Литература
7 Марта 2024, 06:50

Мәхәббәт талисманы

Ахыры. – Азамат Закирович, хөрмәтлем, киләчәк заманнардан хәзерге вакытка күчү очракларына дистәләп мисал китерә алам. Сезгә мәгълүм «Сәер табылдыклар» дигән китабымда алар хакында язган идем инде. Кирәк булса, аннан укый аласыз. Бу уңайдан минем тагын да кызыклырак юрамаларым бар...Ниязның күзләре очкынланып киткәндәй булды: ул башын чөеп җибәрде; бармакларын тырпайтып, тыңлаусыз чәчләрен артка таба сыпыргалады; кинәт кенә ишекле-түрле йөренеп алды. Аның нәкъ шундый халәтен Азамат хәтерли әле. Фоат Хәмитович белән беренче мәртәбә бирегә килгән көнне дә, галәмдәге «кара упкын»нар, вакыт-пространство могҗизалары турында «лекция» укыганда да аның күзләре нәкъ шулай ук әсәрләнгән иде.

Мәхәббәт талисманыМәхәббәт талисманы
Мәхәббәт талисманы

– Азамат Закирович, хөрмәтлем, киләчәк заманнардан хәзерге вакытка күчү очракларына дистәләп мисал китерә алам. Сезгә мәгълүм «Сәер табылдыклар» дигән китабымда алар хакында язган идем инде. Кирәк булса, аннан укый аласыз. Бу уңайдан минем тагын да кызыклырак юрамаларым бар...
Ниязның күзләре очкынланып киткәндәй булды: ул башын чөеп җибәрде; бармакларын тырпайтып, тыңлаусыз чәчләрен артка таба сыпыргалады; кинәт кенә ишекле-түрле йөренеп алды. Аның нәкъ шундый халәтен Азамат хәтерли әле. Фоат Хәмитович белән беренче мәртәбә бирегә килгән көнне дә, галәмдәге «кара упкын»нар, вакыт-пространство могҗизалары турында «лекция» укыганда да аның күзләре нәкъ шулай ук әсәрләнгән иде.
Менә ул йөренүеннән кинәт кенә туктады да Азаматның каршысына ук килеп басты һәм, ярымпышылдап:
– Сезнең НЛОлар турында ишеткәнегез бармы? – дип сорады.
Әллә соң моңа Сөмбеләнең сәер генә «кайтып төшүе» турында сөйләргәме икән, дип уйлаган иде Азамат, тик тәвәккәлләмәде. Әгәр бу хакта әйтсә, барыбер коткарганнар дип, гыйльми эшләрен дәвам итмәскә дә мөмкин бит ул.
Азамат та, Ниязга ияреп, тавышын түбәнәйтте:
– Мин үзем ул НЛОларга бик үк ышанып бетмим. Ә менә ишетергә туры килгәләде... Оча торган тәлинкәләр... гуманоидлар... чит планета кешеләре...
– Менә, менә, чит планета кешеләре. Оча торган билгесез объектлар турында сөйләшкәндә, без чит планеталарны, чит галактикаларны күз алдында тотабыз. Шулай бит?
– Шулай, күрәсең...
– Ләкин, минем уйлавымча, тәлинкәләр барысы да чит планеталардан килүчеләр түгел. Аларның кайберләре Җирдән.
Азамат елмаеп куйды:
– Җир кешеләре Җиргә очып килә, димәкче буласызмы?
– Юк, очып килүчеләр түгел. Киләчәктән безнең заманнарга күчкән җир кешеләре алар. Кем белгән, йөз ел да узмас, кешелек «кара упкын»нарны үзенә буйсындыра башлар. Хәтта бер заманнан икенчесенә күчү өчен «вакыт тоннельләре» төзү дә мөмкин булыр. Һәм иң кызыклысы нәрсә дип уйлыйсыз, хөрмәтлем? Сез моны, хәзерге замандагы кебек, очраклы гына вакыт аралыгына туры килеп, үткәннәргә күчеп, вакыт корбаны булу белән бутамагыз. Ул заманнарда вакыт аша сәяхәт итү – хәзер чит илгә сәфәр кылып кайту белән бер булачак.
– Теләгән кеше, тукта әле, фәлән гасырның фәләненче елына барып кайтыйм, дип җыенып чыгып китә алачак, димәк.
– Әлбәттә! Самолётларга да, поездларга да, автобусларга да билет алган кебек, «юл хакы» түләү дә булыр, билгеле...
Бу минутларда Нияз хыялларының чиге-чамасы юк иде. Аның фантазиясе теләсә нинди чынбарлык киртәләрен үтеп чыгарга сәләтле кебек.
– Әле алай гынамы, – дип дәвам итте ул сүзен. – Бер заманнан икенче заманга кунакларга йөрешү, өйләнешү, әйтик, урта гасырлардан кырыгынчы гасырга килен төшерү...
Нияз, хыялына бирелеп, җиңелчә генә Азаматның касыгына да төртеп алды хәтта:
– Урта гасырның затлы дворян нәселеннән тәрбияле, нәзакәтле, гүзәл кәләш алу начар түгел бит, ә-ә?! Алар инде минем Рәхилә шикелле тәртәгә типмәячәкләр. Тәрбия икенче...
– Болар барысы да мөмкин хәлләрме соң?
– Әле ничек кенә мөмкин! Ә менә тагын тыңлагыз: борынгы экологик чиста көтүлекләрдә тукланган малларны ризык урынына файдалану.
– Динозавр итенме?
– Ә нигә динозавр? Борынгы җанварларның үлән белән туклана торганнары да булган. Әйтик, киләчәк кибетләрендә стегозавр итеннән ысланган колбаса, рестораннарда трицератопсның парда пешерелгән ите, казылык, кентрозавр эчәкләреннән тутырма торадыр, бәлки. Янәшәсенә берәр борынгы үсемлекнең итләч яфракларыннан салат та булса... Де-ли-ка-тес!
Нияз ирексездән иренен ялап куйды. Муенындагы төере уйнаклап алды...
Ул көнне алар озак сөйләштеләр. Азамат урамга чыкканда, әлерәк кенә яңгыр явып узган иде. Күктәге ала-тилә болытлар арасыннан вакыт-вакыт ялтырап кояш күренеп китә. Асфальт иңкүлекләрендәге күлдәвекләр өстендә хасил булган нәни генә шадраларда кояш нурлары чагылып җемелди.
Шуларга карый-карый, Азаматның уйлары кабат Сөмбеләгә әйләнеп кайтты. Менә бит язмыш аларга нинди сынаулар әзерләгән! Ни өчен кеше ышанмастай бу хәлләр алар башына гына төште соң әле? Аңламассың.
Тик ул күпме генә тырышса да, уйларының очына чыга алмады. Аннан соң, кулын селтәп, күлдәвекләрне әйләнеп уза-уза, ашыгып машинасына атлады.
***
Иртәнге планёрка тәмамланып, кабинетыннан ярдәмчеләре һәм бүлек җитәкчеләре чыгып беткәч, Азамат компьютерда шәхси электрон почтадан хат-хәбәрләрне карарга җыенган иде, ишектән тартынып кына бер адәм килеп керде. Кем ул? Нишләп йөри? Монда керергә кем рөхсәт иткән аңа?
Азамат, гаҗәпләнеп, керүчегә төбәлде. Ак кәчтүм-чалбардан, өр-яңа матур галстук, чәчләрен килешле генә артка тарап куйган. Ә үзе кыенсынып кына елмая. Кайда күргәне бар иде бу кешене? Исенә генә төшерә алмый бит!
Кинәт Азаматның хәтере яктырып киткәндәй булды. Карале, онытып тора икән бит. Ул Ниязны чакырган иде бит. Әле кабул итү бүлмәсендә утыручы референтына, әгәр килсә, бернинди тоткарлыксыз туп-туры миңа керт, дип әйткән иде. Менә килеп тә җиткән...
Азамат, колачын җәеп, керүче каршысына килеп басты. Аның иңнәреннән тотты да, бераз читкәрәк каерылып, кабат баштанаяк күздән кичерде.
– Танырлык та түгел сезне – менә монысы шәп! Югыйсә, эткә салган сөяк шикелле, кадерсезләнеп йөрисез.
Аннан соң, шушы минутта гына кабинетка килеп кергән Динарга да мөрәҗәгать итеп:
– Ә хәзер эшкә тотыныйк. Нияз әфәнде, мин сезгә өченче каттан олы бер бүлмәне бирәм. Ул сезнең эш урыныгыз булыр.
– Ә мин нәрсә белән шөгыльләнермен соң анда? – дип сорады Нияз, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып.
– Үзегезнең гыйльми эшләрегезне дәвам итәчәксез, әлбәттә. Нинди җиһазлар кирәк, исемлеген төзеп китерегез. Кайтартырбыз. Бүгеннән башлап эшкә керешегез. Динар сезгә бүлмәне күрсәтер. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә! – диде.
Аннан соң, гафу үтенгәндәй:
– Вакытым юк. Кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр бар, – дип, ашыгып, чыгу ягына борылды.
Инде китәм дигәндә, тагын нидер исенә төшерде:
– Әгәр фәнни эшегезне ахырына җиткереп, вакыт аша башка заманнарга күчү мөмкинлеге табасыз икән, беренче чиратта минем хатынымны – Сөмбеләне ахыргача коткарырга ашыгыгыз. Аңа хәзер кичекмәстән психологик ярдәм кирәклеген мин аңлыйм...
Азаматның үзенә теләктәшлек итүенә Нияз чын күңеленнән куанды:
– Әлбәттә, хөрмәтлем. Алга шундый максат та куйгач, һичшиксез, ерып чыгарбыз. Максатлы эшнең ахыры хәерле була, – диде ул, авызын колагына кадәр җәеп...

Фәрит Имамов.

Тәмам.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас