Альбина Лиана әйткән сүзләргә каршы бернидә әйтә алмады. Бер яктан карасаң ул бит хаклы иде. Ничек итеп әти кеше улының хәлен белергә килми? Кайчандыр кулына күтәреп йөргән, аны иркәләгән, әтием дип өзгәләнеп йөргән улын ничек итеп оныта алган ул. Монда чыннан да әйтергә сүз юк иде. Альбина бары тик дустын кочаклап алды. Лианага бүген авыр булды. Әнисе яныннан, хастаханәдән кайткач та тынычлана алмады. Энесенең канлы йөзе аның күз алдыннан китмәде, аның күңеле тулды һәм күзләреннән язгы ташу сыман күз яшьләре бәреп чыкты.
Нигә бүген йөрәгем сикерә?
Җанымны өшетә аның тибеше.
Әллә инде ачы сынауларның
Язмышыма туры килеше?
Уйларым буталды, чуалды,
Нишләргә мин белмим бүгеннән,
Йөрәгем әрнүен тыя алмый
Күз яшьләре ага битемнән.
Әйтегез нишләргә? Кем белә?
Җаныма дәваны каян табарга?
Күңелемә килгән шашкын уйларга
Ачык юлны ничек ябарга?
Белмим Лиана тагын күпме моңсуланып утырган булыр иде, әгәр аның янына Хәмит абый кермәсә.
— Керергә буламы Лиана? Хәлеңне генә белеп чыгарга теләгән идем, хастаханәдән дә бик моңсу киттең.
— Ә син ничек уйлыйсың Хәмит абый? Минем хәлем нинди булырга тиеш соң?
— Аңлыйм хәлеңне дә, тик минем гаеп нидә? Синең күңелеңне ачу, нәфрәт хисләре баскан, ләкин, ләкин әле бу син минем белән шулай сөйләшергә тиеш дигән сүз түгел сеңлем.
— Сиңа җиңел әйтергә.... мин нишләргә белмим.....белмиииим. Мин ....мин һич югында авыр кайгы безнең гаиләне берләштерер дип тә уйлап куйдым. Наивная дурочка дияргәме? Мин әтине аңлый алмыйм Хәмит абый, ул бит әтииии....
Ничек итеп шулай була ә? Син, син бит бөтенләй дә ят кеше, ә безне кайгыртасың, ничек, ничек шулай була соң? Ник мин аңлый алмыйм? Бәлки мин җүләрдер ә?
Хәмит абый әкрен генә Лиана янына килеп утырды да:
— Син җүләр түгел Лиана, дөньяда без, олы кешеләрдә аңлый алмаслык нәрсәләр күп, ышан бик күп.
Лиана Хәмит абыйның күзенә туры карап:
— Ә син, сиңа нәрсә кирәк? Син нигә безнең өчен борчыласың? Син кем?
— Эш кемлектәме? Беренчедән мин күрше, әти әниең белән яхшы мөнәсәбәттә идек. Дөресен әйткәндә мин синең әниеңә күптән гашыйк идем, тик ул синең әтиеңне сайлады, ә мин, мин аның сайлавын хөрмәт итеп дус булып яши бирдем. Әйе мин бары дус идем. Ләкин аның сүнә башлаганын күргәч йөрәгем жу итте. Лиана сеңлем, әниең тормышта аз күрмәде, җитәрлек иде бит үзең беләсең. Күзләрендәге ут сүнгәнен ничек күрмәдең син? Ул бит йорт өчен, гаилә өчен генә яшәде. Ә хәзер, хәзер аның бәхетле булырга хакы юкмы?
— Нинди бәхет турында сөйлисең син Хәмит абый? Күрмисең мәллә нәрсә булганын? Нәрсәләр килеп чыкты бит. Әни... ул бит хәзер өйдә генә утырачак, эшкә бару турында уйларга да юк. Ә энем, ул урын өстендә ятып калса? Миңа нишләргә әйт? Мин ничек итеп аларның күзләренә карарга тиеш?
— Мин шуңа күрә башладым да инде бу сүзне. Лиана әниеңә дә авыр булачак, ә мин, мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләрмен.
— Кызык, чит кеше булышам дип торганда әти кеше бармакка бармак та сукмый. Ә бабай...
Лиана туктап калды, битендәге күз яшьләрен сөртеп читкә таба борылды. Хәмит бераз сүзсез утыргач:
— Бабаң ул көнне дә сезне һичьюгы урамда күрермен дип үтәргә булган. Әтиең киткәннән бирле ул шулай сезнең урам аша еш узган, ә керергә кыюлык таба алмаган. Әбиең дә бик елый, хәтта әтисен күмәргә кайткач та әтиеңне гаепләгән" балаларны ташламаган булсаң әтиең качып оныкларын карап йөрмәс иде" дип сүккән ди. Тик бабаң нәкъ менә шул көнне, шул вакыт йөрәге туктаганын каян белсен ди сеңлем. Язмыш җилләре нигә шундый булганын, нигә шулай туры китергәнен беркем дә белми. Лиана син хәзер көчле булырга тиеш. Синең йөзеңне күреп әниең нишләр соң? Уйлан сеңлем, уйлан, синең яшисең бар әле, әниең белән, энең белән бергә яшисең, аларга төрәк булырга өйрәнәсең бар.
Лиана әкрен генә башын селкетеп:
— Рәхмәт Хәмит абый. Син бик яхшы кеше, әгәр.....әгәр әнием каршы булмаса мин, мин риза, син чыннан да әнине бәхетле итә аласыңа мин ышанам. Рәхмәт минем йөрәгемә юл табып, миңа яхшы киңәшләр биргәнең өчен.
— Исән бул, ә хәзер мин китәм, ә син ял итәргә тырыш, әниең янына елмаеп барып керергә тырыш. Беләм авыр булыр, тик син барында җиңеп чыгасың, минем бер шигем дә юк. Тыныч төннәр сиңа.
Хәмит абый ничек тыныч килеп керсә, шулай ук тыныч итеп чыгып китте . Кич ул көннең дәвамы.
Кич белән кеше көнне ничек үткәрүе турында уйлый, берәм берәм үткән көненә анализ ясый. Сихри кич ул мәхәббәт хисләре китерүче, кич ул иртәгә буласы хәлләрне алдан барлау, ял итү вакыты да . Ә бүген ниндидер сихри кич, Лиана үзен ничектер сәер хис итте. Җылы, матур җәй ае булуга карамастын, аның гәүдәсен ниндидер көзге салкын биләп алды. Тәрәзәдән күренеп торган йолдызлар да юкка чыкты, кара болыт каплап, дөньяны караңгылык басты. Лиана кайнаган чәен дә эчмичә юрганын кочаклап ятты. Башына әллә нинди уйлар килде, ул аларны куарга тырышты. Шулай уйлары белән бәргәләнеп ничек йоклап киткәнен дә сизми калды.
Тәрәзәне каты итеп шакыган тавышка Лиана күзләрен ачты. Стенада эленеп торган сәгатенә күз салды, анда тугыз тулып унынчы киткән иде инде. Лиана тәмле итеп киерелеп, халатын киеп ишекне ачып җибәрде, каршысында басып торган Азатны күреп:
— Сииин?
— Ә кемне көткән идең?
— Беркемне көтмәдем мин, бары аптырап калдым. Нәрсә кирәк сиңа иртә таңнан.
— Менә сиңа мә, синең хәлеңне белешергә килгән идем. Аннары мин хастаханә ягына барам, теләсәң бергә барабыз.
— Юк, мин әлегә бармыйм, тавык шулпасы пешерәм башта әнигә алып барырга.
— Ярый мин дә шул вакытта килермен, бергә кызыграк булыр.
— Син кызык эзләп йөрисеңме? Серьёзно? Син ничек күз алдына китерәсең инде аны?
— Тукта, тукта, кызма әле. Мин дөрес әйтмәдем, бергә барсак сиңа да бик күңелсез булмас дияргә теләдем. Синең үзеңне генә калдырасым килми. Типа группа поддержки. Аннары мин Казанга китәм Лиана.
— Нигә?
— Мин, короче мин полициягә эшкә керергә телим.
— Ярый, хәерле юл, кара әле, минем вакытым юк, әле тавыкларга да ашарга бирмәгән, аш пешерәсем дә бар.
— Мин килеп җитәм, әти машинасы белән тиз әйләнербез ярыймы?
— Ярый, ярый.
Азат чыннан да төшке ашка хәтле килеп Лиананы хастаханәгә алып барды.
— Әнием ничек инде хәлләрең? Табиб нәрсә диде.?
— Ике, өч көннән чыгарам ди, булды бит инде, өч атна диярлек ятам. Менә....
Венера апа туктап калды, ул авыр сулап куйды да:
— Линар, улым нишләр икән?
— Әни ул.....аны реанимация бүлегендә тоталар бит әле, безгә килеп йөрүдән мәгънә юк бит , ..... син табиб белән сөйләшәм дигән идең, ул нәрсә диде соң?
— Аны да реанимация бүлегеннән яллардан соң чыгаралар кызым, тик аны сакларга кирәк булачак.
— Әнием борчылма, мин үзем карыйм аны, ә син бераз ял итәрсең.
— Ял, ял, ял итеп булыр дисеңме? Ничек кызым? Улым шундый авыр хәлдә булганда мин ничек ял итеп ята алам соң?
Лиананың йөрәге жу итеп китте. Әни, ул мине гаепли хәзер, син,син генә гаепле дисә нишләргә? Юк, алай әйтә алмас, әни юк, үтенәм әйтмә генә. Лиана күзеннән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да, әнисенә тынычлан дип әйтмәкче генә иде, әнисе янында, күрше караватта яткан хатын ,хәлен белергә килгән кызына кычкырып җибәрде :
— Син нәрсә Катя? Гомерем буе ишәк урынына эшләп тапкан әйберләрем. Мин картаям инде, башым эшләми башласа нишләргә ә ? Шуңа да сезгә алдан әйтеп куярга телим. Бөтенесе Алла кулында, беркем дә кайчан китәсен белми. Мин, мин гомерем буе эшләп җыйган әйберләрем әтиең кулында калуын теләмим, ишетәсеңме теләмим. Бернәрсә калдырмагыз, ике морозильникны да, ишекләрне дә әле куйдырдым гына иде, нәрсәгә булса да ярар. Запас җыйган күсе кебек бит мин, игеннәрем дә күп. Әтиең гомер буе миннән көлеп яшәде. Ә мин, мин тукта булсын дип тырыштым, тырмаштым, ә хәзер нәрсә? Мин гарип, ә ул һаман миннән көлеп яши, ашый. Минем ишәк урынына эшләп алынган әйберләр аңа калырга тиеш түгел. Короче мин әйттем сез тыңлагыз. Мине рәнҗетмәссез дип уйлыйм, теге дөньяда да елап ятасым килми әтиең минем әйберләр белән рәхәт күрә дип, бу дөньяда елаганнар җитәрлек.
— Әни кирәкми, монда кешеләр бар бит.
— Ә нәрсә булган? Мин рәхәт тормышта яшәп гарип калдыммы? Күпме, күпме тартып була тормыш арбасын берүземә? Әтиеңә бернидә кирәк булмады, гел эчте, ә мин тиле олыгая, олыгая акыл керер дип көттем. Булмадыыы, гомерем үтеп киткәнен сизми калдым шул көтә, көтә. Башта сез үсегез дидем, аннары..... әй балам, ....
Апаң туктап калды, аның йөрәге тулы әрнү, сагыш, үкенү хисләре белән тулган иде. Лиана хәттә җәлләп куйды ул апаңны. Аннары әнисенә карап әкрен генә :
— Шундыйларны тыңлап кая синең йөрәген терелеп бетсен ди әнием.
— Нишлисең бит кызым, төрле нәрсәләр була, менә йөрәге түзмәгән аның да. Син кызым бар кайт, ә мин тагын табиб янына кереп чыгам, бәлки бер генә мизгелгә реанимация бүлегенә кереп чыгарга ризалык бирер. Линар бит сагынадыр, мине күрсә бәлки шатланыр балакаем.
— Әни минем дә күрәсем килә аны. Мин аны бүген төшемдә күрдем. Әәә, онытканмын, дәү әни берничә көнгә минем яныма килә , бергә сөйләшеп утырсаңда яхшы ди.
— Беләм кызым, бик тә яхшы,.... кызым, ә төшеңдә нәрсә күрдең?
— Дәү әниләрдә кунакта булдык, кәҗә артыннан чабып йөрдек, братик көлә, көлә чаба, кулында озын таяк, апам мин тизрәк чабам, мин тотам кәҗәне ди. Күрсәң иде син аның нинди шатланганын. Әни ул көчле, без җиңеп чыгабыз, ишетәсеңме әнием. Лиана күз яшьләрен әнисеннән яшерергә тырышты, тик барып чыкмады, күз яшьләре аны тыңламыйча бит буйлап ага иде. Венера апа да кызын аңлый, шуңа да:
— Яшермә кызым күз яшьләреңне, алар бит син энеңне бик яратканга бәреп чыга. Әйдә, әйдә табиб янына, чыннан да бәлки рөхсәт итәр.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.