Литература
21 Февраля 2024, 06:48

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. 14 бүлек. Лиана нәрсә эшләгәнен аерым ачык аңламый башлады. Бары тик йөрәге сизгән кебек кулындагы пычакка карап аны идәнгә бәрде һәм Сиринәнең бугазыннан тотып:— Җитте дидем, аңламыйсыңмы? Синең ни хакың бар кешене түбәнсетергә ә? - дип Сиринәнең авызына бөтен көче белән китереп сукты. Ниндидер егет Лиананы Сиринәдән аерып алмакчы иде, Лиана, каяндыр килгән көче белән аны төртеп җибәрде, хәттә егет өстәлгә бәрелеп идәнгә ауды.

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Лиана нәрсә эшләгәнен аерым ачык аңламый башлады. Бары тик йөрәге сизгән кебек кулындагы пычакка карап аны идәнгә бәрде һәм Сиринәнең бугазыннан тотып:
— Җитте дидем, аңламыйсыңмы? Синең ни хакың бар кешене түбәнсетергә ә? - дип Сиринәнең авызына бөтен көче белән китереп сукты. Ниндидер егет Лиананы Сиринәдән аерып алмакчы иде, Лиана, каяндыр килгән көче белән аны төртеп җибәрде, хәттә егет өстәлгә бәрелеп идәнгә ауды. Ә Лиана Сиринәнең авызына, битенә суга, суга:
— Нигә син бөтен кешене үзең кебекләр дип уйлыйсың соң? Җиттеме сиңа, юкмы?
Лиананың күзе томаланды, ул үз үзен тыеп тора алмый башлады. Хәзер инде кафе охранниклары белән Светлана Николаевна да Лиананы Сиринәдән аера башлады. Ләкин бу җиңел түгел иде, бөтен ачуын, көчен җыеп ябышкан Лиананы аерып алу булмас кебек иде. Ниһаять ике охранник Лиананы Сиринәдән тартып алды. Светлана Лианага карап:
— Нишләдең син Лиана, нишләдең?
— Ә сез нишләр идегез әгәр сезнең әниегезнең битенә сезнең алда төкерсәләр?
Алардан ерак түгел, ике егет белән басып, борыныннан аккан канын сөртеп торган Сиринә һаман сөйләнә , Лиананың ачуын чыгаруын дәвам итә :
— Бестолоч, нәрсә көтеп була инде фахишәдән? Алмагачтан алма ерак китми, менә сезгә семейка— Сиринә идәнгә төкереп сүзен дәвам итте:
— Сораган булсаң папик мин сиңа үзем таба идем, мин...
Лиананың кабат ачуы кабарып, кытырган үзез кебек ул охранниклар кулыннан ычкынды. Бер мизгел эчендә Сиринә янына барып җитте дә, бөтен көченә сугып җибәрде, Сиринә артка таба китеп идәнгә егылды һәм плитә идәнгә башы белән шак итеп төште. Шуны гына көткән кебек кафега полиция хезмәткәрләре килеп керде. Кызлар сугыша башлауга кемдер чакырган булып чыкты аларны. Мондый хәлне көтмәгән Светлана Николаевна кызны акларга маташты:
— Сездә кеше бит аңлагыз инде, кызлар үз ара бәйләнеште, дөресрәге зыян күрүче кыз үзе моңа гаепле. Нигә ул кеше алдында Лиананың әнисен түбәнсетә? Нәрсә генә әйтеп бетермәде бит, мин дә сугар идем авызына минем әни турында шулай әйтсәләр.
— Эш сугуда гына түгел, авыр тән җәрәхәтләре бар бит.
— Соң төртеп җибәргәндә үзе егылды.
— Слыш ты тёлка, сезнең официанткагыз үзе сугыша башлады без свидетели- диде бер егет, авызында жевачкасын әйләндерә, әйләндерә.
Кафеда булган шаһитлардан сораулар алгач, Лиананы полиция идарәсенә алып киттеләр. Янә шул тимер читлек эченә кертеп тә утырттылар. Бәхетенә ул бер үзе генә иде анда. Лиана елый, елый күпме утыргандыр, аны следователь килде сине чакыра дип, каядыр алып киттеләр. Лиана кабат кабинетка барам дип уйлады тик бу дөрес түгел иде. Лиананы караңгы, әллә ничек кенә курку уята торган, сорау алу бүлмәсенә кертеп утырттылар. Бүлмәдә бер өстәл һәм өстәлнең ике ягында ике урындык кына бар иде. Стеналары буш, бары бер ягына нигәдер зур көзге элеп куйганнар. Нигә кирәк инде бу көзге дип Лиана уйлап кына бетерде, бүлмәгә ниндидер кәгазьләр тотып следователь килеп керде. Каршысында кем икәнен күрүгә:
— Сез?
Лиана да аптырап калды, аның янына теге юлы матур сөйләшкән Генадий Сергеевич басып тора иде.
— Исәнмесез - диде Лиана башын иеп.
— Мин көтмәгән идем сезне тагын очратырмын дип. Йә нәрсә булды инде бу юлы?
— Сезгә әйткәннәрдер инде.
— Әйе, әйттеләр, тик минем синең дә версияңне беләсем килә. Сөйлә.
Лиана нәрсә булганын сөйләп:
— Ә сез нишләр идегез?
— Ничек әйтим, дөрестән дә авыр сорау. Лиана бераз гына үзеңне кулга ала алмый идеңме? Син җинаять эше башкарган дип миңа эш ачырга туры килә . Зыян алучы кыз әле дә реанимация бүлегендә ята. Инде әниләре дә килеп җиткән һәм синең өстән гариза язганнар, утыртырга кушалар.
Лиана күзләрен зур итеп ачып:
— Мине утырта алалармы?
— Бу юлы шулай булыр ахыры, тик әгәр гаризаны алсалар ...... белмим, белмим, алырлар дип уйламыйм, бик каты торалар. Син миңа бик акыллы кыз булып күрендең бит, ничек шулай эшли алдың?
— Ул инде ничә тапкыр мине мыскыл итте, бу юлы кеше алдында сөйләнгәч түзмәдем, түзмәдем, чыдап тора алмадыыыыым.
Лиана елый ук башлады. Генадий Сергеевич бүлмә буйлап йөреде, нидер уйланды да сүз башлап:
— Сине бүген вакытлы изоляторга алып китәчәкләр. ....Лиана үтенәм үзеңне кулга ал. Анда синең кебекләр түгел, анда чын җинаятьчеләр утыра. Артыгын сөйләмә, каршы дәшмә, үзең турында да күп сөйләмә.
— Мине утырталармы?
— Әлегә белмим, барысы да зыян күрүче һәм аның әти әнисеннән тора. Мин тикшерермен, әлегә бернидә вәгъдә итә алмыйм.
Лиананы кабат каядыр алып киттеләр. Юл буе кыз нишләргә белмәде, бит буйлап агып төшкән күз яшьләре машина идәненә тамды.
((( Автор Гөлчирә Галимова.)))
Күпмедер вакыт үткәч алар бер зур капка янына туктады. Проходнойдан үтеп биш катлы йортның беренче катында аны туктатып, дежурный полиция хезмәткәре белән сөйләшеп, ниндидер документларга кул куеп, аны алып килгән полиция хезмәткәре китте. Лиана янына башка полиция хезмәткәре килеп аны икенче катка алып менеп,тимер, зур ишекне ачып:
— Әлегә сез монда утырасыз, керегез һәм буш караватка урнашыгыз.
Лианага бары буйсынырга гына калды. Ул эчкә таба үтте. Артык зур булмаган бүлмәдә ике катлы караватлар урнашкан, кайберләре, дөресрәге караватлар инде хуҗалы иде. Бары тәрәзә янында урнашкан караватның буш икәнен күреп, Лиана ишетелер ишетелмәслек итеп исәнләшеп алга атлады. Ләкин аның каршысына бер кырык яшьләрдәге хатын - кыз килеп, Лиананың башыннан аягына хәтле карап әйләнде дә:
— Ой, это кто же в нашу хату прилетела? Шәп, безнең кыз күрәм әле чиста, первая хотка. Мондыйларны яраталар, кемне бәхетле итәр икән?
Лиана берсүз дәшми алга үтеп караватка утырды. Теге хатын тагын Лиана янына килеп:
— Слыш, ә сиңа кем приземлится велел? А спрасить?
Читтә утырга 45-50 тирәсендәге хатын усал гына карап:
— Вера базар фильтруй, аквариумда әлегә мин старший, куда ты метиш? Ә син курыкма алтарь сиңа тиз булмый, әгәр күп балакать итмәсәң на нары не попадёш. Экзамен да тиз генә була дип уйлама.
Лиана берсүз дә аңламады. Нинди экзамен? Нинди нары? Нинди алтарь? Аның башы чатный иде, шуңа да бернәрсә дә тыңламый кыз караватка ятты да, ике кулы белән колакларын томалап елый башлады. Лиана күпме яткандыр, аның иң башыннан берсе төртеп:
— Тор, ятма, монда өең түгел, баланда алып килделәр, ал, синең өчен монда служанкалар юк.
Лиана караватыннан торып утырды, ул тагын бернидә аңламый иде. Ниһаять аның янына үзеннән бераз гына олырак кыз килеп:
— Ашарга алып килделәр, бик тәмле түгел инде, но ярый, олылар алып бетерде, әйдә без алабыз.
Лиана теге кызга ияреп ишектәге кечкенә тәрәзә аша ашарга алды. Өстәл янында калган урынга килеп утырырга теләде генә, иң беренче ишек янында каршы алган хатын урындыкны төртеп җибәрде, Лиана аздан гына егылмады. Үзен старший санаган хатын:
— Ша, Вера, хватит баланду травить. Ә син утыр, аша, сөйлә, нәрсә өчен монда загримела?
— Мин....мин ...мине кеше үтерүдә ....дөресрәге үтерергә теләүдә гаеплиләр.
— И... синнән нәрсә сүзләрне клещами вытаскивать? Үтердеңме?
— Юк, ул исән, реанимация бүлегендә ята.
Өстәл артында утыручыларның берсе:
— Не хило.
Старший хатын кызга карап:
— Син нәрсә өчен шулай эшләдең инде.
Лиананың күзләрендә нәфрәт утлары балкып чыккан кебек булды, ачуы кабарып:
— Ул, ул әнине мыскыл итте, кеше алдында әнием турында әллә ниләр сөйләде, ул...ул....
--Тынычлан...кабынма...монда ул юк. Дааааа. Мать это святое, әни өчен миндә бугазын төшләп өзәр идем.
Өстәл артындагылар тынып калды. Старший хатын янә сүз башлап:
— Экспедиция вакытында нәрсә әйттең?
— Минме? Мин экспедициягә барганым юк.
Өстәл артында утыручылар шаркылдап көлеп җибәрде. Бары яшь кыз Лианага карап:
— Син кая кыйнадың ул кызны, шул урында полиция хезмәткәрләре нәрсә диде.
— Алар мине тыңламады да, җитмәсә Сиринә аңсыз ята иде.
— Колхозница, бер дә борчылма, сиңа урын табалар, син шәп лакомый кусочек....
Теге усал хатын тагын нидер әйтмәкче иде, старший аны туктатып:
— Хорош бакланить.
Мин Зөмәрә исемле, тупо тётя Зоя диярсең. Ә Кэтриннан курыкма син, ул үзе тыныч, крутой күренергә ярата. Ә хәзер тыныгыз да чыкмасын, ял, ял, ял кирәк.
Старшийга каршы берсенең дә барасы килмәде ахыры, тәлинкәләрен юып барысы да караватларына ятты. Лиана да караватка ятып тәрәзәгә карады. Бүген шундый да матур көн, кояш нурлары тәрәзә аша камерага кереп бүлмәне яктырта. Лиана үз уйларына гына бирелеп, йокымсырап ята иде, старшийның тавышы ишетелде:
— Халисә син теге җырыңны җырла әле, бик ыста яздың син аны, каян уйлап таптың, әйдә, бераз җаным тынычланыр.
Лианага ярдәмгә килгән кыз, Халисә булып чыкты, ул әкрен генә җырлый да башлады.
Кошлар оча зәңгәр күкләрдә,
Чөнки алар һаман иректә,
Ялгыз коштай мин дә талпынам
Тик оча алмыйм, чөнки читлектә.
Шакмаклы күк йөзе,
Шакмаклы күк йөзе,
Йөрәгемне тырный , елата,
Шакмаклы күк йөзе,
Шакмаклы күк йөзе,
Туганнарым калды еракта.
Язмыш биреп авыр сынауларын
Канатымны төптән каерды,
Өметемне өзеп киләчәккә
Туганнардан мине аерды.
Шакмаклы күк йөзе,
Шакмаклы күк йөзе,
Йөрәгемне тырный, елата.
Шакмаклы күк йөзе,
Шакмаклы күк йөзе,
Әллә нинди уйлар уйлата.
Нигә язмыш минем ялгышканны
Карап тора сынап биектән?
Күз яшьләре аша зәңгәр күккә
Мин карыймын тимер читлектән.
Шакмаклы күк йөзе,
Шакмаклы күк йөзе,
Йөрәгемне минем тырнама,
Шакмаклы күк йөзе,
Шакмаклы күк йөзе,
Бирешермен диеп уйлама.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас