Литература
8 Февраля 2024, 07:00

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова. Өченче бүлек. Тормыш юлы һәркешенең үзенеке, вакыты белән язмыш җиле юлларыңа чәчкә сибә, вакыты белән кар буранын уйнатып юлга өеп куя. Төрле очрак, төрле мәшәкатьләр, төрле мизгелләр аша үтәргә туры килә. Сикәлтәле тормыш юллары һәр кешене үзенчә сыный.

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Тормыш юлы һәркешенең үзенеке, вакыты белән язмыш җиле юлларыңа чәчкә сибә, вакыты белән кар буранын уйнатып юлга өеп куя. Төрле очрак, төрле мәшәкатьләр, төрле мизгелләр аша үтәргә туры килә. Сикәлтәле тормыш юллары һәр кешене үзенчә сыный.
Лианага әтисенең өйдән китүен аңлавы бик авыр булды, башында гел әллә нинди уй - фикерләр әйләнеп йөрде, тынгылык бирмәде. Менә әкрен генә яңа ел бәйрәме дә җитте, Лиана сөйләшкән буенча Альбина белән авылга кайтты. Дәү әнисен бик сагынган иде ул.
— Дәү әнием син үпкәләмә инде, бүген клубта бәйрәм хөрмәтенә бал маскарад була икән, барсам ярыймы?
— Альбина да кайтты дисең бит, барыгыз, бергә булгач барыбер кызыгырак була. Әниеңнең хәле ничек соң?
— Ярый инде дәү әни, яңа елдан соң эшкә чыга.
— Кызым әниеңне сакла, хәзер сез башка вакытка караганда да бергә булырга тиеш.
— Аны саклаучы бар, бергә эшләүче Хәмит абый артыннан калмыйча йөри.
— Шуннан нәрсә әйтергә телисең син?
— Дәү әнииии, син аңламыйсыңмы? Әти китте, тик әле бу әни башка иргә кияүгә китәргә тиеш дигән сүз түгел.
— Әй кызым, кызым, син әле аңламыйсың..... Авыр аңа, бик авыр....Ул бит начарлык эшләми, күп, бик күп түзде ул әтиеңнең хыянәтләрен. Ә хәзер аңа да бераз бәхетле булырга ярыйдыр. Башка иргә кияүгә чыгып сезне оныта, әзрәк ярата дигән сүз түгел бит әле.
— Дәү әни тукта, тукта.... әйдә бүтән бу хакта сөйләшмибез.
Лиана дәү әнисе яныннан үтеп китте дә , ишеккә таба юл алып:
— Дәү әни син мине көтмә инде, йокларга ят, ә мин өйгә әкрен генә керергә тырышырмын.
— Ярый кызым, бар, күңел ач, бәлки кирәкмәгән уйларың биегәндә төшеп калыр.
Лиана елмаерга тырышып дәү әнисенә карап, өйдән чыгып китте.
Авыл бик зур булмаса да клубка кеше күп җыелган иде. Яңа елга багышлаган кичә җыр белән биюләргә уралып, бик матур үтте . Концерттан соң яшьләр дискотекага әзерләнә башлады. Озак көттерми, зур зал уртасына куелган ёлка тирәли бии дә башладылар. Ләкин Лиананың гына күңеле башка җирдә иде. Бераз яшьләрнең биегәннәрен карап торгач, Альбина янына килеп, Лиана кайтып китүе хакында әйттеп, клубтан чыкты. Урамда көн бераз салкынайткан. Лиана бераз як ягына каранып торды да алга атлады. Аяк астындагы ак кар шыгырт, шыгырт итеп, " мин синең белән ,, курыкма, бергә кайтабыз " дигән сыман тавыш бирә иде. Лиана авыр сулап куйды да, әбиләренә таба, караңгы тыкрыкка кереп китте. Әйе авыл, утлар юк, әле бәхетенә аяк астында ак кар юлны күрсәтеп бара сыман. Ләкин караңгылык Лиананы куркытмады, чөнки аның күңелен ниндидер башка караңгылык биләп алган иде инде, бәлки шуңа да ул нигәдер куркуның нәрсә икәнен әлегә аңламый иде. Ул һаман нидер уйлады, тик уйлары гына ниндидер йөгерек иде, нинди уйга керергә, кайсысын дәвам итәргә икәнен дә аңлый алмады. Бары алда барган яшьләрнең кычкырып көлгән тавышлары гына аны яңадан хәзерге вакытка кайтырга мәҗбүр итте . Кешеләр ял итә, алар бәхетле, нигә, нигә соң ул гына җанына тынычлык таба алмый интегә? Лиана күзеннән чыккан яшь бөртеклеләрен сөртеп алды да, яшьләргә үзенең хәләтен күрсәтмәс өчен, читкә таба карап аларны узып китте . Өйгә әкрен генә керсә дә, әбисе әле дә йокларга ятмаган иде . Лиана өйгә керүгә ул оныгына елмаеп карады да:
— Кайттыңмы кызым? Бәйрәм ошадымы?
— Әйе, бик матур булды, ә син, син нигә йокламыйсың?
— Бәйрәм дидең бит, менә бәйрәм чәе әзерләдем. Чәй эчәсең килмиме? Синең йөзен качкан әле, бер дә бәйрәмнән кайтучыга ошамаган. Бәлки...
— Дәү әнием әйдә чәй эчәбез.
Лиана дәү әнисе белән сөйләшеп чәй эчтеләр. Ләкин әби кеше кызның күңелсез булуын сизеп:
— Йокым да ачылды, ярый син йокла, ә минем эшем бар әле.
— Төнләме? Бик кирәк булса әйдә үзем эшлим дәү әнием.
— Ярар мин нәрсә, мин риза. Синең чәчеңә куя торган бантикларың әледә монда саклана , әнә серванттан ал әле.
— Нигә?
Лиана аптырап дәү әнисенә карады.
— Син ал дигәч ал инде, булышам дидең бит.
Лиана серванттан бантикларны алып килде дә:
— Нишлим хәзер дәү әни.
— Әнә мәчене күрәсеңме? Муенына бантик бәйлә, аннары бераз урамга алып чыгып кер.
— Дәү әнииии
— Нәрсә дәү әни, бантиксыз чыкса ул кача, нәрсәдер бәйләргә бит, бар әйдә, бар дим.
Лиана бер мәчегә, бер дәү әнисенә карап тора бирде. Бибинур апа оныгына карап алды да рәхәтләнеп көлеп җибәрде . Аңа кушылып Лиана да көлде. Бибинур апа телгә килеп:
— Менә ичмасам бераз җайландың, әтү карарга куркыныч иде. Кызым сүнеп йөрмә, үз үзеңне бөтермә әле, тормыш алга бара, яшә, яшә балам алга карап яшә. — дип оныгын кочагына алды. Әйе кышкы каникуллардан, дәү әнисе яныннан Лиана бераз тынычланып кайтты. Аның уйланырга вакыты бар иде. Әйе, ул дөрес эшләмәде, әтисе китүендә дә әнисенең гаебе юк икәнен аңлады кыз һәм нәрсә генә булмасын ул әнисенә төрәк булачак, һәрвакыт ярдәм итеп, , әнисен хөрмәт итеп яшиячәк. Шуңа да 8 март бәйрәме җиткәч мәктәптә, әниләр бәйрәмен уздырганда Лиана әнисенә карап:
— Без дөньяга туабыз, үсәбез, тәпи йөри башлыйбыз, безгә рәхәт, чөнки яныбызда гел безне яклап, безне саклап, үз үзләрен җәлләмичә безне карап торучы әниләр бар. Без тыныч тормышка шундый ияләшәбез, бөтен кирәк әйбер безгә җиңел бирелә кебек, хәтта әниләрнең үзләренең хәлен сорарга да онытабыз. Ә әнигә нәрсә кирәк, нәрсә телисең дип әйтү турында әйтмим дә инде. Менә бүген сезнең алда әйтәсем килә, кадерле әнием, рәхмәт миңа тормыш бүләк иткән өчен, рәхмәт сиңа төн йокыңны калдырып мине тәрбияләгән өчен, рәхмәт бөтен көчеңне мине тәрбияләргә куйган өчен. Әнием рәхмәт бу дөньяда булганың өчен. Рәхмәт әнием нинди булуыма карамыйча ярата белгәнең өчен, рәхмәт сүзләре генә аз сиңа әнием, шулай да тагын мең кат рәхмәт әнием булганың өчен.— дип әнисе янына барып, аны кочаклап алды. Лиананың күзләреннән чыккан күз яшьләре бит буйлап тәгәрәп төште, ул әнисенә карап елмаеп , кабат:
— Рәхмәт, мин сине бик яратам әнием.
Венера кызының битендәге яшь бөртекләрен сөртеп алды да;
— Ә мин сине барыбер күбрәк яратам кызым- дип битеннән үбеп алды.
Шул вакыт укытучы урыныннан торып:
— Рәхмәт Лиана сүзләрең өчен, бу сүзләр һәрбер анага барып җиткәндер, сезнең балаларыгыз нәкъ менә Лиана әйткән сүзләрне әйтергә телиләр, тик Лиана аларны уздырды. Хөрмәтле әниләр бәйрәм белән сезне.
Шулай әкренләп көн артыннан көн үтте, язгы ташулар , кояшлы матур көннәре белән май бәйрәмнәре дә үтте. Җирләр ачылып алмагачлар чәчәк атты. Лиана әнисен шатландырып имтиханнарын дүртле , бишле билгеләренә тапшырды.
— Әни әле дә ярый район үзәгендә яшәсәк тә үз йортыбыз белән торабыз. Квартирада нишли идек? Ә монда кечкенә генә булса да бакча, алмагач, чия, иң мөһиме бераз кыяр, помидор утырта алабыз. Барыбер рәхәтерәк инде.
— Көлдердең кызым, алайса нигә кыш көне кар көрәргә кирәк булгач зарланасың?
— Әнииии, бераз ярый инде. Ярар, мин чәчәкләр утыртам.
— Линар кая соң безнең?
— Әни ул ишегалдында, велосипед карый, мин чыгам, ул да велосипедта йөрер.
— Караштыргала инде аны, әлегә бик яхшы йөрми бит.
— Әнием мин шунда булам, карармын.
Лиана чәчәк орлыклары алып капка төбенә чыкты. Бераз энесе белән уйнагач аңа ерак китмәскә кушып, җир казып чәчәкләр утырта башлаган гына иде, аның янына, күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан Азат килеп басты.
— Сәләм красотка, нәрсә хәлләрең?
— Рәхмәт, яхшы хәлләр, үзең ничек?
— Ияләшеп җитә алмыйм, ирәнгән айт два итеп йөрергә.
— Приказчиклар кирәкме?
— Юк инде, приказ буенча йөреп ардырды.
— Син үзең дә белмисең ахыры нәрсә кирәк икәнен.
— Син Лиана үзең үскәнсең, ә акылың баланыкы калган. Неужели аңламыйсың? Лиана мин күпме йөрдем сине күзләп. Мин армиягә киткәндә кечкенә идең, ә хәзер гүзәл кызга әйләнгәнсең. Лиана бәлки бүген очрашырбыз ә ? Син миңа ошыйсың һәм бу балаларча дип әйтмәс идем.
— Нишләргә инде синең белән ?
— Риза дип әйт, әйдә инде очрашыйк, урам буйлап йөрербез.
— Азат, мин нәрсә дип әйтергә белмим, сине Гөлүсә озатып калган бит, үзең әйтмешли үстем һәм дә инде бераз хәбәрләр дә килеп тора. Аннары ....
— Нәрсә, нәрсә аннары?
— Мин бит Казанга укырга китәм, сине өметләндереп калдырасым килми, бу дөрес булыр дип уйламыйм.
— Лиана без бит бер мәктәптә укыдык, син мине бик яхшы беләсең, мин начар егет түгел. Аннары, мин бит әлләни тәкъдим итмим, паркка барырбыз, сөйләшеп утырырбыз дип әйтергә телим. Курыксаң анда кеше күп була бит, әлләни эшләмибез.
— Эш куркуда түгел Азат, мин бары сииии...
Лиана сүзен дә әйтеп бетермәде, алардан ерак түгел машинаның тормозга басып, каты итеп көпчәкләрнең җирдә ышкылган тавышы ишетелде. Лиана велосипедта йөргән энесенә таба борылып карады. Билгә хәтле төшкән чәчләре аның йөзен каплады, Лиана аларны кулы белән җыярга теләде, тик алар бармак арасыннан чыгып янә күзләрен томалады. Лиана ниһаять Линар йөргән якка карады, тик, тик машина янына җыела башлаган кеше арасыннан энесен күрә алмады. Аның йөрәге чәнчи башлады, ул күз ачып йомганчы машина янына барып җитте.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас