Литература
12 Февраля 2024, 04:10

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. Алтынчы бүлек. Төрле мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелмәде дисәң дә була. Линарны да хастаханәдән алып кайттылар. Күп сөйләшүләр, үгетләүләрдән соң Венера апа да Хәмит белән никах укытып бергә яши башладылар. Хәмит үз эшен оста башкарды. Яхшы ир генә түгел, ул оста бала караучы икәнен дә исбатлап күрсәтте.

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Төрле мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелмәде дисәң дә була. Линарны да хастаханәдән алып кайттылар. Күп сөйләшүләр, үгетләүләрдән соң Венера апа да Хәмит белән никах укытып бергә яши башладылар. Хәмит үз эшен оста башкарды. Яхшы ир генә түгел, ул оста бала караучы икәнен дә исбатлап күрсәтте. Бакча якка чыга торган ишектә үз урынына керде, аш бүлмәсендәге шыгырдый торган идән дә бүтән аваз чыгармады. Ул һәрвакыт, һәрберсе белән сөйләшергә сүз тапты, фикерләрен уртаклашты. Ә Линарга килгәндә, ул аны нәни бала кебек күтәреп кенә йөрмәде, бассейнга алып барып, махсус физик күнегүләр эшләтте. Алай гына да түгел, коляска белән өйгә кереп чыгар өчен дә махсус урын әзерләде. Бала үзен гарип итеп сизмәсен өчен барысында эшләде. Лиана исә Хәмит абый турында начар уйлаганы өчен үзен гаепле хис итте.
Менә җәй дә ахырына якынлаша башлады. Беркөнне кич , бергәләп ашап утырган вакытта Хәмит абый сүз башлады:
— Лиана сеңлем, җәй бетә, ә син берни уйламыйсың. Син бит Казанга укырга китәм дип документларыңны да алдың иде, йә нишлисең?
— Хәмит абый мин ничек итеп китим соң? Өйдә булышасы бар, әнә берәр кафега эшкә керермен әле.
— Юк, син үз тормышыңны, киләчәгеңне юкка чыгара алмыйсың.... Сиңа укырга кирәк.
— Юк дидем бит, җитмәсә братикка операциягә акча җыярга кирәк . Безгә акча кирәк, әнигә әлегә эшләргә ярамый бит.
— Мин кредит алам, ә син, син укырга барырга җыен. Без бирешмибез, ишетәсеңме? Без бөтен авырлыкны да бергә җиңәбез, ә син, син укып бетергәч безгә булыша аласың. Дөресен әйткәндә укымаган кеше акчаны әзрәк ала, так что алга, бары тик алга карап яшәргә кирәк.
— Рәхмәт Хәмит абый. Мин бик шат син безнең белән булганың өчен һәм бик оят элек сине кабул итә алмаганыма.
— Алар артта калды инде, алга карап атларга дидем бит инде. Тагын бер нәрсә, без әниең белән киңәшләштек тә сиңа бүләк ясарга булдык. Туган көнеңә вакыт бар барын, тик синең белән башкача сөйләшеп булмас дип телефон алырга булдык.- дип Лиананың кулына яңа телефон тоттырды.
Лиана нәрсә әйтергә белмичә бер әнисенә, бер Хәмит абыйсына карады.
— Хәмит син гел кызыбыз уңган, акыллы дисең, ә ул рәхмәт тә әйтми карап утыра.
Венера елмаеп кызына карады. Ә Лиана аптыраулы карашы белән карап тора бирде. Менә, менә ул күптән көткән телефон. Ул нишләргә белми озак утырды, аннары:
— Мин чыннан да көтмәгән идем, гафу итегез инде. Рәхмәт, мин чыннан да бик шатмын, бик, бик шатмын. Аеруча сиңа Хәмит абый, син .... әйтәсем дә килми, тик бу сүзләр дөрес, син әтидән дә яхшы кеше булып чыктың. Әгәр син булмасаң белмим нәрсә булыр иде. Мин ышанам , синең белән әниләр бернинди дә уңайсызлык кичермәс. Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә рәхмәт. Әнием үпкәләмә беренче итеп рәхмәт сүзләрен Хәмит абыйга әйтүем өчен, мин үземне дөрес эшләдем дип уйлыйм. Әлбәттә инде сиңа да бик зур рәхмәт.
— Кызым син дөрес эшләдең. Соңгы арада син үзеңне зурларча тотасың, зурларча фикер йөртәсең, бәхетле генә бул балам.
Лиананың Казанга барырга йөрәге тартмаса да, ул җыенып укырга дип чыгып китте. Аның әнисе шикелле оста пешекче буласы килде, һәрвакытта әнисенең пешергән ризыгын мактады, мин дә тәмле пешерергә өйрәнәм дип хыялланды. Ләкин хыялын гына үзгәртергә туры килде. Энесе авыру сәбәпле, тора бара энесе урын өстендә калса, уколлар һәм медицина ярдәме кирәк була дип, Лиана медицина буенча белем алырга булды. Шулай итеп ул Казан каласында белем ала башлады. Лианага уку бик ошый иде, тик менә уку йортына гына йөрергә уңайсыз, уку йортының тулай торагы ерагырак булып чыкты. Вакыты булган саен ул район үзәгенә, әнисе, энесе янына ашыкты. Энесе янында озак итеп утырып, ничек укыганын, нинди кешеләр белән аралашканын бәйнә, бәйнә сөйли иде.
— Беләсеңме братик, син аягыңа баскач мин сине үзем белән алып барам. Кызлар циркка да бардылар, мин бармадым, синең белән бергә барырбыз, күңеллерәк булыр дип уйладым.
— Апаааам, ә мин чыннан да аякка басаммы?
Энесенең бу соравы Лиананың йөрәген айкады, күзенә җыела башлаган яшьләрен күрсәтмәс өчен ул энесе янына сузылып ятты да түбәгә карап:
— Ә син хыяллана беләсеңме? Юк, дөрес түгел, син әкиятләр яратасыңмы?
— Без бит гел икәү әкият карый идек, син миңа әкият укый идең.
— Нәкъ шулай , әкияттәге кебек булсын, әкият ахырында нәрсә була?
— Әйбәт була.
— Менә син дә әкият ахырын көт. Синең дә әкиятен яхшы бетәчәк һәм син моңа ышынырга тиеш. Ә хәзер йокла, йокы ул үзе терелтә ди дәү әни.
Лиана энесенең бит уртасыннан үбеп бүлмәдән чыгып китте . Залга кереп телевизор кабызып нәрсә булса да карарга иде аның исәбе, тик әнисе белән Хәмит абыйсының сөйләшүен ишетеп аларны тоңлап торырга булды һәм әкрен генә аш бүлмәсе янына килеп басты.
— Венера мин үземне хаклы дип уйлыйм. Үзен уйлап кара әле һәм бүлдерми генә мине тыңла. Мин,.... балаларга яхшы түгел, минем йортка күчер өчен алар миңа ияләшергә тиеш дип үзем сездә яши башладым. Венера көннән көн үтә бит, ә иртәгә шалтыратып Линарга операция була дисәләр нишләрбез? Безнең кулда акча юк, әлбәттә мин кредит ала алам. .....
— Белмим дә нишләргә? Операция бик катлаулы икәнен дә беләм, Мәскәүдә операция ясатсагыз яхшырак була диләр дә бит, тик ничек җиңеп чыга алырбыз соң?
— Венера әйттем бит, тыңла башта, әйтем бетерим сүземне. Минем йорт сезнекеннән яхшы, бәлки шунда күчәрбез, мин бит аны гаиләм зур булыр, өйләнермен дип салдым, тик гомерем буе сине яратып яшәдем, синдәй хатын таба алмадым. Менә шулай кыр хәтле йортта яшәдем. Ә хәзер әйтер сүзем шул, әйдә миңа күчәбез ә синең йортны сатабыз. Бүген язып бүген сатып алалар дигән сүз түгел бит, аңа да вакыт кирәк Венера. Үзеңнекен сатмасаң мин бетереп сезгә күчәм, минем йортны сатып була, сатуга акчаны синең исемеңә күчереп тә куярбыз.
— Белмим, белмим Хәмит, ә балалар ни дияр? Ярый Линар кечерәк, ә Лиана, ул нәрсә әйтер?
Лиана түзеп тора алмады, әниләре янына аш бүлмәсенә кереп:
— Гафу итегез кушылуым өчен, тик мин ялгыш сезнең сүзләрне ишеттем, яхшы итеп ишетелерлек сөйләшәсез бит. Әни мин бу юлы Хәмит абый хаклы дип уйлыйм....Аннары...
Әни мин без Хәмит абыйларга күчсәк яхшырак дим, чөнки монда бөтен нәрсә әтине искә төшерә, ә мин аны күралмыйм, ишетәсеңме, күралмыйм.
— Кызым....
— Әни син минем фикерне ишетәсең килә иде бит, син ишеттең. Тыныч төннәр.
Лиана тиз, тиз атлап китеп тә барды. Менә бит нинди кешеләр бар, без аңа беркем дә түгел, ә ул бар йөрәге белән синең хакта уйлый, ә әтисе ниләр булганын белә торып хәл дә сорашмады. Лиананың йөрәге күкрәгеннән чыгып чабам дип сикерә үк башлады. Кыз үзенчә белгәннәрне, дәү әнисе өйрәткән догаларны кабатлый башлады. Догаларның ярдәме тидеме, әллә арыганлык тәэсир иттеме, Лиана изрәп йоклап китте. Ял көннәре генә сизелмичә тиз үтә шул. Лианага да кире шәһәргә барырга кирәк. Укулар, дәрес әзерләүләр мәктәпкә караганда күпкә катлаулырак булып чыкты. Тик Лиана бирешмәде, ул иң беренче чиратта энесе хакында уйлады, шуңа да башы белән укуга кереп чумды.
Урамда әкрен генә кар оча башлады. Зур, зур ак күбәләкләр берсен берсе уздырып каядыр ашыгалар шикелле. Лиана кар бөртекләренә карап алга атлый бирде. Аның күңелен ниндидер тынычлык басып алды, бары ара- тирә үтеп китә торган трамвай тавышлары гына ул тынлыкны боза иде. Лиана як ягына каранып, кар бөртекләре артыннан атлады. Аның кар бөртекләренә" Туктагыз, сез кая? Мине дә калдырмагыз, мин сезне барыбер куып тотам".- дип әйтәсе килде. Юк шул, бүген аның ашарга пешерә торган көне, шуңа да Лиана укудан кайтышлый кибеткә кереп чыгарга булды. Үзенә кирәк әйберләрне алып касса янына килеп басты да, нәрсә пешерү хакында уйлый башлады. "" Таба, әйе таба, бүген аңа таба кирәк була. Ә кая ул? Әәәәә, күрше кызлары беркөнне сорап торганнар иде. Бәлки кирәк түгелдер, кереп алырга булыр. - дип үз үзенә сөйләнеп торганда, аның күзен кемдер каплап:
— Ку- ку.
— Что такое? Что за куку? Немедленно отпустите меня.
— Ай, яй, бигрәк тә усал икәнсең. Ә мин без дуслар дип торам.- дип күз каплаучы Лиананы үзенә таба борды. Каршысында полиция хезмәткәрләре киемен кигән Азатны күргәч Лиана аптыравын яшерми:
— Син? Нигә күземне капладың? Аннары усал дип әйтәсең, мин нишләргә тиеш идем соң? Кибеттә, чиратта торам и күзне каплыйлар, син нишләр идең?
— Тукта, тукта, кызма инде, мин бары дусларча гына иде, жаль, килеп чыкмады, извини.
Лиананың кассада түләргә чираты җитте, акчасын түләп, әйберәрен сумкасы салган гына иде, җир астыннан чыккан шайтан сыман каршысына тагын Азат килеп басты.
— Сине күптән күрермен дип йөрдем, ничектер килеп чыкмады. Хәлләрең ничек Лиана? Линар, аның хакында да беләсем килә.
— Нәрсә әйтим, операция булырга тиеш, әни бик борчыла, бәхеткә Хәмит абый алар янында.
— Әйе, Хәмит абый якшы кеше, ә син ничек соң? Кай тарафларда йөрисең? Укыганыңны ишетеп, бер колледж янына да барган идем күрергә теләп, килеп чыкмады.
— Димәк шулай кирәк булгандыр. Ә син ничек? Күрәм погоннар, килешә сиңа форма. Тик ничек тиз эшкә алдылар, анда урнашырга кыен ди бит.
— Беренчедән армиядә хезмәт иттем, юристлар бүлегендә укыган идем армиягә хәтле, эшли башлаганда да тагын укып алырга туры килде. Без бит синең белән күпме очрашмадык, целую вечность. Син кая яшисең? Сине озатсам буламы?
Лиана өстенә кайнар су сипкән кебек хис итте. Ләкин Азатка каршы киләсе килмәде. Ул бит иң авыр мизгелләрдә аның янында булды. Җитмәсә үзеннән шактый олы егет аңа чыннан да ошый иде. Шуңа да ул ишетелер ишетелмәслек итеп:
— Мин тулай торакта торам, әгәр вакытың булса озат, мин каршы түгел, җитмәсә без бит райондашлар, димәк сөйләшер сүзләребез була ала.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас