Профессор, үзенә генә хас сабырлык белән, тавыш тынсыз яткан Зәлия янына килеп басты.
Аңына килмәдеме? диде ул борчылып. Вәйт бит, ә? Күрәчәктән качып булмый, егетләр. Шулай. Ярар, бар да яхшы булыр. Кайгырудан эш узган.
Профессор, үзенең элекке студентларының җилкәләренә кагылып алды да, кайгыга баткан хатынга карап куйды . Алексееч белә инде, диде ул, Маратны үтәли тишеп. Ә син таныш бул, бу минем хатын Анна.. Анна Николаевна.. Ә комада ятканы минем кыз була инде, Сабиров. Зәлия. Зәлия Саматовна..
Марат шаккатып, профессорга карады. Сезнең кыыз? диде ул сузып кына. Зәлия сезнең кыз?
Әйе, Сабиров , әйе.. Зәлия минем бердәнбер кызым..
Профессор, күзлек астыннан бер Маратка, бер аңга килә алмыйча яткан кызына карады.
Монда иптәш кызы ята иде,диде ул, авыр сулап. Шуның хәлен белергә килүе булган. Менә нишләтәсең, ә-ә, егетләр. Икебез дә ташбака кебек әкрен, сабыр кешеләр инде, без. Ә, Зәлия ут борчасы булды. Ашыгулар ялгышуга илтә, ашыгырга никтер яраттым...
Тәк, вәәт,балалар. Ашыкты, ялгышты. Исән-сау комадан чыгып, аягын күрсә тагын.. Белмим.. Нишләр, ничек күтәрер?
Моңа кадәр, ни әйтергә белмичә торган Марат та, җайлап кына сүзгә кушылды.
Башта авыр була инде, әлбәттә. Аны аңлатып кына биреп булмый, иптәш профессор. Соңыннан, нишлисең, ияләнәсен. Кая барасың инде, аяк кире үсми бит.
Ахыргы сүзләрен уйламыйча ычкындырганын аңлап, Марат тизрәк Аннага карады.
Гафу итегез, диде ул, зинһар гафу итегез. Уйдагысы, телгә килде. Үзем дә аяксыз калгач, гел дә шулай уйлый идем. Иртә белән торуга аяк үскән булсын...
Зарар юк, Марат. Шул вакыт, профессор беренче тапкыр диярлек, Маратка исеме белән эндәшеп, кулын кысты.
Зарар юк, Марат,диде ул, аталарча кайгыртып. Синең история таныш миңа. Хәзер бар өмет синдә Марат. Кызны ташламагыз. Һәрхәлдә бераз дөньяга кайтканчы.
Кәнишне, профессор, кайгырмагыз. Шушында эшлибез бит...
Марат тагын бер кат кызга карап алды да, барсы белән саубуллашып, кабинетына чыгып утырды.
Япь- яшь курчактай кыз бала. Ээх, нигә болай килеп чыкты соң әле бу?Уйланып, бармакларын өстәл өстендә биетте доктор. Димәк, Зәлия, профессор кызы..
Маратны мондый хәлдә күрмәгән, шәфкать туташы, сәерсенеп Маратка карады.
Берәр хәл булды микән? Мине дә күрмәде бугай...
Ләкин, шул вакыт:Кара әле, Лена, дип, телгә килде Марат. Отлелениеда барсы да тәртипме? Алтынчы палатадагы Ильичның хәле ничек? Сәрия апа йөриме? Шулай дип сораулар бирсә дә, үзе җавап та көтеп тормыйча, борчылып Ленага карады Марат. Кызганыч Лена, кызганыч диде ул, уйланып. Теге кызның аягын кисәргә туры килгәәән..
Әйе, ишеттек Илфатыч. Гангрена киткән, диделәр бит..
Шулай буласын сизгән идем, Елена. Марат, үзен кая куярга белмичә, тәрәзә янына килеп басты. Бик каты шешеп, күгәргән иде шул.
Ярар, нишләтәсең инде, Марат Илфатович, дип тыныч кына эшләвен дәвам итте Лена. Иң мөһиме исән калган. Әз мени шуның белән китеп барган кешеләр. Комада дигәннәр иде, әле чыкмаган микән?
Юк иде әле, Лена, юк шул. Комадан чыккач, ул хәтле сызлауларга белмим, ничек түзәр. Үзәкләрне өзә ул авыртулар.
Шулайдыр, Илфатыч,моны сез үз башыннан уздырган кеше буларак, яхшы беләсез инде. Аллаһ сакласын, мин бу хәлләрне хәттә уйларга да куркам. Аллаһ сакласын.
Илфат бераз уйланып торды да, ишеккә таба атлады.
Ярар, дустым, бар да әйбәт булыр. Юкка кайгырып утырмыйк әле , диде ул, күзләрендә нур уйнатып. Вакыт дигән дару, үзе дәвалый ул. Аннары серле генә елмаеп, сорап куйды.
Минем теге, несбыточный любовьның хәлләре ничек анда? Системалар куясызмы?
Бер әйләнеп килим әле...
Әйбәт, Марат Илфатыч. Аллаһка шөкер, хәле алай катлаулы булмады. Инде кич белән, өйгә кайтам дип ята дигәннәр иде.
Әһә, кайтырмын мин аңа. Лечениесен алып бетермичә сүз дә юк. Кая әле...
Яшь гомер бер узгааач.. Кайтмый ул яңадан... Марат авыз эченнән көйләп, Сабира янына китте. Я бик сөенгәндә, я кайгырганда үзе дә сизмичә шул җыр сүзләрен көйләргә ярата иде шул ул. Менә хәзер дә көйли көйли, палата ишеген ачты.
Я Сабира Шавалиевна, диде ул, борчуларын кабинетында калдырып. Чыгып качмадыңмы әле?
Юк, Илфатыч, дип елмайды Сабира. Бер уйлаган идем инде качарга , ну синең белән саубуллашмыйча булмас, дидем.
Алай ярамый, Сабира. Терелеп бет инде. Йөрәк бит уен муен түгел.
Марат каршы яктагы караватка утырып, Сабирага карады.
Сезнең нәселдә дә йөрәк белән авырган кеше юк иде түгелме соң, Сабира? диде ул, кызыксынып. Бу яшьтән сиңа каян килгән бу чир. Шәвәли абыйның, минем ике йөрәк, кирәк кеше булса, берсен бирәм, дип йөргәне әле дә булса истә.
Әйе, Аллаһка шөкер, әтием йөрәкнең кая икәнен дә белмим, дип йөри, шулай гына була күрсен инде.
Ну, ә сиин?
Авыру сорап тормый Марат. Мәктәп балалары да авырый. Күргәннәр дә эзсез калмагандыр инде.
Күргәннәр? И-и, Сабира, ни сөйлисең инде, я? Нинди күргәннәр? Шул Ринат белән кавыша алмый калуыңмы?
Сабира, сәер генә Маратка карап куйды да, әкрен генә торып утырды.
Беләсеңме, Марат, әнә шул җиз комган аркасында бик күп күрдем мин.
ҖИЗ КОМГАН? Аңа ни булган.
Син берни дә белмисең шул Марат. Аны бит Өлфәт абый түгел, мине Ринатка кияүгә чыкмасын дип, башка кеше безгә китереп аткан.
Әйе, башка кеше. Кыскасы, мин Илнарга кияүгә чыккач, күреп калган берәү әтигә серне чишкән . Ләкин әти генә , узган эшкә салават дип, аны кузгалтмады инде.
Сине яратып йөргән башка егет булды микән?
Ярар, кем булса да мөһим түгел, Марат. Шул хәлләрдән соң Ринат башкага өйләнгәч, йөрәгем беренче тапкыр чәнчеп куйды минем . Берәүгә дә сиздермәсәм дә, бик авыр кичердем.
Кем икәнен белгәч, нигә әйтмәгән соң Шәвәли абый. Кемнең шундый газаплар китерергә хакы бар, я? . Аннары... Сабира, Өлфәт абыйлар да гаепсездән гаепле дигәндәй.
Син ишетмәгәнсең инде, алайса. Әтиләр килеште безнең. Әти гафу да үтенде.
Шундый эшкә кемнең кулы барды микән инде, Сабира?
