Илнар белән Сабира да бик бәхетле күренәләр дим, Анна. Шулай бит?
Әйе, Аллаһка шөкер, Илфат. Сабираның бәхете күзләренә чыккан.Ул кыз Маратны ташлап киткәч, аңа бераз үпкәләп йөргән идем, йөрүен. Ну менә хәзер аларга карыйм да, сөенеп бетә алмыйм. Бик матур пар алар да, улыбыз белән Зәлия дә .
Әһә.. Матур парлар дисең инде, алайса . Бәхетле дисең. Ә бит Илнарга ул бәхетне мин бүләк иттем.
Сиин? Әллә җүләрләнә башладың инде, Илфат. Марат өйләнгәч кенә күрдек бит әле үзен. Тузга язмаган нәрсәләр сөйләп торасың.
Язган, Анна, язган.
Илфат әкрен генә Аннаның җиңеннән тартты. Кара әле, матурым. Әйдә әле, тау битенә менеп утырыйк.
Кодаларны озатыйк инде, Илфат. Әллә ниләр уйларлар.
Уйламаслар, җаным, Уйламаслар. Болай булса, куып та җибәрә алмабыз әле үзләрен. Илфат, як ягына каранып көлеп куйды. Атна торабыз дигәннәр иде, ун көн була бугай инде, диде ул, пышылдауга күчеп . Авылыбыз бигрәк матур шул.
Әйе, матур. Килгән кеше барсы да шулай дип әйтә. Кодалар да рәхәтләнеп ял итсеннәр. Шәһәр шау-шуыннан арганнардыр. Син генә менә нинди әкият уйлап чыгардың микән?
Әкият түгел хатын, чын хәл. Илнар минем аркада бәхетле булды. Улыбызны коткарганын да белмичә, мин бүләк иттем аңа шушы бәхетен.
Анна бармагын чигә турысында әйләндергәләп алды да, бакча артындагы ызанга таба атлады.
Күрәм, нидер борчый сине, Илфат, диде ул, ирен аңларга тырышып. Кодалар үз өйләрендә кебек инде хәзер. Әйдә, тау бите тек тау бите.
... Менә бәрәңге бакчасы буйлатып салынган ызан. Ике як бакчада шаулап бәрәңгеләр үсеп утыра.
Илфат белән Анна шул ызаннан төшеп, таллар арасындагы сукмакка килеп чыктылар. Тып-тын кич. Якында әкрен генә агып яткан нәни инеш тавышы ишетелә. Су буенда үскән төз камышлар арасында бакалар җырлый.
Әәй, Анна, чынлап та, кара әле син бу матурлыкны. Камышларны әйтәм, ясап куйганнар мени. Бу кадәр бака каян җыелып беткән соң монда?
Су буенда таллыкта кычкыралар бакалар.
Колагыңда яшел ташлы бүләк иткән алкалар.
Әбәү, әллә шагыйрь булдың инде? Анна колагындагы алкаларын тотып, көлеп җибәрде. Бигрәк матур инде име кадерлем..
Матур хатын, матур. Аннасы колагындагы алтын алкаларга тагын бер кат күз атып, елмаеп куйды Илфат. Кечкенә генә бүләк алса да зурлап кабул итте шул хатыны. Ә менә ул чакта бу алкаларга кызыкса да, кыйммәт дип алдырмаган иде Анна .Илфат кына ничек итсә итте, барыбер бүләк итте аларны . И-и, бу гомерләр, кай арада узып киткән соң бу озын озын еллар?..
Икесе дә нидер уйлап, хисләр дулкынында йөзеп, тауга таба атладылар.
Дөрес, авыл халкы яратып тау дисә дә, чынлыкта калкулык кына инде бу аларның. Ә шулай да, монда менгәч, үзеңне икенче бер җиргә килеп эләккән кебек тоясың. Гасырлар буе уелып ясалган серле ерганаклар нидер сөйли кебек. Анда санда шаулап утырган чыршы, наратлар әкиятләрдә сыман сиңа үреләләр.
Ой, хатын, аяклар бетте дип, иң беренче Илфат телгә килде. Утырыйк әйдә. Үзе биек тә түгел инде, диде ул мыш мыш килеп. Ә авыл уч төбендә сыман күренеп тора.
Әйе, Илфат, авыл үсә. Әле кайчандыр биш урамлы авыл иде. Анна шулай дип, авылга таба күз атты да, ире янына утырды.
Тагын бераз менсәк була иде бит әле, диде ул, яшел чирәмне сыпырып. Ардыңмы?
Юк, армадым, Анна. Өскәрәк менсәк, Шәвәлинең өе күренми аннары,аста кала.
Ә нәрсәгә ди сиңа Шәвәли өе?
Ээх, Аннушкам, менә шул Шәвәли өен күрсәтәм дип мендем дә инде мин.
Анна ачуы чыгып иренә карады.
Илфат! диде ул, сүзне нидән башларга белмичә. Әйтсәң менә хәзер әйтеп саласың. Әйтмәсәң төшәм дә китәм. Җитте сиңа около да вокруг йөрергә. Нәрсә борчый сине? Сөйлә әйдә, мин бит күреп торам. Ниндидер серең бар..
Бар, хатын, бар. Түлке син мине аңларсыңмы?
Илфат ныклы бер карарга килеп, бармагы белән Шәвәли өенә таба төртте.
Күрәсеңме хатын, әнә Шәвәли өе. Әнә тегендәрәк заказ Өлфәтенең өе күренеп тора.
Нуу, дәлше. Шуның белән нәрсә әйтергә телисең инде син?
Исеңдәме, теге вакытта Шәвәлинең мунчасы янган иде.. Ул мунчаны мин яндырдым бит Анна. Бакчасын сукалаганда, заказның җиз комганын күреп калган идем. Менә шул комганны эшкә җиктем дә инде мин.
Анна куркып иренә карады.
Син нәрсә, Илфат? диде ул, кеше ишетмәсен дигәндәй,авызын каплап. Син нәрсә... Кеше ышанмас хәлне дөрес булса да сөйләмә диләр бит, ишеткәнең бардыр. Ниләр уйлап чыгардың инде тагын?
Юк, Анна, берни дә уйлап чыгармадым. Ул көнне мин төрттем утны. Әйе, әйе, төнге сукада идем мин. Кеше йоклаганда, таң беленгәнче авылга йөгереп төштем дә, Өлфәтнең җиз комганына бензин салып, мунчага ут төрттем.
Ләкин, ни өчен? Ышанмыйм, җаным. Син бу эшкә гомердә дә бармыйсың..
Кызганычка каршы, бардым Анна. Һәм менә ничә еллар вөҗдан газабында янам да инде. Бер үкенәм, бер сөенәм. Буталып беттем инде, хәттә үземне аңламый башладым.
Ни өчен, Илфат, ни өчен??
Сабира кияүгә чыкмасын өчен...Мин җүләр баш, әгәр Сабира Ринатка кияүгә чыкмаса, кире Маратка кайтыр дип өметләнгән идем бит, Анна. Ул чакта улымның аны ничек яратуын, өзгәләнүен күреп, үземнең дә җаным әрнеде.
Ээх сине, Илфат. Ничә еллар шул утта бер үзең яндыңмы? Нигә миңа сөйләмәдең, җаным? Бала өчен шундый адымга баргансың.
Аңламассың дип курыктым, Анна. Аңламассың диип.. Бер көнне әле түзмичә авылдашларга да сөйлим дигән идем. Ләкин, шулай уйланып йөргәндә, көтмәгәндә Өлфәт белән Шәвәлиләр дуслашып киттеләр бит. Аннары бу уемнан кире кайттым. Ул чакта алар өчен ничек сөенгәнне үзем генә беләм.
Ләкин Сабира авылдан чыгып китте шул. Ринатка да, Маратка да булмады ул кыз.
Әйе, аларга булмады. Ә менә Илнар белән кавыштылар. Ул вакытта Сабира заказга киткән булса, Илнарга эләкми иде бит бу бәхет.. Менә хәзер аңладыңмы?
Димәк, Илнар өчен тырышкансың булып чыга инде. Әәй, тормыш ничек бер артын, бер алдын күрсәтә, ә-ә, Илфат? .
Әйе, Анна, ничә еллар ут эчендә яшәдем бит, ә. Менә сиңа сөйләгәч тынычланып калдым хәзер. Йөрәгемә рәхәт булып китте.
Ээх, сине җүләркәй. Без капчыкта ятмый шул, Илфат. Барыбер бер тишеп чыга ул. Хәзер нишлибез инде менә . Шәвәлигә мунча өчен акча бирәсе буламы?
Белмим шул.. Илфат читенсенеп Аннага карады. Әллә белмәгән килеш, мин әйтәм, белмәсеннәрме.. Онытылган хәлләр бит.
Юк, Илфат, юк. Алай ярамый. Беләм син дә нишләргә белмисең. Кодаларны озатуга, аларга барабыз Аллаһ бирсә. Дөреслекне сөйләргә кирәк.
Һәм үз сүзләрендә торды алар. Кодаларын озаткан кичтә үк, әкрен генә Шәвәлинең капкасын шакыдылар.
Куркып кына килсәләр дә, Сабираның әти әнисе бик җылы каршы алды аларны.
Бу көн киләсен белгән идек, Ипат, дип үчеге белән көлеп исәнләште Шәвәли. Әйдәгез узыгыз. Мәүлии, чәй куй..
Юук, юк, чәйләр эчеп тормыйбыз, рәхмәт Шәвәли. Без бит, ни, ни. Илфат сүзне нидән башларга белмичә, кулына тоткан фуражкасын бөтәрләде. Гафу үтенергә дип килгән идек без.
Әй лә, әйдәгез әле, башта чәй эчеп алыйк. Ул мунча онытылды инде, Илфат. Менә бит, әздән кода булмыйча калдык.
Мунчаа? .. Илфат яңа туган сабыйдай аптырап, Аннага карады.
Әйе инде. Ярар, беткән мунча иде инде ул. Сүтәсе дип йөри идек, эше бетте. Ярый әле әтәчне җибәрдең..
Шәвәлии?
Илфат тотлыгып бер Шәвәлигә, бер Мәүлиягә карады. Димәк аның минем эш икәнен белдегез, диде ул, кызарып. Нигә тавыш тын чыгармадыгыз. Ээх, Шәвәли, нәрсәләр уйлаганмындыр инде, тинтәк баш.
Ничава, Ничава.. Әгәр кызымны ничә ел йөргән егете ташласа мин нишләр идем, белмим. Сиңа бер тамчы үпкәм юк, булган беткән. Маратны үзем дә бик яраткан идем лә аныы . Нишлисең, яшьләр арасына кысылып булмый шул. Аларның үз закуннары закун.
Кысылып сүзенә кабат басым ясап, хатынына карады Шәвәли. Кеше сүзе беләнме, үзе теләпме үзе утырган ботакка үзе балта чапты бит кыз. Бүтәнчә аңлата алмый мин моны. Ничә ел йөргән алтын егетне ташлап, әллә кая чыгып кит әле син.
Ярар, димәк шулай язылган булган инде, Шәвәли дус. Аллаһка шөкер бит, балалар бәхетле. Гел шулай булсын.
Әйе, алды арты хәерле булсын, дип сүзгә Анна да кушылды. Без менә акча алып килгән идек, диде ул әкрен генә. Гаепле булгач, акланасы иде инде. Рәхмәт,белсәгез дә моңа кадәр тавыш чыгарып йөрмәгәнсез. Ә мин менә, яңа белдем. Бү җүләр баш үзе сөйләмәсә белми дә идем әле.
Нинди акча ди, Анна. Без үзебез бирергә тиеш әле. Әз генә авырып китсәк сиңа йөгерәбез. Әйттек бит инде, бер нинди үпкә юк. Булган, беткән.
Алайса, гафу, Шәвәли? Миңа ачу тотмыйсың?
Илфат, ниһаять бөгәрләп бетергән фуражкасын урындыкка куйды. Мин бит дус, Сабираны бик яраткан идем. Марат та үлеп яратты кызны. Сабира заказ малаена кияүгә чыкмаса, кире Маратка кайтыр, дип, эшләнгән эш иде инде ул.
Вәәт, Вәәт. Мәүлия, мин нәрсә әйттем. Тучны бит. Илфат шулай уйлагандыр дидем бит мин сиңа, әйттеме?
Әйттең,әйттең. Моңа кадәр сүзсез торган Мәүлия, гаепле сыман иренә карады. Миндә дә гаеп булгандыр инде. Ярар, иң мөһиме барыбыз исән-сау. Балалар үз бәхетләрен таптылар . Әйдәгез әле, бер чәй эчеп алыйк.
Әйе, Мәүлии, дөрес әйтәсең. Әйдәгез, килгәнсез икән, чәйләп алыйк. Шәвәли урындыкларны тарткалап Илфат белән Аннаны өстәл янына дәште.
Ну түлке, диде ул, тамак кырып. Заказлардан гафу үтенеп аласың булыр әле,Илфат. Дөрес мин үзем гафу үтендем, үтенүен. Сиңа да бармый булмас.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.