Ээх язмышлар, дип, Сабира ире белән танышкан чакларга кайтып китсә, Марат хисләреннән айный алмыйча, хирургия бүлегенә атлады.
Теге вакытта :Син мине яратмыйсың, жәллисең генә, башка килмә, дип, Сабирасына кычкырган иде. Кызганыч, шул ук язмышлар яңадан кабатлана түгелме соң? Аңга килгәч, Зәлия нишләр? Ул да шулай Маратны кумасмы?
Башындагы мең төрле уйлар белән, реанимация ишеген ачты Марат. Палата тып тын. Караватта, әкияттәге патша кызы сыман Зәлия ята. Сызылып киткән кара каш, калын иреннәр. Әллә чынлап та төш кенә инде. Марат сокланып кызга карады. Менә хәзер үбеп аласы да, уятасы иде лә.Ләкин юк шул, бу чынбарлык. Исән-сау комадан чыккач, ниләр булыр. Әле мин ир башым белән бауга менгән булдым, ярый әле алмагачым сынды..
Марат Илфатовииич!
Маратны уйларыннан Зәлиянең әнисе бүлдерде.
Исәнмесез, диде ул йомшак кына. Йоклап киткәнмен, гафу итегез.
Зарар юк, Анна Николаевна, аргансыз инде. Үзгәрешләр юкмы, хирурглар ни дияләр?
Юк шул әле, Марат. Үзем дә, әтисе дә бик борчылабыз. Менә бит ниләр язган. Комадан чыгып, аягы юклыгын күргәч ниләр булыр, уйларга да куркабыз.
Кайгырмагыз Анна Николаевна. Бар да яхшы булыр, менә күрерсез. Әле ярый, бер аягы гына. Аннары позвоночникка зыян килмәгән.
Әйе, Аллаһка шөкер, шулай.
Анна читенсенеп кенә Маратка карады. Гафу итегез, сезнең дә аякта протезмы,диде ул пышылдап кына. Менә урындык бар, Марат Илфатович бераз утырыгыз.
Әйе, Анна Николаевна, мин Әфганистанда югалттым аякны. Башта мин дә бик каты кайгырган идем. Ләкин, елап, кайгырып ятудан мәгънә юк бит. Үземне кулга алдым, укып врач булдым. Сезнең кебек миңа да әнием бик зур терәк булды,аңа чиксез рәхмәтлемен.
Шуңа күрә әни инде без, Марат Илфатович. Үзебез турында уйларга да вакыт юк.
Сезнең дә әни шулай кайгыртучанмы?Авылда бит әле эше дә күп. Мал туар, бакча... Фермадан арып кайталар.
Әйе, фермага иртән 3 тә дүрттә китәләр. Кичке савымнар беткәч кенә арып кайталар. Эшләре бик авыр колхозчыларның. Ләкин, авыл халкы зарланмый ул. Шау гөр килеп эшлиләр, рәхәтләнеп ял итәләр, бәйрәмнәрдә бергә.
Әниегез дә колхозда эшлидер инде. Авылда эше дә юк бит..
Эшлим дигән кешегә кайда да эш бар, Анна Николаевна.
Әти әнигә мин бер малай, ике апам тормышта. Әни бик тә үз урынына эшкә кайтуны теләгән иде лә, ләкин минем аяк белән күп йөреп булмый.
Анна Николаевна, аптырап Маратка карап куйды.
Юк инде Марат Илфатович, врач башыгыз белән, колхозга кермәссез бит.
Колхозга ук түгел инде. Марат үз алдына елмаеп куйды. Әнием бик сәләтле врач минем,диде ул, әнисе белән горурланып. Ярдәм сорап әллә кайлардан киләләр.
Алай икәән.. Гади авыл балалары шундый үрләргә менгәнсез..
Бәлки гади үк тә түгелдер инде,Николаевна, диде Марат, тагын серле генә. Бабам да бик дәрәҗәле доктор минем. Озак еллар баш врач булып эшләгән кеше.
Маратның мактанмыйча шулай сабыр гына аңлатуыннан оялып,әллә нишләп китте профессор хатыны.
Әйтәм аны бик итагатьле. Асыл нәселдән икәне йөзенә чыккан, дип үзен битәрләде ул. Әниең фермада эшлиме дип, тор тагын. И, җүләр. Кемнең кем икәне күренеп тора бит инде.
Ире профессор башы белән бик гади, ярдәмчел кеше булса да, Аннасы үзен башкалардан бик өстен куя иде шул. Кызы Зәлиясен дә,атаң кебек копейка булып йөрисең дип, гел тәнкыйтьләп торды . Ләкин, кан белән кергәнне, су белән юып булмый дип, Зәлия дә әтисе кебек гади, шат күңелле булып кала алды. Хәттә яңа иптәшләре аның профессор кызы икәнен дә белмәделәр
Марат, сез ничек уйлыйсыз, Зәлия озак ятар микән комада?
Арада туган тынлыкны бозып, Зәлиянең әнисе, докторга карады. Ниләр күрәселәр бар микән инде? диде ул, маңгаена төшкән чәчләрен сыпырып. Дөрес, кызу булса да Зәлия бик сабыр ул. Бу яктан әтисенә ошаган. Ләкин сабырлык белән генә җиңә алырмы икән, белмим.
Җиңсәң, Анна Николаевна, авырлыкны сабырлык белән җиңәсең инде ул. Сабыр төбе сары алтын. Ачуланмасагыз, мин Зәлия янында ешрак булыр идем. Егете төеп чыгармаса тагын.
Егетемее.. Анна Зәлиягә карап тын калды. Белмим Марат.. Ни уйларга да белмим. Бер түрә малае белән хәйран дуслашып йөриләр иде, монда эләгүгә югалды егет..
Алай икән. Бәлки берәр җиргә киткәндер.
Юук, Марат Илфатович, мондый хәбәр тиз барып ирешә бит. Качты ул. Аяксыз кыз егетләргә нигә кирәк булсын инде. Дөресен әйткәндә андый мактанчык үземә дә бик ошамый иде. Араларына гына керәсем килмәде.
Кияүдә түгел микән, дип куркып йөргән Маратның эченә җылы йөгерде. Зәлия минеке булачак диде ул, кызга карап. Мин моны үзен күрмәгән килеш тә сиздем. Ул көнне йөрәгем юкка гына шул хәтле җилкенмәгән...
Марат урындыгын читкәрәк алып куеп, саубуллашты да ишеккә юнәлде.
Бәлки, сезгә берәр әйбер кирәктер? диде ул чыгып барышлый. Әйтегез генә.
Юк, доктор, рәхмәт сезгә дип, үзе дә торып басты Анна Николаевна. Хәзер ирем килергә тиеш. Төнгә ул кала.
Ярар, яхшы. Бүген фатирыма сугышчан дустым килә, ә иртәгә мин төнгә дежур Аллаһ бирсә. Димәк, иртәгә кадәр. Хушыгыз.
Шулай дип, Марат әкрен генә ишекне ябуы булды, Зәлиянең әнисен сискәндереп, палата ишеге кире ачылды.
Марат Ил..
Әйе, мин, диде Марат, Аннаны ярты сүздән бүлеп.
Ә беләсезме?Минем дә әнием керәшен кызы бит. Ул да Анна.
Ишек ничек кисәк ачылса, шулай ябылды да . Коридорда бераз аксаклап барган Маратның аяк тавышы ишетелеп торды да, ишек ачылган арада бүлмә эченә дарумы, мазьме исе таралды.
Анна форточканы әз генә ачып, уйга калды. Бигрәк сөйкемле инде бу Марат диде ул, кызына карап. Аның да әнисе Анна исемле булып чыкты бит әле. Ээх, менә шундый егетең булсын иде, балам. Күзләреннән күренеп тора, доктор ярата сине. Ләкин, озакка барырмы бу сөю. Егетең кебек ул да качмасмы?
Анна Николаевна уйланып утырган арада, коридорда тагын тыз-быз килгән аяк, тәгәрәткән арба тавышлары ишетелеп, палата ишеге ачылды. Агарып калган яшь кенә кыз баланы алып килгәннәр икән. Сукыр эчәге шартлый язган, көчкә исән калды, диделәр.
Нишләтәсең, больница ял йорты түгел шул . Монда төрле хәлләргә юлыгасың. Кемдер сөенеп терелеп чыга, кемнедер менә шулай носилкага салып алып керәләр. Һәркемнең үз хәле, үз язмышы. Ләкин, ни генә булмасын, яннарында үз җанын бирергә әзер торган, әниләр була. Менә бу бала өстенә дә, ут йотып әнисе иелгән. Баласының иреннәрен чылата, кулларыннан сыйпый.
Үзе бер туктаусыз :Иии, балам, ярый әле вакытында килеп җиттек дип пышылдый.
Ниһаять, әзме-күпме вакыттан бераз тынычланып,Аннага күтәрелеп карады таныш булмаган хатын.
Исәнмесез, сезне дә күрмичә торам икән, диде ул, күз яшьләрен сөртеп. Әздән генә кызымны югалтмадым. Ярый әле, алтын куллы докторлар булды. Сезнең дә кызыгыз мондамы?
Минеке дә монда.Машинага эләкте... Анна, артыгын сөйләшмичә кызына төбәлде. Ләкин, комадан чыга алмый әле,диде ул, хатынга карамыйча гына. Минут саен көтәм инде мин дә.
И-и, Ходаем, күрәчәктер инде. Бернишләп булмый, исән-сау терелсеннәр.
Булыр, Аллаһ ташламасын..
Шулай итеп , ниләр уйларга белми утырган Анна Николаевнага аралашырга кеше булды хәзер.
Менә алар, ике матур гына хатын ут йотып, пышылдап кына сөйләшәләр. Икесенең дә куллары кызларын сыйпый, күзләре балаларына текәлгән..
Мин бүген кич белән өйгә кайтып киләм әле, диде шунда Анна. Кызымның әтисе килеп җитәргә тиеш иде. Авыр булмаса, сез дә күз колак булырсыз инде. Ирләргә бик ышаныч юк аларга.
Әлбәттә, борчылмагыз. Бераз ял итеп килегез. Әле безгә бераз тоткарланасы булыр монда,дип Аннага карады хатын. Минем исемем Мәдинә.
Мин Анна булам.
Николаевна дип тә әйтергә теләгән иде, туктап калды Анна. Әнә бит Мәдинә, мин шул шул булам дип тормады, Мәдинә бетте китте,диде ул үзен сүгеп. Бераз кеше була бел инде.
Менә шулай борчу мәшәкатьләр, якты өметләр белән көн дә кичкә авышты. Докторларның да кайсы кайтырга, кайсы дежур торырга әзерләнә башладылар.
Ярар, Мәдинә, дип Анна да сәгатьтә карап карап алды. Әтисе килеп җитәр инде. Иртәрәк килсә дә була иде инде, ну бу ирләрне.
Шуны гына көткәндәй, берәү әкрен генә ишеккә кагылды.
Килде бугай, диде Анна кызын үбеп. Ну бу укытучыларны..
Ләкин, ишектә тагын да ире түгел, Марат күренде.
Исәнмесез диде ул, палатада яңа кешеләр күреп. Хәлләрегез ничек?
Мин кайтып киткәнче кермичә булдыра алмадым әле, Анна Николаевна. Профессор килеп җитмәдеме?
Юк шул, Марат Илфатович, укытучы кешегә укучысы кадерлерәк инде ул. Иремне яхшы беләсез.
Марат елмаеп, Зәлия янына килде дә, менә менә күзләрен ачарга әзер торган кызга гашыйк күзләре белән карап алды. Озак тормас килеп җитәр, диде ул нәфис бармакларга кагылып. Зәлия дә тиздән күзләрен ачар.
Марат бераз сүзсез генә кызга карап торды да, саубуллашып ишеккә юнәлде.
Яңа авыру да пәйда булган икән әле,диде ул, Мәдинәгә карап алып. Ярар, апалар, барсы да яхшы булыр Аллаһ бирса. Хушыгыз..
Дәвамы бар
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.