Барган инде.. Сабира әздән серне ачмыйча туктап калды. Синең әтиең булган бит, Илфат абый булган, дияргә бик теле кычытса да, эндәшми калуны хуп күрде ул. Аннары әтисе дә, Илфатны гаепләмик дип кисәтте бит. Әгәр берәр егет кызымны ташлап, икенче берәүгә өйләнсә, мин дә шулай эшләр идем дип, аны гаепләмәде. Маратны бик яраткан иде шул әтисе. Араларына кысылдың, гарип кешенең каргышы төшәр, дип әнисенә күпме эләккән иде ул чакларда. Үзем дә инде..
Сабира, Сабира диим, кая киттең? Марат, елмаеп Сабираның кулыннан тотты.
Хәзер бар да әйбәттер бит, диде ул, үз соравыннан үзе куркып. Ирең ничек?
Хәзер, әйбәт, Аллаһка шөкер, Марат. Ну алдагы еллардааа.. Бер Әфганчыдан киттем, икенчесенә каптым, дип, күпме елаганны үзем генә беләм..
Шулай, Сабира, әби нәрсә ди торган иде. Бер болганмый, су тонмый..
Димәк, болганган, тонган.. Хәзер барсы әйбәт булыр, Сабира . Әфганстанда хезмәт иткәннәрне гаеп итә алмыйм, матурым. Бик куркыныч хәлләр күрдек шул без. Аннан кайтып, тыныч яшәгән кешеләр юктыр ул. Ирең дә, молодец кешедер. Соңрак булса да үзен кулга алган.
Әйе, Марат, дөп дөрес әйтәсең.. Кул күтәрүләр, төннәр буе саташып, кычкырып чыгулар, барсы да булды инде. Ә син, менә нигә йөрәгең авырта дисең?
Сабира карашы белән Маратны бораулап алды да, матур итеп елмаеп җибәрде.
Ә син миңа үпкәләмә, яме, диде ул, кызарып. Миңа өйләнгән булсаң, мондый дәрәҗәгә ирешмәс идең әле. Авылда бәбәй карап ятар идек. Ә менә хәзер, нинди зур больницада врач син. Яратып йөргән кызың да бардыр әле.
Юук, юк. Үпкәләмим. Шундый зур сөю өчен, кемгәдер үпкәләп була мени, Сабира ? Мин бит сине ничә еллар оныта алмыйча, яратып, сагынып яшәдем. Синең исем белән яттым, синең исем белән тордым мин, Сабира.
Ә беләсеңме, Марат.. Менә бу шигырь юлларын ишеткәнең бармы синең? Сабира серле генә егеткә карап куйды да, көйләгәндәй сөйләп китте.
Чәчәк бөреләрен җылытырга
Бер җылы сүз җитте ул чакта.
Син әйтмәдең, мин дә кыенсындым,
Сыенырга синең кочакка..
Менә шулай, кадерлем..
Ә бит мин ул вакытта, синнән тик бер сүз көттем Марат.Бары бер сүз.. Ә син юкка да кызып киттең, кычкырып җибәрә идең. Әлбәттә, тора бара сөюем сүрелде. Ә ул вакытта миңа киресенчә, сине яратасым, юатасы булган. Яшьлек белән аңламаганмын инде.
Юк, Сабира, юк. Монда безнең бернинди дә гаеп юк. Монда барсына да, бары тик сугыш гаепле. Күпме гарипләр калдырды , күпме егетләрне җир астына тыкты ул мәгънәсез сугыш. Ә күпме асыл егетләр, исәр булып үзалдына сөйләнеп йөриләр. Кызганыч, Сабира, бик кызганыч. Менә хәзер син дә иреңне аңлап яшә инде. Үпкәләмә син аңа.
Шулай Сабира , тагын озак сөйләштек инде, ачуланма, дип, Марат торып басты. Терелеп чыккач, кунакка килерсез әле Аллаһ бирса. Зәлиям дә, терелеп чыгар...
Зәлия яраткан кызыңмы инде, Марат. Ул да авырта мени ?
Әйе Сабира, әйе.. Ләкин Марат сүзен әйтеп бетерә алмады , нәкъ шул минутта ишек ачылып, көтелмәгән хәлдән Марат таштай катып калды..
Дәвамы бар.
+28 °С
Облачно



