Литература
7 Марта 2024, 06:40

Мәхәббәт талисманы

8 өлеш. Нияз Хафизовның тузгыган тыңлаусыз чәчләрен, төк баскан какча яңакларын күз алдына китерде Азамат. Эшләү өчен аз гына мөмкинлек, шартлар тудырылмаган көе дә ул нинди зур эшкә тотынган бит әнә! Кыскартуга эләктем, ди. Бүгенге көндә эшсез. Хезмәт хакы юк дигән сүз. Кеше ничек яшәргә, гаиләсен ничек туйдырырга тиеш? Ә ул шулай да яшәргә тырыша. Димәк, исеме киләчәккә барып ирешкәч, ул кеше фәнни эшләрен ташламаган, дәвам иткән һәм ахырына кадәр җиткергән булып чыга инде.

Мәхәббәт талисманыМәхәббәт талисманы
Мәхәббәт талисманы

Нияз Хафизовның тузгыган тыңлаусыз чәчләрен, төк баскан какча яңакларын күз алдына китерде Азамат. Эшләү өчен аз гына мөмкинлек, шартлар тудырылмаган көе дә ул нинди зур эшкә тотынган бит әнә! Кыскартуга эләктем, ди. Бүгенге көндә эшсез. Хезмәт хакы юк дигән сүз. Кеше ничек яшәргә, гаиләсен ничек туйдырырга тиеш? Ә ул шулай да яшәргә тырыша. Димәк, исеме киләчәккә барып ирешкәч, ул кеше фәнни эшләрен ташламаган, дәвам иткән һәм ахырына кадәр җиткергән булып чыга инде. Нәкъ кирәкле вакытта, кирәкле урында Сөмбеләне динозаврлардан коткарып калу да шул Нияз башлаган эшкә бәйле түгелме икән? Талисманны тикшергәч, ул заманнардагы фәнни теорияләр буенча, пространство һәм вакыт координаталарын билгеләү авыр булмагандыр. Вакыт аша күчеш мөмкинлеге килеп тууга, иң беренче эш итеп, Сөмбелә күчкән заманга «очкан» булулары ихтимал...
– Киләчәк матурмы? – дип сорап куйды Азамат, уйларыннан бүленеп.
– Искиткеч! Дөрес, мин шәһәр урамнарында йөри алмадым, кешеләр белән дә аралашмадым. Алдан әйткәнемчә, карантинда тора идем. Төрле заманнарда яшәүчеләр белән аралашу гадәти хәл, күрәсең, карантинда утыручылар бер мин генә түгел идем. Ә мин барлык уңайлыклары тудырылган һәм безнең шушы заманга туры килерлек зәвык белән җиһазландырылган бүлмәдә яшәдем. Миңа голографик картиналар күрсәттеләр. Шулар аша киләчәк кешеләренең көнкүрешләре, яшәешләре белән таныштым. Аларның тормышын сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Ул заманнар бөтенләй икенче дөнья кебек. Мин сиңа берәр вакыт бу хакта озаклап сөйләрмен әле, бәгърем.
– Ә ничек минем ятакта пәйда булдың соң син? Ни өчен мин бернәрсә дә сизмәдем?
– Мине шул ук оча торган тәлинкәдә безнең заманга китереп куйдылар. Син, төнлә уянып, тәрәзәдән күк йөзен күзәтә идең. Тәлинкәне күрдең. Тик очкычтагылар сиңа үзләренең нур чәчкеч приборларын төбәгәч, һушыңны югалттың. Ә күргәннәреңне хәтереңнән «сөрттеләр». Шуңа күрә син ул вакыйгаларның берсен дә хәтерләмисең. Бәлки, төш күргәндәй булгансыңдыр...
Азамат, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерды. Ләкин күпме генә уйламасын, төнге вакыйгаларны исенә төшерә алмады. Аннары барысына да кул селтәде дә:
– Динозаврларга азык булган Фәнис кызганыч, – дип әйтеп куйды.
– Ә ул исән, – диде Сөмбелә, берни булмаган кыяфәттә.
Менә сиңа кирәк булса, иске авыздан яңа сүз! Азаматның күзләре маңгаена менде.
– Карале, кадерлем, әле менә яңарак кына, Фәнисне динозавр ялмап, ашап бетерде, дигән идең түгелме? Инде исән, дисең. Мин саташа башладыммы әллә?
Сөмбелә энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп елмайды. Иңнәреннән кочып, Азаматны тынычландырырга ашыкты.
– Юк, саташмыйсың. Борчылма, Фәнис исән. Киләчәк заманнарга кайтып, Фәнисне кызганып, балавыз сыгып утырганымны күргәч, мине динозавр авызыннан йолып алган кешеләр ни өчен кайгыруымны сораштылар. Мин аларга Фәнис турында әйткән идем, шуларның берсе, аны коткару мөмкин эш, диде. Мин дә башта, синең шикелле гаҗәпләнеп, авызымныачып калдым. Аны борынгы җанвар ашап бетерде бит инде, үлгән кешене ничек коткарырга була соң, дим. Алар елмаешып куйды. Вакытның катлы-катлы булуы һәм өермәлелеге турында нидер аңлатып маташтылар. Ләкин мин аларның берсен дә башыма сыйдыра алмадым. Безнең заман кешесе өчен акыл ирешмәслек нәрсәләр! Кыскасы, шул ук вакыт могҗизасы! Фәнисне динозавр ашаганчы булган мизгелләргә вакыт аралыгы аша күченеп, аны динозаврлардан йолып калырга була икән. Һәм шулай эшләгәннәр дә. Үзебезнең заманнарга күченер алдыннан, мине азга гына Фәнис белән очраштырдылар. Ул исән-сау. Кәефләрем яхшы, диде. Соңыннан, карантин вакыты узгач, аны да нәкъ минем шикелле, безнең заманга кире кайтарачаклар...
Юк, болары Азаматның башына барып җитә алмады. Аның акылы өчен кирәгеннән артык катлаулы нәрсәләр...
***
...Сөмбелә табылды. Аның шулай кинәт кайтып керүе Азамат өчен бер яктан сөенеч булса, икенче яктан кыенлыклар да китереп чыгарды. Моны кешеләргә ничек аңлатырга? Ай дәвамында бөтен җәмәгатьчелекне аяк өстенә бастырдылар бит. Югалган самолётны эзләүгә кемнәр генә җәлеп ителмәде!.. Иң оста эзтабарлар, иң заманча эзләү чаралары эшкә җигелде. Ә самолёт җир йоткан шикелле юкка чыкты. Аның белән бергә Сөмбелә дә югалды. Инде менә һич көтмәгәндә кайтты да керде. Аның шул рәвешле кайтуы бер гаҗәп булса, сөйләгәннәре тагын да искитмәле. Кешеләр шуңа ышанырлармы? Кемгә дә булса ул хәлләрне расларга маташу үзеңнән көлдерү булмасмы? Хатыным мине кызык итәргә теләп, ай буе кайдадыр качып яшәгән яисә сөяркәсе куенында булган, дигән сүзләргә ышаначаклар. Ә менә, хатыным киләчәк заманнарга күчеп, вакыт аша сәяхәт итеп йөргән, дисәң, кычкырып көләчәкләр. Чигәләренә бармакларын куеп бөтерәчәкләр, әмма бу сүзләргә һич ышанмаячаклар. Ә Азамат үзе ышаныр идеме? Юк, әлбәттә. Моннан берничә ай элек кемдер аңа бу хакта сөйләсә, ул аны җитди кабул итмәс иде. Әкият сөйләп йөрмә дип, кул гына селтәр иде.
Ә менә фән әһелләре, галим-голәмәләр бу хәбәрне ничегрәк кабул итәрләр иде икән? Берничек тә! Тыңлап та тормаячаклар. Юкса, гасырлар дәвамында кешеләр аңында ныклап формалашкан фәнни теорияләрне, теоремаларны, пастулатларны яңадан карап чыгарга туры киләчәк. Гыйлем ияләре фәндә революция ясардай яңалыкларны кабул итәргә әзер түгел. Алар яңага тотынганчы, искегә ябышып ятуны кулайрак күрәчәк. Гомумән, кешелек дөньясы яңалыкларны авыр кабул итүчән. Урта гасырларда яңалык кертергә маташучы галимнәрне инквизиция кырса, әле кайчан гына бастырсалар, әле якын үткән заманнарда, башкалардан үзгәрәк уйлаучыларны «сары йорт»ларга тыгып котылганнар. Хәзер исә андыйлар, Нияз Хафиз кебек, җәмгыятьтән кысрыклана. Фән тармагында гына түгел, әдәбият-сәнгатьтә дә, эстрадада да «новаторлар»ны бик өнәп бетермиләр. Бу очракта да шулай булачак. Матбугат бер кат шаулап алыр, билгеле. Ләкин Сөмбелә ирен кызык итәргә теләп, ай буе шәһәр кунакханәләренең берсендә качып яткан да инде менә сагындырып кына аның янына кайтып кергән, дигән сүзләр кешеләр өчен чын дөреслектән якынрак булачак. Чөнки аларга шулай кызыграк...
Азамат – соңгы елларда бер китап та укып карамаган кеше – Нияз Хафизовның «Сәер табылдыклар» дигән китабын бу көннәрдә кулыннан төшермәде. Вакыт аша күчешкә кагылышлы бүлекләрен укыганда, аны гаҗәпләнү катыш хафалану биләде. Фәндә аңлашылмаган урыннар әнә бит ничек күп икән! Бөтен көч белән шуларны өйрәнәсе бит югыйсә. Ә фән, киресенчә, үзе аңлатып бирә алмаганнарны инкарь итәргә генә белә. Профессорлар, докторлар кебек гыйлем ияләре белән дөнья тулган. Аларның күпчелеге мондый эшләрдә бармакка бармак та тидерми кебек. Нияз Хафиз әйткәнчә, бүгенге көндә гайре табигый хәлләрне аңлатып бирү тулысынча энтузиастлар өстендә. Хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күрмичә, алар бу өлкәдә нәрсәдер эзләнәләр әле. Эш өчен заманча лабораторияләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта хезмәтләре өчен бернинди гонорарларга да өметләнә алмыйлар. Аларның фәнни юрамаларын фән аксакаллары чигә тирәсендә бармакларын бөтереп кенә бәяли. Бу энтузиастлар әнә шундый гомуми кинаяле көлү астында гыйльми эшләр белән шөгыльләнеп яшәп яталар. Яшәпме, әллә көн күрергә тырышыпмы?..
Уйлый торгач, Нияз Хафизга финанс ягыннан ярдәм итәргә, дигән катгый карарга килде Азамат. Ул аңа эшләү өчен бина бирә ала, кирәк булса, кыйммәтле җиһазлар алырга да ярдәм итәчәк, эшенә карата лаеклы хезмәт хакы да бирәчәк. Миллионнар, миллиардлар белән эш йөртүче кеше өчен мөмкин эш бу. Әгәр Нияз гыйльми эзләнүләрен ташлый икән, фән өчен зур югалту булачак. Галимнәр фәннең әлеге тармагына бүгеннән ныклап тотынсалар, йөзләрчә еллар узгач, чыннан да, вакыт аша очраклы «кара упкыннар»дан түгел, ә ясалма күчеш каналлары аша да киләчәккә ашыгу һәм үткәнгә җиңел генә кайту мөмкин булыр. Кайчан да булса кемдер бу эшне башларга тиештер бит инде?! Иң соңгы чиктә, үткәннәргә кайтып, Сөмбеләнең динозаврлар авызыннан котылып калуы хакына бу эш башланырга тиеш...
***
Азамат, ярдәм итәргә дигән ният белән, Ниязның өенә китте.
Ишекне хуҗа үзе ачты. Тик Азаматны танымады булса кирәк, бернинди соравын да көтмичә, аклангандай:
– Ни... Мин акча тапмаган идем шул... Минем әле түләрлек акчам да юк... Әгәр тагын бераз сабыр итсәгез... Фәнни эшләрем өчен гонорар бирәчәкләр... Бирерләр, дип уйлыйм...
– Нинди акча?.. Нәрсәгә? – дип кайтарып сорады Азамат, аңламыйча.
Нияз ишектән керүчегә калын пыялалы күзлеге аша игътибар белән карады:
– Ник, сез суд приставы түгелмени? Беркөнне, коммуналь хезмәтләр өчен бурычыгыз күп җыелган, түләмәсәгез, фатирыгызны бушатырсыз, дип килеп әйткәннәр иде. Ул сез түгел идегезмени?
Аннан соң Азаматны кайда күргәнлеген исенә төшерде бугай:
– Ә-ә, сез теге... ни... хатыныгыз самолёт белән югалган... Әйе, әйе, шул кеше икәнсез. Гафу итегез, мин бит пристав акча даулап килгәндер, дип уйлаган идем.
Өй эчендә теге көнге шикелле үк тәртипсезлек: әле тегендә, әле монда китаплар, кәгазьләр аунап ята. Һәм шулар чолганышында, бүлмә уртасында мескен хәлдә Нияз басып тора. Ул тирә-якка чәчелгән кәгазьләренә караган да туктаусыз үзалдына сөйләнә:
– Хәлләр мөшкел бит әле, хөрмәтлем. Акча бетте. Хатын ташлап чыгып китте. Түли алмагач, фатирдан да куып чыгарсалар... Вакытлыча гына булса да берәр эшкә урнашыргамы инде?.. Тәмамлыйсы гыйльми эшләрем бар... Беләсезме, алар бик әһәмиятле... Минем теория буенча...
Ул менә хәзер үзенең теориясен сөйли башларга җыенгандай талпынып куйды. Тик башлаганын әйтеп бетермәде. Чарасызлыктан нишләргә белмичә, кулларын як-якка җәйде.
– Сез ул фәнни эзләнүләрегезне дәвам итәчәксез, әлбәттә. Күзегезгә карап вәгъдә бирәм, – диде Азамат тыныч кына.
– Ничек? Аңламадым... Сез миңа эш тапмакчы буласызмы?
– Эш булыр анысы. Мин сезгә фәнни эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек таптым кебек. Ә хәзерге вакытта сезгә нинди ярдәм кирәк? Тартынмыйча әйтегез.
Нияз, бу кеше чынлап сөйлиме, әллә үрти генәме, дигән кебек, шикле карашы белән әңгәмәдәшенә текәлде. Азамат аңа хәзер акча кирәклеген үзе дә чамалый. Фатир өчен бурычлар бар, диде бит. Юкса, чыннан да, куып чыгарырга да күп сорап тормаслар.
Азамат «дипломат»ына тыгылып, аннан ике төргәк акча алды да өстәлгә куйды. Аларны күргәч, Нияз ачкан авызын ябарга да онытты. Бары тик бераздан соң гына һушына килеп:
– Юк, бу кадәр акча кирәк түгел. Мин ул кадәр акчаны кире кайтарып бирә алмаячакмын. Әле гонорар бирерләрме, – дип сөйләнде. – Әгәр эш тапсагыз, мин эшләргә алыныр идем. Мин беразга гына йөк төяүче-бушатучы булып эшләргә дә риза...
Ләкин Азаматның тавышы кискен яңгырады:
– Алыгыз! Боларны фәнни эшләрегезгә гонорар дип уйлагыз...
Шулчак кинәт кенә өстәлдә эшләп торучы компьютер чылтырый башлады. Бу интернет элемтәсе – «скайп» иде. Нияз, кабаланып, «мышка»га барып ябышты. Аның төймәсенә басты. Бераздан экранда бер хатын-кызның кыйшайган йөзе пәйда булды. Азамат Ниязның хатынын шунда ук танып алды. Теге көнне килгәндә күреп калган иде бит...
– Нәрсә, ялгыз яшәү рәхәтме? – дип кычкырды ханым.
Бу сүзләрнең, иренең хәленә керүдән бигрәк, ачуын басарга җыенудан әйтелгәнлеге аның кыяфәтеннән үк күренеп тора. Кереш сүзе, үзенчә... Әгәр шуларга каршы берәр җавап ишетсә, бөтен ачуын чыгарырга әзер ул.
– Рәхилә!.. Син бигрәк инде... Әлбәттә, читен синсез, – дип аклангандай сөйләнә башлады Нияз һәм хатынының кармагына килеп тә капты. Эх, син, мәми авыз! Эндәшми калсаң, нәрсә була иде?! Хатынның кабынып китүенә шул сүзләр җитә калды:
– Хәчтерүш, әлегә кадәр яшәвең белән миңа бурычлы син. Мин булмасам, бетәсең бит. – Рәхилә, сүзләрен үтемлерәк итү өчен булса кирәк, үкереп елый башлады. – Син бәдбәхеткә кияүгә чыгып, чәчкәдәй яшь гомеремне әрәм иттем. Укыганда, талантлы кеше чыгар дип, бик күтәргәннәр иде шул үзеңне. Мин дә, галим чыгар, дәрәҗәсе дә югары, акчасы күп булыр, дип уйлаган идем. Өметләрем акланмады. Синең белән бергә укыган Вил Тимурович, әнә, югары даирәләр арасында кайнаша. Докторлыкны яклады. Эше бар. Акчаны көрәп ала, диләр. Син, мәхлук, кандидатлык диссертациясен дә рәтле-юньле яклый алмадың бит. Фәннең төплерәк тармагында да эшләргә мөмкинлек биргәннәр иде югыйсә. Ә син, хыялый, тормышка ашмас нәрсәләр белән баш ватып, вакыт әрәм итәсең...
Хатын һаман саен ярсый гына барды. Сөйләгән саен йөзендәге кызыл тимгелләр артты гына. Нияз, аны тынычландырырга тырышып:
– Рәхилә, дим. Зинһар өчен, чәпчемә әле. Күрәсең, өйдә үзем генә түгел. Кунак бар...
Арттарак торган Азаматны Рәхилә шунда гына күреп алды. Аның кыяфәтендә мыскыллы елмаю чагылып узды. Ул тагын да ныграк чәпчергә тотынды:
– Кунак, имеш. Беләм мин синең кунакларыңны. Аралаша торган кешеләрең арасында бер җүнле кеше бар дип беләсеңме?.. Барысы да үзең шикелле саташканнар, җитәр-җитмәс, тиле-милеләр.
– Рәхилә, нишләп шулай дисең инде?..
Нияз әле компьютер экранына, әле Азаматка карап алды. Шулкадәр мыскыл итүгә түзә алмыйча, биргән акчаларын кире алмасын, дип шикләнә иде булса кирәк. Ә хатыны аның шикләнүләренә исе китми, һаман кыза гына бара.
Менә ул тозлап-борычлап зәһәр сүзләр кычкырды да, ахырдан, ачуына чыдаша алмыйча, кулындагы «мышка»ны компьютер экранына атып бәрде. Элемтәнең теге ягында нәрсәдер шакылдады. Өстәлендәге веб-камерага эләгеп, ул килеп төште булса кирәк, экранда Рәхиләнең йөзе юкка чыкты. Нәрсәдер дөбердәде, шакылдады һәм элемтә өзелде.
Инде сабырлыгы калмаган Нияз, хатынының тагын шалтыратуыннан курыккандай, компьютерны бөтенләй сүндереп куйды.
– Әй, минем хатын бер чәпчи башласа, туктатып булмый, – диде ул, аклангандай.
Әлеге тамашаны берни эндәшмичә карап торган Азамат:
– Ала-а-ай икән, – дип сузды.
Аннан соң, конкрет бер фикергә килеп:
– Менә нәрсә, Нияз әфәнде. Сез иртәгә үк үзегезне тәртипкә китерегез. Мунчага барып, яхшылап юынып кайтыгыз. Кырыныгыз. Чәчтарашка кереп чыгыгыз. Аннан соң өстегезгә берәр рәтлерәк кием алыгыз. Кыскасы, кеше янында кешечә күренерлек булсын. Галстугы-мазары дигәндәй. Яхшылап ял итегез. Берсекөнгә менә шушы адреста көтәм. Эшләргә әзерләнеп килегез, – дип, Ниязга үзенең визиткасын тоттырды.
– Ә нинди эш? Әгәр әйтергә мөмкин булса?..
Азамат, аңа сынаулы караш ташлап:
– Һәрхәлдә, йөк бушатучы түгел инде, – диде.
Ул чыгып китәргә җыенган иде инде. Ләкин соңгы чиктә, кире уйлап, өстәл янәшәсендә торган урындыкны үзенәрәк тартты да шуңа утырды. Аның әле сүзе бетмәгәне, нәрсәдер әйтергә теләгәне күренеп тора. Нияз, дикъкать белән тыңларга җыенгандай, аңа текәлде.
Азамат:
– Минем тагын бер соравым бар, – диде дә тукталып калды.
Тик менә Азаматның уйлары чуалды булса кирәк, ул фикерен тиз генә туплый алмыйча азапланды. Шактый утыргач кына:
– Нияз әфәнде, ә менә вакытны үзгәртеп, киләчәктән хәзерге заманга күчү очраклары бармы? Безнең заман кешесе ерак үткәннәргә күчә алгач...
Үзе кызыксынган темага кагылгач, Нияз Хафиз бермә-бер җанланды. Әле ярты сәгать элек кенә мескен күренгән кыяфәте, ничектер, тантаналы төс алды. Хәер, бүген аның кәефен күтәрердәй вакыйгалар да булды бит: ниһаять, акча мәсьәләсе хәл ителде. Фатирына булган бурычларын тиененә кадәр түләп бетерәчәк. Суд приставы килсә дә, борчыласы түгел, хәзер ул аның белән аяк терәп сөйләшәчәк. Кем белә, Рәхиләсе дә кайтыр әле, бәлки. Тотрыклы хезмәт хакы алып эшли генә башласын! Әнә бит, каршында утыручы шушы гаярь ир заты аңа эш табам диде. Шуңа күрә Нияз бүген аның теләсә кайсы соравына җавап бирергә әзер иде.

Фәрит Имамов.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас