Литература
25 Апреля 2024, 07:00

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 4 бүлек. Әмиин улым, авызыңа бал да май. Шулай була күрсен. Бар кеше дә бәхетле булсын, авыртмасыннар. Яныңда кемдер берәү бәхетсез булганда,син бәхетле була алмыйсың. Тормыш кануны шундый ул.Мин дә бәхетле булырга сүз бирәм,әни.Менә хәзер тырышып әзерләнәм, укыйм. Барыбер синең кебек, бабам кебек врач булам Аллаһ бирса. Династияне кем дә булса дәвам итәргә тиештер бит инде ул?

Җиз комганҖиз комган
Җиз комган

Әмиин улым, авызыңа бал да май. Шулай була күрсен. Бар кеше дә бәхетле булсын, авыртмасыннар. Яныңда кемдер берәү бәхетсез булганда,син бәхетле була алмыйсың. Тормыш кануны шундый ул.
Мин дә бәхетле булырга сүз бирәм,әни.Менә хәзер тырышып әзерләнәм, укыйм. Барыбер синең кебек, бабам кебек врач булам Аллаһ бирса. Династияне кем дә булса дәвам итәргә тиештер бит инде ул?
Марат елмаеп әнисен үбеп алды да, таякларсыз гына бүлмәсенә таба китте. Аксаклап булса да, әнә хәзер әкрен генә аякларында йөрергә өйрәнеп килә егет Аллаһка шөкер.Җан ярасын исәпләмәгәндә,тән яралары да әкрен төзәлеп бара.
Шулай, үз бандәсен Аллаһ тагәлә ташламый ул. Бары тик киләсе якты көннәргә чын күңелдән ышанырга, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк.
Сабира белән аралар өзелде дигәч,улы өчен кайгырган Анна, улының бирешмәвен күреп тынычланып калды.
Бар да яхшы булыр улым,диде ул, Марат өчен сөенеп. Әлбәттә, кем дә булса династияне дәвам итәргә тиеш . Апаларың башка юл сайладылар. Димәк бу сәләт аларга бирелмәгән,бар өмет синдә хәзер.
Шул көннән башлап, Маратның ничектер күңеле үсеп китте. Тизрәк укып бетереп, яраткан Сабирасына үзенең инвалид түгел, ә бик яхшы врач икәнлеген исбатлыйсы килеп,көз айларын көтте ул. Ләкин менә, онытырга бик тырышса да, яшьлек мәһәббәтен алай тиз генә онытырга көч таба алмады. Әллә яхшыга, әллә начарга дигәндәй сугыш хәтирәләрен хәзер сөйгәнен сагыну хисләре алыштырды аның . Буш вакытларда, айлы төннәрдә Сабира белән бергә булган урыннарны кабат кабат күз алдына китерде. Ап ак ромашкалар баскан түгәрәк аланнар, җир җиләге җыйган хәтва болыннар... Ә шомырт чәчәге аңкыган язгы чишмә буйлары. Уйлау гына түгел, әле кайчакта хәтта Сабирасының матур итеп көлүен ишеткәндәй булып, җәйрәп яткан болыннарда җиләк, чәчәк исләрен дә тойды Марат. Һәм бу хисләр сүреләсе урынга көннән көн яңардылар гына.
Язмышларны ничек үзгәртим лә,
Ялгышларны ничек төзәтим? Онытырга сине мөмкин түгел,
Уйларымны әйтче,нишләтим? Менә шулай.. Мәхәббәткә дару юк шул.Яндыра да көйдерә ул сөю дигәннәре.
Марат та баш аягы белән чумды шул төпсез сөю күленә. Әнә хәзер йөзеп чыга алмыйча азапланып йөри дә инде. Бәлки Сабираны шулай җиңел генә җибәрәсе дә булмагандыр, сөю гөлен шиндермәс өчен көрәшергә кирәк булгандыр... Ну менә хәзер ни генә дисәң дә соң инде . Соң.. Кулдан очкан кошны кире кайтару мөмкин түгел. Дөрес, кыз шулай тиз генә икенче егет белән йөреп китмәсә, бәлки тырышып караган булыр иде Марат. Ләкин Сабираның югары оч Өлфәт малае Ринат белән йөрүләре, чыбыксыз телефон аша аңа да килеп җитте шул . Бу яңалыкка өйдәгеләр генә түгел, авыл халкы да шаккатты. Кемдер кызны хуплады, кемдер Маратны җәлләп зар елады. Башта әле, Марат белән сүзгә килгәндер, шуңа сөйгәненең ачуы килсен, көнләшсен дип кенә йөридер, дип уйласалар, көзгә туй ясарга әзерләнгәннәрен белеп, авыл халкы сүзсез калды. Менә сиңа мә, диде алар. Нинди матур пар иделәр, гаеп кемдә микән?
Ләкин ни генә булмасын, кайчандыр бер берсенә гашыйк парларның берсе көзгә укырга керергә хыялланып йөрсә, икенчесе әле әзме-күпме йөргән егеткә кияүгә чыгарга әзерләнә башлады.
Ләкин, бу хәбәр белән Маратның әтисе Илфатның гына килешәсе килмәде. Аннага да, менә күрерсең, әз генә аерылып торып карасыннар әле, диде ул. Хәзер, ялгышканнарын аңларлар.
Бер көнне гаражда бу хакта сүз кузгалткан иптәшенә дә эләкте әле Илфаттан.
Ялган диде ул, кулындагы ачкыч белән трактор чылбырына сугып. Яшьләр бер берсен яраталар. Имеш мимешләргә ышанып гайбәт таратып йөрисегез юк.
Дөрес инде, яшьти, дип бирешергә теләмәде тегесе. Югары оч "заказ" малае Ринатка кияүгә чыга бит Сабира, ишетмәгән идең мени?
Ну Да-а. Белмим әле, күңел ышанмый. Бер берсе өчен үлеп торалар иде бит. Ялгыша Сабира, бик нык ялгыша. Үзебез дә бик ярата идек Шәвәли кызын. Ээх, бу яшьлекне, әә, яшьти..
Шушы сөйләшүдән эше эш булмады Илфатның. Менә ышанып йөр син кызларга, дип уйланды ул. Аяксыз егет кирәк түгел диде микән? Ул "заказ" малае Маратның кискән тырнагына да тормый бит. Каян шул арада табышканнар, диген. Ни генә булмасын, ышанмыйм тек ышанмыйм.
Уйланып йөри торгач, Илфат үз уйларында үзе буталып бетте. Сабира да микән гаеп, ә бәлки, Марат үзе уеннан уймак ясагандыр. Ни генә булмасын, яшьләрнең ялгышын төзәтәм. Иманым камил, диде ул, шул арада мәкерле планын корып. Туй булмаячак. Хәтта уйлап та тормам. Соңыннан гомер буе үкенеп йөрмәсеннәр әле.
Эш сәгатен көчкә тутырып өйгә ашыкты ата кеше. Малай нишли микән? дип кызу кызу атлады ул. Аның йөрәге болай да яралы бит инде, И-и Ходаем. Өзелеп яратып йөргән кызың сине ташлап, икенче егеткә кияүгә чыксын әле. Теге вакытларда әтисе сүзенә карап, Аннам араларны өзгән булса, ничек чыдар идем, юук түзмәгән булыр идем.
Урамда очраган кешеләр белән коры гына исәнләшеп өйләренә якынлашты Илфат.
Нигә миңа бер сүз әйтмәде болар. Ни Марат, ни хатын тучны туй буласын әйтмәделәр . Ну партизаннарны син аны, бу белмәс әле, диделәр микән. Әһә менә, көтеп торыгыз.
Илфат җил җил атлап кайтып кергәндә, Марат шлангадан гына кисмәккә су агызып маташа иде. Әтисен беренче тапкыр бу хәлдә күреп, куркып ук куйды ул.
Бер бер хәл булмагандыр бит, әти, әллә нинди, сәер бүген син?
Әһә, сәерләнерсең. Куй әле шлангаңны. Анаң кая?
Әни Фәүзия апаларга китте, тагын хәле авыраеп киткән бугай..
Ярар, бигрәк тә шәп.
Син нәрсә, әти, нәрсә шәп?
Юк ла инде, юк бар сүзгә бәйләнеп торма әле, Марат. Әниеннең өйдә булмавы шәп дияргә теләгән идем.
Кил әле , утыр. Бер сүзем бар. Илфат күптән әзер сорауларын бирергә теләп, үзе дә сүзсез генә эскәмиягә килеп утырды.
Кара әле улым, диде ул, прәмедән юл ярып. Сабирабызның хәлләре ничек соң? Анаң белән синең сөйләшкәнне дә ишетмим бугай, әллә мин иртә ятаммы шунда?
Шушы сораудан Марат, ниһаять әтисе белән ни булганын аңлап алды. Димәк, бу хәбәр әтигә дә килеп ирешкән, диде ул, җавап бирергә әзерләнеп. Үзебезгә әйтәсе калган икән.
Юк, әти, дип әкрен генә сүз башлады Марат. Иртә ятмыйсың. Без бит, ни..
Нәрсә булган тагын нигә? Өйләнешәбез, дияргә телисеңме?
Юк инде әти, юк. Син дә допрос алма әле. Араларны бөтенләйгә өздек без, хәзер ул чынлап та, заказ малаена кияүгә чыгарга әзерләнеп йөри.
Минем кан дошманы "заказ" малаена? Башта атасы безне бутап йөргән иде. Хәзер малае сезне бутый мени?
Өлфәт абый да әнине яратып йөргән иде мени, кызыык..
Кызык. Менә хәзер кызык ул. Ул вакытта әздән Аннаны югалмыйча калдым. Әниең үзен куып җибәргәч, әтиләрен эзләп табып, минем хакта пычрак гайбәт таратып кайткан иде ул "заказ ". Ярый ла Анна бернигә карамыйча, миңа кияүгә чыкты. Трактор белән өенә менә идем менә, билләһи.
Әни сине ярата шул, әти. Син матур, сау сәләмәт. Минем кебек гарип түгел.
Улым, бу сүзеңне ташла дип, күпме әйтергә була сиңа , я, әйт әле бер генә. Аллаһ сакласын, гарипләрне күргәнең юк әле синең. Сабираң да шулай дидеме?
Әйедер инде, әти. Өздереп үк әйтмәсә дә, тел төбеннән аңларга була иде. Әни дә каршы килә дип, маташты аннары. Дөрес бит, әти. Үзең әйтмешли, дөрес сүзгә җавап юк. Сабира аяксыз, укымаган авыл малае белән тормыш корырга куркадыр бәлки .
Белмим улым.Сине генә яратуы әллә каян күренеп тора иде аның. Әллә теге заказ малае башын бутады микән? Шулдыр әле, сүзгә кесәгә керми ул нәсел. Ну теге вакытта трактор белән өйләренә кермичә. Безне аера алмаса да, тәки сезнең башка җиттеләр җеннәр.
Ярар, әти, шулай язган димәк. Бәхетле булсыннар.
Маратның тыныч күренүеннән, төпле фикерләвеннән Илфат тынычланып калгандай булды. Ләкин, бу тыштан гына шулай тоела иде. Эчтән нинди план корганын үзеннән кала берәү дә белмәде аның. Күрсәтәм әле мин сезгә, диде Илфат, уйлаганын күз алдына китереп. Минем малайны мыскыл итүегезне болай гына калдырмыйм. Сабира безгә дә юк, сезгә дә.
Шушы сөйләшүләргә ай тирәсе узды микән, Марат Казанга барып уңышлы гына экзаменнарын биреп, студент булып кайтты.
Син улым, әйдә, тырышып укы диде, Илфат. 5 ел хәзер уза да китә ул. Аның каравы гомер буе яраткан эшеңдә эшләрсең. Акча дип тә кайгырма, анаң белән эшләп торабыз, сезне генә укытырга көч җитә, Аллаһка шөкер.
Әйе , тырышканым бушка китмәде. Тәки кердем бит. Акча турында син кайгырма әти, кич белән вахтада дежур торырга сөйләшеп кайттым Аллаһ бирсә. Бер башыма җитәр әле.
Уку чоры якынлашкан саен, йөрәге катырак типте Маратның. Ни дисәң дә, нәкъ менә шушы көздә Сабирасын мәңгегә югалтачак ул. Бу хакта уйлау белән генә дә күңелен сагыш биләп алды егетнең, җанын кая куярга белмичә, яралы коштай бәргәләнде .
Язмышмы, ялгышмы аерылдык,
Үкенечләр калды йөрәктә.
Кисешми икән ул сукмаклар,
Сагынып, уйланып йөрсәк тә.
Әйе, үкенечләр җанын телгәләде егетнең. Төннәр буе йоклый алмыйча үткәннәрне күз угыннан уздырды ул. Коры булдым шул, Сабирадан назымны кызгандым. Болай буласын белсәмме?...
Баласының шулай өзгәләнүен Илфат та сүзсез генә күзәтеп йөрде. Аның да яшьләр өчен йөрәге елады, җаны әрнеде .
Шундый мәхшәрләрдән исән-сау кайтып, бәхетле булырга тиеш иде бит баласы.
Илфат берәүгә дә сиздермичә төннәр буе уйланды, туйны булдырмаска план корды. Сабира барыбер заказга килен булып төшмәячәк. Марат белән Сабира бер берсен яраталар, бергә булырга тиеш, дигән уйны башыннан һич тә алып ташлый алмады.
Әйе, шулай итәргә кирәк, дип, ныклы карар кылды ул бер төндә. Улымның башына җитәләр бугай, гомер буе безне мыскыл итеп йөрмәсеннәр, юаш дигәч тә.
Түлке менә авылда Өлфәттә генә булган теге кәкре саплы җиз комган гына урынында булыр микән?
Дәвамы бар.

 

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас