимешем дип әйткәч аңа каршы килмисез, ә миңа ярамыймы?
— Әти ....әти бит тәмле итеп әйтә.
Нураниянең йөзе балкый башлады, ул янә:
— Ул бит әти, аңа ярый.
— Менә әтиегез иртәгәдән сезне карар, коймагын да пешерер, пирогын да. Нинди, әти тәмле әйтә дип тора бит әле, ә тәмлеләр кирәк булгач әни кирәк, мин дә сезгә үпкәләдем, барыгыз йоклагыз.
Ике кыз әниләре янына килеп кочаклап алып, аның битеннән үбеп алдылар да тыныч йокы теләп караватларына яттылар.
— Сезгә дә тыныч йокы минем җимешләрем.
Бу юлы инде сүзләргә бәйләнүче булмады.
Көнгә караганда төн тизрәк үтә шул, күзеңне генә йомасың, инде уянырга вакыт та җиткән. Нурзидә кызларын сыйлап мәктәпкә озатты, алар кайткан төшкә тәмлеләр пешереп куярга сүз бирде, чөнки бүгенге көннән ул яллар алган иде. Әлбәттә инде кызлар бик шатланды, үзләре теләгән ризыкларга заказ да бирергә өлгерделәр. Кызлар китеп Нурзидә өстәл өстен җыярга да өлгермәде, тамакларын корып әнисе Бибинур әби килеп керде.
— Әни синме? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Болай иртә килми идең әни.
— Ишектән кереп җитмәгән, ә син сораулар яудырың.
— Гафу ит әни, иртән килгәнгә бераз борчылуым иде.
— Зөмәрә апаң авырсынып тора бит, аның хәлен белдем, аннары синең өйдә икәнеңне беләм бит, сезнең урамнан үтеп, сезгә кермичә китмәдем.
— Керүең яхшы булган әни, Зөмәрә апаның хәле ничек?
— Ничек әйтим, көрәшә инде, озак тормас.
— Әни чәем кайнар, әйдә утыр, әнә иртән тәмлеләр дә пешерттеләр.
— Рәхмәт кызым, эчеп тормыйм, үзегез ничек, балалар укырга киттеме?
Нурзидә әнисе каршысына утырды, кулына тоткан тастымалын тарткалады, үзе:
— Аллага шөкер әни, әйтәм бит, яллар алганымны белгәч мәш киләләр, монда аш бүлмәсеннән чыгарга да юк алар заказлары белән.
Бибинур апа кызының тастымалны әйләндергәләп утырганын күреп:
— Сине нәрсәдер борчый ахыры кызым, нәрсә булды?
— Белмим әни ничек әйтергә дә. Мин....мин бүген бик начар йокладым. Төшемдә әллә нәрсәләр күреп бетердем. Мин ничектер куркудан уянып киттем имеш, үзем тирләп чыкканмын, ә авызымда тешем төшкән. Җитмәсә ул вак кыйпылчыкларга әйләнгән. Мин башта аңламыйча аны йотып карадым, аннары төкереп чыгарырга теләдем. Тик ничек кенә булмасын , мин авызымдагы кыйпылчыкларны төкереп бетерә алмадым. Куркуымнан мин чыннан да тирләп пешеп уянып киттем. Әни нәрсә бу? Бигрәк тә куркыныч төш булды бу.
— Хәерлегә булсын дип әйт кызым, хәерлегә булсын дип әйт.
— Әйтүе генә җиңел әни, ә минем йөрәгем үз урынында түгел. Нәрсәдер була кебек.
— Кирәкмәгән нәрсә уйлап утырма әле. Бар нәрсәне дә яхшыга юра кызым. Алланың рәхмәте ишетер, борчылма. Ә Нәби кая соң?
— Теше сызлаган иде, Казанга китте, энесенең дусты теш табибы икән, шунда алып барам дигән. Кичкә кайтып җитәр инде.
— Менә бит, төне буе икәү теш сызлаган аркасында йоклый алмаган, вәт бүген син шуңа шундый төш күргән дә инде. Ярый кызым, китим әле, ә син борчылма.
— Әни бераз утыр инде.
— Юк кызым, бүген җомга, намазларым бар. Әйе, бүген җомга, теләкләреңне телә балам, ихластан телә, барысы да яхшы булыр.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.