Литература
12 Февраля 2024, 04:30

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. Җиденче бүлек. Азат Лиананың кулыннан сумкасын алды. Алар сөйләшә, сөйләшә Лиана яшәгән тулай торакка килеп җиттеләр.— Менә бит без бер беребездән ерак та тормыйбыз икән, җитмәсә икебез дә бер үк кибеткә йөрибез.— Ә син кая яшисең?

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Азат Лиананың кулыннан сумкасын алды. Алар сөйләшә, сөйләшә Лиана яшәгән тулай торакка килеп җиттеләр.
— Менә бит без бер беребездән ерак та тормыйбыз икән, җитмәсә икебез дә бер үк кибеткә йөрибез.
— Ә син кая яшисең?
— Мин дөресен әйткәндә квартира снимать итеп торам. Тулай торакта яшәргә теләмәдем. Тавыш, кеше күп, төнге кизүдән соң йоклап та булмый. Әтиләр белән киңәшләшеп квартирада яшәү уңай дип санадык.
— Тик квартира кыйммәт түгелме?
— Аллага шөкер әтиләр булыша, аннары мин үзем квартира алырлык акча җыярга телим.
— Ничек?
— Мин компьютерларда яхшы разбираюсь, шуның белән файдаланам, төзәткәлим, күп кеше зарлана бит, вроде не плохо килеп чыга.
— Мин дә эш эзлим, бәлки нәрсә булса да килеп чыгар дип уйлыйм. Хәмит абый Мәскәүгә барып кайтам дигән иде, Линарга операция хакында сөйләшеп.
Шул вакыт Азатның телефоны шалтырады, ул тиз генә җавап биреп:
— Мине эшкә чакыралар, без очрашырбыз дип өметләнәм, кстати, телефон номерыңны бирәсеңме?
Лиана елмаеп куйды һәм үзенең телефон номерын Азатка әйтте. Лиана тулай торактагы бүлмәсенә керде. Үзенчә шатланды кыз, менә бит нинди егет йөри аның артыннан. Хыялларына бирелеп кыз өс киемен алыштырып, күрше бүлмәгә, кызлардан таба алырга дип керде. Үзе дә әле генә кайтып кергән Лена:
— Үпкәләмә инде, мин походу табаны юарга онытканмын. Беләсеңме мин бит укудан кайткач бераз өй эшләрен эшлим һәм эшкә китәм. Юарга дип тә куйган идем, но...
Кыз иң башларын гына күтәреп алды да:
— Чыннан да гафу ит, ант итәм бу хәл бүтән кабатланмас.
— Борчылыр урын юк, ә син кая эшлисең?
Лена кеше ишетмәсен дигәндәй як ягына каранып алды да әкрен генә :
--Ночной клубта, официантка мин, вакыты белән идән дә юарга калам. Аңлыйсыңмы әниләр биргән акча җитми миңа, бераз матур киемнәр дә аласы килә, мин бит авыл кызы. Аннары күчтәнәчләр дә алып кайтасы һәм әти белән әнигә үз үземне кайгырта ала алуымны исбатлыйсым килә.
— Анысын үзең беләсеңдер инде. Лена ә....ә анда тагын эшчеләр кирәкмиме? Минем дә эшлисем килә, миңа да акча дигән нәрсә комачауламас иде .
— Мин сорап карармын, обещать итә алмыйм.
— Ярый, сөйләштек.
Бу сөйләшү Лиананың йөрәгенә бераз гына җылылык кертте. Әгәр эшләп булса, энесен дәвалау өчен берәз генә булса да өлеш кертсә, бу бик яхшы булыр иде. Лиана янә уйларына бирелеп ашарга әзерли башлады. Көн дигән нәрсә генә тиз үтә шул. Төн дә үтеп яңа таң ата, мәшәкатьләр башлана. Лиана белән Азат һәркөн диярлек очраша, менә инде бер атна алар бер берсен сагынып көтеп йөри. Менә бүген дә алар янә очрашты.
— Азат минем бүген беркаяда барасым килми.
— Ә нишлибез? Ә сорарга онытып торам, син бу атнаны өйгә, районга кайтасыңмы?
— Юк, әни борчылып, вакыт уздырып йөрмә атна саен кайтып, укуыңны җайла, әзерлән ди. Ә нигә сорыйсың?
— Тогда ял көнне мин сине бер җиргә алып барам, ошар дип уйлыйм.
— Кая инде?
— Ул кызык булмый бит алдан белгәч.
Азат Лиананы уйнап кына төртеп җибәргән иде, Лиана кар өстенә ауды. Азат аңа кулын биреп торырга булышмакчы иде, Лиана да аның кулыннан көчле итеп тартты. Азат та кар өстенә ауды. Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм Азат Лиананың битеннән чәчләрен алып , аңа булган хисләрен яшерми үбеп алырга теләде. Ләкин Лиана гына башын читкә борып:
— Кирәкми Азат, гафу ит, аңла, мин әле андый отношениегә әзер түгел.
Лиана әкренләп кар өстеннән торды да өстен кагып:
— Үпкәлә миңа, син, син миңа бик ошыйсың, тик, мин әле яшь. Көлмә генә, үзеңә кара, бәлки син зуррак, ялкынлы очрашулар телисеңдер, мин әлегә әзер түгел, миңа бит 18 дә тулмаган.
— Җүләрем минем. Мин бит үбеп кенә алмакчы идем. Кызык инде, без күпме беләбез бер беребезне, ә мин сине әле үпмәгән дә.
Азат тагын көлеп җибәрде дә:
— Ул син үпкәләмә күп таләп итә дип, мин сине аңлыйм Лиана. Мин көтәргә, күпме телисең шуның хәтле көтәргә әзер. Бәлки, бәлки син шундый булганың өчендер мин сине яраттым.
— Нәрсәәәә?
— Әйе Лиана, мин сине яратам.
Лиана күзләрен аска төшерде, әллә нишләп китте ул, ниндидер шашкын хисләр бөтен йөрәген биләп алды. Ә Азат аның кулыннан тотты да алар әкрен генә юл буйлап атлый башлады. Әле тулай торак янына килеп җиткәч тә Азатның Лиананы кертеп җибәрәсе килмәде.
Бүлмәгә кергәч Лиана озак кына тәрәзәдән карап басып торды. Тагын күпме басып торган булыр иде әгәр бүлмәдәш кызы Әлфия дәшмәсә.
— Бүген сине Лена эзләп кергән иде, эшем бар, мине күрсен әле диде. Син нәрсә сораган идең соң ул кыздан?
— Әйттем бит инде эш кирәк дип, ул эшли икән, менә мин сорадым, минем турында да әйт дидем.
— Соң ул бииит...
— Беләм, беләм кая эшләгәнен. Миңа бит идән юучы булып эшләсәм дә була, нәрсәсе бар аның?
— Үзеңә кара, тик андый җиргә мин бармас идем.
Лиана дәшмәде, берьяктан Әлфия дөрес әйтә, икенче яктан карасаң башка җиргә 18 яшь тулмыйча эшкә дә алмыйлар. Ярар, эшләп карыйм аннары күз күрер дип уйлады кыз, һәрвакытта да кире чигенеп була бит дип үз сүзләрен үк раслап куйды. Икенче көнне үк Лена белән сөйләшеп кафега эшкә урнашырга китте. Кафе җитәкчесе Светлана Николаевна аны җылы каршы алды .
— Мин кушканнарны эшләсәң сиңа притензия булмас. Әлегә савыт саба юарсың, ә кеше әзрәк чакта официант ролен өйрәнерсең. Ә иң мөһиме онытма, клиент всегда прав. Син аларга каршы дәшәргә тиеш түгел, елыйсың килсә дә син елмаерга тиеш нәкъ менә театрдагыча, аңладыңмы? Аңласаң бар кухняга, анда сиңа калганын күрсәтерләр, и ещё зарплата атнага бер, и ещё әгәр инде заслужить итсәң приемия дә булачак.
— Рәхмәт, мин тырышырмын.
Лиана эшли башлады, тик бу эш ул уйлаганча җиңел булып чыкмады. Савыт саба юарга гына түгел, бәрәңге арчышырга да, вакыты белән идән юарга да туры килде. Бары тик зарплата күпме буласын алдан әйткәнгә генә Лиана түзәргә булды. Эштә арып кайту гына түгел, инде берничә көн Азаттан да хәбәр булмау кызның күңелен төшерде. Лиана күпме шалтыратты, күпме смс язды, тик егеттән җавап булмады. Әлеге дә баягы дигәндәй, тагын бер кат Әлфия сүзләрен исенә төшерде, әйе тагын ул хаклы. Нәрсә дигән иде әле? "" Егетләр үзләренә кирәк әйберне алгач юкка чыга, хыялый, беркатлы юаш кызлар эзли, ә инде кире каксалар ике дә уйламый китә, башканы эзли башлый" Димәк мин аңа кирәк булмаганмын, ул үзенә тиңне эзләп киткән дип кыз күңелен төшерде. Ә бит ул аны яратырга өлгергән иде бит. Ярар, аның елап йөрергә вакыты юк, таба, таба әле ул үзенә тиң ярын. Лиана тырышып укыды, эшендә дә сынатмады, бер караганда тәмле ризыклар белән сыйладылар аны пешекчеләр. Ә нәрсә тагын кирәк, ашап кайткач акчага да бераз экономия була дип шатланды кыз. Менә бүгенге кич тә башка кичләрдән бернәрсә белән дә аерылып тормый кебек иде. Пешекчеләр дә өлгерә алмый, шуңа да Лиананы кухняга ярдәмгә чакырдылар. Бер төркем яшьләр туган көн уздыра булып чыкты. Залда бит әле ул төркемнән башка ял итәргә килүчеләр күп иде. Төрле җырга кушылып, дөресрәге үкереп, җырларга тырышучылар артканнан арта барды. Андагы тавыш ябык ишек аша да ишетелә иде.
— Опять нанюхалис изверги.- дип куйды пешекчеләрнең берсе.
— Ә син нәрсә уйладың? Бай папашаларның балалары нишләргә белми инде, наркотик матдәләр куллану хәзер модага керде.
— Акча каян алалар икән соң ул заразага?
— Дөрес булса безнең кафеда да кемдер алып килеп сата имеш.
— Син телеңне тый, кеше ишетмәсен, эшсез каласың килә мәллә? Монда хуҗабикә яхшы, акчаны җәлләми.
Пешекчеләр сүзе Лианага бергенә дә ошамады. Ничек инде наркотик кулланалар? Аллам гына сакласын үземне. Юк , монда куркыныч, акчаны алам һәм бүтән монда килмим, дип уйлап кына бетерде, зал ягында ниндидер каты кычкырган тавышлар ишетелде. Лиана исерешкәннәр инде дип уйлап, бәрәңге алырга дип складка таба китте. Бер чиләккә бәрәңге тутырып, склад ишеген ачкан гына иде, каршысына, очып диярлек килгән егет аңа бәрелде. Кыз күз ачып йомганчы ул , арттан чыга торган ишеккә таба чаба да башлады. Аш бүлмәсеннән тагын ике ир ат чабып килә иде. Үзләре тукта дип кычкыралар, ә кулларында ату коралы. Лиананың йөрәге ярылды, ул куркудан кире складка кереп китте. Теге ирләрнең берсе качкын артыннан китте, икенчесе Лиана артыннан кереп:
— Сез нишлисез монда? Нигә без килгәнне күргәч качасыз?
— Ә сез ничек уйлыйсыз?
— Сорауны мин бирәм, нигә мине күргәч кереп качтыгыз?
— Соң каршыга пистолет тоткан кеше килгәнне күргән һәр кеше качадыр инде, кемнең үләсе килсен.
— Яле кызыкай күтәр әле кулыңны, хотя.....кесәңдә нәрсә бар?
— Нәрсә булсын, пешекчеләр суган алып килергә куштылар, менә тиядем кесәмә.
— Бушат әле кесәңне.
Лиананың ачуы чыкты, тик нишлисең бит, полиция хезмәткәрләре нә каршы барып булмый. Шуңа да кесәсеннән берәм берәм суганны коридорда торган өстәл өстенә куя башлады. Бер кесә бушагач икенче кесәсеннән ике суган гына чыгарырга өлгерде, суган белән бергә ниндидер кечкенә төргәк килеп чыкты. Теге качкын егет бәрелгән вакытта кызның кесәсенә салырга өлгергән булган ахыры. Полиция хезмәткәре кызга карап:
— Ә бу нәрсә? Сезнеңчә мин суган белән пакетны аера алмыйммы?
Лиана куркудан күзләрен зур итеп ачып:
— Бу минеке түгел, мин, мин белмим ул минем кесәмдә юк иде.
Шул вакыт алар янына икенче полиция хезмәткәре килеп:
— Зараза, качты, тотып булмады, эх, шундый куш ычкындырдым.
— Зато аның хезмәттәше, коллегасы кача алмады, суган арасына яшергән, безне җүләргә саныйлар ахыры. Но нәрсә крошка, җыен, без сине санаторийга алып барабыз.
— Нәрсә өчен? Минем нинди гаебем бар?
Полиция хезмәткәре ачуы чыгып:
— Нинди дисеңме? Ә менә бу нәрсә? Яшьләр арасында таратып безнең Казан шәһәрендә наркоманнар үстерәсең киләме? Оят түгелме сиңа?
— Ул минеке түгел, теге качкан егет миңа бәрелгән вакытта кесәмә салырга өлгергәндер. Үтенәм ышаныгыз.
— Сез барыгыз да шулай дип әйтәсез, Сергей забири её пака я не удавил эту гадину.- дип урта яшьтәге ир арткы ишеккә таба китте, алар янына якынайган яшь полиция хезмәткәре Лиананың кулыннан тотып:
— Пошли давай- дип алга таба сөйри башлады.
Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас