Литература
21 Февраля 2024, 06:30

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. 13 бүлек. Каршысында утырган , профессор булып кыланган Азат чыннан да кызык күренә. Әлфиянең күзлеген киеп, башында сөлгедән чырналган түбәтәй үзе кызык иде. Лиана рәхәтләнеп көлде дә көлде. Аның көлүе челтерәп аккан чишмә тавышына охшаш иде.Әйе ,нәкъ менә шул чишмә суыдай вакыт сизелми үтә бирде.

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Каршысында утырган , профессор булып кыланган Азат чыннан да кызык күренә. Әлфиянең күзлеген киеп, башында сөлгедән чырналган түбәтәй үзе кызык иде. Лиана рәхәтләнеп көлде дә көлде. Аның көлүе челтерәп аккан чишмә тавышына охшаш иде.
Әйе ,нәкъ менә шул чишмә суыдай вакыт сизелми үтә бирде. Ниһаять уку елы тәмамланып Лиана ялларга кайтты. Линарга да күңелле, апасы белән туйганчы сөйләште, серләре белән уртаклашты. Хәзер инде Хәмит абыйга да җиңелерәк, алайса соңгы арада бик үзгәрде. Азат та сөеклесен онытмады. Ялларга кайткач Лиана белән Линарны яшеллек дөньясына алып барды. Апасы белән Азат җиләк җыйганда Линар чикерткәләр артыннан күзәтте, чәчәкләргә кунган күбәләкләр, берсен, берсе уздырып сайраган кош тавышлары, барысы да аның күңелен күтәрде. Ә бүген алар бөтенесе җыелып балык тотарга барды. Әнисе белән апасы яшелчәләр юды, Хәмит абый учак ягып җибәрде, ә Азат абыйсы елга кырыенда балык тотты. Кызганычка каршы бүген балык кына эләкмәде. Балык булмаганны аңлаган кебек, һәрвакыттагыча Хәмит абыйның запасы бар иде. Сизенгән кебек ул кибеттән берничә балык алган булып чыкты. Тәмле уха исе бөтен җиргә таралды. Матур итеп сөйләшеп, тәмле уха ясалма өстәлдәге тәлинкәләргә салынгач нигәдер Хәмит абый кисәктән куллары белән күкрәгенә ябышты. Бөтенесе дә куркып аның янына килде. Хәмит абый борчылмагыз дисә дә, аны тыңлаучы булмады, бөтенесе дә тиз генә җыенып район үзәгенә кайтты. Иң беренче эш итеп Хәмит абыйны хастаханәгә китерделәр. Табиб Хәмит абыйны карауга аны реанимация бүлегенә кертергә кушып:
— Вакытында алып килгәнсез, тагын ярты сәгатькә булса да соңга калсагыз аны югалта идегез— дип, үзе дә реанимация бүлегенә ашыкты.
Хәмит абыйның авыруы бөтенесе өчен авыр булды. Линар аеруча да борчылды, Лиана мин хастаханәдә калам, сез кайтыгыз дисә дә, бер генә дә өйгә кайтасы килмәде аның. Линарны көч хәл белән генә үгетләп өйгә алып кайттылар. Лиана коридор буйлап йөрде. Ничек итеп алар Хәмит абыйлары авырганны сизмәде. Күрделәр, күрделәр бит алар аны соңгы арада нидер борчыганын. Хәмит абыйның барысы да яхшы дип әйткәнен нигә тыңладылар алар?
Берничә сәгать үткәч, ниһаять табиб реанимация бүлегеннән чыкты. Лиана аның каршысына чабып диярлек барып:
— Әйтегез,әйтегез, нәрсә хәле, ул, ул үлми генә дип әйтегез....үтенәм, аның хәле җайлана дип әйтегез.
Табиб елмая төшеп:
— Сез бит миңа әйтергә ирек бирмисез. Әйе, әтиегезнең хәле җайлана, сез вакытында алып килгәнсез дип әйттем бит инде.
Лиана башын иеп:
— Ул миңа әти түгел, ул үги әти.
Табиб башын чайкап куйды да:
— Димәк яхшы үги әти, начар булса саклап торып хәлен белешмәс идегез.
— Әйе, сез хаклы, яхшы гына түгел, ул искиткеч яхшы кеше. Рәхмәт сезгә, сез карагыз инде, зинһар өчен яхшы карагыз.
— Ярый сеңлем, сез кайтыгыз, ул бит әлегә реанимация бүлегендә , димәк аны караучылар бар. Ә иртәгә килерсез, төшке аштан соң.
— Рәхмәт тагын бер кат--дип Лиана шатланып, хастахәнәдән чыгып өйдәгеләргә шалтыратып хәбәрне җиткерде.
Ике атна Лиана үзен кая куярга белми йөрде. Линарны карауны да бетереп үз өстенә алды. Ә инде Хәмит абый кайткач аның да күңелен күрергә тырышты. Даруын эчерер өчен сәгать карап торды. Вакыт җитүгә стакан белән суын тотып даруны бирә иде. Хәмит абый үзен хәлсез кеше дип санамасын өчен Лиана тагын бер нәрсә уйлап тапты.
— Хәмит абый әлегә син ял иткән арада минем тренерым, минем өйрәтүчем ролен башкарырсың. Мин бит массаж ясый белмим, ә Линарга массаж, тагын әллә ниләр кирәк, син миңа өйрәтеп утырырсың ярыймы. И так башлыйбыз, массаж ясар өчен мин нишләргә һәм Линарны ничек яткырырга тиеш?
Хәмит абый Лианага әйтеп, вакыты белән үзе дә ярдәм итеп торды. Ә Лиана шунда да хәйләкәр елмаеп нидер эшләп куя иде. Аннары бөтенесе бергә рәхәтләнеп көләләр. Венера кызының һәрберсенә дә вакыт табып, бөтенесенең күңелен күрергә тырышуы йөрәген җылытты.
Әкрен генә вакыт шулай үтте. Линарны Мәскәүгә алып барырга вакыт җитте. Алдан сөйләшкәнчә Казанга барып Линарны табибка күрсәтеп анализлар үттеләр. Анализларны, ренгент кәгазьләрен Мәскәүгә җибәреп аннан җавап көттеләр. Ә менә инде җавап хаты килгәч йортта бәйрәм үткәрделәр. Мәскәүдән килгән хатта Линарга операция ясарга кирәк түгел дип язылган иде, чөнки ниндидер сәбәпләр аркасында Линар терелә башлаган булып чыкты. Ә иң мөһиме, шулай массажлар ясап, кирәкле күнегүләрне үз үзен җәлләми ясаса, терелү тагын да тизләнүе ихтимал дип язганнар. Әлбәттә бу җиңү һәм җиңүнең сәбәпчесе, үз үзен җәлләмичә Линарны караучы Хәмит абый иде. Менә шулай бәхет дигән нәрсә кабат алар йортына керде. Лиана укырга киткәнче Линарны үзе карарга тырышты. Хәмит абыйсына булган олы хөрмәте артканнан арта барды.
(((( Автор Гөлчирә Галимова))))
Дөнья мәшәкатьләре, уку башлану, үзенең яраткан эше вакытны күп алды шуңа да вакыт үткән сизелмәде дә. Яңадан җир өсте ак юрганын япты. Көтеп алган көн килеп җитте, Лианага 18 тулды. Әлбәттә инде Азат зур бәйләм чәчәкләр алып килеп:
— Менә тагын ике ел калды, аннары син әкрен генә минем фамилиямә күчәрсең.
— Минем үз фамилиям матур, мин үземнекен калдырам.
— Ярар, тогда мин сиңа кияүгә чыгам һәм синең фамилияңне алам.
— Нәрсәәәә?
— Соң туй булгач фамилия үзгәрергә тиеш түгелме? Теләсәм теләмәсәм дә шулай эшләргә туры килә, әти генә үпкәләр инде.
— Тукта әле, син нәрсә ә ? Ике елда бәлки мин кире уйлармын.
— Дөресме?
— Вот җүләр.
— Минме?
— Әле вакыт бар ә син әллә ниләр уйлыйсың, шуңа әйттем.
— Ярар дидем бит, мин көтә беләм. Кара әле Лиана, әйтергә онытып торам, нишләргә миңа, ике айга мине Мәскәүгә җибәрергә телиләр, ризалашыйм микән?
— Нигә?
— Ничек әйтим, аннан өч полиция хезмәткәре безгә эшләргә килә, бездән өч кеше анда бара, обмен.
— Юк, аңламыйм нигә кирәк ул аларга?
— Дөресен әйткәндә бер яктан яхшы ул, тәҗрибә җыясың, эш өчен әйбәт. Әгәр син риза булмасаң мин бармыйм.
— Ә сиңа кирәкме? Кирәк булса бар Азат. Минем синең тормышыңа киртә буласым килми. Аннары ике ел бар көтәм дисең бит, менә карыйбыз, мәхәббәтне сыныйбыз инде.
— Син акыллы кыз, ышан миңа, синнән башка беркемдә кирәк түгел.
— Мин ышанмасам әйтмим дә.
Ак бураннары, салкын җилләре, озын төннәре белән кыш узып та бара. Тагын берничә көннән Азат Мәскәүдән кайта. Телефоннан сөйләшеп торсалар да Лиана егетне бик сагынуын аңлады. Яңа елны бергә үткәрә алмасалар да 8 март бәйрәмен алар бергә үткәрәчәк.
Үз уйларына бирелеп Лиана әкрен генә эшкә китте. Бүген дәресләр дә күп иде, шулай да Лиана эштән каласы килмәде. Җитмәсә бу атнада энесенә кайтам дип сүз биргән иде, димәк күчтәнәчләр дә күп булырга тиеш. Ләкин без теләгәнчә генә бармый шул дөнья.
Лиана эшкә килүгә аны Светлана Николаевна каршы алып:
— Үтенәм булыш, бүген ике официант эшкә килмәде, ә кунаклар саны киресенчә бүген күп. Син...син бүген официант булып эшли алмассың микән?
— Әлбәттә инде булышам, мин хәзер киенеп чыгам.
— Рәхмәт сиңа Лиана, син чыннан да безнең өчен табылдык, алтыңга тиң кеше.
Лиана елмаеп киемен алыштырырга кереп китте. Бары ике сәгать кенә эшләсә дә Лиана бик арды, чәй эчеп алырга дип аш бүлмәсенә керүгә аңа:
— Лиана синең өстәлгә тагын бер төркем яшьләр утырды, чәй эчүгә чыгарсың диделәр.
Лиана ашыкмады,аның нигәдер чыгасы килмәде, күңеле тартмады . Шулай да эшлим дигәч эшләргә инде. Лиана авыр сулап залга чыкты, кирәкле өстәл янына килеп:
— Тагын нинди заказларыгыз бар? — дип сүзен генә әйтеп бетерде, кемдер шаркылдап көлеп җибәрде һәм :
— Менә бит кая йөри икән безнең район Золушкасы.
Лиана өстәл артында утырган Сиринәне күреп исе китте. Ә Сиринә авызындагы сигаретын бармак арасына кыстырып, икенче кулындагы бакалны әйләндерә, әйләндерә:
— Ә сез беләсезме бу кем? Супер, пупер фахишә ....
Сиринә янә көлде, алар өстәле яныннан китәргә теләгән Лианага карап:
— Нигә китәсең, сиңа китәргә кушкан кеше юк, заказ ал. Нинди баш күтәреп йөри бит әле. Әнисе себерелеп йөргән җитмәгән үзе дә охотага чыккан. Нәрсә, сиңа ирләрне капкынга эләктерергә әниең өйрәтәме фахишә?
Лиананың җен ачуы чыкты, ул Сиринәгә таба борылып:
— Яп авызыңны, сиңа ничә тапкыр әни турында начар сүз әйтмә дидем бит, син кешечә әйткәнне аңламыйсың мәллә?
Сиринә идәнгә төкереп:
— Күрәсезме бу....... әле җикеренеп тора дрянь. Дөрес әйтмим мәллә? Семейка, әтисе 17 дәге кызга ябышты, әнисе күршесенең башын әйләндерде, монысы Казанга укырга киттем дип папиклар эзләп йөри.
— Җитте дим.
Лиана җен ачуы чыгып, кулындагы поднос белән Сиринәгә сугып җибәрде. Тик Сиринә тагын да каты сүгенеп Лиананың йөрәген айкап чыкты. Лиана Сиринәне бәреп екты һәм өстәл өстендә яткан пычакны кулына алды.
Дәвамы бар.

 

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас