Литература
8 Мая 2024, 07:15

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 17 бүлек. Уяна бугай дип пышылдады, Зәлиянең әтисе. Анасы ник керми инде? Зәлиянең иптәш кызы янына кереп чыгам әле, дип киткән иде. И-и, Сабиров, ниләр булыр инде, кичә дә тынычландырып булмады..Уянсын гына иптәш профессор, кайгырмагыз барсы да яхшы булыр, Аллаһ бирса...

Җиз комганҖиз комган
Җиз комган

Уяна бугай дип пышылдады, Зәлиянең әтисе. Анасы ник керми инде? Зәлиянең иптәш кызы янына кереп чыгам әле, дип киткән иде. И-и, Сабиров, ниләр булыр инде, кичә дә тынычландырып булмады..
Уянсын гына иптәш профессор, кайгырмагыз барсы да яхшы булыр, Аллаһ бирса...
Юк, Марат, юк. Үзем генә куркам, әнисен алып килим әле.Кичә дә..
Профессор җәһәт кенә торып палатадан чыгып китте. Мин хәзер, егет, хәәзер, диде ул ишекне дә япмыйча. Кайларда йөри инде бу хатын?..
Марат күзләрен Зәлиядән алмыйча, урындыкка утырды.
Бар да әйбәт булыр, Зәлия, диде ул, урындыкны якынрак тартып. Иң мөһиме син исән. Ә яралар.. Яралар бер төзәлә ул. Менә мин дә синең кебек елап...
Ләкин, Марат әйтеп бетерә алмады, шул мизгелдә Зәлия күзләрен ачып Маратка төбәлде.
Әни кайда, доктор?.. Кызның иң беренче соравы шул булды. Әни..
Хәзер керә, әтиең дә монда гына. Марат куркып, Зәлиянең кулыннан тотты. Тагын кычкыра гына башламасын иде инде, дип уйлады ул. Истерика куркыныч нәрсә бит.
Кай җирең авырта, Зәлия? Марат елмаеп кызга карады. Син яшь әле, Зәлия, яралар төзәлә ул..
Ә аягым, ул төзәлерме? Юк бит, Доктор, юк..
Зәлия исән аягы белән этенеп, утырырга талпынды. Күзләрендә сагыш күләгәсе , гәүдәсе калтырый.
Хәзер булышам, Зәлия, аягыңны авырттырма.. Ашыкма, яме...
Марат, көчле куллары белән, кызны кочаклап әкрен генә мендәренә терәтеп утыртты да, Зәлиянең күзләренә тутырып карады.
Зәлия, әниең сине бик сабыр, дип әйткән иде, диде ул, кызны гипнозлагандай тыныч тавыш белән. Зинһар, сабыр итик, яме. Исәнлек кирәк, ә калганы була ул. Әле ярый исән калдың, синнән башка нишләгән булыр идек, менә. Аллаһка шөкер, Зәлия.
Ап ак халат кигән, бик-бик матур врач егеткә карап, кыз елмаеп куйды.
Миннән башка?
Менә шушы бер елмаю Маратның йөрәген әсир итте дә инде. Әйе, ялгышмаган. Баш аягы белән Зәлиягә гашыйк егет.
Әйе, Зәлия, дөрес ишеттең. Синнән башка. Синнән башка миңа авыр булыр иде.
Көләсезме соң сез, доктор? Гафу итегез, исемегезне дә оныттым. Минем кебек аяксыз кызны эзләгән идем, дип әйтегез инде.
Зәлия, кипкән иреннәрен чак селкетеп, башын кырыйга борды. Кайгырма диде ул, стенага карап. Мин чынлап та бик сабыр.
Мин моның шулай икәненә ышандым, Зәлия. Сабыр итәргә кирәк. Марат чокырга су салып, кызга сузды.
Менә бит, иреннәрең кибеп беткән, ә эчәсем килә димисең. Әйдә әле, бер ике йотым су эчеп куй. Исемем Марат минем. Бу больницада эшлим.
Әйе, Марат бит әле. Зәлия бар көчен җыеп, елмаерга тырышты. Бар җирем бик каты авырта, диде ул, берничә йотым су эчеп. Белсәң иде Марат,әгәр ул вакытта үлгән булсам, белми дә каласым булган бит. Нәрсәгә соң миңа бу газаплар?
Син нәрсә, Зәлия! Ни әйткәнеңне колагың ишеттеме?
Ул да булмады, коридорда аяк тавышлары ишетелеп, ашыга-ашыга Зәлиянең әти әнисе килеп керделәр.
Кызыым, балам! Менә сөенеч, диде Анна, кызы янына ашыгып. Син аңга килдең, Аллаһка шөкер, Зәлия. Ә Маратны, аны таныйсыңмы? Сине монда ул күтәреп алып кергән, хәтерлисеңме, кызым ?
Хәтерли, барсын да хәтерли..
Марат, елмаеп кызга күз кысты да, чыгарга атлады. Ял ит, Зәлия, диде ул чыгышлый. Мин хәзер хирургка әйтәм. Соңрак тагын керермен әле. Бар да яхшы булыр. Сабыр ит, яме.
Марат хушлашты да, бер аягына аксаклап чыгып китте. Аның әле генә монда булганын искәртеп, палатада тәмле одеколон исе генә эленеп калды.
Бигрәк акыллы иңде бу, Марат Илфатович..
Анна, доктор артыннан карап алды да, кызы янына килеп утырды. Әле сиңа гашыйк та бугай, Зәлия. Күзләре әйтеп тора. Я кызым, хәлең ничек, авыртуларың бераз кимиме инде?
Белмим әни. Ни әйтергә дә белмим. Үз хәлемне үзем дә белмим әле. Бөтен гәүдәм кыйнап аткан кешедәй авырта.
Бар да әйбәт булыр, кызым. Иң мөһиме исәнлек Ярый әле машина өстеңә менмәгән.
Әйе, Марат та шулай диде инде . Ләкин, әни, әти, бер аяк белән ничек яшәргә соң? Бу хакта мин хәтта уйлый да алмыйм. Ээх, шунда аякны әз генә тартып алган булсам.
Күрәчәктер инде, балам. Язмыштан качып булмый.
Шул вакыт профессор да кызын юатырга ашыкты. Әйе, кызым, анаң белеп әйтә, диде ул, пөхтә итеп киселгән сакалын сыпырып. Язмыштан качып булмый. Значит бу безнең күрәчәк. Аннары, бу юлны узган кешеләр дә син генә түгел. Аллаһ тәгалә менә сиңа пример итеп, алдыңа Маратны бастырып куйды.
Маратны? Зәлия кабат су сорап эчте дә, сораулы карашын әтисенә төбәде.
Ә Маратка ни булган? Бераз аксаклый, әлбәттә, ихтибар иттем. Ләкин бу бит әле, минем күк аяксыз дигән сүз түгел.
Аяксыз шул, Зәлия. Минем иң яраткан, акыллы, тырыш студентым иде ул Сабиров.
Аяксыз? Кыз шаккатып әтисенә карады. Ә култык таяксыз ничек йөри?
Үзең әйтмешли, аксаклап йөри, Зәлия. Аның да бер аягы юк. Әфган сугышында югалткан ул.
Димәк, Марат Әфганда булган?Шуңа күрә тормышның кадерен беләдер дә инде ул. Исәнлек кирәк дип әйтте шул.
Марат дөрес әйтә, Зәлия. Исәнлек кирәк. Калганы вакыт эше аның. Әле ярый син исән сау калдың кызым, анаң белән нишләгән булыр идек, белмим, куркыныч хәттә.. .
Әнә шулай әти әнисе, якыннарының кайгыртуы белән, Зәлия әкрен-әкрен булса да, тормышка әйләнеп кайтты. Көттереп булса да, елмаерга өйрәнде . Бигрәк тә, ак халат итәкләрен җилфердәтеп Марат кергәндә күзләре елмайды кызның. Үзе дә сизмәстән шушы мөлаем, акыллы докторга көннән көн ныграк тартылды ул.
Егет тә гашыйк булуын, кыз өчен кайгыртуын әллә ни яшереп маташмады.
Вакыты булу белән аның янына ашыкты. Кирәк чакта ярдәм итте, киңәшләрен бирде.
Әнә шулай сөйләшә торгач, ике арада мәхәббәт күпере салынганын сизмичә дә калды яшьләр. Ә мәхәббәт булганда яшәүләре бөтенләй башка шул инде ул. Көйдерә дә, көлдерә дә ул хисләр.
Дөрес, Зәлия шундый матур докторның яратуына бик үк ышанып бетә алмады әле . Кызгана гына торгандыр, бер көн килеп аякка баскач ташлап китмәсә ярар иде, дип курыкты ул. Ничек шундый акыллы, матур кеше аяксыз кызны яратсын инде диде ул, уйланып.Ә хатыны булса?
Ләкин, ни генә булса да үзе баш аягы белән шул сөю күленә чумды Зәлия.Шушы олы сөю хисе аңа авырлыкларны җиңәргә көч бирде, алда туар якты көннәргә өмет уятты. Моңа бигрәк тә, Зәлиянең әти әнисе сөенеп, Марат өчен нишләргә белмәделәр.
Ә инде Зәлия хастаханәдән өенә кайткач, мәһәббәтләре яңа көч белән кабынып китте яшьләрнең. Больницада чакта вакыт булган саен очрашып торган Марат белән Зәлия, хәзер икесе дә эш сәгате беткәнен зарыгып көтеп алдылар. Сөйләшеп сүзләр бетмәде,күңелләр назга, күзләр нурга күмелделәр.
Шулай итеп, уйламаганда Марат кайчандыр үзе укыткан бик таләпчән профессорның улына әйләнде дә куйды. Әйе, әйе,улы. Чөнки гомер буе малай дип хыялланып, бер кыз белән генә калган Самат Ахунович Маратны үз баласы кебек кабул итте.
Әтисенең болай үзгәрүе Зәлиягә гә кызык иде. Әти, дип еш көлде кыз. Марат улыңны тапкач, син мине бөтенләй оныттың түгелме соң? Синең кызың мин бит.
Профессор да сүзгә кесәгә кермәде. Әлбәттә инде, Зәлия, диде ул сөенеп. . Син кызым булсаң, Марат улым. Менә бит, Аллаһка шөкер, кызлы да, уллы да булдык. Шулай бит, Анна? Кемгә шундый бәхет тәтегән ди әле. Җитмәсә ике балам да бик акыллылар.
Әйе, дөнья булгач төрле хәлләр була. Сөенечтән күккә менгән чаклар да, килгән авырлыклардан тезләнгән чаклар да булмый түгел. Ләкин, ни генә булмасын, караңгы төннәрдән соң, алсуланып таңнар ата, кара болытлар артыннан кызарып кояш чыга.
Ак төсләрдән генә тормый юллар ,
Була агы, була карасы.
Бер дөньяга килгәч, шул юллардан
Барасы да инде барасы.
Марат белән Зәлия дә, ак белән караны чиратлаштырып әкрен генә алга атладылар. Алар өчен хәзер дөнья алтын нурларга күмелде.
Менә шулай сөю илендә йөреп, Марат белән Зәлия кышлар узып, гөрләвекле язлар җиткәнен дә сизмичә калдылар. Әнә инде Зәлия әкрен генә протезда йөрергә дә өйрәнеп килә. Йөрәге әрнесә дә бирешми, төннәр буе аягы сызлап чыккан вакытта та сабыр итә ул хәзер. Чөнки, ул ялгыз түгел. Аның өчен җан атып, һәрдаим ярдәм итәргә әзер торган сөйгән кешесе бар кызның.
Гомерлеккә гарип калса да, язмышына рәхмәт сүзләре генә җиткерде Зәлия.
Аягымны югалттым, аның каравы бәхетемне таптым, Аллаһка шөкер диде ул,Аллаһка ялварып. Мараттан гына аерма.
Шул ук сүзләрне Марат та кабатлады. Әнием тагын да катырак сөю килер әле, дигән иде, дип күкнең җиденче катына күтәрелде ул. Килде бит сөю, килде. Зәлияне ничек яратуымны бер Аллаһ белә дә, үзем беләм.
Ямьле җәйләр җитүгә өйләнергә карар кылды Марат. Авыр чакларда әнием, сабыр төбе сары алтын дип, кабатлый иде дип, көлде егет. Ул вакытта аңлап бетермәгәнмен. Менә, ничә еллар сабыр итә торгач, алтынымны таптым бит. Зәлиямне таптым.
Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас