Литература
6 Мая 2024, 07:00

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 13 бүлек. Чёрный, синме бу? Марат?.. Мараат!Тумаан? Сиин! Илнар? Вот это да!,Яшь кенә ирнең кулындагы апельсиннар коелып , карават астына тәгәрәделәр. капкачы ачылып, чәйме, сөтме идәнгә түгелде. Ләкин, боларның берсенә дә ихтибар итмичә, ике ир кочаклашып, тын гына елыйлар иде. Бу минутларда икесе дә нинди хисләр кичергәндер, нәрсәләр хакында уйлаганнардыр, билгесез. Боларны бары бер Аллаһ белә дә, үзләре белә.

Җиз комганҖиз комган
Җиз комган

Чёрный, синме бу? Марат?.. Мараат!
Тумаан? Сиин! Илнар? Вот это да!,
Яшь кенә ирнең кулындагы апельсиннар коелып , карават астына тәгәрәделәр. капкачы ачылып, чәйме, сөтме идәнгә түгелде. Ләкин, боларның берсенә дә ихтибар итмичә, ике ир кочаклашып, тын гына елыйлар иде. Бу минутларда икесе дә нинди хисләр кичергәндер, нәрсәләр хакында уйлаганнардыр, билгесез. Боларны бары бер Аллаһ белә дә, үзләре белә.
Әйе, әйе.. 'чёрный "," туман "казбек"... Андагы һәр егетнең үз кушаматы сугышта. Маратка кап кара чәчле,ялтырап торган кара мыеклы булганга Чёрный тиз табылды, ә Илнар' туман".Чөнки, бер солдат күрмәгәндә дә,томан эчендә кем, нәрсә барын иң беренче булып, Илнар күреп ала иде.
Каян эзләп таптың, әйбәтме? дип, иң беренче Марат аңга килде. Ничә еллар узып киткән, ә без очрашуга бер көн тапмый йөрибез.
Әйбәт, Марат, Аллаһ рәхмәте белән бераз күз ачыла башлады. Үзеңнең как хәлләр? Синең медицина институтында укыганыңны белә идем кәнишне. Ну монда эшләгәнеңне юк.
Аннары, малайлар :Яратып йөргән кызы, аягы юк, дип ташлады дип тә, әйткәннәр иде. Вәәт заразаны син аны. Чынлап шулаймы?
Тукта әле, тукта, туман, сугышта түгел бит, дип Марат чак туктатты Илнарны. Автоматтан аткан кебек барсын бер юлы атасы димәгән.
Марат шаккатып утырган Сабирага җилкә генә сикертте дә, җиңелчә генә Илнарның кофта җиңеннән тартты. Әйдә, кабинетка керәбез,монда авырулар барын онытып җибәрдек. Вәәт, син аны, туманны. Ничек эзләп таптың?
Керәбез, Марат, керәбез,дип Сабирага күз кысты Илнар.
Менә хәзер хатынның гына хәлен беләм дә, ресторанга керәбез. Украт обед җитте.
Хатынның?... Нинди хатынның, Илнар? Кем ул? Син мине күрергә...
Марат, дустына карап куркып куйды. Әллә саташа инде, дип уйлады ул, палатада Сабира гына икәнен аңлап . Әле әйбәт кенә сөйләшә иде..
Ээй, Сабиров! Җүләрләнә башлады бу дисеңме? Илнар көлеп, Маратның җилкәсенә төртеп куйды. Вәәт, вәт, Сразу йөзеңә чыкты. Алай гына бирешмибез әле без, брат. Ул мәшхәрдән исән чыкканны, бу тормышта бар да яхшы булыр.
Алдыңа кара әле. Караватта утырган чибәрне күрәсеңме? Тәк вот, таныш булыгыз. Бу минем хатыным Сабира инде. Син дә таныш бул, хатын. Бу минем сугышчан дустым Марат Сабиров.
Илнар, көлә көлә хатынын кочаклады. Дөньядагы иң сабыр хатын ул минем, диде ул, мактангандай. Синең теге кызың түгел инде,малай. Ишеткәч, җен ачуым чыкты дустым. Синең кебек егетне ничек башкага алыштырып була, башка сыймый. Нуу, егет булса, кайтып төеп килә идем.
Әз генә тизлегеңне кимет әле, Туман. Әйтмичә калам дисеңме соң? Димәк, Сабира синең хатының?
Ну да, нәрсә аптырап калдың. Сиңа гына дигән шту ли матур кызлар.
Очрашуның мондый борылыш алуын көтмәгән Марат, җир тишеге булса, шунда керердәй булып утырган Сабирага карады.
Курыкма Сабира, дигәндәй хатынга елмайды ул. Юук, юук.. Дусты әйткән кызның нәкъ менә шул Сабира булуын берәү дә белергә тиеш түгел хәзер.
Менә бу сүрприз, ичмасам. Сабира син минем дусның хатыны булып чыктың алайса. Марат бер Сабирага, бер Илнарга карап карап алды. Нинди дус диген әле, ә-ә, туман. Ул вакытларда ирең булмаса мин монда басып тормый идем хәзер, Сабира...
Марат рәхмәт әйтеп, Илнарның кулын кысты да, Сабирага карап бераз тынып калды. Без бит, Илнар, диде ул, нәрсәдер яшерергә теләгәндәй.Без бит.. Сабира белән..
Шул вакыт күзләрен зур ачкан Сабира Маратка сүз әйтергә ирек бирмичә, үзе сүзгә кушылды.
Кара әле моны, ә? Тәки, берәүгә дә сүз әйтергә ирек бирми. Кешене дә тыңла инде аз гына, Илнар . Без Марат белән күптәннән инде таныш. Таныш? Ничек таныш? Ну-ка, ну - ка..
Без икебез дә бер авылдан бит Илнар. Авылдашлар без, а-выл-дашлаар. Мин дә Маратның монда эшләгәнен больницага эләккәч кенә белдем.
И-и, хатын, вәт молодец инде син. Син авыртмаган булсаң Марат белән кайчан очрашкан булыр идек әле .
Илнар көлеп хатынын сыпырып куйды. Менә бит Марат, нәрсә әйтерсең? Ничә ел Сабира белән торып, сезнең бер авылдан икәнне белмәгәнмен. Район үзәге генә истә иде шул. Ничек очрашмаганбыз, вәт чудеса ә -ә, Марат?
Чудеса, дустым, чудеса. Мин авылга сирәк кайттым шул, Илнар. Әниләр үзләре күбрәк миндә булдылар. Аяк авырткач, җәяү ерак китеп булмый, малай,үзең беләсең. Соңгы елларда машина белән кайтып йөрим, менә.
Шулайдыр инде. Машина алуың бик шәп булган. Без үзебез дә, Марат, әллә нигә бер генә кайткаладык шул .
Илнар берни яшереп тормыйча көлеп җибәрде. Бабай белән җеннәр килешми безнең диде ул, көлеп. Элегрәк кәнишне, булгалады инде, Марат. Ничу яшереп торырга. Бабай һаман шуны онытмый, малай. Кайтам гына, барыбер бер төрттереп йөрәккә кадамый калмый. Шуңа күрә Сабира, күбрәк үзе кайтып килә. Менә хәзер бергә кайткаларбыз Аллаһ бирсә.Ә нәрсә? Машина бар, дустым янымда..
Әйе, Илнар, шулай итәрбез Аллаһ бирса. Сабираның хәле яхшыра, ну барыбер тиешле процедурасын алып бетерсен, ашыктырма. Ә без әйдә әле , бер сөйләшеп, капкалап алыйк .
Марат сөенечтән балкып, Сабирага карады.
Син Сабира, диде ул йомшак тавыш белән. Давай,хәзергә исән-сау дәвалан. Ә мин иреңне беразга урлап китәм әле. Хәзер араларны өзмибез инде. Терелеп чыгуга миңа килерсез.
Әбизәтелно Марат.. Илнар идәнгә коелган апельсиннарны җыеп куйды да,Сабираның кулларыннан тотты.
Ну хатын, рәхмәт яусын, диде ул хатынын үбеп. Иң якын дустым белән очраштырдың. Бар да әйбәтме, иртәгә кирәк әйберең юкмы ?
Әйбәт Илнар, бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Барыгыз, бар. Рәхәтләнеп сөйләшегез. Иртәгә килгәндә, халат белән тапочки онытма.
Онытмыйм хатын, Онытмыйм. Иртәгә хәтле сау бул, матурым..
Ике дус кочаклашып, ишек ябуга, Сабира Аллаһка шөкер дип, җиңел сулап куйды. Рәхмәт, Марат диде ул, тынычланып. Илнар белсә баш бетә иде.
Кемнәр әйткән инде, Маратны кызы ташлады дип. Әйтерсең кыз гына гаепле. Ну бу гайбәтчеләрне син аны.
Әнә шулай Сабира яңа булган хәлләрне шаккатып күз алдыннан уздырып утырганда, ике сугышчан дус, ерак түгел урнашкан ресторанда иделәр инде. Куллар кулда, күздә яшь бөртекләре. Ә күңелләрдә сугыш кайтавазы.. Тирә-якта сәерсенеп караган кешеләрне дә күрмичә байтак шулай утырды ике дус. Әллә тынлыкны бозарга теләмәделәрме, әллә уйларыннан айнымадылар. Бары яннарына официант килеп баскач кына, елмаеп аңа күтәрелеп карады ирләр .
Ашый ашый дөнья хәлләрен сөйләштеләр, кем кемне күргән, ни белә. Сәләмәтлекләр ничек.. Барлы юклы сәгать эчендә бераз хәл белешеп, ашап эчеп алгач, кул бирешеп саубуллашты алар.
Син Илнар, кич белән әйдә миңа кил, диде Марат, дустының кулын җибәрмичә. Рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыйк әле. Дусларны искә алыйк. Улыңны калдырыр җир булмаса, үзең белән ал.
Малайны әниләр рәхәтләнеп карый, Марат. Ул яктан тыныч без. Казан малае бит мин, үзең беләсең. Әниләр дә, күрше йортта гына торалар. Ярар алайса, әйдә шулай итик әле. Димәк, сөйләштек, кичкә кадәр.
Күрешергә сүз куешып, ике дус икесе ике якка китте. Күңелләрендә нинди хисләр, башларында нинди уйлар булгандыр, билгесез. Ләкин бүген йөрәкләре тыныч иде аларның. Икесе дә исән саулар. Икесе дә чибәр, акыллы. Икесе дә тормышта үз урыннарын тапканнар.
Менә шулай.. Габдулла Тукай әйтмешли, күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул,дигәндәй, дөнья да иксез чиксез. Безне нинди генә хәлләр көтеп тормый анда. Аерылышабыз, көтмәгәндә очрашабыз. Көләбез, елыйбыз. Ә дөнья тәгәрмәче бернигә карамыйча тәгәри дә тәгәри. Көн артыннан көннәр, еллар уза. Күп кенә хәтирәләр тоныкланып, күз алдыннан югала,онытыла. Ләкин, үзәкләргә үткәнен, күпме генә онытырга, хәтердән сызарга теләсәң дә, алары юк, онытылмый да, хәтердән дә чыкмый.
Маратның да Илнарны күргәч, сиздермәскә тырышса да, йөрәк яралары яңарды бүген.Бер мизгелгә таулы, ташлы Әфган күз алдыннан узды, ярдәм сорап кычкырган солдатларның тавышы җанын әрнетте.
Ә мин исән, Аллаһка шөкер, дип больницага аяк басты Марат. Димәк, гомерем бетмәгән булган.
Тихий час башланган булса да, иң беренче эш итеп, Сабира янына сугылырга булды . Кайгырып ятмасын әле, дип уйлады ул. Кирәк бит, кем уйлаган яратып йөргән кызымның,менә шулай сугышчан дусның хатыны булып куясын. Кызы ташлаган дип тә, кайсы үрдәге быкылдагандыр инде. Бер кеше белми дип йөр син.
Шундый уйлар белән Сабира янына керде Марат.
Эләгә идек бит, Сабира, диде Марат, керә керешкә. Икебезгә дә эләгә иде. Менә терә, бер кеше белми дип, йөр син. Каян таптың син Илнарны. Кирәк бит, әә.
Сабира да көлеп куйды. Ой, Марат, үзем дә җир тишегенә керерлек булдым. Нәрсә ди бит әле. Егет булса, ул заразаны төеп атар идем, диме?
Төяр бу, Төяр. Шундый егет. Син бер Әфганецстан котылдым, икенчесенә каптым, дигәч, кем булыр микән? дип, уйлап куйган идем. Ну менә, туман булыр дип, башыма да килмәде.
Минем дә башыма килмәде, дип көлде Сабира. Сезнең ул кушаматларны мин гүпчим дә белми идем.
Илнарның туман икәнен ишеткәнең юк иде мени, Сабира.
Юуук.. Ирем әйтмәгәнне, кем әйтсен инде.
Шунда Сабира үтенечле караш белән Маратка карап алды.
Марат диде ул, сөйкемле күзләрен тутырып. Ул кызның мин икәнен Илнарга ничек тә әйтәсе түгел иде инде.
Белмәс, кайгырма Сабира. И-и.. Вәәт, син аны, әәә? дип, башын селкеде Марат. Белгән очракта да, син гаепле түгел, Сабира. Ул чакларда миндә дә кызлар кайгысы юк иде. Бик яхшы аңлыйм мин сине.
Ярар, син кайгырып ятма, Сабира, сөен генә. Бүген әле, Илнар миңа киләм диде. Так что, кич белән көтеп торма, яме, бүген. Бик сагынган идем үзен. Ул бит мине әҗәлдән алып калды.. Ул булмаса...
???
Әйе, Сабира, ансын башка вакытта бер сөйләрмен әле, ярыймы. Хәзер, Зәлиянең хәлен белеп чыгасым бар.
Шулай дип, Марат, Сабираның борын очына төртеп алды да, ышанычлы адымнар белән чыгып та китте.
Дәвамы бар.

 

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас