Шул мәкерле уйларыннан юләрләнә язды Илфат. Әйтерсең лә, Маратның түгел, аның бәхетен, аның сөйгән ярын тартып алалар.
Нуу бу заказларны, дип янды көйде ул. Ашау-эчүдән калды, өйдәгеләргә дә ихтибары кимеде. Әйткән сүзем шул, диде ул, ниятен хуплап, теге вакытта Аннаны алып кала алдым. Бу юлы Сабираны ялгышудан саклармын . Беләм мин, ул кыз бала да бары тик Маратны гына ярата. Соңыннан үкенеп, елап йөрерлек булмасын.
Шулай уйланып көннәрне уздырды Илфат. Инде менә авылларда көзге урып-җыюлар да тәмамланып килә. Авыл халкының шат тавышыннан , балаларның чыр-чуыннан авыл гөрли. Кемдер печән ташый, кемдер шарт шорт утын яра. Келтер-келтер эшләп утырган сушилкалардагы ашлык исе җаннарны исертеп, ирексездән елмаерга мәҗбүр итә.
Ләкин дөньяда бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, болар барысы да диярлек вакытлыча гына. Менә тиздән көзге эшләр тәмамланыр, бакчадагы иң матур чәчәк-гөлләрне җыеп, укучылар кайсы мәктәпкә, кайсы башка уку йортларына юл тотар.
Ээх, сагынып искә алырлык күңелле мизгелләр. Еллар узгач, җилкендерә, сагындыра үткәннәр,дип, һәркешенең үзе генә белгән серләре, сагынып искә алырлык хәтирәләре бар шул.
Менә бүген-иртәгә Казанга китәм дип йөргән Марат та, гомер көзендә сагынып бер искә алыр әле бу көннәрне. Беренче тапкыр институт баскычына басуын, беренче тапкыр дәрес тыңлавын... Дөрес, хәзер Сабирасын уйлап йөрәге яна. Ләкин болар барысы да вакытлыча, барысы да уза торган мизгелләр.
Уйлап карасаң, авылда узган һәр көнне сагынып искә алырлык инде ул. Печәнгә, уракка төшү, каз өмәләре дисеңме. Күмәкләшеп бәрәңге алулар үзе ни тора.
Аннары авылдагы яңалыкларны белим дисәң, чишмә буена юл тот. Кер чайкаган чакта ниләр генә сөйләшеп алмый хатын-кызлар. Кайсы улак бушаганын, кайсы керен чайкап тутырган авыр чиләк көянтәсен асып яңалыкның азагын көтә. Бигрәк тә шимбә ялларда инеш буе шаулап тора. Пычтырдатып, суга суга кер чайкыйлар, көлешәләр, серләшәләр..
Хатыны берәр авыру янында тоткарланганда чиләкләрен алып, Илфат та еш төшә чишмәгә. Бу гамәле белән күрше ирләренә дә сабак укытты әле ул. Тегеләре башта, хатынша булып йөрмә инде, дип көлсәләр дә, тора-бара сулы чиләкнең авырлыгын тоеп, үзләре дә чиләккә үрелделәр.
Менә бүген дә, Илфатны күреп улакны бушатты хатыннар. Значит туйга 15 дә барабыз инде.Күрше Фәйрүзә аны моны уйламыйча улак астына куйган ләгәненә үрелде. Менә биит, И-и ничек матур итеп йөреп... Ләкин, икенче берсе көянтә башы белән җилкәсенә төртүдән, ярты сүздән бүленеп калды Фәйрүзә. Әә, күрше,син икәнсең, әйдә, әйдә, диде ул, артык сүз әйткәненә читенсенеп. Чират бүген, ял көне бөтенебез кер юабыз...
Рәхмәт кызлар, рәхмәт диде дә, көмештәй ялтырап торган ун литрлы чиләкләрен тутырып кайтыр якка борылды Илфат. Сөйләшеп утырырга бер матур эскәмия ясап куярмын әле, диде ул, чиләкләрен җиңел генә күтәреп. Рәхәтләнеп чират көтәрсез аннары.
Шулай уйнап, көлеп, үрдән менеп киткән булса да, унбише туй, дигән сүзләр, йөрәгенә таш булып утырды ирнең. Бүгенгә кадәр, Сабира бәлки кире уйлар, дип өметләнгән идем, дип сызланды ул, димәк туй булачак. Тәәк, эшне озакка сузасы түгел. Күрә торып улымның кәләшен "заказга" биреп булмас. Түлке планым барып чыгар микән, үземне утыртып куймаслармы?
Ни булса, шул булыр дип, тәвәккәлләргә булды Илфат. Марат белән кызым гына Казанга китсеннәр дә, башкарам. Гомерлек гөнах алам инде кәничне..
Уйланган уй, ярты эшләнгән эш дип, туйга ун көн кала, иртәнге тәмле йокыга талган авыл халкы каты итеп чаң каккан тавышка куркып уянды. Пожааар! И-и, Аллаһым, кайда, кем, нәрсә? Мең сорау белән йокылы, уяулы авыл халкы урамга йөгерешеп чыктылар.
Мунча бугай, мунча диеште алар, бакча башында шарт шорт аткан шифер тавышын ишетеп. Тучны мунча. Шәвәлинеке түгелме соң бу?
И-и, Ходаем,шуларныкы,кичә генә яккан иделәр, кызурак яктылар микән. Электр дисәң, ут кермәгән иде инде.
Туйга әзерләнеп йөргәндә диген син...
Әнә шулай берсен берсе бүлдереп, бар халык янгын янына чаптылар.
Мыш-мыш килеп йөгергән кешеләрнең:Янгын сүндерүчеләргә хәбәр итүче булдымы?! Чиләкләр кая, көрәк тә алыгыз әле! дигән сүзләре шарт шорт килеп аткан шифер, коры мунчаның дөрләп янган тавышлары астында күмелеп калдылар.
Чабышкан халык арасына Әстәгъфирулла, Аллаһ сакласын, дигән булып Илфат та килеп кушылды. Зарарланучылар юкмы, доктор кирәк түгелме? диде ул бер читтә шаккатып басып торган өлкәннәр янына килеп. Төнге сукада идем, тау башыннан күреп котым очты. Ээх, ни булды микән?
Юук бугай,врач кирәк диючеләр булмады. Мунча гына бит. Ансы да тузган иде инде,дип сүзгә күрше әбисе кушылды. Килен килгәнче салабыз, дип йөргәннәр иде,җитешмәделәр бит. Өлфәт малае бик кызу тотты,диде ул иренен яулык чите белән каплап. Күрәсең булса, күркә талап үтерә, дигәндәй.
Нидән чыкты микән соң, Минебикә әби? дип борчылган булды Илфат. Сез дә кергәли идегез бугай. Әллә ни беткән мунча түгел иде.
Кем белә инде ут күзне. Берәр кисәү төшеп кызып яткандыр.. Я булмаса..
Минебикэ әби әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмады, янгын сүндереп йөргән авыл егете, берни уйламыйча карт коры алдына җиз комганны китереп атты да, кире йөгерде.
Юлда ята иде диде ул, тыны бетеп. Әрәм булмасын.
Әле генә гапләшеп торган әби, бабайлар бер берсенә карап катып калдылар.
ҖИЗ КОМГАН?.. Мондый комган авылда Заказ Өлфәтендә дә генә бар, дип йөри идем, диде бер карт, җилкәләрен сикертеп. Өлфәтнең атасыннан ук калган данлыклы җиз комган бит бу.
Юктыр ла, әллә кайдагы комган ничек монда килеп эләксен дип, сүзгә кушылды Минебикә әби. Кая әле, бер читкәрәк алып куярга кирәк.
Шулай дип, Минебикә әби, титаклап комганга үрелүе булды, Фуу, дип комганны, кулыннан төшереп җибәрде . Бензинга баткан бит бу оланнар дип, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртте әби.
Юктыр, Бикә, янгын иседер ул..
Янгын исе белән бензин исен аермаска инде мин. Менә кулны иснәп кара. Кәрәчинме шунда, бензинмы? Һәрхәлдә, чишмә суы түгел инде.
И и, Минебикә, чынлап та име? Әллә, Ходаем?...
Карт коры, янып бетә барган мунчаны онытып, комганга төбәлделәр.
Сипкән дә качкан инде, комган кайгысы булмагандыр..
Туктагыз әле, кардәшләр. Кеше ышанмас сүзне дөрес булса да сөйләмә дип, заказга пычагыма мени инде бу иске мунча, дип сүзгә икенче әби кысылды. Җитмәсә, Шәвәлинең Сабирасын сорап кайттылар.
Ни уйларга белмәгән карт коры, комганны читән кырыена типкәләп керттеләр дә өйләренә таралдылар.
Бурдан кала, уттан юк, дип, янып бетте инде.. И-и, Аллаһ сакласын..
Әнә шулай, җыелган карт коры һәрберсе күргән җиз комганны үзенчә юрап капка яптылар.
Озак та булмады, буш чиләкләрен шалтыр шолтыр китереп башка кешеләр дә таралып бетте. Пыскып торган мунча тирәсендә бары Шәвәлинекеләр белән янгын сүндерү бүлегеннән килгән ике инспектор басып калдылар.
Безнең гаеп түгел, абзый кеше, диде олырак яшьтәге инспектор. Урам яктан керергә аркылы лапаслар салып куйгансың, бакча артында ерганак белән агачлык...
Юк ла егетләр. Иске иде инде мунча. Болай да сүтәм, дип йөри идем. Моны сүндерәм дип, яңа каралты кураны җимереп булмый бит.
Әйе, без дә шулай дибез. Кара әле, абзый. Ут чыбыгыннан дисәк, мунчагызга электр уты кермәгән. Берәр үчлекле кешегез юк идеме авылда?
Шәвәли ага кулын гына селтәп куйды.
Булмаганны диде ул, кара кисәүгә карап. Кем мондый эшкә барсын, уен муен түгел бу егетләр. Кичтән мунча яккан идек. Кызып яткан инде значит.
Ярар, алайса, без кузгалабыз, дип, бер берсенә карашты инспекторлар. Янгынның башка җиргә күчү ихтималы юк. Егетләр нәтиҗә ясагач, килеп китәрләр.
Ләкин ызан буйлап бераз менгәч, читән капкасыннан керәбез дигәндә генә, тегеләрнең берсе аунап яткан җиз комганны күреп, кулына алды.
Әй, абзый диде ул, бензин исе аңкып торган комганны ачып. Абзыый, килегез әле.
Бу сезнекеме? Инспектор аптырап Шәвәлигә төбәлде. Әллә хәзер авылларда су урынына бензин белән юыналармы?
Моны күреп Шәвәлинең мускуллары тартышып куйды. Заказныкы бит бу, дигән уйдан фуражкасы эчендәге чәчләре селкенеп куйды хәттә . Тучны Өлфәтнеке. Туй турында сөйләшергә баргач, үз күзләре белән күрде ул бу комганны. Әле, мондый комган башка бер җирдә юк, зур музейларга куярлык, дип көлештеләр бит.
Шавали абый, синең комганмы? дип, уйларыннан айнытты инспектор. Нинди бензин исе килә?
Әй лә, тотмый торган комган ла бу, дигән булды шул вакыт Шәвәли, ачуын чак йотып. Матай багына бензинны шуның белән салган идем.
Юып куй, абзый. Мондый матур комганнар юк хәзер, әрәм итмә, диде янгын сүндерүчеләр. Бензин салырга воронкалар бетмәгән бит.
Алар бераз шикләнгән кыяфәттә бер комганга, бер Шәвәлигә бераз карап тордылар, лапас аркылы урамга чыгып киттеләр.
Вот чудак, диде арада берсе. Шундый старинный комганны әрәм иткән.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.