Литература
15 Марта 2024, 08:30

Рәйсә

Автор Сания Шәрипова. 2 өлеш. Күңелендәге сагыну хисенә кушылып, кыесыну, оялу, гарьләнүләр җанын әрнетеп кайтмаска өндиләр. Тел белән аңлатып булмый торган сагыну җиңә.  

РәйсәРәйсә
Рәйсә

Күңелендәге сагыну хисенә кушылып, кыесыну, оялу, гарьләнүләр җанын әрнетеп кайтмаска өндиләр. Тел белән аңлатып булмый торган сагыну җиңә.

Авылга төнлә белән кайтып, әнисе белән апасын кысып кочаклаганнан соң, кеше-кара йокыдан торганчы, кире чыгып китәргә уйлап, туган йортына юл тота. Кешеләргә сиздермәскә тырышып, арткы капкадан турыга бакчага кереп, сагынуын басарга теләп, үзе авылдан чыгып киткәннән соң шактый юанайган алмагачны кочып ала. Агачтан борынны кытыклатып килгән якын һәм тансык исне иснәп туя алмый торган бер мәлдә, терәлеп торган күрше йортта яшәгән классташы Фәһим киртә аша сикереп төшеп, Рәйсәне күтәреп алып, әйләндерә башлый. Ихатага чыгалар.

Яшерерсең авылда хәбәрне! Яшьләр, аның кайтачагын көтеп, капка төбендәге эскәмиядә утыралар икән. Алар ихатага кереп, кызны уратып алып, шаулашкан тавышка өйдән әнисе йөгереп чыга. Күрешкәннән соң, ай-вайга куймый, клубка алып чыгып китәләр. Рәйсәне үзеннән бераз олырак авыл шоферы, кулының протез икәнен белә торып, вальс әйләнергә чакыра. Аннан күмәкләп, ул чорда бик популяр булган “дүртле”, “сигезле” биюләрен бииләр. Клубта уеннар тәмамлангач, таң алдыннан егетләр кызлар такмаклар әйтеп, җырлаша-җырлаша, аны өенә кадәр озатып куялар.

Болыт астыннан кинәт балкып чыккан кояш нурыдай җылы караш, кызның җанына кадәр үтеп кереп, гариплеген оныттыра, ул күңеле белән үзен сау-сәламәт чагындагыдай хис итә. Кыенсыну, кимсенү хисләре артка чигенеп, томандай эреп югалалар.

Бу хәлләрдән соң Рәйсә үзен башкалар белән тиң саный, шул көннән башлап авылында торып кала.

2

Рәйсә ике куллы кешеләр эшли алмаган эшләрне дә җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә. Әлхәмдүлиллаһ, ул елны көз бик матур һәм уңышлы килә. Икенче икмәк саналган бәрәңге аеруча уңа. Аны җыеп алып, базга урнаштыргач, ындырда үскән көнбагыш  белән мәшәкатьләнергә туры килә. Аллаһыга шөкер, анысын да ноябрь ахырларына, карлы яңгырдан чылатмыйча, башларын кисеп җыеп алдылар. Тукмак белән кагып, җилләтәсен җилләтеп, чүбен түгеп, эшкәртәсен эшкәртеп, капчыкларга тутыргач, унсигез капчык тәшкил итте. Базарда стаканлап сатар өчен, хәзер әкеренләп киптереп кыздырасы булыр. Карап торырга җиңел күренсә дә, бик җиңел түгел шул. Апасы кияүгә китте. Эш күп булып йончыттымы, сугыш башлану, белән тол калган әнисе биреште әле бу араларда. Көннәр бозыла башлау белән сызланып тора. Ничек барсына да өлгерәдер, эштән курыкмый Рәйсә, эш булсын инде ул. Эшең булса, ашың да була. Шундый уйлар белән кемдер биреп торган китапны тотып, бераз җил керсенгә, келәтнең ишеген ачык куеп, көнбагыш тутырылган капчыклар өеме өстенә менеп утырды. Кулында Чеховның алсу төстәге катыргы тышлы “Кешедә бөтен нәрсә дә матур булырга тиеш” дигән татарча китабы.

Башкача, эзләп-эзләп тә, ул бу китапны очратмаган. Рәйсә апаның күңеленә язучының “...укырга беркайчан да соң түгел...” дигән сүзләре гомерлеккә уелып кереп кала. Бу сүзләр аңың яшәү девизына әверелә.

 Кызның бәхетенә, шул елда авылларында сигезьеллык мәктәп ачылган була. Икенче көнне белем учагына юл тота. Үзен укыткан авыл укытучылары аның белән җылы күрешеп, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Берничәсе, җиләк кебек кызның кулсызлыгын күрепме, үзенә сиздермәскә тырышып, бераз җебеп тә ала. Сугыш тәмамлаганга, дистәдән артык ел узса да, башка киеме булмагангамы, фронт кителен салмаган, читтән китереп куелган директор, Рәисәнең укырга алсагыз, мин сигезенче класска килер идем дигәне белән тиз генә килешеп китә алмый.

‒ Син башкаларга иярә алмассың, уку башланганга өч ай вакыт узды. Математикадан катлулы темалар өйрәндек. Куып җитә алмассың, ‒ дип ачыктан-ачык өздереп әйтә.

(Дәвамы бар.)

 

 

 

Чыганак: https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2024-03-06/saniya-sh-ripova-r-ys-2-3671271

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас