Лиана нишләргә белмәде. Тиз арада җыелган кешеләрне этә төртә ул алга таба үтте. Ләкин үз күзләре белән күргән күренеш аның йөрәген урталай ярды. Машинадан ерак түгел велосипед ята, ә велосипедтан өч, дүрт метрлар чамасы ераклыкта, кып кызыл кан эчендә аның энесе. Лиана җан ачысы белән кычкырып җибәрде дә энесе янына чапты.
— Братик, братигым минем, син нәрсә ә, син нәрсә ятасың? Ишетәсеңме мине, братигым минем.
Лиана энесенең канлы битләреннән үпте, аны кочаклап һаман, һаман:
— Братик дим, братииииик.
Ишегалдына чебиләргә су салырга дип чыккан Венера кызының ачыргаланып кычкыруын ишетеп капка төбенә чыкты. Үзләреннән ерак түгел халык янына бер, бер артлы чабып килгән кешеләрне күреп аны ниндидер курку хисе биләп алды. Ул аптырау катыш йөрәгендә барлыкка килгән авыртуны басырга тырышып җыелган кешеләр янына китте. Нигәдер алга атлаган саен аның йөрәге ешрак тибә башлады. Шунда кабат кызының ачыргаланып кычкырган тавышын ишетте:
— Братиииииик.
Венера кешеләрне аралап көч хәл белән эчкә үтте. Юл читендә битләре канга баткан кызының , шулай ук кан катыш балчыкка буялган улын күреп Венера хәлсезләнеп җиргә чүмәште. Кешеләр арасыннан кемдер ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга өлгергән булган, алар озак көттерми килеп тә җитте, алар белән беррәттән диярлек полиция хезмәткәрләре дә килде. Ашыгыч ярдәм машинасыннан төшкән табиб белән шәфкать туташы көч хәл белән Лиананы Линардан аерып алдылар. Бәхеткә каршы юлда авария булганга ике ашыгыч ярдәм машинасы килгән иде. Шуңа да икенче машинадагы табиб иң беренче чиратта җирдә аңсыз яткан Венераны карый башлады. Лиана гына тынычлана алмады. Янына килеп баскан Азат аны көч хәл белән тотып тора иде. Лиананы шулай да кыз тыпырчынып бөтен кеченә кычкыра бирде. Бер якта әнисенең тыныч яткан гәүдәсе, икенче якта җан бирә башлаган энесе, ничек, гисек түзсен ди аның йөрәге? Нишләргә? Юк, юк, юк, ул бер көнне ике яраткан кешесен дә югалта алмый. Лиана бөтен көченә Азатны төртеп җибәрде дә, җан ачысы белән кычкырып җиргә тезләнде. Шәфкать туташы килеп кызны тынычландырырга тырышты , ләкин барып чыкмады. Алар тирәли барган ыгы зыгыда нәрсә булганын, нишләгәннәрен аңлап бетерү дәрәҗәдә түгел иде . Лиана хәле бетепме, әллә инде куркуданмы, бераз каранып торды аңын югалты.
Күпме вакыт үткәндер, Лиана әкренләп күзләрен ачты. Ул башта үзенең кая икәнен аңламады, нигәдер башы әйләнде. Шулай да бөтен көчен җыеп ул караваттан торырга теләде һәм әздән генә егылмады. Аны кулыннан тотып калган Хәмит абый:
— Лиана сеңлем ашыкма, башта бераз утырып тор, аннары гына аякка басарсың.
Лиана кулы белән Хәмитнең кулын алып:
— Ә син, син нишлисең монда Хәмит абый? Әни, ул кая?
— Ашыкма дим бит, Лиана әниеңнең йөрәк өянәге булды реанимация бүлегендә ул.
— Линар, аңа нәрсә булган, ул, ул исәнме?
Хәмит абый авыр сулап куйды, сүзне нәрсәдән башларга белми иде ул, ләкин кызны җавапсыз калдырырга ярамаганны да яхшы белә иде , шуңа да ул әкрен генә:
— Лиана әлегә аның хәле билгесез....Казаннан табиблар көтәләр, Казанга җибәрер өчен үзен селкетергә ярамый ди.
— Мин гаепле, барысына да мин гаепле. .....Әгәр сөйләшеп тормасам ул....ул.....аны машина бәрдереп китмәс иде.
— Синең гаебең юк Лиана сеңлем. Минем дустым полиция хезмәткәре , мин аның белән аралашырга өлгердем..... Аннары....Машина йөртүче һәлак булган .
— Ничек?
Лиана күзләрен зур итеп ачып:
— Ничек инде?
— Ничек итеп әйтим соң? Ләкин ул кешенең дә гаебе юк икәне ачыкланган бит.
Лиана караватыннан сикереп торды да :
— Ничек дидең? Гаебе юк дидеңме? Син, син ничек итеп шулай әйтә аласың ? Ул бит минем энемне, братигымны бәрдерде, ничек гаебе юк аның ә ? Әйт, әйт, нигә дәшмисең?
— Лиана, ул, ул ...
— Нәрсә, нәрсә ул?
— Ул, ул синең бабаң, әтиеңнең әтисе.
Лиана әллә нишләп китте, ничек бабасы? Ул бит аны әтисе киткәннән соң бер дә күргәне булмады. Алар да бик килергә ашкынып тормый иде . Лиана ике кулы белән башын тотып:
— Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ул район үзәгенә килгән, нигә, нигә нәкъ менә алар урамыннан үтәргә булган ул? Ник башка юл белән китмәгән?
— Анысын мин белмим, тик, тик аның йөрәге авырткан, инфаркт булган. Ә менә баланы ялгыш бәрдергән, юл читенә машинасы борылганын аңлагач, баланы күргәч ул,.... ул хәлсез килеш тормозга баскан, тик соңа калган, .....машина туктаганда ул үлгән булган инде... Лиана синең дә гаебең юк сеңлем, энең юлда булмаган бит, ялгышлык, кеше авыру сәбәпле машинасын туктата алмаган.
— Ә миңа нишләргә? Бабайның үлеме мине борчуга салмый. Әйтерсең лә ул ят кеше, ничек, ничек шулай була ала Хәмит абый?
— Тынычлан дип әйтергә телем әйләнми, ничек тынычланып булсын мондый хәлләр булганда? Лиана сеңлем, алдагысы хәерле булсын дип өметләник. Табиблар гына тизрәк килеп җитсен, мин......
Хәмит абый сүзендә әйтеп бетермәде, палата ишеген ачып Альбина:
— Табиблар килде, табиблар.
Лиана белән Хәмит абый палатадан атылып диярлек чыкты. Бер минут вакытны да әрәм итмичә алар операция ясый торган бүлмәгә ашыкты. Үзләре белән алып килгән чемоданнары да бик авыр булган ахыры, аларны каталка белән алып керделәр. Шәфкать туташлары Линарны реанимация бүлегеннән алып чыкты да, операция ясалган бүлмәгә ашыктылар. Энесенең агарган йөзен күреп Лиана түзмәде, кычкыра, кычкыра аның янына килеп:
— Энем, бәгърем минем, үтенәм көчле бул, син мине, юк, юк, син безне калдырып китә алмыйсың. Үтенәм, братик, син бит шулай әйткәнне яратасың, братик, син безнең яныбызга кире кайтырга тиеш, тырыш, ишетәсеңме? Без сине көтәб.....
— Мы теряем время девушка, уйдите пожалуйста. Нас ждут в операционной.
Шәфкать туташының әйткән сүзләре Лиананың йөрәгенә энә булып кадалды. Аның шәфкать туташының изүенә ябышып " ул минем энем, аңлыйсыңмы" диясе килде. Тик шәфкать туташы хаклы иде, шуңа Лиана берсүзсез кырыйга таба чикте. Бит буйлап агып төшкән күз яшьләре идәнгә тамды. Ул күзләрен йомып үз үзенә. "мин көтәм сине братик, син мине ташламассың дип ышанам".
Коридорда тынлык урнашты. Альбина белән килгән Азат та, Хәмит абый белән Лиана да тынып калды. Дүртеседә төрле кеше булсаларда, алар барысыда нәни бала өчен үзләренчә борчылалар иде. Операция башланып биш сәгать булды дигәндә , табиблар берәм,берәм операция бүлегеннән чыга башлады. Ләкин берсе дә алар янына килергә ашыкмады. Болайда үз үзләрен кая куярга белмәгән, түземлекләрен югалта башлаган Лианалар янына ниһаять бер табиб килеп:
— Сез туганнары дип аңладым, ....
Табиб сүзен әйтеп бетерә алмады, Лиана аның каршысына ук басып:
— Энем, ул, ул исәнме? Нәрсә, нәрсә булган аңа? Сез нишләдегез?
— Без хәлебездән килгәнне эшләдек. Умыртка баганасына зыян тигән, кабыргасы сынып үпкәсен тишкән, шуңа да операция озак булды.
- Әйтегез әле, ул тереләме? Зыян, зыяны турында нәрсә әйтә аласыз?
Хәмит өмет тулы күзен табибка терәп сүзен дәвам итеп:
— Үтенәм әйтегез дөресен.
— Әйттем бит, умыртка баганасына зыян тигән. Әлегә тәгаен генә әйтеп бетереп булмый , тик, тик ул аякка басып йөри алыр дип әйтеп бетереп булмый кызганычка каршы . ...... Вакыт үткәч әйтеп булачак, тагын операция кирәк булмас дип әйтеп ышандыра алмыйбыз. Әгәр без уйлаганча булса әлбәттә..... аны Мәскәүгә үк алып китәргә туры килә, бездә кирәкле әйберләр юк монда, бу очракта операция квота буенча үткәрелә. Ә сезнең очракта вакыт сузарга ярамый.
— Сез бит операция яхшы үтте дидегез.
— Әйе, бу юлы яхшы үтте, тик дөреслекне дә яшереп булмый. Алга таба нинди динамика күзәтелә бит. Белгәннәрегезне укыгыз, барысы да Алланың рәхмәте кулында. Сау булыгыз, ардым, миңа да ял кирәк.- дип табиб башын иеп китеп барды.
Бер атна Азат, Альбина, Хәмит абый Лиананы чиратлап саклады. Кызның күңелен тынычландырырга, аңа ярдәм итәргә тырышты. Ә бу Лиана өчен бик кирәк иде. Ул һаман үзен гаепле санады. Ничек кенә тырышсалар да аны бу уеннан кире кайтара алмадылар. Вакыты белән хәтта Лиана үзен гаепләп, үз үзенә кул салыр дип тә курыкты алар. Ниһаять Венера апаны реанимация бүлегеннән чыгардылар. Берәм, берәм барысы да аның хәлен белергә кереп чыктылар, ә менә Лиана гына әнисе янына керергә курыкты. Палата ишеге янына җиткәч тә, әздән генә кире борылмады. Гел аның янында ярдәм итеп торган Альбина аңа карап:
— Син әниең янына керергә тиеш , син кирәк аңа Лиана.
Лиана күз яшьләрен сөртеп алып әкрен генә палата ишеген ачып кереп, әнисе янына килде. Тагын ак йөз, нәкъ менә энесе сыман, аның да бите шундый ак иде бит. Әнисенең үзенә карап торганын күреп Лиана көч хәл белән генә:
— Әнием хәлең ничек?
— Хәзер ярый кебек кызым, үзең ничек? Бездән башка ничек яшисең, кыендыр үзеңә генә.
— Әни.... әни мин....мин...
— Кызым мин сине гаепли дип уйлама, иртән иртүк полиция хезмәткәре килеп миңа барысында аңлатты, синең гаебең юк балам, үзеңне битәрләмә.
— Әни аны бит бааааабай бәрдергән.
— Кызым аның да гаебе юк, йөрәге тибүдән туктаган аның. Син бабаңны күмергә бара алдыңмы?
— Әни син нәрсә? Ничек итеп? Юк әни, бара алмадым, мин сезне уйлап бернәрсә турында уйлый алмадым.
Алдады Лиана, аның энемне бәрдергән кешене күмәргә барырга теләмим дип әйтәсе килде. Тик әнисенең йөрәгенә авырлык китерәсе килмәде. Аның бәхетенә палатага табиб керде һәм Лианага әлегә чыгып торырга кушты. Палатадан чыгуга Лиана , коридордагы тәрәзә төбенә кулы белән сугып:
— Ничек? Ничек? Күрә алмыйм мин аларны - дип кычкырып җибәрде .
Альбина аптырап дустына :
— Нәрсә булды?
— Әни бабайны күмәргә бардыңмы дип сорый. Ничек итеп? Әйт, ничек итеп мин анда бара алам? Ә әти? Ул бит нәрсә булганны бик яхшы белә, нигә ул улының хәлен белергә килмәде? Аңлыйм, әни белән алар бергә түгел, аның яшь хатын. Тик, тик Линар, ул бит аның улыыыы. Хайван ул ,әти кеше түгел, ничек, ничек итеп кансыз була ала улы үлем белән көрәшеп ятканда?Күралмыйм мин аны, күралмыйм.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.