Кеше язмышы нәкъ менә табигый кичерешләре белән бәйле яисә табигатькә охшаш дияр идем мин. Табигый күренешләре үзгәреп торган кебек, кеше язмышлары да үзгәрә. Алай гына да түгел, әллә каян килеп чыккан яңгыр сыман, кеше күңеле дә бер мизгел эчендә үзгәрергә, күз яшьләре түгелергә мөмкин. Табигать үзенең күренешләре белән кеше белән ярыша сыман. Вакыты белән искән салкын җилләре, күз ачып булмаслык кар бураннары, ишеп яуган яңгырлар , челтерәп аккан чишмә сулары, болар һәрберсе нидер хәтерләтә. Мәсьәлән ишеп яңгыр ява, кеше шул вакыт үксеп еларга мөмкин, кар бураннар улаганда кешенең күңеле каядыр ашкына, челтерәп чишмә сулары акканда кешенең кәефе күтәрелә, аның җырлыйсы килә башлый. Һәр нәрсә үз урынында һәм кешенең язмышы белән бәйләнгән.
Менә бүген дә кояш нурлары тәрәзә аша кереп, тәмләп йоклап яткан Нураниянең күзеннән иркәли иде. Тик кыз гына кояшка бер күтәрелеп карады да, башын юрган астына тыкты. Тик тынычлык озакка бармады, идәндә иснәнеп йөргән песи баласы Нураниянең аркасына менеп утырды да, аяклары белән массаж ясаган кебек, кызның аркасына нәни аяклары белән төрткәләде. Нурания ачуы чыгып:
— Кит әле бар, кит дим мин сиңа.
Песи баласының гына китәсе килмәде. Кызының тавышын ишетеп, бүлмәгә кергән әнисе:
— Йокы чүлмәге, әллә кайчан уянырга вакыт, әнә апаң күптән аяк өстендә йөри.
— Әни минем йокым килә.
— Әле дә песи баласы бар сине уятырга, кызым тор, мәктәпкә барып практика үтәсең бар.
— Минем барасым килми.
— Апаң белән тиз генә барып эшегезне бетерергә кирәк. Әнә әтиең аннары шәһәргә зоопаркка алып барам диде.
— Әниии, минем барасым килмииииии.
— Кая? Зоопарккамы?
— Анда да, монда да, минем йокым килә.
— Кемнең йокысы килә әле монда? Ә кем иң беренче эшне бетерәбез дип кичә мактанды?
— Бүлмәгә сеңлесенә елмаеп карап, үзеннән өч кенә яшькә зуррак апасы Нурия килеп керде.
— Кызлар әйдә сүзләрегез бетмәс сезнең, минем бүген кире фермага барасым бар, яңа таналар кайта икән, ә сез чәй эчеп мәктәпкә барырсыз. — дип, Нурзидә апа кызларының битләреннән үбеп бүлмәдән чыгып китте.
Әниләре пешереп калдырган коймак белән каймак тиз бетте. Кызлар сөйләшә, сөйләшә мәктәп бакчасына китте. Балалар белән эшләп, сүз куертып, шул ук арада уйнарга да өлгерде алар. Бер сәгатькә генә киткән кызларның эшләре өч сәгатькә сузылды, чөнки чүп үләне дә тик тормаган, тезгә җитәрлек булып үскән. Менә Нурия дә соңгы түтәленә керде. Апасы янына булышырга килгән Нурания апасы каршысына басып тиз, тиз эшли башлаган иде, кисәктән генә кычкырып җибәрде :
— Аааааааа, аягыыыыым.
Нурия кулындагы матигын җиргә бәреп сеңлесенең аягын карады. Тик аягы гына кызыл канга буялган һәм нәрсә булганы күренми иде. Якындарак эшләгән укытучы килеп Нуранияне күтәреп мәктәпкә алып кереп китте. Узыштан эшли башлаган классташ малай, үзе белән шәһәрдән кайткан туганын алып килгән булышырга һәм тегесе рәтләп матик белән эшли белмәү сәбәпле, үлән арасыннан кызның аягы да күренмәгәнме, матигы белән Нураниянең аягына бәргән булып чыкты. Нурия исә сеңлесенең ачыргаланып кычкыруын тыңлап, аның аягын авырттыручы малайдан уч алырга ниятләде. Бер мизгел эчендә малайны түтәлгә сузып салып кыйный ук башлады. Аны көчкә теге малайдан аерып алдылар , бары шуннан соң гына Нурия ашыгып мәктәпкә керде. Апасын күрүгә Нурания:
— Апаам, апааам, әйдә өйгә кайтабыз.— диде ул яшь аралаш. Әйе, ул апасына һәрвакытта да апа гына түгел, апам диде, аны яратып, аны кечкенәдән хөрмәт итәргә өйрәнеп үсте ул. Чөнки ул аның кечкенәдән дусты да, ярдәмчесе дә, яклаучысы да, сердәше дә иде.
Төрле мәшәкатьләр, караңгы кичкә кадәр уйнаулар, шуларга кушылган бакча эшләре белән җәй тиз үтеп тә китте. Яңа баштан мәктәп балалар өчен үз ишекләрен ачты.
Балачак дөньясы, балачак мизгелләре искиткеч хыяллары, матур теләкләре, онытылмаслык хәтирәләр калдырып, әкренләп алга таба барды. Чыннан да балачак, яшьлек елларыннан да матур истәлек бар микән? Ул яланаяк чабып үскән урам буйлары, кечеткән ачысы, билтәләнеп беткән чәчләр, кутырланган, чебиләнә башлаган куллар, скакалка сикерүләр, болар барысыда йөрәккә якын, онытылмаслык хатирә. Әниләрнең "Балам, ардың бит инде өйгә керегез, йоклагыз" - дип чәчләрдән иркәләүләре, аларның йомшак куллары һәм дә инде уен уйнап ашарга да онытып велосипедта йөрүләр, әлбәттә бар да истә.
Урамда ишеп яңгыр ява, Нурания тәрәзә кырыена сөялеп яңгыр тамчыларын күзәтә. Әнә нинди матур салават күпере чыкты бит, ничек сокланмыйча карап торып була соң бу табигый күренешкә. Шунда , кисәк чәйнек кайнаган тавышка айнып киткән кебек була Нурания. Әйе, чәй кайнады, димәк озакламый апасы да килеп җитәчәк. Яше шактый алга таба барсада , әле дә кияүгә чыкмады бит Нурия. Арттыннан йөрүчеләр дә күп булды, ләкин никтер берсенә дә күңеле ятмады аның. Авылда фельдшер булып эшләү дәверендә ул үзен кирәкле кеше итеп санады. Авыл халкы да бик яратты аны, яратмаслык түгел шул апасы, яратмаслык түгел, ул һәркемгә хөрмәт итеп карады, көнме, төнме кеше чакыруга тизрәк ярдәмгә ашыкты, кеше өчен борчылды.
Ниһаять көтеп алган кунак та килеп җитте.
-— Апам ялындырып кына йөрисең инде.
— Нинди ялындыру , анда ишеп яңгыр ява, әле бераз кибеткә кереп тордым.
— Әйе, мин дә сине көтеп тәрәзәдән карап тордым.
— Синең яраткан салават күпере дә сине күзәтте.- Нурия пырхылдап көлеп җибәрде дә— Син гомерең буе салават күпере артыннан күзәттең бит.
— Әйе, нигәдер мин яңгырлы көннәрне күбрәк яратам.
— Нигәдееер? Соң син яңгыр ява башлауга әнине аптырата идең" Әни яңгыр ява, мәктәпкә бармыйм, бөтен чәчем югешләнә, аннары малайлар пумала баш дип көләләр" дия идең.
— Ә үзең? Син үзең дә оста файдалана идең бит, "Нурания бармагач нигә мин барырга тиеш"'- дип миннән алда караватыңа менем ята идең.
— Ә бәрәңге алганда нәрсә? Дуслар туганнар җыелышып ярты көндә алып бетерә идек. Хәтерлисеңме? Син өченче класста укыганда, синең классташың маймылланып , синең кечкенә чиләгеңне башына кигән иде— Нурия тагын көлә башлады, ул шул хәтле матур һәм ымсындырып көлде, Нурания түзмәде, аңа кушылып көлеп:
— Җүләр бит, башын тыкты тик ала алмады, чиләк төбе тар иде, башы кысылып калды.
— Әниләр дә башта безгә кушылып көлде ул вакытта, аннары гына Шамилнең башын көч хәл белән чиләктән алдылар.
Нурания тагын пырхылдап көлеп җибәрде дә:
— Ә колагы, ккккколааагы ишәк колагы кебек бер атналап торды, шеше бетмәде.
Кызлар хәзер икәүләп рәхәтләнеп көлде.
Нурия сеңлесенә карап:
— Әйе яшьлек, эх бер генә көнгә кире яшь чакка кайтасы иде.
Нурания әкрен генә корсагын сыйпап алып:
— Минем яшьлегем озакламый аваз салачак.
Нурия корсаклы сеңлесенә карап:
— Әй онытып торам, яңгырдан качып кибеткә кергән идем, күзем тузды, күпме матур бала әйберләре, менә кара әле.— дип сумкасыннан бала киемнәре чыгарып, үзе үк яңадан сокланып:
— Бигрәк матурлар, шулай бит?
Нурания әллә нишләп китте, ул апасына нәрсә әйтергә белми карап торды да:
— Апам син нигә алдың бала әйберләрен, әле иртә бит. Аннары үзең беләсең бит инде, беренче корсагым әни каты авырып яткан вакытта төште, мин бик борчылдым ,бөтен йөрәгем аша уздырдым иде әни авыруын, шуңа бу баланы да югалтырга теләмәс идем, аннары бала әйберен вакытыннан алда алырга ярамый дигәнгә дә шуннан бирле ышанам. Ул вакытта да бит әни синең кебек кызыгып бала әйберләре ала башлаган иде.
— Гафу ит мине, мин ул хакта уйламадым.
— Ярар, әйдә чәй эчәбез.
Нурания чәшкәләргә чәй ясады, ике туган бер берсенең каршысына утырды.
— Нурания ә син гел әни сыман чәй ясыйсың. Нигәдер нәкъ менә синдә мин әни ясаган чәй эчәм сыман, ниндидер хуш исе тарала. Хәтерлисеңме, әни һәрвакыт безгә җимешле, төрле үләнле чәй ясап куя иде, хәттә кызуда су эчәсе килүне баса иде. Әни, әни, әни һәрвакыт истә тора. Бервакыт әни тракторист белән сөйләшеп печән алып кайтты, хәтерлисеңме? Түбән оч ягыннан нәкъ менә син яраткан кебек, шомырт кара болыт килә. Ә без, без йөгереп диярлек печән ташыйбыз. Мин шунда синнән зуррак булсам да елый башладым, печәнне ташып бетерә алмабыз дип курыктым. Әни бит шул вакыт ук авырый иде, син генә сизми идең. Ләкин куркуым юкка булып чыкты, тирә күршеләр сәнәкләрен күтәреп килеп, бер тамчы арада печәнне ташып та бетерделәр.
— Әйе, синең артыннан чапкан Марат та килеп җиткән иде, тик, тик син аны гел кире кага идең, ник?
— Белмим, йөрәгемә әмер биреп булмый бит, аннары ул гел минем нервамда уйнады бит.
— Бәлки яратып йөргәндер дип уйламадыңмы?
— Син нәрсә инде? Мин ул хакта уйларга да теләмәдем.
— Шуңа күрә башка егет өчен янып көеп йөрдем дип әйтергә теләмисеңме?
— Кирәкми сеңлем, кирәкми.
— Бу юлы мин хата ясадым, гафу ит. Син Сәйдәшне үлеп яратканыңны да беләм, ләкин гомере генә кыска булды шул. Әгәр шул авыруы булмаса, бәлки сез дә бәхетле гомер кичергән булыр идегез.
— Мин башка кешене аның урынына, йөрәгем түренә кертә алмадым сеңлем, кертә алмадым.
— Апам, килер бер көн, мин ышанам, әйе, килер бер көн һәм син яңадан үз парыңны табарсың, син моңа лаек.
— Белмим сеңлем, белмим.
Нурия белән Нурания тәмле итеп чәй эчте. Сөйләшер сүз беткәч апасына китәргә вакыт җитте. Нурания апасын озатып, ишек яңагына сөялеп яңадан яңгыр яуганны күзәтә башлады. Аның күккә карап торганын гына көткән кебек, янә салават күпере чыкты.
Дәвамы бар.