Литература
22 Февраля 2024, 04:45

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. 16 бүлек. Шундый тәҗрибәле төрмәдә утыручыларны алдый алуларына шатланды алар. Лиана исә Халисәгә:— Әйт әле, мөмкин булса инде, ә син нигә монда?— Укымаган өчен.— Ничек инде?

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Шундый тәҗрибәле төрмәдә утыручыларны алдый алуларына шатланды алар. Лиана исә Халисәгә:
— Әйт әле, мөмкин булса инде, ә син нигә монда?
— Укымаган өчен.
— Ничек инде?
— Кулга бирелгән документларга укымыйча кул куйган өчен. Шулай да була икән. Мине подставить иттеләр, начальник тиз генә кул куеп җибәр әле, ашыгам дип каршыма кәгазьләр куйды ,ә мин кул куйдым. Ә анда, уңга, сулга китә торган левый товарлар. Кем кул куеп җибәрде, мин, менә утыртып куйдылар.
— Әле тикшерү эше бетмәгән бит, бәлки барысы да ачыкланыр.
— Амин, тик мин бик ышанып бетмим. Минем....
Халисә сүзен дә әйтеп бетермәде, ишек ачылып Лианага чыгарга куштылар. Коридордан барган вакытта, конвой хатын Лианага телефон биреп:
— Сиңа шалтыраталар, тиз ал, безнең берничә минут кына.
— Кем?
— Ал дим мин сиңа.
Конвой хатын Лиананың кулына көчләп диярлек телефонны биреп:
— Сөйләш.
Лиана телефонны колагына куеп:
— Әйе,тыңлыйм.
— Лиана, сандугачым, хәлләрең ничек?
— Азат....
— Лиана аңлыйм сиңа кыен, тик түз инде. Генадий Сергеевич тикшермичә, аңламыйча кешене утыртмый, бәлки условный срок булыр.
- - Ә Сиринә, ул ничек?
— Яхшы, хастахәнәдән чыкты. Лиана шуны әйтәсем килә, Хәмит абый килми, әниләрдән хәбәр юк, оныттылар дип борчылып ятма. Лиана Венера апа хастаханәдә ята, синең турындагы хәбәр аяктан бәреп екты аны, ә Хәмит абый өй, хастаханә арасында чаба. Үзе дә ябыгып бетте, үзенен йөрәге түзәрме дип куркам. Кичә Линар белән мин калдым, ул сине юксына, сагынам ди. Үтенәм син ничектә тырыш инде, түз. Лиана мин сине яратам ишетәсеңме? Яратам.
Телефон кисәктән генә сүнеп китте. Конвой хатын Лианадан телефонны алып, тагын допрос бүлмәсенә алып китте. Бу юлы аны следователь Генадий Сергеевич көтә иде.
— Исәнмесез Геннадий Сергеевич.
— Исәнмесез Лиана.
— Йә ничек хәлләр ? Яшь кызга камерада утыру уңайсыз икәнен дә аңлыйм. Ярар, анысы аннары..... Лиана әйт әле, Син Сиринә турында нәрсәләр уйлыйсың? Ул нинди кыз?
Лиана аптырап калды , ничек инде аның турында Лианадан сорыйлар? Шулай да ул:
— Дөресен әйткәндә мин аның белән бергә укыганда ук дошманнар кебек идек. Ул бит кибетче кызы, бай, матур киенә. Ә мин, мин хәерче аларча, җитмәсә әти дә башка хатын янына китеп барды. Сиринә миннән шул вакытта ук көлеп йөри иде. Мин сизми дә калдым аны кыйный башлаганымны.
— Әниең хакында әйткәч тузынып киттең инде шулаймы? Лиана без сиңа табиб чакырттык, хәзер ул керә һәм берничә сорау бирә, сиңа һәр сорауга төгәл җавап бирергә кирәк.
Генадий Сергеевич әйтеп бетерүгә бүлмәгә 50--55 яшьләр тирәсендәге ир ат кереп утырды. Ниндидер кәгазьләр чыгарып каранып торды да:
— Сез миннән курыкмагыз, бу әле предварительный сөйләшү генә. Шулай итеп мин бераз сезнең хакта беләм, калганын сездән сорарга телим. Әйтегез әле, сез Сиринә туташны яхшы беләсезме?
Сиринәнең исеме генә Лиананың ачуын чыгара башлады, шуңа да ул кыры гына:
— Белмәсәм яхшырак була иде.
— Нигә? Миңа калса сез мәктәп елларыннан ук бергә бит. Минем аңлавымча сез ул вакытта ук аның белән сугышкансыз. Шуны аңлый алмыйм, яшь кызлар нәрсә бүлә?
— Нәрсә бүлә алам мин аның белән. Аның башында акылы юк бит, ул кешене түбәнсетергә ярата, ә мин андыйларны яратмыйм.
— Кеше түбәнсетә дип аны кыйнарга ярый дип уйлыйсызмы?
— Мин аны кыйнарга теләмәдем....
Лиана үзен көч хәл белән генә тотып тора иде, хәзер кабат ачуы кабара башлады.
— Мин бит аңа тими идем, ул бит гел сүзгә килә. Аңлыйм мине түбәнсетә, башка кызларга начар сүзләр әйтә, ә нигә әнине кыстыра ул?
— Соң әниең булгангадыр, һәр кешенең әнисе бар.
— Ул, ....ул бит әни турында начар сүз әйтә. Ничек, ничек мине кадерләп үстергән әнием турында начар сүз әйткәне тыңлап торырга тиеш соң мин ?
— Соң дәшми китә ала идегез бит, алай җиңелрәк түгелме?
— Сез ничек аңлый алмыйсыз соң ә? Үземә генә әйтсә ярар, кеше янында әнине түбәнсеткәнне ничек түзим. Мине мыскылласын, ә әнинең ни катнашы бар?
Лиана урыныннан ук сикереп торды да:
— Җитте, мине алып китсеннәр, кая дөреслек? Юк ул, утыртыгыз, мин барыбер үз фикеремдә калам, мин әниемне беркемгә дә түбәнсетергә ирек бирмим.
Генадий Сергеевич Лианага утырырга омлап:
— Лиана тынычлан әле, без дә уйнап сораулар бирмибез. Нигә син сугыша башлаганыңны аңларга теләдек. Әгәр Сиринә сине спровоцировать иткән, әниең турында әйткән начар сүзләр синең психикаңа тигән.
— Ә сезгә тимәс идеме?
— Ярар Лиана син тынычлан, сиңа китәргә дә ярый, берничә көннән тагын очрашырбыз.
Лиана бүлмәдән чыгып китүгә Генадий Сергеевич табибка мөрәҗәгать итеп :
— Йә нәрсә диярсез? Без күп сораулар бирдек, үткәннәре хакында да белештек.
— Әлбәттә инде мин кызны психолог ярдәменә мохтаҗ дип язам. Күреп торасыз бит, ул бер мизгел эчендә ут кебек кабына. Моңа Сиринә генә гаепле түгел, монда әтисенең китүе, өйдә булган бәхетсезлек очрагы да зур роль уйнаган. Кызга чыннан да ярдәм кирәк ә төрмәгә утыру түгел.
— Рәхмәт сезгә. Ярар әйдәгез минем белән, безгә отчёт язасы бар.
Тагы ике атна вакыт үтте. Камерада да халык, кибет киштәләрендәге товар кебек алышынып торды. Бәхеткә Вераны алып киттеләр, ә менә Кэтрин нигәдер гел ачулы йөрде.
(((( Автор Гөлчирә Галимова)))
Бүген Халисә өчен дә шатлыклы хәбәр булды, аның эшен алып барган следователь"" Озакламый сине чыгаралар түз, чын гаепле кешеләрне кулга алырга озак көтәргә туры килмәс " - дигән. Ә менә Әминә апага тиздән суд була. Гомере буе ире , балалары өчен җан атып яшәгән, йорт алып барган, олы яшьтәге хатын төрмәгә утыра. Кая соң дөреслек? Бу хәлләр әлбәттә инде ике яшь кызның йөрәген айкады. Кич җитеп, тәрәзә аша йолдызлар артыннан күзәтеп утырган Әминә апа телгә килеп:
— Халисә кызым мин китәрмен, синең матур тавышыңны да ишетә алмам, тагын берәр җыр җырла әле .
Яңа кергән хатыннар да җырла дигәч Халисә ялындырып тормады.
Язмыш юлларыма сынау килде
Сизми калдым ничек капканны,
Бәхет белән сынау бәргәләшеп
Күз алдымда ишек япканны.
Гомерне бирүче бер Аллам,
Сакла мине, ялгыз калдырма.
Балаларын көткән аналарның
Йөрәкләрен эчтән яндырма.
Гафу итегез газиз туганнарым,
Тап төшердем сезнең исемгә.
Авыр сынау кереп йөрәгемә,
Бик озакка калыр исемдә.
Ялгыш адым, ялгыш киткән хата,
Язмыш сукмагымны тар- мар иттерде.
Ялгыш адым, ялгыш киткән хата
Онтылмаслык зыян китерде.
Күз яшьләрен сөртеп алып Әминә апа:
— Ялгыш китә шул, хатасы да адымы да. Белгән булсам нәрсә буласын мин дә пычагымны бәреп калдырып, үз кулларым белән генә тукмар идем, елый, елый, күңелемә җыелганнарны әйтә, әйкиштәләрендәге иремне.
Камерадагылар тынып калды, бары Кэтрин мыскыллы карашын Халисәгә төбәп:
— Яхшы җырларың, зонага баргач сиңа кирәк була.
Халисә берсүзсез аңа карап торды да караватына бөкләнеп ятты. Камерада тынлык урнашты . Лиана да үз уйларына бирелеп йоклап китте. Әллә ни начар төш күрмәсәдә нигәдер борчулы иде йокысы. Башларын бутады, ыңгырашып та алды кебек, ә нәрсә төшендә күргәнен генә аңлый алмады. Аны ниндидер көч йокысыннан уятты. Лиана күзен камера түбәсенә төбәп, нәрсәгә уянганын аңлый алмый ятты. Нигәдер аның авызы кипкән иде. Ул су эчәр өчен караватыннан торырга теләгән иде, Халисәнең караваты янында басып торган Кэтринны күреп куркып китте. Яхшылабырак караса, Кэтрин Халисәнең муенына сөлге чырнап, аны буа иде. Лиана бөтен көченә кычкырып җибәрде :
— Кэтрин син нишлисең? — дип караватыннан сикереп төшеп Кэтринның кулын тарта башлады. Кэтрин Лианага сугып җибәргән иде, ул икенче карават читенә бәрелеп аңын югалтты.
Ниндидер караңгылыкта юл эзләде Лиана. Ләкин кая барганын, нигә бу караңгы юлны сайлавын гына аңлап бетерә алмый. Тавыш, әйе, ниндидер тавышлар ишетелә, әнә, еракта ниндидер яктылык та бар. Лиана ашыгып шул якка таба атлады. Берничә адым гына ясаган иде, нәрсәгәдер абынып егылды да , авыртуга чыдый алмыйча кычкырып җибәрде .
Ниһаять ул күзен ачты, авырткан башын кулы белән тотып:
— Нәрсә булды? Мин кая?
— Шәфкать туташы Лиана янына килеп:
— Менә бит, герой кызыбыз да күзен ачты.
— Герой? Аңламадым, нигә шулай әйттегез?
— Камерада кеше үтергәнне күреп куркып калмагансыз, шуңа герой.
— Әйе, искә төште, ә Халисә, ул исәнме?
— Исән, сез аңа икенче тормыш бүләк иттегез.
— Ә Кэтрин?
— Аны алып киттеләр, борчылмагыз. Тик...
— Нәрсә, нәрсә булды?
— Сезнең камерадагы, олы яшьтәге апаңның йөрәгенә бәргән, бәлки киләчәк ачы язмышыннан курыккандыр, ул, ул үлде.
Лиана әллә нишләп китте. Әминә апа сизгән кебек бүген Халисәгә җыр җырлатты бит, соңгы тапкыр тыңлыйсым килә диде.
Лиана әкрен генә урыныннан торып , шәфкать туташыннан сорап Халисә янына килде. Аның муенындагы күгәргән эзләрне күреп куркып калды. Халисә генә Лиананы күрүгә:
— Рәхмәт сиңа, син булмасаң мин нишләр идем икән? Мин хәзер үземнем сеңлем бар дип йөриячәкмен. Лиана әгәр бар да яхшы булса сезгә кунакка килсәм буламы? Әти, әниемә кызларының гомерен саклап калучыны күрсәтәсем килә. Мин гаиләдә бердәнбер бала идем, ә хәзер сеңлем бар....син риза булсаң әлбәттә.
— Риза, тик сеңлең генә түгел, минем энем дә бар бит әле.
— Рәхмәт сиңа Лиана, ул бит сине дә үтерә ала иде. Бәхеткә камерадагылар шаулый башлагач конвойныйлар кергән.
— Барысыда артта калды, хәзер безгә көтәргә генә кала.
Дәвамы бар.

 

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас