Литература
8 Мая 2024, 06:45

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 15 бүлек. Марат бер яктан Зәлиянең тизрәк күзләрен ачуын теләсә, икенче яктан бераз курыкты да. Берәүне дә күрәсем килми, башка минем янга кереп йөрмә дисә. Мин башканы яратам дисә???Ул чакта нишләр ул?Көтмәгәндә урап алган сөю хисләрен ничек сүндерер. Яшьлектәге сөю хисен чак суыта алган иде, бу мәхәббәте көйдермәсме?Марат хисләр дулкынында йөзеп, йортларына якынлашты.

Җиз комганҖиз комган
Җиз комган

Марат бер яктан Зәлиянең тизрәк күзләрен ачуын теләсә, икенче яктан бераз курыкты да. Берәүне дә күрәсем килми, башка минем янга кереп йөрмә дисә. Мин башканы яратам дисә???
Ул чакта нишләр ул?Көтмәгәндә урап алган сөю хисләрен ничек сүндерер. Яшьлектәге сөю хисен чак суыта алган иде, бу мәхәббәте көйдермәсме?
Марат хисләр дулкынында йөзеп, йортларына якынлашты. Якындагы кибеткә кереп ашарга, чәй эчәргә конфет, печенье ише әйберләр алды. Әле аракы бүлегенә кереп, кыйммәтле коньяк шешәсенә дә карап алган иде, кире уйлады.
Болай да йөрәкләр ярты йорты диде ул, дустын күз алдына китереп. Эчеп алсак Аллаһ сакласын. Ленар да бик кызу кеше..
Шулай басып торганда, янына шат елмаеп кибетче кыз килеп басты Маратның. Ээх, Марат абый, сезгә бу бүлектә басып тору гүпчим килешми икән диде ул көлеп. Әллә?...
Марат үзе дә, ак тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде.
Шулаймы, Лариса? Бер дә кергән юк бит, карап чыгыйм, дигән идем. Килешми, дисең инде, алайса.
Килешми диде, кибетче кыз. Без сезнең нәрсәләр алганыгызны яттан беләбез инде.
Эх, сезне партизаннар.. . Булмады әле бу, дигән булды Марат, борчылган кыяфәт ясап. Ярар, Лариса, ярар, чәй генә эчәбез алайса.
Әһәә.. Марат абый, эләктегез биит.. Әллә инде..
Юук, Лариса, юк, дип елмайды Марат, кибетченең тел төбен аңлап. Кызлар түгел, күптән күрешмәгән дустым килә бүген, Әфганда бергә булган идек.
Әле генә көлеп торган Лариса, шул минутта җитдиләнеп, Маратка карады.
Алай икән, Марат абый. Алайса берәр яхшысын алмыйсызмы соң? Әәз генә, җан ярсуын басар өчен генә.
Белмим шул Лариса, ул нәрсәне бик тоткан юк . Бәлки бүген,чүт кенә ярар..
Шулай бераз икеләнеп торганнан соң, иң яхшы саналган бер коньяк сумка эченә кереп качты.
Минем исән калуым шул дустым аркасында гына, диде Марат, бераз уйланып. Кайта алмаган иптәшләр дә бар, аларны да искә алырбыз. Рәхмәт яусын, Лариса.
Маратның Әфганда булганын, шунда аягын югалтканын, монда эшләүчеләр күптән беләләр. Ләкин, шуннан артыгын түгел.
Ә андагы мәхшәрне, Маратның ничек аяксыз калуын Ленар гына белә. Андагы хәлләрне оныта алмыйча, ничә еллар ул зар елый.
Менә бүген дә, Марат кайтып чәй куеп җибәрүгә дустын эзләп тапты Ленар . Шәп коньяк алгансың, Марат, диде ул керә керешкә,ну эчмибез.
Марат әле бушатмаган да, урындыкта торган кара капроннан тегелгән сумкасына карады. Ну, туман, диде ул, дусты белән күрешеп. Күзең очлы икәнен белә идем кәнишне, ну бу кадәр дип түгел. Бәлки ак аракыдыр анда .
Юк, биш йолдызлы әрмән коньягы.
Марат шаккатып әле генә алган шешәне тартып чыгарды. Вәәт, чынлап та туман син..
Ә син кем? диде, Ленар шешәне әйләндергәләп. Синең язуыңны бер кеше танымый, үзем дә инде карап тормаганмын. Менә кара әле моны, нәрсә бу, уналтымы, әллә кырык..
Марат адресны алып, үзе дә көлеп җибәрде. Кырык алты бу Ленар, ашыгып яздым шул..
Врач язуын гомергә танымадым инде мин. Әле ярый кибеткә кереп, бер кибетче кызга күрсәткән идем, ул сине белә булып чыкты..
Әә, имәндә икән чикләвек. Ул әйттеме, коньяк алды дип. Вәәт жукны син аны..
Ул, ул..
Ике сугышчан дус, ике Әфганчы бер кат кочаклашып алдылар да, өстәл артына утырдылар. Өстәл тулы ризык. Тәрәзә төбендә, авылны хәтерләтеп яран гөлләре шаулап утыра. Ялгыз ир яши димәссең, бар җирдә тәртип, чисталык.
Әле мин дә яңа гына кайтып кердем, дип, торып суыткычны ачты Марат. Әни ясап алып килгән пилмән бар, салып алыйк әле. Ә син Илнар сөйли тор. Как хәлләр, кайда эшлисең, кайда яшисең.. Кирәк бит, әә? Сабира безгә эләкмәгән булса тагын күпме шулай сак сок кебек очраша алмый йөргән булыр идек.
Шулай, Марат. Менә бит, соң булса да уң булсын диләрме. Очраштык бит, Аллаһка шөкер. Минем хәлләр, хәзер ярыйсы. Әйбәт дисәм дә буладыр инде.
Молодец, югалмадык бит. Марат ашарга бүлеп, өстәл артына кереп утырды. Син, Ленар, элемтә техникумын бетереп килгән идең бит әле.
Әллә, Сабираның ире заводта эшли икән дигәннәрен ялгыш ишеттем инде?
Дөрес ишеткәнсең Марат. Заводта бераз эшләп алдым. Хатын белән дә шунда таныштык. Хәзер почта бүлеген җитәклим. Укыганым бушка китмәде дустым .
Оо, димәк син нәчәлник хәзер. Бик әйбәт Ленар. Сабира өчен дә бик шат мин.
Әйе, хәзер Аллаһка шөкер. Ну баштагы елларда.. Сабираның йөрәге авыртуына да мин генә гаепле.
Безнең генә гаеп микән соң, баштан күп узды бит, Ленар..
Шулай сөйләшеп утыра торгач, шешәнең яртысына төшкәнен сизмичә дә калды дуслар. Истәлекләр чишмәдәй ургып өскә бәреп чыктылар. Күзләр яшьләнде, йөрәк яралары җанны әрнетте.
Егетләрнең күз алдына кабат таулар, башларына чалма бәйләгән картлар килеп бастылар . Уйлар, уйлар.. Нишләтәсе аларны? Уйламаска теләп, аяк терәсәләр дә, уйлары тагын шунда өстерәде ирләрне . Фатирда җан өшеткеч тынлык урнашып, Марат белән Илнар үткәннәргә кайтып киттеләр.
Әфган җире... Сулый алмаслык эссе һава баш миләрен бораулый. Кайдадыр аткан мылтык тавышлары йөрәкне сискәндерә.
Түрәләрнең әйтүе буенча, тынычлык урнаштырырга килгән солдатларның кайсы штабта, кайсы постта. Алар арасында Татарстан егетләре дә бик-бик күп. Инде менә Илнар белән Маратның монда хезмәт итүләренә дә ел булып бара. Шушы вакыт эчендә коточкыч хәлләргә тарысалар да, бирешми егетләр. Сүзсез генә офтаналар, яшьсез елыйлар.
.. Менә айлы кич. Илнар белән иптәше постта торган Марат белән икенче бер солдатны алыштырырга ашыгалар.
Ләкин, шул вакыт :Тумааан! Сине комбат чакыра, шагом марш, диләр аңа. Штабта көтәләр сине.
Илнар аны моны уйламыйча штабка таба йөгерә. Син бара тор, ди ул иптәшенә, мин куып җитәм. Ләкин элемтәне көйли алмыйча, икенче бер связист белән ун - унбиш минут тирәсе вакыт уздыра алар.
Ярар,мин йөгердем ди Илнар , ниһаять. Уставны боздык инде, теге солдат үзе генә китте. Тизрәк куып җитәргә кирәк.
Менә тау ташлар арасында салынган сукмак буйлап Илнар йөгерә. Тукта, нәрсә бу? Шул вакыт канлы күн итек эчендә яңа киселгән аяк күреп, әздән аңын җуеп егылмый егет. Җитмәсә әле кисек аяк та селкенеп алгандай тоела.
Тып-тын.. Ай яктысында сузылып киткән тау шәүләсе куркыныч әкиятләрдә сыман, үзенә дәшә. Тау битеннән тәгәрәшеп төшкән ташлар күңелгә шом бирәләр. Илнар вакыт аралыгын онытып, йөрәгенә ябышты. Нишләргә соң? Шул вакыт егерме утыз метр тирәсе ераклыкта гына урнашкан пост тирәсеннән ишетелгән ыңгырашкан тавыш егетне айнытып җибәргәндәй булды.
Берәү булса, куркып кирегә йөгергән булыр иде. Ләкин, яшь кенә килеш күпне күргән егетләр түгел. Илнар да, тузан эчендә яткан аякка карап алды да, тешен кысып постка атылды. Дошманнар, дигән уйдан гәүдәсе чемердәп куйды аның .
Менә шушы кечкенә генә калкулык артында пост. Монда хезмәт итеп, үз үзен саклау инстинкты көчле Илнар, калкулыкка шуышып менде дә, үрелеп кенә алга карады...Я, бер Аллам! Шул мизгелдә егетнең гәүдәсенә әйтерсең лә меңләгән инә кадалды. Күргәннәрдән аңы томаланып, әздән генә акылдан язмады ул.
Иреннәрен чәйнәп ташны төйде Илнар. Анда канга батып ике иптәше ята иде. Суйганнар.. Ә Сабиров кая? Марат... Илнар дошманнар юклыгын күреп, егетләр янына атылды. Әле берничә сәг. элек сөйләшеп утырган ике иптәше җансыз, ерак та түгел шок хәлендә берни аңламыйча Марат утыра. Кан баскан күзләре берни күрми, аягыннан гөжләп кан ага. Ә гәүдәсен гүя, токка тоташтырганнар, сикерә, калтырый.
Илнар, нишләгәнен үзе дә белмичә, билендәге каеш белән Маратның аягын буа. Түз, Марат, түз ди ул илереп. Сукалар... Сабиров... Аннары, ниндидер бер илаһи көч белән Маратны җилкәсенә салып штаб белән янәшә урнашкан лазаретка йөгерә Ленар ..
Тумаан.. Туман дип әйтәм. Шул вакыт берәүнең касыгына төртүеннән сикереп куйды Илнар.
Кара әле Илнар, диде шунда Марат, син дә шул вакытларны уйлап куйдыңмы?
Шул вакытларны, чёрный, шул вакытларны. Белмим, Марат, бер онытылырмы алар, юкмы, бел-мим. Әгәр шунда комбат чакырып алмаган булса, миңа да Аллаһү акбәр иде бит.
Ә миңа ул вакыт төштә кебек кенә Илнар. Әллә куркудан, әллә шок булгангамы, мин хәттә авырту да тоймадым бугай. Укыганда, безгә шок хәлендә калган кеше авырту тоймый, дип өйрәттеләр. Дөрес икән Илнар. Истә, берсе ниндидер бер кинжалмы, кечкенә балта беләнме аякка кизәнде...Күрәсең, тегеләр безне үлделәр дип, китеп барганда мин айнып ыңгыраша, нидер сөйләнә башлаганмын. Тагын шул искә төшеп, җанны кычкырта, дус, Берсе кире килде дә... Марат тамагына тыгылган төерне йотып йөрәген кысты. Чәчтән йолкып Аллаһү акбәр дип кулын күтәрде.. Шул мизгелдә Аллах рәхмәте белән мин дә Ләә Иллаһә Илләлләһү дип кычкырып җибәрдем бит. Ышансаң ышан, туман, ышанмасаң юк, ну менә, әйтерсең кемдер телемнән тартып алды бу сүзләрне. Әбиемнән отып калган бердәнбер дога иде ул.
Димәк әбиеңнең догалары саклап калган да инде сине.
Белмим ни булды, теге сс.. канга буялган хәнҗәрен минем җилкәгә сөртте дә, үзе дә Лә Иллаһә Иллалаһ дип, китеп барды. Аннары ике көннән генә аңга килгәнмен.
Әле, Илнар, моның белән генә мохҗиза бетмәгән бит. Инде өйгә кайткач, күргәннәрне әни сөйләп шаккаттырды. Кан күп югалтып,яшәү белән үлем арасында ятканны төп төгәл әйтеп бирде ул. Барсы да төшкә керде, дип аптырашта калдырды.
Димәк җаның әниең җаны янына кайткан булган инде.
Илнар башын селтәп, өстәлгә суккалап алды. Бер әбинең шулай сөйләгәне бар иде. Ышанмас җиреңнән ышанарсың, билләһи менә.
Әйее, Илнар, ышанам, диде Марат. Безне дустым, югары көч - Аллаһ тагәлә алып калды. Димәк кемгәдер кирәгебез булган, гомеребез бетмәгән булган инде.
Дәвамы бар.

 

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас