Литература
22 Февраля 2024, 04:55

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. Ахыры. Тагын яңа көн һәм алда нәрсә буласын көтеп утыру. Вакыт дигәне генә алар яклы түгел, башка вакытта эш, өй, төрле мәшәкатьләр белән көн тиз үтсә, монда бер сәгате дә өчкә тиң иде.Төшке аш ашаганнар гына иде, алар камерасына тагын бер хатынны керттеләр.

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Тагын яңа көн һәм алда нәрсә буласын көтеп утыру. Вакыт дигәне генә алар яклы түгел, башка вакытта эш, өй, төрле мәшәкатьләр белән көн тиз үтсә, монда бер сәгате дә өчкә тиң иде.
Төшке аш ашаганнар гына иде, алар камерасына тагын бер хатынны керттеләр. 28-30 яшьләр тирәсендәге хатын башкалардан әлләни аерылмый да кебек иде. Тик ниндидер бер сәер караш, кешегә карата булган нәрсәседер бар кебек. Лиана шактый вакыт аның артыннан күзәтте. Нишли ул? Үкенәме? Әллә инде нигә кергәнен белүләрен теләмиме? Тик төрмә гөжләп торган умарта иле сыман, каян, кайчан һәм ничек хәбәрләр килеп җиткәнен аңламыйча да каласын. Бу очракта да нәкъ менә шулай булды да. Кичке ашны ашаганда ук яңа килгән хатын турында камерада бөтен мәгълүмат бар иде. Элек Кэтрин бөтен камера кешеләренә мыскыллы караш ташласа, хәзер киресенчә, яңа хатынга нәфрәт белән карадылар. Эчеп, исереп, төрле ирләр белән кунак уйнап бала тапкан һәм баланы мусорга бәргән булып чыкты бу хатын. Бәхеткә мусор бәрергә килгән ир - ат баланы вакытлы тапкан, бала исән сау килеш хастаханәгә озатылган . Ул гына да түгел, мусор бәрә торган җирдән ерак түгел генә машина туктаган булган һәм аның машинасында камера эшләгән. Шул камера аша бу хатынның кем икәнлеге тиз ачыкланган. Камерада утыручы хатын кызларның күбесенең балалары бар. Нәрсә генә булмасын алар балалары өчен бик борчыла. Ә бу хатын кергәч аларның йөзендә нәфрәт уты кабынды. Халисә Лиана ишетелерлек итеп кенә:
— Әгәр бу хатынны бүген кире алып чыгып китмәсәләр, аны да мине буган кебек буачаклар.
Лиананың күзләре зурайды, йөрәге дөп, дөп тибеп, күкрәгеннән чыгып китәрдәй тибә башлады. Ике кыз үзенчә борчылып утырды. Бәхетләренә, нәрсә белән бетәсен сизепме, әллә следователь чакырыпмы ул хатынны алып чыгып киттеләр һәм ул камерага бүтән кермәде. Лиана күз алдына да китерергә теләмәде, ничек, ничек итеп үз балаңны мусорга бәреп була? Бу сорау аның күңелен айкап чыкты.
Әкрен генә ике айга якын вакыт үтте. Лиана Халисәне дә өенә озатты, хәзер инде иркенләп сөйләшеп утырырга да кеше калмады. Ләкин иркенләп утырырга аңа да язмаган булып чыкты. Соңгы көннәрдә Лиананы көндә диярлек каядыр йөрттеләр. Үзе эшләгән кафега, бер төркем табиблар алдында комиссия дисеңме, допрос бүлмәсенә генә берничә тапкыр барырга туры килде. Менә бүген дә аны допрос бүлмәсенә чакырып керттеләр.
— Исәнмесез Генадий Сергеевич.
— Исәнмесез Лиана. Нәрсә инде хәлләрегез.
— Ә сез ничек уйлыйсыз? Дөресен әйткәндә ардым, йөреп ардым.
— Бәхетегезгә сезнең эшегез туктый, һәм, һәм сезне өйгә кайтарып җибәрәбез.
Лиана урыныннан ук сикереп торып :
— Ничек?
— Утырыгыз ..... Җиңел булды дип әйтер идем, тик бу алай түгел. Сезнең эш барышында мең дә бер йомгак сүтәргә туры килде, тик без сүттек ул йомгакларны.
— Рәхмәт сезгә.
— Монда булышучылар да рәхмәт сүзенә лаек, синең кафе хуҗабикәсе дә аягын төрәп синең гаебең юк дип яхшы характеристика бирде, алай гына да түгел, следсвие барышында актив катнашты. Дөресен әйткәндә рәхмәтнең олысы сезнең үги әтиегезгә тиеш.
Следователь көлеп җибәрде дә:
— Ул хәттә миңа взятка бирергә маташты. Килгән понимаеш ли, "Сезгә машинаны бүләк итәм кызымны гына җибәр "- ди. Ачуым чыкты, взятка биргән өчен утыртасым килде.
— Ул, ул утырамы?
— Килде дидем мин. Вот молодец ул, хәттә шаһитлар да тапкан бит. Иң кирәклесен бит әле, кафеда ул көнне яшь парлар утырган, өйләнешергә җыенганнар. Менә иң кирәк вакытта егет кызның гүзәллеген видио язмага төшерергә булган. Нәкъ менә шул вакыт Сиринә сезгә сүгенеп, сезне мыскыл итә башлаган. Ул гына да түгел, хастаханәгә баргач анализларында наркотик матдәләр бар икәне дә ачыкланган. Бөтенесе дә билгеле була башлагач Сиринә үзе гаризаны алып киткән.
— Ә аңа нәрсә була?
— Әлегә аны тикшерәбез, миңа калса нәкъ менә ул наркотик матдәләр сатып йөри, кафедан кафега кереп.
--Моның булуы мөмкин түгел , ул яхшы яшәргә ярата, нигә ди аңа төрмәгә утырырга?
— Үзегез әйтәсез бит, яхшы яшәргә ярата, ә кая наркотик шунда акча. Ярар ул сезгә кирәк түгел, иң мөһиме Лиана....ничек әйтим, сезгә мәҗбүри рәвештә психологка йөрергә һәм дәваланырга кирәк була, бу инде үзегез өчен дә кирәк.
— Аңлыйм, соңгы арада чыннан да үземне псих дип уйлый башладым.
— Ә хәзер менә шушы документларга кул куегыз һәм өйгә кайтыгыз.
Лиана кулына документны алып укый башлаган иде, следователь көлә төшеп:
— Ышанмыйсызмы?
Лиана шатлыктан чыккан күз яшьләрен сөртеп:
— Миңа кул куяр алдыннан документны тикшерергә икәнен аңлаттылар.
— Бу дөрес, тик бу очракта түгел, монда сезнең өстән бөтен гаепне дә алдылар, сез гаепсез дип язылган.
Лиана документка кул куеп:
— Рәхмәт сезгә.
— Бәхетле бул, бүтән алдыңны, артыңны карап йөр һәм кеше кыйнаганчы уйла, ахырдан нәрсә буласын уйла.
Лиана ниһаять әйберләрен җыеп, , вакытлыча тота торган төрмә ишегалдыннан чыкты. Аның артыннан зур тимер капка ябылды. Лиана капканың теге ягында, үзеннән 10--15 метрлап ераклыкта басып торган Хәмит абыйсын күреп алды. Ә ул, ул да Лианага карап, бит буйлап йөгергән күз яшьләрен сөртә иде. Лиананың кулыннан сумкасы төшеп китте, ул Хәмит абый янына чабып барып, аны кочаклап :
— Әти, әтием минем - дип битенән үбеп алды.
— Җитәр, булды, булды кызым елама, барысы да артта калды.
— Әтием минем, рәхмәт сиңа. Рәхмәт безнең белән булганың өчен.
— Ярый дидем бит, әйдә өйгә кайтабыз.
— Ә әни, Линар.... алар кая?
— Венера син кайтканчы, син яраткан ризыкларны әзерлим диде, ә иң мөһиме Линар, ул сине бик сагынып көтеп тора.
Лиана машинага утырды, Хәмит абый кызның сумкасын барып алды да:
— Дөресен әйткәндә бу әйберләр кирәк түгел дип уйлыйм, булган киемен җитәрлек, бернәрсәдә сиңа монда булганыңны искә төшерергә тиеш түгел- дип, сумканы әйберләре белән бергә, шуннан ерак түгел генә урнашкан мусорга илтеп бәреп:
— Ә хәзер кайтсак та була.
Өйгә кайтып җиткәч Лиананы тагын бер сюрприз көтә иде, аның каршысына Линар әкрен генә үз аяклары белән апасын каршы алырга чыкты. Лиана аны күрүгә, энесен каты итеп кочаклап:
— Бәгърем минем, братик, белсәң иде мин ничек шат.
— Мине әти йөрергә өйрәтте.
Лиана бер энесенә, бер Хәмит абыйга карап:
— Безнең әти бит ул, безнең әти искиткеч яхшы кеше.
Венера балаларына карады да елап җибәрде. Ә балалар, Хәмит абый белән бергә аны кочаклады.
(((( Автор Гөлчирә Галимова)))
Әкрен генә тормыш үз көе белән бара башлады. Лиана да укуын дәвам итте. Баштарак дәресләр күп калу сәбәпле авыр булса да, ул тырышты. Азат исә Лиана янында күбрәк булырга тырышты. Лиана башта егетенең эшендә мәшәкатьләр килеп чыгар дип курыкса да аннары бераз ияләште. Беркөнне укудан кайтканда ул Светлана Николаевна белән очрашты. Хуҗабикә күпме үгетләсә дә әлегә эшкә чыгудан баш тартты Лиана.
— Гафу итегез мине, килеп чыккан мәшәкатьләр аркасында укуым да күп калды, аннары экзаменнар, миңа күп укырга, калган дәресләрне куып җитәргә кирәк.
— Мин сине аңлыйм Лиана, шуңа да бер яңалык әйтәсем килә. Син бит барыбер пешерергә яратасың, шуңа да мин "Иң тәмле. татар ризыклары" дигән кафе ачам. Әгәр сине кызыксындырса син үз вакытың булган саен килеп эшли аласың Лиана, тәмле пешерәсең икән, кешеләрне ризыкларыңны ашатып сөендер. Аннары, аннары ул төнге кафе булмый, бары көндез эшлисе. Ә мин һәрвакыт шатмын сине күрергә. - дип
Светлана ашыгып китеп тә барды.
Менә бүгендә Азат кыз янына килде.
— Лиана син беләсең инде мин сине яратканны, тик минем сүземдә торасым килми, мин куркам, әйдә җәйгә өйләнешәбез.
— Менә бит, әле мин сине сүзеңдә тора торган кеше дип уйлаган идем.
— Мин әни белән сөйләштем инде, ул риза, шулай булгач синең ризалыгыңгы гына көтәсем кала. Ял көнне мин сине әниләр белән таныштырам, алар сине мин сөйләгән буенча белә һәм каршы түгелләр.
— Минем төрмәдә утыруым аларны куркытмыймы?
— Юк дидем бит инде, алар барысында белә.
Лиана уйлармын дип әйт әле .
— Мин уйладым инде, мин риза.
Азат Лиананы күтәреп алды да әйләндерә башлады, үзе:
-— Да, да, дааааа- дип кычкыра бирде.
Шатлыклы мизгелләр туктагач Лиана кисәк кенә :
— Азат күптән сорарга телим, әниләрдән сорарга уңайсыз, Сиринә, ул....ул...аның....
— Лиана әлегә аны күзәтәләр, аның наркотик матдәләр сатуы билгеле булды, ул Мәскәүдән алып кайта икән, айга бер барып. Хәзер инде каян алганын гына белешәсе калды....Ул үзе гаепле, әгәр сиңа бәйләнмәсә без белми идек тә бит аның турында. Бер яктан сиңа рәхмәт әйтергә кирәк, син таптың бит наркотиклар сатучыны.
— Дөресен әйткәндә мин шатланырга тиеш, ә мин аның өчен борчылам. Нинди генә булмасын дошманыма да теләмәс идем төрмәдә утырырга. Ә әниләре, алар күпме күз яше түгәчәк бит, әйтергә дә авыр хәттә.
— Монда синең гаебен юк, ул барыбер бер тотыла иде., бүгенме, иртәгәме барыбер бер килеп чыга иде. Ярый башка ул хакта сөйләшмибез ярыймы?
Көннәр агым судай акты, да акты. Лиана укуын бетереп җәйге ялларга кайтты. Бераз ял итеп алгач ул дусты Альбинаның хәлен белергә барды. Ишекне яшь кенә ир ат ачып кертте. Лиана әлбәттә аптырады. Альбина сүзе буенча алар хастаханәдә танышкан. Роберт булачак гениколог икән, район үзәге нә практика үтәргә килгән булган. Альбинаның кызын үз кызы кебек ярата, хәттә миннән дә күбрәк карый иркәли ди. —""Әлегә булышырга гына килеп йөри, тик, тик без бергә булабыз, әни белән әтидән кулымны сорыйм диде- дип шатлыгы белән дә уртаклашты Альбина. Лиана дусты өчен чын күңелдән шатланды. Алып килгән күчтәнәчләрен биреп өйгә кайтты. Менә өйдә инде аны чыннан да зур сюрприз көтә иде. Азат белән дә дуслашырга өлгергән Халисә, Азаттан адресны алып, әти- әнисе белән кунакка килгән иделәр. Төрмә камерасында танышкан ике кызның сөйләшер сүзләре күп иде.
Бүген көне дә тыныч, кояш та әлегә югалмаган. Ишегалдында зур өстәл әзерләп дуслар, туганнар ял итә. Әле кайчан гына бер кечкенә генә гаилә саны арта бара. Бүген аларга күңелле, хатын кызлар сөйләшеп утыра , ир егетләр шашлык әзерли. Ә менә капка яныннан узып, бәхетле мизгелләрен тыңлап торган Динарга бүген күңелсез. Кайчандыр ташлап киткән йорт күршесендә бүген бәйрәм, ә аның бәйрәм итәргә кешесе калмады. Яшь хатын икенче иргә ияреп чит илгә китеп барды. Динар әтисе урынына калды, вакыты белән килеп балаларын читтән күзәтте.
Әсәр тәмам.

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас