Янгын сүндерүчеләр чыгып китүгә, читән буендагы бүрәнәгә чыгып утырды Шәвәли. Чурт кына икән бу заказ, диде ул, черт итеп комганга төкереп. Әйтәм аны, дежурга барасым бар, дигән булып, шыпырт кына кайтып сызды.
Һее, менә сиңа кода. Шәвәли төтенләп утырган мунчасына карап, уйга калды. Шуның эше бу, диде ул, комганның үзенчәлекле сабына карап. Бензин сипкән дә чапкан инде. Яна башлагач комган кайгысы калмагандыр, я булмаса оныткан . Вәәт жукны син аны.. Ринаты Казанда эштә инде.
Шәвәлинең уйланган саен, ачуы кабара гына барды. Теге вакытта Ильяс дус нәрсә диде әле. Тукта әле, тукта.. Малай гомер буе Шәвәли кызының растратын түләр инде, үзе кебек бер укыган кыз тапмады дип әйтте заказ, дигән идеме әле. Әһә, хәәзер менә тот комганныңны. Кибетче түгел, көтүче кызым булса да бирмим инде мин сезгә хәзер. Ышанмаган булдым бит әле.
Шәвәли ачуы белән комганны тирескә таба тибеп очырды да, бакча башында җыештыргалап йөргән кешеләр янына төшеп китте.
Рәхмәт егетләр, булыштыгыз, диде ул, килә килешкә. Ярар, күрәчәктер, иске иде инде . Әле дә ярый йорт җирләр исән-сау. Аллаһ сакласын.
Шул вакыт бер читтә басып торган Сабираны күреп көлеп җибәрде Шәвәли. Син кызым, бар кайт, диде ул, көлүдән туктамыйча. Әкияттәге Золушкага әйләнгәнсең бит. Кайтып көзгегә кара әле бер. Бар әйдә,юын. Без ир атлар үзебез җыештыргалап куярбыз, эшеңә дә барасың бардыр .
Золушкабыз бигрәк акыллы инде, агай-эне, дип Сабира артыннан карап калды ирләр. Үзе матур, үзе булган.
Түлке менә Шәвәли, диде шунда ирләрнең берсе. Әйтергәме, юкмы, белмим. Ну пожар башланганда, Зариф Өлфәтне күреп калган бит. Заказ Өлфәтен.
Әйе, күрештек. Мин дә күрдем кода буласы кешене. Әле күптән түгел, дежурга барасым бар, дип кайтып китте,дип хисләрен яшерде Шәвәли.
Юк ла инде, Шәвәли. Мондагысын әйтмибез. Ни бит, пожар алдыннан гына, кирегә, өенә таба йөгергәнен күргән аның Зариф.
Мужет чиләккә мазардыр.
Белмибез шул, чиләк дип кем кире йөгерә инде, Шәвәли? Тизрәк утка таба чабасың бит.
Тучны заказ булды микән соң? Караңгы да иде бит әле.
Шул, инде. Зарифларның төнлә сыерлары бозаулаган, шуны карагач капка төбенә чыккан идем ди. Шунда мыш мыш килеп Өлфәт йөгереп кайтып киткәнен күреп калган.
Вәәт сиңа кода.. Шул мизгелдә Шәвәли комган турында да әйтергә теләгән иде, ләкин кире уйлады. Юк, башта хатын белән сөйләшеп алыйк әле, дип, ирләргә таба борылды .
Бу иске мунча ниемә кирәк булган инде алайса,диде ул, җилкәләрен сикертеп. Кияү кешегә яңа мунча кирәк булды микән?
Шул вакыт:Туктагыз әле, оланнар, дип арада иң өлкән Вакыйф абый сүзгә кушылды. Белер белмәс сөйләшеп, гөнахлы була күрмик. Тучны Өлфәт булганмы, әче таңда кая барган, ник өенә чапкан? Барсын да төгәл беләсе башта, балалар. Аннары гына тагасы ул гаепне. Болай кешене рәнҗетеп булмый.
Шулай, шулай.. Өлфәтнең үзеннән сорарбыз әле. Чынлап та ул булды микән.
Ирләр, бераз пыскып яткан бүрәнәләргә инештән су алып менеп сиптеләр, өйләренә таралыштылар.
Син, Шәвәли дус, бераз күз колак бул инде,диде алар, кулларын угалап. Кайтыйк булмаса. Безнең монда торудан файда юк.
И-и, киләсе балә каза булса егетләр, менә бит.. Берәр кисәү мазар төшеп калды микән? Көлен нигезгә аткалый идек ди, мужет көле сүнеп бетмәгән булгандыр ...
Күрше тирә үзенчә шулай фаразлап өйләренә таралыштылар. Бары, Шәвәли генә сорауларына җавап эзләп, мунчасы тирәсендә басып калды. Каян монда килеп чыккан ул җиз комган. Тәәк, әллә берәрсе бездән соң мунча юынып чыкты дисәм дә инде? Алай дисәң , пожарниклар әйтмешли, комганга бензин салып юынмаслар бит. Һее, менә сиңа күрәсе булса..
Әтисее! Хатынының тавышын ишетеп, читән ишеген ачты Шәвәли. Керәм хатын, керәм. Чәеңне куй,диде ул уйланып. Шушы гына кирәк иде. Әллә хатын, мин әйтәм,диде ул,кисәк кенә хатынына карап, мунча көлен тагын нигезгә салган идеңме? Теге вакытта да, вакытында күрмәсәк янып китә иде.
Син Шәвәли, гомер буе миннән гаеп эзләдең иңде, диде шунда Мәүлия. Атмадым, атсам әйтер идем бит. Мәүлия, нидер уйланып, читән читенә килеп басты.
Ниик, Шәвәли, диде ул шул вакыт тирескә таба төртеп. Өлфәт комганы нишләп ята монда, әллә чиләк дип, комган күтәреп килгән инде?
Син дә шул заказ комганы дип уйлыйсыңмы, хатын? Түлке су сибәм, дип түгел.. Шәвәли тиреслектә мескен кебек яткан комганны бармак очларына тотып, Мәүлиясе алдына куйды. Иснәп кара әле, аннары әйтерсең.
???
Иснә, Иснә.. Мужет минем борын ис сизми башлагандыр.
Мәүлия аны моны уйламыйча, комганны тоткан иде, борынына бензин исе бәрелеп йөзен чытты.
Бензин түгелме соң бу, диде ул пышылдауга күчеп. Шәвәлии?...
Менә мин дә кайчаннан бирле шуңа аптырап йөрим дә инде, хатын. Мунчасы чурт с ним, ну менә нәрсә дип ут төрткән, заказны әйтәм.
Мәүлия, лык итеп читән буенда сузылып яткан бүрәнәгә килеп утырды. Йөзе бер кызарды, бер агарды. Нидер әйтергә теләп ачылган авызы шул килеш калды. Бары, иренә сораулы караш ташлап, җилкә сикертте ул.
Әле, Мәүли, ышанмаган да булыр идем, дип тагын да катырак аптырашта калдырып сөйләп китте Шәвәли.
Зарифның сыеры бүген төнлә бозаулаган икән, абзарда йөргәндә урамга да чыгып кергән. Я-ә , шул вакыт кемне күргән, дип уйлыйсың инде ? Белмисеңме?.. Заказ Өлфәтен күргән. Урам буйлап мыш мыш өенә йөгергән ди. Менә сиңа кода буласы кеше, диген. Ышанып йөр син.
Ышанмыйм, диде шунда, Мәүлия, үтер, ышанмыйм. Дөрес, авылда бик өнәп бетермиләр үзен, күбрәк үзен ярата, текә. Ну, малае акыллы. Сабираны да бик яратып йөри.
Син хатын, барсын белеп бетермисең әле, Мәүли . Беркөнне гаражда Ильяс ялгыш әйтеп ычкындырды, менә.
Улым бер укыган кыз таба алмады, кибетче Сабираның өстенә чыккан растратын түләп иза чигәр инде дигән.
Ильяс әйткән мени.
Әллә ычкындың инде, Мәүлия. Нишләп Ильяс әйтсен ди инде, аның ике кыз бит, җүләр баш. Заказ әйткән, Заказ Өлфәте, дим.
Әә, аңлатып әйтмисең дә, аннары кычкырасың. Алайса, Шәвәли, кара әле. Кызны алдырасы килми инде боларның.
Килмәсә килмәс, хатын, егетләр бетмәс. Елап тезләнсәләр дә, мин боларга кыз бирмим
Марат бик акыллы егет иде лә ...
Әйе, акыллы. Сабираны да ярата иде. Ләкин нишләтәсең, әтисе. Егетләр бетмәс әле. Андый чибәр, акыллы кызлар юлда ятмый.
Андый акыллы егетләр дә юлда ятмый, Мәүли. Җитмәсә, менә доктор буласы..
Шәвәли, сөйләнеп читән ишеген ачты. Сүнеп бетте бугай инде, керик диде ул, хатынына юл биреп. Соңыннан чыгып карарбыз.
Менә хатын, син ничек уйлыйсың? Якын итсәләр бер хәл белеп китәрләр иде бит, ә? Заказларны әйтәм. Икесенең берсе юк. Кызыбыз малайларын ташласа да, әнә Илфат йөгереп йөрде, эш дип тормады бит. Анна да дару белән сумкасын күтәреп килеп кергән иде, рәхмәт яусын. Ә заказлар кая? Дежурда имеш, тьфу.
Шушы янгыннан соң Шәвәлинең йөрәге боз булып катты. Көтмәгәндә кичкә таба хәл белешергә килгән Өлфәтләр белән дә коры гына сөйләште ул .
Туйны кичектереп торырга булдык әле диде ул, килгән казада Өлфәтне гаепле санап. Бу хәлләрдән соң, ныклап уйламыйча булмас. Бераз ашыктык ахрысы.
Нинди хәлләр, Шәвәли? Мунча искергән иде дип, исең китмәгән иде лә? Яңасын салырга без дә булышырбыз.
Әә, нинди хәлләр? дисең инде алайса. Булышабыз, дисез. Тогда нигә ут төрттең соң, мунча мишәйт итте мени?
Шәвәлинең турыдан ярганын күреп, Мәүлия читенсенеп,кызарып китте. Я, әтисе, я, диде ул, иренең аягына басып. Сүзеңне үлчәп сөйлә. Кешегә әллә нинди ялалар яга күрмә. Ни дисәң дә кода-кодагый буласы кешеләр бит.
Җитте, дип, Мәүлиясенә усал итеп карады Шәвәли. Җитте.. Әйдәгез әле, минем арттан чыгыйк. Яла имеш..
Шәвәли зур зур атлап, тирес янында тәгәрәп яткан комганны күтәрде.
Менә бу комганны күргәнегез бармы? диде ул, җиз комганны селтәп. Кемнең комганы бу, синеке түгел мени, Өлфәт дус?
Борынны ярып кергән бензин исле комганны күреп, ирле хатынлы заказныкылар сүзсез калдылар. Ббббезнеке.. дип, тотлыга-тотлыга комганга үрелде Өлфәт. Мондый комган авылда бер генә. Әткәй мәрхүм.. Монда ничек килеп..
Сорауларына җавап эзләгәндәй берсен башлады Өлфәт, икенчесен ташлады.
Әһә.. дип, Шәвәли тынычлана алмыйча сүзен дәвам итте. Әле дә ярый, минеке дияргә көчең җитте тагын, диде ул,бензин исе сеңгән кулын чалбарына сөртеп. Ярар, комган синеке. Ә менә әче таң тишегеннән нәрсә дип, урамда йөгереп йөри идең. Әллә хәзер йөгерә башладыңмы?..
Шәвәлинең әйткән сүзләре әле яңа башына килеп, көлеп куйды Өлфәт.
Юк ла инде, Шәвәли, син нәрсә, диде ул, тынычланып.
Йөгергәнне күргәннәр мени?Мин бит иртүк тышка чыккан идем, төтен исе килә. Шунда иснәнеп ярты урамга хәтле төштем.Карыйм, сезнең бакча артында ут күренә.Куркып телефонга йөгердем инде. Әле башта сезнеке икәнен дә белмәдем.
Ну алдаларга оста да инде үзең, Өлфәт. Пожарниклар соңга калып килделәр бит. Килүгә :Нигә сразу шалтыратмадыгыз, диделәр әле ?
Әллә алар алдый микән?
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.