Ул җиз комганга ничек башың җиткәндер, Илфат. Мин ул көнне Өлфәт ут төрткән дип, тәки ышандым бит . Әле үзләрен кич белән хәл белергә килгән җирдән куып та чыгардым .
Сабираны бик тә Маратка кайтарасым килгән иде шул...
Илфат,уйланып өстәл янына утырды. Шулай Шәвәли, гафу үтенәсе булыр. Булмас димим. Ләкин, гаеп заказда да юк түгел инде ул . Яшь чакта, Аннаны яратып йөргәнемне белә торып, артыннан күпме чапты. Җитмәсә, әтиләрен эзләп табып, мине хурлаган. Чүттән аерылмый калдык, ә-ә, Анна. Дөрес бит. Аннары Ринаты Сабира артыннан тагылды. Белә бит, югыйсә, Маратның ничә ел Сабираны яратып йөргәнен. Юуук, әбизәтелне аларны аерырга кирәк.
Без дигәнче генә түгел шул, Илфат. Нишләтәсең.. Маратны мин дә бик яраткан идем ләә . Сабира да беләм, яратты үзен. Ләкин, кызганычка каршы, әллә язмыш, әллә ялгыш, дигәндәй, әнә бит ничек килеп чыкты.
Әйее Шәвәли, язмыш дигәннәре шулдыр инде . Бездән генә торса, күптән кодалар булып куя идек ансы.
Илфат әле Мәүлиягә, әле Аннага карады. Шулай кызлар, диде ул, хатыны җилкәсенә кулын салып. Борчу- мәшәкатьләр булса да, тормышыбыз Аллаһка шөкер бит. Балалар үз юлларын таптылар. Матурлар, бәхетлеләр. Без дә бераз картаеп киткәнне санамаганда, бик матур тормыш юлы үттек. Ә менә эшләнгән ялгышлар, алар белән нишләргә, диярсез. Ләкин яшьти, дөнья булгач, кем ялгышмый, шулай бит . Ялгышлар булмаса, тормышыбыз тулы да булмас иде. Шул ялгышларны төзәтергә теләп, үзебез дә сизмәстән күпме изге гамәлләр кылабыз. Бер сөртенгәч, икенче тапкыр аяк астына карап атлыйбыз. Иң мөһиме саулык, ә калганыыы.. Калганы әкрен була да ул.
Дөрес әйтәсең Илфат, дөп-дөрес дип, елмаеп кына Анна иренең сүзләрен хуплады. Әйдәгез әле, алга таба да менә шулай матур итеп аралашып яшик. Дөнья бигрәкләр дә матур бит ул. Матур..
Дөнья матур яши белгәннәргә,
Бәхет теләп ата ал таңнар.
Ай йолдызлы аяз тып-тын кичтә,
Чишмә җырын җырлый яшь таллар.
Гөрләвекләр белән язлар килә
Тамчы булып тамалар еллар.
Санап китсәк ничә чакрым булыр,
Борма борма без узган юллар.
Ялгышлар да күп булгандыр инде,
Узган чакта тормыш юлларын.
Белмәгәнбез юатырга теләп,
Күз яшьләрен яңгыр юганын.
Язмыш сынауларын узган чакта,
Еласак та көчле булганбыз.
Дөнья матур,бирешмибез әле Кышлар булмас инде
бурансыз.