Ләкин ни генә булмасын, тормыш йомгагы келтер-келтер алга йөгерә. Кайдадыр җиңел тәгәрәсә, кайдадыр үз сукмагына керә алмыйча азаплана ул . Бәхет шатлыкларга яңалары өстәлә. Борчу мәшәкатьләр дә берсен берсе алыштырып, искеләре онытыла, аның урынына икенчеләре килә. Дөнья яратылганнан бирле тормыш шулай дәвам итә дә инде . Тамчылары, киек казлары белән гөрләп язлар килә, ямьле җәйләр җанга дәрт өсти , җылылык бирәләр. Ә инде җирдәге матурлык, аллы-гөлле чәчәкләр белән хозурланып та туймыйсың, җир өстен көмеш карлар каплап китә. Дөнья матур, дөнья киң дип, юкка гына җырламыйлардыр. Авыртмаганда, исән-сау булганда дөнья бик-бик матур, Аллаһка шөкер.
Маратның да менә шулай сөенә-сөенә дүртенче курсны тәмамлап авылга кайткан җәе. Экзаменнарын уңышлы гына тапшырды. Практикалар да артта калдылар . Рәхәтләнеп ял итсәң дә була хәзер. Ә авылда җәйләр җырларга салып җырларлык ул. Сайраган кошлар моңына уралып туган алсу таңнар, челтерәп аккан чишмәләргә үрелгән ай нурлары. Хуш исле печән, чәчәкләрнең тәмле исләре борыннарны кытыклый . Ммм..
Авыл.. Туган авыл.. Туган нигез. Һәрберебезнең күңелебез, уйларыбыз авыл турында. Чөнки, тамырларыбыз монда бәйләнгән. Шуның белән бәхетле дә инде без.
Марат та бик ярата туган авылын. Кайтыр көннәрне сагынып көтеп ала ул.
Туган авылым-яшел бишегем син,
Сагынып менә кайтып килешем.
Сагындырган бөдрә миләшләрем,
Боргаланып аккан инешем.
Бигрәк тә җанга рәхәт, хуш исле җәйләрне ярата егет. Әллә инде бакчалары бик матур булгангамы. Чөнки, җәй җитүгә бар җирләре аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә аларның .Бакча башында гына таллыкта кошлар сайрый,кайдадыр үзәкләрне өзеп күке кычкыра. Әкрен генә бормаланып аккан инештә бакылдаган бака тавышлары иреннәргә елмаю кундыралар.
Бигрәк тә йолдызлы кичләрдә муенга сарылган табигать моңнарын тыңлап, матурлыкка сокланып утырырга ярата Марат. Вакыты булганда әнисе дә улы яныннан китми. Серләшәләр, сөйләшәләр.
Менә бүген дә, кояш офык артына качуга бакчаларына чыгып утырды Марат. Тыныч, аяз төн. Бар дөньяны нурга күмеп тулган ай тибрәлә, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй йолдызлар күз кысалар.
Нинди рәхәт, дип уйга калды Марат. Ээх, дөньялар.. Сабира белән әле яңа гына шушы эскәмиядә утырган кебек идек, баксаң инде дүрт ел узып та киткән. Әйтергә генә җиңел. Дүрт ел. Ә мин һаман аны көтәм, нәрсәгәдер өметләнәм. Югыйсә, кияүгә чыкканына да ике ел булып килә. Ирен бик коры, салырга ярата торган кеше дип сөйләшәләр инде. Бер күрәсе иде, чынлап та шулай микән? Әле җитмәсә, аны да Афганистанда булган диләр бит . Сабира бер Афганецтан качкан иде, икенчесенә эләкте. Эчә дисәләр дә, усал дисәләр дә, гаеп итә алмыйм шул. Анда күргәннәре башкача оныта алмаган егетләр күп, кызганыч. Оныттым инде дигәндә дә, каршыга килеп баса ул мәхшәр. И-и, Аллаһ сакласын.
Марат уйланып утырып, янына әнисе чыгып утырганын да сизмичә калды.
Мин дә чыктым әле, Марат, диде әнисе, улының кулына кагылып. Әтиеңә телевизор җене кагылган бугай инде, диванда утырып калды. Нәрсә карый торгандыр, белмим. Бер һава сулап керик дип, күпме ялынам, юк. Мин басуда көне буе һава сулап йөрим дип, аягын тери.
Яше дә бара бит әни, ара да торгандыр инде.
Марат әкрен генә аягын күчереп куйды да,сабый сыман әнисенә сарылды.
Әни, диде ул йомшак кына. Сиңа да ялга вакыт инде. Җитәр, авыл халкына бик озак хезмәт иттең.
Списәт итәсеңме инде, доктор?Әнисе үзенә генә хас йомшак тавыш белән көлеп җибәрде.
Менә, улым, син укып бетергәнче генә эшлим дә, диде ул, уены чыны белән. Аннары авылны сиңа тапшырам. Син кайтырсың Аллаһ бирсә.
Ләкин Маратның гына планнары башка иде хәзер. Алдагы елларда шулай дип сөйләшсәләр дә, еллар узу белән хыяллары да үзгәрде аның. Әйе, сугышта аягын өздереп кайткан бер мескен җан түгел иде шул инде ул. Ә аягында нык басып торган, көчле рухлы, акыллы егет булып чыныкты.
Юк, әни, ачуланма яме, дип, җитди генә Аннага карады Марат. Казанда практика узган хастаханәдә миңа хәзердән үк эш тәкъдим иттеләр, әни. Наверное, шунда урнашырмын. Монда бит, үзең беләсең, диде ул Аннаны кочаклап ук алып. Көн юк, төн юк. Авыртучылар булганда авылның бер башыннан икенче башына җәяү йөгерәсе.Протезым уңайлы булса да, күп йөри алмыйм, әни. Ә сиңа, чынлап та, ялга чыгарга вакыт җитте инде, үзеңә алмаш эзлә.
Шулай шул улым. Чынлап та, бу аяк белән авылда эшләргә авыр булыр. Эш булса, шәһәрдә кал. Әтиең белән мин әле карт түгел, тормыш йөген акрын шулай тартырбыз Аллах бирса. Апайларың кайтып торалар. Бергә бергә яшәрбез Ходай кушса.
Анна шушы узган дүрт елда җитдиләнеп, тагын да матурланып киткән улына сокланып карады.
Ләкин, улым, диде ул, әйтергәме юкмы, дигәндәй уйланып. Синең бер дә кызлар турында әйткәнең юк, Марат . Ничә еллар менә шулай серләшеп утырабыз. Мин сорамыйм, син әйтмисең...
Кызлармы, әни? Ә нәрсә дип әйтергә, әни? Кызларга аягында нык торган, сәләмәт егетләр кирәктер инде ул.
Ә син, Марат? Үзеңне һаман да гарип дип саныйсыңмы? Синең әллә бер дә көзгегә караганың юкмы соң улым? Үзеңнең нинди матур, сөйкемле егет икәнеңне бер дә күрмисеңме?
И-и, әни, үз баласы һәркемгә дә матур инде ул. Керпе дә баласына:йомшагым дип әйткән диләр бит.
Әйе, улым, ансы шулай. Ләкин сөйкемсез кешене, сөйкемле дип әйтеп булмый шул.
Мине сөйкемле, дисең алайса?
Әйе, биик матур да...
Бәлки шулайдыр әни, ләкин мин синең кебек однолюб..
Нәрсә әйтергә телисең инде шуның белән? Сабираны гына яратам, дисеңме?
Әйе, әни. Бу чынлап та шулай. Син бәлки көләрсең, бәлки ачуланырсың да, ләкин дөресе шул. Мин Сабираны оныта алмыйм.
Анна әкрен генә торып, ачык калган бакча ишеген ябып килде. Нишләтергә бу әтиеңне диде ул, гүя улының сүзләрен бөтенләй ишетмәде. Кулы артына җитми. Кош корт кереп, яшелчә, чәчәкләрне тырмалап чыгулары бар.
Сабираны оныта алмыйм, дисең инде алайса. Анна кабат нәрсәдер әйтергә сүзләр эзләгәндәй тынып калды. Төнге тынлыкны бозарга теләгәндәй, маңгаена төшкән кара чәчләрен тузгылтып, җиңелчә җәйге җил исте,ызан кырыена өелгән тиреслектә мунча сыерчыгы тавыш бирде.
Ээх, улым, диде ниһаять Анна. Аңлыйм мин сине, бик яхшы аңлыйм. Үзем дә гомер буе Илфатны гына яратып гомер иттем. Укыган, врач башың белән трактористка кияүгә чыкма тагын дип, күп үгетләделәр. Ә мин әтиеңнән башка егетне күрмәдем дә. Белмим, Марат, әгәр шул вакытта әтиең өйләнмәгән булса, мин нишләгән булыр идем? Белмиим.. белмим.
Димәк мондый ярату нәселдән килә, әни?
Шулайдыр улым. Әнием дә гомер буе, әти өчен генә яшәде..
Ә бабай, ул да шундый идеме.
Анна елмаеп, улына карап куйды. Юк шул, диде ул, нәрсәдер яшергәндәй. Әти матур да, врач та булгач, аны кызлар ярата иде. Үзе дә шаяртырга күп сорап тормады. Ләкин әни тавыш чыгарып йөрмәде. Бер туктар әле дип, күз генә йомды.
Ә мин әни, һаман да шул сөю хисен йөгәнли алмыйм. Аның кияүдә икәнен дә, бергә булмавыбызны да беләм. Ләкин, юк, үземне ничек җиңәргә икәнен белмим.
Димәк, йөрәгеңне йөгәнли торган кызны әлегә очратмагансың, улым.
Белмим әни. Болай яшәргә ярамаганын бик яхшы беләм. Үземне яратып йөргән кызлар да юк түгел. Ләкин, болар башка һис әни. Дуслык хисе генә дип, әйтимме. Аңлата алмыйм.
Сабира авылга да бик сирәк кайта хәзер, улым. Күптән күргәнем юк аны, үзгәргән микән, һаман да шулай матур микән, әйтә алмыйм.
Мин дә әни, кияүгә чыкканнан бирле аны күргәнем юк. Читтән генә булса да бер күрәсе иде..
Ээх, Марат, сиңа әйтмим дигән идем инде,ярар, тел сөяксез сөйли инде ул. Кияүгә чыккач, озак та үтми аерылып кайткан иде Сабира. Беренче айларда ук ире кул күтәргән булып чыкты.Ләкин,тегесе артыннан ук чәчәкләр, бүләкләр төяп кайтып кире алып китте, диделәр.
Нигә шундый иргә кире китәргә инде, әни. Баласы бар микән, ишетмәдеңме?
Әйе, бар диделәр. Малаймы, кызмы белмим. Ирен бик коры, усал диләр шул.
Ире шулай бик матур,шуңа бик каты ярата микән инде. Ә мин аны яратам. Вәәт, язмышлар, име бит әни.
Сабираның ире дә Әфганда булган диләр улым..
Марат җәһәт кенә Аннага карап куйды. Әйе, әни, ишеттем диде ул, уйчанланып. Димәк ул да андагыларны оныта алмый. Нигә коры, усал икәнен аңлыйм хәзер. Әфгаан...
Да, әни, анда күргәннәр гомергә онытылмас инде алар. Аягымны югалту үзе бер китап.
Ядрә тиеп, заражение китте дип сөйләгән идең, чынлап та шулаймы, улым.
Марат бер мәлгә кинжал белән селтәнгән дошманны күзаллап дерелдәп куйды.
Әйе, әни, әйе. Андагы эсселекне әйтеп бетереп булмый, дип дөреслекне яшерде Марат. Мунча гына түгел, пар бүлеге анда. Әз генә киселгән җир булса да, тузан тулып бозылырга гына тора.
Әйе, Марат, эссе икәнен беләм. Син анда чакта, Әфган турында кайда нәрсә язылган, шуларны укып ятлап бетердем инде, балам. Елдан артык күз йоммадым.
Менә хәзер йокла инде, әни. Марат тиз генә сүзне икенчегә борып җибәрде. Ярар, әни, диде ул, яшелле кызыллы утлар җемелдәтеп очкан самолётны күзәтеп. Бу хакта беркайчан да искә төшермәбез дигән идек, менә тагын шул темага кереп киткәнне сизмичә дә калдык. Башка сөйләшмик әле , яме, әни... Бу хакта уйлыйсым да килми.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.