Халисә җырлаган вакытта Лиана камераның бердәнбер тәрәзәсеннән урамга карады . Чыннан да күк йөзе тәрәзәнең рәшәткәсе аша караганда җырдагы кебек шакмаклы иде. Халисә җырын җырлап бетерүгә бүлмәдә тынлык урнашты. Бу мизгелдә бәлки барысы да үзләренчә генә үз тормышлары турында уйлагандыр. Шул тынлыкны бозып каты итеп ыңгырашып кына тимер ишек ачылды. Бүлмәгә тагын яңа кеше керде. Илледән узган, олы яшьтәге хатын нәкъ Лиана кебек әкрен генә исәнләшеп Лиана янындагы бердәнбер буш караватка килеп җитте. Кулындагы әйберләрен өске катка куеп, үзе дә өскә менәргә теләгән иде, барып чыкмады. Авырткан аяклары тездән бөгелергә ирек бирмәде. Лиана апага карап торды да, урыныннан торып :
— Мин өскә күчәрмен, сез аска ятырсыз,- дип әйберләрен җыя башлады.
— Рәхмәт сезгә, аягым бик авырта шул, тез буыннарым бирми бекләргә теземнән.
Апа уфтана, уфтана караватына утырды. Як ягына каранып алды да:
— Гафу итегез тынычлыгыгызны бозган булсам.
— Слыш ты, кердең икән умолкни, кеше йоклый, не видно чёли.- Вера усал итеп бер апага, бер дусты Кэтринга карап , лач иттереп идәнгә төкерде.
— Гафу итегез.— дип апа янә уфтанып караватка ятты. Лиана гына төне буе йокламаса да, барыбер йоклап китә алмады. Нишләргә хәзер? Әнисенә инде күптән хәбәр иткәннәрдер? Әни, әнием минем гафу ит мине. Ә энесе, ул нишләр? Кем белә бит Лиананы ничә елга утырталар? Ул бит энесенә аякка басарга булышам диде, ә монда нәрсә килеп чыкты? Ул сүзендә тора алмады бит. Азат..... Егете искә төшүгә Лиана хәттә караватына торып утырды. Азат....ул....ул югалта бит хәзер аны. Аның төрмәгә утыруы аларның бөтен хыялларын чәлпәрәмә китерә түгелме? Әйе, ул хәзер Азат турында уйларга да тиеш түгел. Нишлисең инде, полиция хезмәткәре төрмәдә утырган кеше белән була алмый, ул аның эшенә тап төшерә. Лиана тагын ике кулы белән битен тотып елый ук башлады. Кэтрин ачуы килеп:
— Что за день такой, что за сырость? Заткнись колхозница.
Бу юлы, болай да ачуын баса алмаган Лиана түзеп тора алмады:
— Ник мин колхозница булыйм әле, мин шәһәр кызы. Колхозница булсам да сезнең ни эшегез бар.
Менә хәзер тавыш чыгасы билгеле иде инде. Кэтрин караватыннан торып Лиана янына килде дә, аны нәкъ кечкенә курчак күтәргән кебек, сөйрәп идәнгә бастырды, көрәк хәтле кулы белән кызның яңагына сугып:
— Син аңламыйсың ахыры где чалишся? Сиңа нәрсә чәйнәп бирергәме? Син на нарах, и монда правила другие. Тагын бер тавыш и....
— Кэтрин хәзер үзеңнең урыныңны үзгәртәм, теләсәң параша янына куям, хватит бакланить.
Лиананың бәхетенә камерада үзен старший саучы Зоя апа Кэтринга каршы кычкырды.
Кэтрин Лиананы төртеп үз урынына китте дә ,үзе янынды ятучы Вераның колагына нәрсәдер әйтте. Ә Лиана. Кэтрин каты төртеп җибәргәнгә , яңа керүче апа өстенә ауды. Аннары әкрен генә торып яңадан үз урынына менеп ятты.
Камерада тагын тынлык урнашты. Лиана авызыннан аккан канны кофта җиңенә генә сөртеп алды да, селкенергә куркып , әкрен генә елап, күз яшьләрен мендәргә тамызды. Әйе, төрмә турында кыз уйларга да теләми иде, кая ул утыру. Күрәчәгең шундый булгач бернишли дә алмыйсың икән. Сизде, сизде бит ул нигәдер ул өстәлдәге кешеләр янына чыгарга ярамаганын. Нигә чыкты ул? Нигә Сиринә сүзгә килә башлауга кереп китмәде? Юк икән, нишләргә теләсәңдә язмыш язганнардан баш тартып та, язганнарны үзгәртеп тә булмый икән. Тукта, тукта.....юк....юк..моның булуы мөмкин түгел . Лиана уйлары белән дәү әнисе йортына кайтып килде.
Альбина белән кайткач күпме сөйләшү, күпме яңалык ишетте бит ул. Ә Альбинага килгәндә дәү әнисе нәрсә диде? Әйе, әйе, Альбина килеп каты итеп тәрәзә шакыган вакыт иде ул. Дәү әнисе аңа сынаулар яз диде бит, ул сынау язма дияргә теләгән иде, Альбина тәрәзә шакып аның сүзен бүлдерде. Альбина, Альбинааааа... мин сиңа яхшылык теләдем ә син, син үзең дә аңламый миңа сынаулар җибәрдеңме? Дәү әнинең сүзе Алланың амин дигән чагына туры килгәнме? Лиана авырткан авызын кулы белән кабат сөртеп алды. Хәзерге вакытта үз хәләтеннән үзе курыкты кыз, аның үләсе килде. Әйе, әйе, әгәр теге Кэтринга катырак дәшсә ул аны чыннан да үтерәчәк. Әниләренә дә кызың төрмәдә утыра дип әйтмәсләр. Лиана булган көчен җыеп Кэтринга нәрсәдер әйтмәкче иде, йокысыннан уянган старший Зоя, яңа керүче ападан сорау ала башлады.
— Ә синең нинди расклад? Нишләдең? Исемең ничек?
Апа башта нәрсә әйтергә белми утырды, аннары:
— Мин. Әминә булам... Мин иремне үтердем.
Апаның сүзләреннән Кэтрин кычкырып көлә башлады, кулындагы сигаретын идәнгә бәреп:
— Син че старая, что ты лепиш горбатого? Син үзеңә кара, караватка менә алмыйсың да, ещё лепиш тут.
— Кэтрин, сиңа сүз биргән кеше юк.
Зоя серле итеп кенә апага карады, бармаклары белән кулындагы карталары тиз, тиз бутап:
— Нәрсә өчен үтердең инде?
— Түземлегем беткәндер, түземлегем. Гомерем буе үземне йортка багышладым. Ирем эчте, балалар үстергәндә дә әллә ни ярдәм итмәде. Анда да түздем. Кышын кар көрәдем, ә ул чит кешегә көрәп, алган акчасына эчеп йөрде. Әз генә күрсәтмәде инде. Китәргә иде диючеләр дә булды. Тик кая барасың? Үз кулларым белән җыйган мал, үз кулларым белән эшләгән эшләр, барысын да калдырыргамы? Ә китеп кая барасың? Балалар янында да озак яшәп булмый, йә килен туя мин озак яшәсәм, йә кияү нәрсәдән булса да канәгать түгел . Алар битеңә бәреп әйтми, тик күзләреннән күреп була. Ерак булган саен әни кадерле була. Менә шулай, картайгач бүлмә эзләп йөреп булмый бит инде.
— А чё, менә хәзер бесплатно утырасың.
Бу юлы Вера дәшми кала алмады.
— Ну исерек, ну түзмәдең, нигә үтерергә иде? Дәшми тынмый йөрсәң ни була иде?
Янә сүзгә тагын бер хатын кушылды. Ул да Кэтрин һәм Вера кебек яңа килгән хатынга мыскыллы караш ташлады. Тик апа гына аларга ихтибар бирмичә сүзен дәвам итте.
— Кичә бик арган идем, аякларым да сызлый, кибеткә барып тормадым иде, ипине өйдә генә салдым. Аннары киртәгә чыгып, тавыкларга, сарыкларга ашарга бирдем. Кай арада өлгергән, ирем тагын исереп кайтып керде, керде дә ашарга пешермәдең мәллә дип аты юлы белән сүгенә башлады. Мин аклана башладым, ардым дим. Ә ул һаман акыра, сүгенә. Мин тавышы булмасын дип тизрәк бәрәңге арчый башладым. Ә ул, ул башта миңа сугып китте, дәшмәдем. Аннары кабат килгән, дөньядагы белән сүгенә, алай гына да түгел, минем янымнан үткәндә, авызындагы бөтен сасысын миңа, миңа, минем башыма төкерде дә, тизрәк китһ юлын карады . Минем түземлегем бөтеп, кулымдагы пычакны аның аркасына төрттем. Мин үтерәм дип уйламадым да, ачудан төртелде, тик ул хастаханәгә барып җиткәнче үлгән иде инде. Картаймышлы көнемдә бер генә дә монда утырасым килмәдееее... миңа бары тынычлык кирәк иде.
(((Автор Гөлчирә Гөлчирә Галимова)))
Төрле хәлләр белешеп, кеше сөйләгәнне тыңлап тагын ике көн үтте. Лиананы чакыручы булмады. Кэтрин белән Вера да Лианага бәйләнүен дәвам иттеләр. Төшке аштан соң сөйләшеп утырганда Лиана Халисәгә карап:
— Нишләргә дә белмим, ичмасам следовательгә дә чакырмыйлар. Әле ярый Зоя апа бар, ул булмаса Кэтрин бөтереп тә җүләрләнер иде.
— Зоя апа ул мәңгелек, дөресрәге авторитет, андыйларның зонада да үз урыннары бар.
Аннары ...
Халисә сүзен дә әйтеп бетермәде, тимер ишек ачылып , полиция хезмәткәре Лианага чыгарга кушты. Озын коридор буйлап баргач аны ниндидер бүлмәгә алып керделәр. Бүлмә эчендә, тәрәзәдән карап торган Хәмит абыйны күреп Лиана каушап калды. Полиция хезмәткәре икесенә дә утырырга кушып, сезнең бары ун минут дип бүлмәдән чыгып китте. Ул чыгуга Хәмит абый:
— Хәлең ничек сеңлем?
Лиананың авызы турындагы яраны күреп сүзен дәвам итте:
— Күрәм бик яхшы түгел, нишләргә инде?
— Рәхмәт килүең өчен Хәмит абый. Син ничек керә алдың соң? Монда свиданиеләр тыела ди бит.
— Бераз танышларга ялынырга туры килде. Бик начармы? Түз инде ярыймы? Без эш судка барып җиткәнче ничек булса да сине чыгарырга тырышырбыз.
— Белмим шул, Сиринәнең әниләре риза булыр дип уйламыйм. Хәмит абый ә Линарның хәле ничек?
— Сагына, ул бит синең монда икәнеңне белми, без синең эшең күп дип әйттек.
— Хәмит абый син әниләрне кара инде, шулай аның йөрәген яралармын дип уйламаган да идем. Сиринә, ул бит үзе, үзе минем ...
— Мин аңлыйм, Лиана үтенәм үзеңне кулда тотарга тырыш. Азат кичә килгән иде, следователь бик яхшы ди. Тик, тик аңа синең яныңа керергә рөхсәт бирмәгәннәр. Ул сиңа ,"" Мин аннан баш тартырга җыенмыйм, нәрсә генә булмасын, ике ел урынына ун ел көтәргә риза"" дип әйтергә кушты. Нинди ике ел турында сүз бара?
— Анысы мөһим түгел, рәхмәт сиңа.
— Сиңа ашарга, җылы киемнәр, носки, кирәкле әйберләр әниең биреп җибәрде, аны тикшергәч сиңа бирәбез диделәр.
— Ә әни, ул каян белгән соң? Следователь сиңа гына хәбәр иттем дигән иде бит.
— Ә син ничек уйлыйсың? Сиринәнең әнисе мәш килеп йөри анда.
Лиананың күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Хәмит абый аның кулыннан тотып:
— Без һәрвакыт синең белән Лиана, онытма, без синең белән .
Ишек ачылып бүлмәгә полиция хезмәткәре кереп, Лиананы кире камерага алып китте. Ләкин камерага кергәч Лиана тормышының кыл очында гына торганын аңлады. Ул Хәмит абый белән булган вакытта старший булып, кызны яклаган Зоя апаны этап белән башка төрмәгә күчерелгәне билгеле булды. Хәзер инде Кэтрин белән Верадан аны саклаучы булмас. Лиана бер Кэтринга, бер башкаларга карап, сумкасыннан күчтәнәчләрен чыгарып:
— Хәмит абый килгән, күчтәнәчләр алып килгән, чәй эчәрбез бергәләп- дип әйберләрен өстәл өстенә куйды.
— Шул гынамы?
Кэтрин сүзгә килеп тавыш чыгарырга теләгәне билгеле иде. Ул тагын мыскыллы карашын кызга ташлап:
--Капуста юк мәллә?
Лиананың кәбестә әле кырда дип әйтәсе килде, тик өлгермәде, Кэтрин аның янына килеп бугазына ябышып:
— Шалава, синең кем икәнеңне белми дип уйладыңмы? Молись, минем белән бер этапка барсаң тебе не жить.
Көтмәгәндә Халисә алар янына килеп, Кэтринның кулыннан каерып тотып , үзенә таба борды да:
— Җитте сиңа, син типа блатная, утырган, шуннан нәрсә? Син безне белмисең, без сине, тик кенә утыр, башкача үзең төпкә төшәргә мөмкин . Без этап белән китәрбез, бәлки анда син хуҗа булырсың, ләкин ул хуҗа булу вакытлы гына бит, ә менә төрмәдән чыккач нишләрсең ә? Воля дисең бит, воляның да үз законнары, воляда без хуҗа була алабыз, син кем белән сөйләшкәнеңне белеп авызыңны ачасыңмы? Син Хитрыйның кем икәнен беләсеңме? Башта белеш аннары авызыңны ач чучело.
Кэтрин әллә курыкты, әллә шул Хитрыйның кем икәнен аңлады, ике кулын пленга бирелгән кеше сыман күтәреп, алар яныннан китте. Лиана Халисәгә әкрен генә :
— Ә Хитрый кем ул? Синең ул кешегә ни катнашың бар?
Халисә елмаеп куйды да , Лиана гына ишетелерлек итеп:
— Прикинь, белмим. Мин кино карарга яратам, анда бит һәр бандитның үз кушаматы, менә беренче нинди кушамат искә төште шуны әйттем.
Кызлар пырхылдап көлеп җибәрде.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.