Литература
7 Февраля 2024, 07:00

Шакмаклы күк йөзе

Автор: Гөлчирә Галимова.Икенче бүлек. Аш бүлмәсеннән килгән тавыштан куркып Линар шунда ашыкты. Апасының ачулы йөз белән өстәл кыйнаганын күреп, куркып кына:— Апа син миңа үпкәләдеңме? Мин манный пешерергә кушканга ачулымы син?Лиана куркып калган энесен күреп:— Син нәрсә инде братик, мин сиңа ник ачуланыйм инде?

Шакмаклы күк йөзеШакмаклы күк йөзе
Шакмаклы күк йөзе

Аш бүлмәсеннән килгән тавыштан куркып Линар шунда ашыкты. Апасының ачулы йөз белән өстәл кыйнаганын күреп, куркып кына:
— Апа син миңа үпкәләдеңме? Мин манный пешерергә кушканга ачулымы син?
Лиана куркып калган энесен күреп:
— Син нәрсә инде братик, мин сиңа ник ачуланыйм инде? Без мәктәптә театр куярга ззерләнәбез, озакламый яңа ел бит, менә мин кыш бабайны урлаучы убырлы карчыкны ничек сүгәргә дип репетиция ясыйм. Кил, әйдә утыр, манный пеште, тик, тик син теләгәнчә булмаса үпкәләмә инде ярыймы?
— Миңа ярый, ә чәйгә сөт саласыңмы? Әни шулай тәмле ди, миңа ошый.
— Ялганчыыыы, әби өйрәтте сине сөтле чәй эчәргә, хәзер ясыйм.
Энесе белән уйнап, өйдәге вак эшләрне эшләп көн узганы сизелмәде дә. Әнисе кайткан төшкә Лиана тәмле ашын да пешереп куйган иде инде . Ләкин менә әнисенең генә аш ашарга теләге булмады.
— Әни мин пешереп көтеп торам ә син кабып та карамыйсыңмы?
— Кызым нигәдер иртәдән бирле хәлем юк, сал аш, бераз кабармын, тик шулпалырак сал әле. Линар ашарга килмиме?
— Ул бая ук ашады инде, чабып йөреп тиз ачыга.
— Ә сиңа нәрсә булды, йөзең качкан.
— Миңа нәрсә булсын ди, просто настроение юк.
— Нигә?
— Нигә булсын инде, әнә ярты класс укучылары телефон белән йөри, ә минем, минем юк һәм булмаячакта. Ичмасам әти дә юк, ул булса болай хәерчелектә бәлки яшәмәс тә идек. Әнииии, неужели бернәрсәдә уйлап таба алмыйбыз? Минем дә телефон аласым килә, әниии дим.
— Кызым түз инде ярыймы, нәрсә булса да уйларбыз, үзен әйтмешли бәлки туган көнеңә хәтле акча җыеп булыр.
— Нәрсәәәә, туган көнгә әле тагын почти бер ел, бе....
Кыз артыгын әйтеп ташлаудан куркып туктап калды.
Венераның башы әйләнеп китте, хәле бетеп күзләрен йомды, ике кулы белән башына тотынып ыңгырашып җибәрде. Лиана әнисенең бу халәтен күреп:
-— Әнииииии, әниии, сиңа нәрсә булды?
--— Хәлем китте кызым, хәлем китте.
— Әни әйдә ятып тор, әйдә мин сиңа караватка хәтле барырга булышам.
Лиана әнисенә ятырга булышып, көзге алдында торган телефонны алып ашыгыч ярдәм чакырды. Ләкин тегеләре генә килергә ашыкмады, бары бер сәгать вакыт үткәч кенә килделәр. Лиана аларны ишектән үк каршы алып:
— Зачем так долго? Әгәр әни үлсә шунда,.....
— Тынычланыгыз, безгә кычкырмагыз да, сез үзегез генә түгел бит.
— Ә нишләргә иде ? Бер сәгать артык вакыт үтте ә сез юк.
— Кызганычка каршы бүген вызовлар күп, ә машина ике генә, ике машина ремонтта, без нишли алабыз соң?
Табиб сөйләнә, сөйләнә Венераны тикшерде дә:
— Без укол ясап алыйк башта, аннары сезне хастаханәгә алып китәргә туры килә. Сезнең кан басымыгыз бик югары.
— Юк, уколдан соң җайланам инде, мин балаларны калдырып китә алмыйм.
Табиб көлә төшеп Лианага карады да:
— Мондый кыз булганда Берлинга барып кайтып була. Ярый, үзегезгә карагыз, тик иртәгә поликлиникага барып больничный алыгыз, мондый кан басымы белән уйнарга ярамый.
— Рәхмәт сезгә.
Табиб башка вызовка барасы бар дип әйберләрен җыеп чыгып китте. Лиана әнисе янына утырып:
— Әни синең кан басымың минем аркада күтәрелдеме? Әнием гафу ит мине.
— Юк, син нәрсә инде кызым, иртән иртүк хәлем юк иде бит, ярый, бар энеңне кара, Алла теләсә барда яхшы була.
— Әни, ә әти чыннан да бүтән кайтмас микән?
— Кызым, бар дидем бит.
— Әни гафу ит, ләкин беләсем генә килә иде.
— Белмим кызым, белмим, кайтса да нинди йөз белән безгә күренер соң. Үтенәм кызым , әлегә сорама, хәлем дә юк, сорауларыңа җавап бирергә теләгем дә юк.
Лиана әнисенә карап утырды да энесе янына чыкты.
Тормыш сукмагында ниләр буласын белсәң иде ул. Менә яшь кыз да әллә ниләр уйлап бетерде. Бер яктан караганда әтисе болай да балаларына бик ихтибар бирми иде, эш, өй, телевизор аша футболдан гайре бернәрсә дә кызыксындырмады аны. Вакыты белән Лиана үзен детдомнан алынган бала кебек хис итте. Бары әнисенең назы бу тойгыларны читкә җибәреп торырга булышты. Ләкин кызга бу гына җитми иде әле, акчасызлык, кешедә күргән яңа кием, яңа телефон, планшетлар күңел җебен тартып торды. Хыялланды кыз, уенда гына булсада аның бөтен теләгән әйбере бар иде, тик бу бары тик хыял гына , ә хыяллары кайчан чынга ашасын ул белми иде. Әйе ул хыялланды һәм ул хыялларын чынга ашыру өчен барысында эшләячәк.
Бүген мәктәпкә Лиана теләр, теләмәс кенә китте. Дәрес вакытында да ихтибары әллә кайларга китеп барды , хәттә укытучылар аңа шелтә белдерделәр. Лиананың күңелендә әллә нинди уйлар, ниндидер билгесез тойгылар буталды. Әле җитмәсә Сиринә гел аңа карап, мыскыл иткән кебек елмаеп йөри. Кыз кемгә үпкәләргә белмәде, әтисенәме? Аның аларны ташлап китеп, хәлләрен дә белергә онытканы өченме? Бәлки әнисенәдер, тик нәрсә өчен? Әтисе алардан киткәнгә аның ни гаебе бар соң? Бәлки ул әтисен нигәдер үпкәләткәндер? Юк, моның булуы мөмкин түгел, әнисенең үпкәләтү түгел, аларга ярарга тырышып, вакыты белән чәч тарарга да вакыты юк иде. Нишләргә? Кемнән сорарга? Лиана кабат, кабат шул сорауларына әйләнеп кайтты.
Дәресләр бетеп, өйгә кайтырга чыккач, үзе кебек, әтисез яшәүче, гел аның янында йөрүче дусты Альбина Лиананы уйларыннан чыгарга мәҗбүр итте .
— Син нишләдең соң бүген? Күктә очасың сыман, беркемне ишетмисең.
— Белмим, баш каткан, җитмәсә әни дә авырый.
— Нишләгән?
— Кан басымы диделәр.
— Сиринә белән арагызда нәрсә булды? Ул да сиңа нәфрәт белән караган кебек, син ал....
Альбина сүзен әйтеп тә бетерә алмады, артларыннан Сиринә белән аның ялагайлары килеп җитте.
— Ух ты Лиана, син бүген көнчелегең белән бөтенебезне дә аптырарга мәҗбүр иттең. Бер настроениең дә юк, акчаң булмагач шулай елап йөрергә генә кала шул инде.
— Сиринә бар кайт әле өеңә, синнән башка да баш авырта.
— Лиана телефонны биреп торам, бәлки сине ташлап киткән әтиең белән элемтәгә керерсең.
Сиринә кычкырып көлеп җибәрде дә, сүзен дәвам итеп:
— Идиотка, сез кемгә кирәк соң хәерчеләр, синең эшләп бөкересе чыккан әниеңә кем карасын, ире дә ташлап китте бит аны.
Бу сүзләрдән соң Лиана җен ачуы чыгып, бар көченә Сиринәгә сугып җибәрде, ә тегесе юл кырыендагы кар өеменә ауды. Шуны гына көткән кебек Лиана аның өстенә утырып, Сиринәгә суккалый башлады. Хәттә Сиринә белән бергә килгән кызлар һәм Альбина да аларны аерырга теләсәләр дә, Сиринәдән Лиананы аерып ала алмадылар.
— Әни, минем әнием бөкереме? Син ишәк нәрсә әйткәнеңне үзен беләсеңме? Нигә минем әнием турында шулай әйттең....- дип, сүгә, сүгә Лиана Сиринәгә сукты да сукты. Бәхетенә бер укытучы алар янына килеп җитте, бары шунда гына кызларны көч хәл белән аердылар. Әлбәттә инде икесенең дә әниләрен икенче көнгә мәктәпкә чакырдылар. Лиана шунда да Сиринәгә карап:
— Тагын әни турында начар сүз әйтсәң бәреп үтерәм.
— Зечка, чыннан да синең юлың шунда бөтәчәк, по тебе тюрма плачет.
— Сиринә, синең телең артык зур, кем и как плачет ахырдан белербез, бәлки озын телең аркасында син анда беренче барырсың ә?- дип,
Альбина Сиринәгә усал итеп карап алды да, укытучыга таба борылып:
— Сез дөреслек турында сөйлисез, ә менә сез ничек уйлыйсыз, Сиринә Лианага әнисе турында начар сүзләр әйтте, бу очракта сез нишләр идегез? Лиана дөрес эшләдеме? Хотя, ....сез бит Сиринәнең әти әнисеннән зависить итәсез, алар типа мәктәпкә булыша, димәк Сиринә теләсә нәрсә эшли ала.
— Альбина, син дөреслек турында әйтәсең, ә үзең дөресен белмичә хәттә укытучыны гаеплисең. Синеңчә син хаклымы? Ярар, синеңчә булсын, бу хакта бөтен класс һәм дә инде укучылар белән беррәттән сөйләшербез. И так, җомга көнне әти әниләр белән бергә җыелыш оештырабыз. Ә хәзер барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз.
Лиананың үзеннән алдарак барган Сиринәне куып тотып, яңадан кыйныйсы килде, ләкин булмый, укытычы апасы аларның артларыннан карап тора. Ничек? Ничек әйтә алды ул әнисе турында шундый сүзләр. Юк, юк, ул моны болай гына калдыра алмый, Сиринә үзенекен алачак, кайчан булса да Лиана аның бу сүзләре өчен түләргә мәҗбүр итәчәк. Өйләре янына килеп җиткән Лиана Альбина белән саубуллашып өйгә керде. Бернәрсә дә булмаган кебек ул әнисе белән елмаеп исәнләште. Әйе, тыштан елмайса да, эчендә буран котырып йөри иде аның..
— Әни син ашадыңмы әле, хәлең ничек?
— Бүген ярыйсы инде, синең мәктәптә ничек соң? Озакламый чирек билгеләре чыга, тарта аласыңмы?
Лиана көлеп җибәрде һәм :
— Әнием мин ат түгел тартырга, ә билгеләрем яхшы әни борчылма, отличник була алмыйм но, но ударник точно булам. Кстати, син поликлиникага барырга тиеш идең бит, бара алдыңмы? Вот блин, мин дәрестән сорап кайтырмын дигән идем бит, баштан чыккан.
— Бардым кызым, болничный алдым, бер атна ял итәм хәзер.
--Сиңа да ял ярый, яхшы булган, әйдә ашыйбыз, чәй кайнады, ашны җылыттым.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас