Литература
8 Мая 2024, 07:30

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 18 бүлек. Зәлияне ничек яратуын, бу җәйдә өйләнергә теләвен кунакка килгән әнисе белән дә уртаклашты Марат.Менә бит әни, диде ул, йомшак диванга утырып. Менә бит, теге вакытта исеңдәме, сөюне сөю генә дәвалый, тагын да көчлерәге килер әле дигән идең. Килде бит әни,килде. Ә мин ышанмаган да идем .

Җиз комганҖиз комган
Җиз комган

Зәлияне ничек яратуын, бу җәйдә өйләнергә теләвен кунакка килгән әнисе белән дә уртаклашты Марат.
Менә бит әни, диде ул, йомшак диванга утырып. Менә бит, теге вакытта исеңдәме, сөюне сөю генә дәвалый, тагын да көчлерәге килер әле дигән идең. Килде бит әни,килде. Ә мин ышанмаган да идем .
Әйе шул,борыныңны асылындырып йөргән идең. Анна елмаеп, улы янына утырды. Ул чакта мин шулай дидем дә диюен, ләкин еллар узган саен куркып та беттем. Син һаман ялгыз да ялгыз.
Димәк, Зәлияне көткәнмен инде, әни. Беребез аксак, беребез туксак дигәндәй.Ничек шулай булып чыкты? Кызык та, кызганыч та. Марат көлеп, әнисен кочаклады.
Мин аны бик яратам, әни, диде ул, елмаеп. Бик яратам. Ул да мине ярата.
Әйе, улым, Зәлияне беренче тапкыр күрүгә үк мин дә бик ошаттым аны. Чынлап та акыллы, бик гади кыз ул. Профессорның бердәнбер кызы димәссең. Күрәчәгең булса, күркә талап үтерә, дигән әбиләр. Күрәчәктер инде, Марат. Зәлияне әйтәм, бик кызганыч.
И и, әни җаным, Марат ак тигез тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде. Син татарларның бөтен макәлен миңа әйтеп бетердең бугай инде. Дөрес әйтәсең әни, күрәчәк бу чынлап та. Менә теге вакытта список төзеп утырган офицер бер хәрефне бутап, Сагиров урынына Сабиров дип язмаса, минем язмыш нинди булыр иде, кем белә. Ә Зәлия ашыгып кызыл утка чабып кермәгән булса.
Марат бераз уйланып утырды да , Аллаһка шөкер дип куйды. Аллаһка шөкер, шулай бит әни, диде ул,тыныч кына. Димәк Зәлиягә дә шулай язылган булган. Әгәр аның белән шундый хәл булмаган булса, мин әле һаман ялгызым каңгырап йөрер идем.
Шулаай, улым,шулай. Алда ниләр күрәсен, ни язылганын белмибез шул. Инде күргәннәр шулар белән бетсен иде, балам.Күрәчәк дигәндә, Сабираның ире сине коткарган егет булып чыгуын әйт әле син. Язмыш шаяруы дими, ни диярсең.
Ой, әни, әйтмә дә инде. Ул чакта Илнар мине эзләп тапкан дип торам бит. Хатыны янына килгән дип кем уйлый аны. Әле мин, мин ул әни . Син Сабираны күрсәәң. Теге зараза кыз сине кемгә алыштырган дигәч, бөтенләй әллә нишләп китте җаным.
Анна үзе шул очрашу вакытында булгандай елмаеп куйды да, Маратка карады.
Кара әле, улым, диде ул, үтенгәндәй. Бу сер бер тишелеп чыкмасмы . Җаен китереп дустыңа әйтәсеңме әллә? Кешедән ишетсә, икенче бит.
Белмим шул, әни. Үзем дә бу хакта күп уйладым. Әле ярый, Зәлиягә сөйләгәч ул аңлады. Менә Илнар нәрсә дияр? Вакытында сузмыйча сөйләп бирәсе булган да, әллә нигә яшердек шул .
Ә бәлки дөрес эшләгәнсездер. Илнар дөресен белсә, Сабирага мөнәсәбәте үзгәрмәсме.
Дөресен әйткәндә әни, мин үзем дә шуннан курыктым инде. Ярар, ни булса шул булыр. Кеше җүләр түгел. Аннары, Илнар белән аралашучы кешеләр дә авылда күп түгел, Аллаһка тапшырдык,әни.
Бераз уйланып утыргач , Марат беренче тапкыр күргәндәй әнисенә карады.
Мин бу җәйдә өйләнәм, диде ул, җитдиләнеп . Зәлия дә, әти-әнисе дә ризалар. Син ни диярсең, әни?
И-и улым, нужели бу көн килде? Мин риза балам. Ничек риза булмыйм ди инде, я? Тизрәк җәйләрне көтәбез димәк.
Җәйләр ишек артында гына бит әни. Марат көлеп ишеккә ымлады. Хәзер ачабыз да кертәбез.
... Әйе, Марат дөрес әйтә. Язлар җитүгә, җәй ишек артына килеп баса шул инде ул . Башына чуар чәчәкле яшел яулыгын кия дә, кояш нурларына уралып зәңгәр күктән көлә. Тәмле җиләк, чәчәкләрнең хуш исләре белән кешеләрне үрти.
Әнә шундый күзләрне чагылдырган кояшлы бер ямьле көндә Аллаһка тапшырып,гаилә корып җибәрде дә инде Марат.
Очрашкансыз юкка гына түгел,
Кавышкансыз,булсын гомергә..
Сезгә карап, һәркем әйтсен әле, кара әле, болар гел бергә.
Халык телендә ул көнне Марат белән профессор кызы гына иде. Сөйләштеләр, мактадылар, тикшерделәр... Яшьләргә ак бәхет теләп теләкләр, тостлар әйтелде. Килен төшкән өйнең капка кыегында сөенеп күгәрченнәр гөрләште. Ә инде кояш офык артына качуга, авыл өстен гармун моңы урап алды. Бу мизгелләрне күреп калырга теләгәндәй йолдызлар җиргә атылдылар. Көлтә булып коелган көмеш ай нурлары яшьләрне үпте.
Кызыл туй. Кайсыбыз гына сагынып искә алмый икән бу көнне. Һәркемнең күңелендә уелып калырлык кадерле, бәхеткә төренгән ак көннәр.
Марат белән Зәлиянең туйлары да бик матур, күңелле узды. Казаннан кызның әти - әнисе белән туганнары, дәрәҗәле кунаклар да кайтты. Марат ягыннан да байтак иде андый "олы" абыйлар. Туй икәнен белгертеп, җыр биюләр авылны яңгыратты, тостлар, бүләкләр. Ә менә әйтелгән тост, теләкләр арасында иң кадерлесе Илнарныкы булса, иң зур бүләк Зәлиянең әтисеннән булды.
Без укытучылар, китап яратабыз инде, диде Самат Ахуныч , китап рәвешендә эшләнгән шкатулканы кияүгә сузып. Сез дә шуның бер битен ачып карагыз әле.
Була ул бабай, ачабыз диде, Марат көлеп. Без дә гомер буе укыйбыз. Түлке бик серле китапка охшаган әле бу..
Марат озак көттермичә генә китап шкатулканы ачты. Монда бабай диде ул, үзенә баккан кунакларга карап, белем ачкычы ята бугай. Берәү генә дә түгел әле, дүрт ачкыч. Кайсы китапханәгә барып карыйк микән?
Син Марат укыганда да сүзгә керми идең... Зәлиянең әтисе сакалын сыпырып кунакларга елмайды. Хәзер дә аптырап калмадың бит, ә. Чынлап та та китапханә ачкычы бу. Ну ул бер фатирда урнашкан.
Ну бабай, китапханә ачкычы дисең инде, алайса. Фатирныкы дисең.
Марат ачкычларны кулына алып, баш өстендә зеңгелдәтеп куйды.Гомер буе укырга туры килмәгәе бит әле, бу. Дусларым ни диярсез?
Моңа кадәр җавап эзләп тынып калган кунаклар, эшнең нидә икәнен аңлап гөрләтеп кул чаптылар.
Кайгырма Марат, диеште алар. Укырга без дә булышырбыз. Ахуныч, адресын гына әйтсәң.
Адресын беләсез инде.. Самат Ахуныч елмаеп, башын кашып куйды. Бу, туганнар, безнең фатир ачкычы, диде ул читенсенгәндәй. Үзегез беләсез, әле бу фатирны күптән түгел алдык , Өр яңа ремонт ясадык. Менә Анна Николаевна белән киңәштек тә, үзебез өйгә күчәргә булдык.
Юк инде, бабай, минем дә фатир бар бит. Сезне кузгалтмыйбыз, ачуланма. Марат, уйлап та тормыйча, ачкычларны шкатулкага салды. Бер бүлмәле булса да, әлегә сыярбыз. Тора-бара күз күрер.
Моны көтмәгән кунаклар аптырап бер Ахунычка, бер Маратка карадылар. Алыгыз, диде шунда Анна. Зинһар, үпкәләмә Марат. Без ике катлы өйне бердәнбер кызыбызга дип салган идек бит. Яралар төзәлеп бетмичә, анда тормыш алып бару авыр булыр. Шуңа күрә без анда күчәргә булдык. Ә дүрт бүлмәле фатир сезгә.
Ал, кияү ал, дип хатынын хуплады профессор. Әле анда дүрт ачкыч бит. Менә берсе безгә калыр, берсе кода кодагыйларга, икесе сезгә. Чакырсагыз, килербез, кунак булырбыз. Шулай бит, кода. Ә килгән чакта өйдә булмасагыз ишек төбендә тормабыз, ачарбыз да керербез Аллаһ бирсә.
Кунакка килербез, дисез инде алайса . Значит безнең башка чарабыз юк, дип Зәлиягә карады Марат. Вәт сине аны, алдан ләм-мим, дип көлде ул. Бер сүз әйтмичә йөрде бит әле. Ну хатыын...
Шулай итеп, тарткалашып булса да, туйдан соң озак тормыйча, Марат белән Зәлия, иркен, дүрт бүлмәле фатирга күчәргә булдылар.
Дөрес, алдагы көннәрдә әтисе Илфат, аяк терәп каршы килеп маташты әле.
Улым, булмаганны,ир башың белән йортка керәсең мени, диде ул киреләнеп. Булыр әле синең дә өчлесе дә, дүртлесе дә. Без дә булышырбыз. Кодаларны куып чыгарган кебек була бит. Аннары, Марат, дөнья хәлен белеп булмый, улым..
Ләкин, туйдан соң кунак булып калган кодаларының Марат өчен янып-көеп торуларын күреп, күңеле үзгәрде Илфатның.
Кара әле, Анна диде ул, хатынына. Чурт с ним, әллә күчсеннәрме соң, мин әйтәм. Маратны якын итүләре күренеп тора. Исеме белән дә әйтмичә, улыбыз гына диләр. Зәлия дә әнә ирем, әти әни дип өзелеп тора.Бик эшчән дә булып чыкты, Аллаһка шөкер.
Әйе, Илфат, Маратның чынлап та бәхете булды, Аллаһка шөкер. Инде алдагы тормышлары да шулай матур булсын. Сабыйлар шатлыгы насыйп итсен Аллахыбыз. Хәзер рәхәтләнеп картайсак та була, җаным.
Әәәй, хатын, нинди картаю ди ул?Әле оныклар тәрбиялисе бар бит. Илфат яратып Аннага карады.
Мин, Анна, синең белән бик бәхетле гомер иттем, алтыным. Рәхмәт, бик яратам мин сине .
Мин дә гомер буе сине генә яратып яшәдем, Илфат. Сине генә.. Анна, башын иренең җилкәсенә салды. Минем өчен иң яхшы ир булдың кадерлем,рәхмәт. Балалар да акыллы, бәхетле Аллаһка шөкер. Марат та үз парын тапты, менә. Бер берсе өчен үлеп торалар. Мәхәббәтләре безнең кебек матур, көчле булсын инде , я, Раббым.
Анна бераз уйланып, сүзсез генә торды да, Илфатка төртте. Ә беләсеңме, Илфат, диде ул, бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп. Бу бәхетебез өчен беренчедән Аллаһка шөкер итсәк, икенчедән Илнар алдында бурычлы бит без, җаным. Әгәр ул чакта, Илнар Маратыбызны коткармаса, белмим, уйларга да куркам.
Әйе, ул дустына чиксез зур рәхмәт, хатын. Ну түлке Илнар да..
Нәрсә Илнар да?
Нәрсәме? Илфат, чал кунган чәчләрен сыпырып, хетри генә елмаеп куйды...
Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас