Сельские нивы
+6 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
29 Марта , 10:25

Капларга салынган орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе капларга салынган орлык сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында хәтерегезгә төшерә.  

Капларга салынган орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз
Капларга салынган орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе капларга салынган орлык сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында хәтерегезгә төшерә.

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2023 ел 6 апрельдән 347 санлы приказы белән расланган Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын сату һәм транспортлау тәртибенә ярашлы, күмәртләп һәм ваклап сату өчен тәгаенләнгән авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары белән вак тара (кап) маркировкалана һәм анда түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:

1) үсемлекнең рус һәм латин телләрендә ботаник атамасы;

2) сорт яки гибрид атамасы;

3) авыл хуҗалыгы үсемлеге орлыгын җитештерүче һәм (яки) импортеры (булган очракта) турында мәгълүмат.

Юридик зат өчен таләпләр: юридик затның тулы һәм (яки) кыскартылган (булган очракта) атамасы һәм адресы; физик зат өчен – фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм яшәү урыны буенча теркәлү адресы;

4) авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыгының партиясе саны;

5) төргәкләү датасы (ае һәм елы);

6) авырлыгы (граммнарда) яки саны (ничә данә);

7) химик яки биологик препарат атамасы (әгәр орлыклар аның белән эшкәртелгән булса).

Сатучыда продукциянең сыйфаты турында документлар – ярашлылык сертификаты яки орлыкларга таныклык булырга тиеш. Сортлары Файдалануга рөхсәт ителгән дәүләт селекция казанышлары реестрына кертелгән авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын сату рөхсәт ителә (нинди сорттан булуы, чыгышы һәм сыйфаты турында мәгълүмат булган хәлдә). Сатылучы орлыкларның һәр партиясенә ярашлылык сертификаты булырга тиеш. Ирекле сертифкацияләүгә бәйле авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сынаулар протоколы апробация акты белән сатарга ярый.

Срогы чыккан маркировкалы каплардагы орлык сатып алудан сакланыгыз. Кызганычка каршы, сатып алганнан соң орлыкны намуссыз сатучыга кире кайтара алмаячаксыз: РФ Хөкүмәте карары белән расланган Кайтарып бирелми торган яки башка зурлыктагы, формадагы, габариттагы, фасондагы, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырылмый торган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә ярашлы, үсемлекләрне кире кайтарып булмый. Уяу булыгыз!

И.КИРИЛЛОВА,

Россельхознадзорның БР буенча идарәсе инспекторы.  

 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: