Камыр өчен:
1 стакан җылы су (0.250 мл)
180-200 гр көнбаныш мае(подсолн.масло)
1 йомырка
1-2 аш кашыгы майонез
Ярты чәй калагы тоз
Он.
Суга май, тоз, йомырка, майонез салып болгатып, он салып камыр басабыз. Камырны пакетка салып, эчлеген әзерләгәнче суыткычка куеп торабыз.
Эчлек өчен: ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч кирәк булачак.
Туңдырып куйсаң да ярый, кирәк чакта алып пешерергә бик уңайлы.